Татарстанда төпчек кыз 74 яшьлек әнине тораксыз калдырган

Казанда 74 яшьлек Маргарита Макарова, бөтен мөлкәтен төпчек кызы исеменә күчереп, тораксыз калган. Шул сәбәпле берничә ай эчендә сәламәтлеге нык какшаган. Пенсионер хәзер күршеләрендә яши һәм гаделлеккә өметләнә.

Маргарита ханымның мәрхүм иренең фатиры һәм мәрхүм улының счетындагы акчасы кызына мираска күчкән. Шуннан соң кызы әнисе янына күченеп килгән. Аны соңгы торагын да үзе исеменә яздырырга күндергән. Суд аша әнисен акылга зәгыйфь дип тануны, аны пропискадан төшерүне таләп иткән. Сентябрь аенда Авиатөзелеш районы суды Маргарита Макаровага пропискасын һәм фатирында яшәүгә хокукын саклап калуны күздә тоткан карар чыгарган. Әмма кызы әнисе белән аралашмый һәм аны фатирга кертми икән.

– Миңа ул “бер аягы гүрдәге кешегә фатир нәрсәгә?” – дип смс язып җибәрде. Әнигә үлем теләвенә нык үртәлеп, сеңлем белән араны өздем”. –ди йортсыз-җирсез калган пенсионерның олы кызы Татьяна. Алга таба эшләр янә судка кадәр барып җитәргә мөмкин.

Шулай да Маргарита Макарова кызының миһербанлылыгына өметен җуймый.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/157266/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле