Алия Төхвәтуллина улы Әлимне социаль челтәрләрдә кайчан күрсәтәчәк?
Җырчылар Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар кечкенә улларын социаль челтәрләрдә күрсәтергә ашыкмый.
ТНВ каналында баручы “Ә Син?” тапшыруында популяр җырчы Алия Төхвәтуллина күз тиюгә алай ук ышанмаса да, баланы бу яшьтә ук интернетка куюга каршы булуларын әйтте.
«Миңа калса, без Әлимне 18 яшькә кадәр күрсәтмәбез!
Юк, мин андый караш белән яшәмим, балага күз тия дип утырмыйм.
Безнең социаль челтәрләребездә нинди генә кеше юк. Без Ришат белән уртак фикергә килдек. Ул бигрәк тә күрсәтүгә каршы.
Минем үземнең дә күрсәтәсе килми. Әлбәттә, урамда, төрле җирләрдә аны күрәләр. Безне бик күп кеше карый, шуңа күрсәтмәскә дип уйладык,» — дигән ул.
чыганак: https://t.me/tatartoday/71782 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday