Татарстанда бер ир-ат, кайнар су торбасы шартлау сәбәпле, пешеп үлгән

Казанда бер ир-ат, фатирында кайнар су торбасы шартлау сәбәпле, пешеп үлгән. Җинаять эше кузгатылган. Аны тикшерү нәтиҗәләре турында Александр Бастрыкинга җиткерәчәкләр.

Тикшерү комитеты башлыгына һәлак булган ир-атның кызы мөрәҗәгать иткән. Ул әтисенең үлеме сәбәпләрен билгеләүнең барышына ризасызлыгын белдергән. Аның әйтүенчә, октябрь аенда әтисенең фатирында (Березовая урамындагы йортта урнашкан) кайнар су торбасы шартлаган. Ир-ат кайнар суда пешеп һәлак булган. Хатын-кыз раславынча, идарәче компания хезмәткәрләренең битарафлылыгы фаҗигага китергән. Тикшерү комитеты башлыгының поручениесен үтәү ведомствоның үзәк аппараты контроленә алынган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/156192/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле