Бала тудыру йортында сабый да, анасы да үлгән

Магнитогорск шәһәрендә бала тудыру йортында яңа туган сабый белән аның анасы үлгән. Җинаять эше ачылган. Бу турыда Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе «Һөнәри вазифаларны тиешенчә башкармау нәтиҗәсендә саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эшен тикшерә.

Тикшерү белешмәсе буенча, 12 ноябрьдә Магнитогорск шәһәре медицина учреждениеләренең берсендә 29 яшьлек хатын-кыз вакытында бала тудырганда үлә. Аның баласы да шулай ук үлә, диелә хәбәрдә.

Чиләбе өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы ачыклык керткәнчә, фаҗига 1 нче бала тудыру йортында була, диелә бу хәбәрдә.

 чыганак: https://ren.tv/news/v-rossii/1280453-zhenshchina-i-ee-novorozhdennyi-rebenok-pogibli-v-magnitogorskom-roddome

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле