Блогер Олеся Леснаяның җитмәгән җире юк. Ул «ТНВ» каналына Җәвит Шакировның тапшыруына да барып җиткән. Һәм артистка сораулар «яудырган».
– Җәвит абый, сәлам! Ничек хәлләрегез?
– Хәлләр изге, тегеләр бизде. «Труд»тан – «дүрт», җырдан – «биш»ле. Түзеп була, чыдап булмый.
– Нинди спорт белән шөгыльләнәсез?
– Спиртбол.
– Татар юморындагы өч иң яхшы артист?
– Шамкай, Равил Шәрәфиев, Алмаз Хәмзин, Камил Кәримов, Зөлфәт Хәким.
– Тагын «Башваткыч»ка чакырсалар, кире кайтыр идегезме?
– Кайта-ам. Ләкин яшьләргә һәрвакыт юл бирергә кирәк. Рәфил – молодец!
– Сезнең кушаматыгыз бармы?
– Борын, Чәүкә!
– Тагын бар бит әле: Яшка!
– Ул кушамат түгел. Зәкиевич белән икебез арасында зурлап әйтелә. Ул – Сашка, Мин – Яшка.
– Керәшеннәрдән сорау – соңгы елларда ни өчен Питрауны алып бармыйсыз?
– Чакырмыйлар, чакырсалар да, көне туры килми.
– Мин, сез зур бәя куйгансыз, дип уйлаган идем.
– Юк, мин гомер буе акча сорый белмәдем. Шуңа күрә безне яраталар, чакырып торалар.
– Сезнең берничә шигырь җыентыгыгыз бар бит. Кайчан Язучылар берлегенә керәчәксез?
– Чакыручы юк, ошамыйдыр, укымыйлардыр.
– Нәрсә сайлар идегез – интеллектуаль шоумы яки шамакайланумы?
– Хәзерге заманда мин әллә нәрсә башны эшләтеп тормам. Рәхәтләнеп көлеп, гади, матур мәзәк, юмор булса…
– Кирәкмәгән йоннарны нәрсә белән аласыз?
– Бер дустым борын эчендәге йоннарны ала торган әйбер бүләк иткән иде, концертка, тапшыруга барыр алдыннан шуны кабызып куям.
– Чәчегезне буйыйсызмы?
– Әйе, елга 2 тапкыр.
– Сезгә бер табышмак: иртә белән тотабыз, йоклар алдыннан уйнап ятабыз, һәм ул гел чалбар эчендә.
– Рәхмәт! Хәзер мин баш ватам инде. Телефон! Тагын соравың бармы?
– Юк!
чыганак: https://intertat.tatar/news/zavit-sakirov-bloger-lesnaya-soraularyna-avap-bira-cakyrmyilar-5869751 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday