Данир Сабировның хатынының башыннан «яман» нәрсәне суырып алганнар

Шушы көннәрдә Данир Сабиров, тормыш иптәше Миләүшә белән, әтисенең туган ягы Үзбәкстанда булды һәм нәселе белән танышып, хәлләрен белешеп кайтты.

Данирның әбисе белән бабасының 10 баласы, 27 оныгы, 57 оныкчыгы бар икән. Сабировлар аларның барысын да күреп чыгарга тырышкан.

Татарстаннан килгән кунакларны ул якларда бик тә матур кабул иткәннәр. Миләүшәне күз тиюдән дә өшкереп җибәргәннәр.

Данир Сабировның бабасының сеңлесе Миләүшәгә күз тигән булын әйтеп, тиз генә өшкереп алган. Өшкергәндә ул үз телендә ниндидер сүзләр әйтә, Миләүшәнең башыннан яман нәрсәләрне суырып алган кебек итә.

чыганак: https://intertat.tatar/news/danir-sabirov-xatynyn-tugannary-belan-tanystyru-ocen-uzbakstanga-alyp-kitkan-5869911

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле