Казанның Авиатөзелеш районында, Беломорская белән Ашхабад урамнары чатында, йөртүче, аңын җуеп, машинасында юл читенә “очкан”. “Ашыгыч ярдәм” табиблары, ир-атның үлүен раслаудан гайре, берничек тә ярдәм итә алмаган.
Җирле телеграм-каналларда хәбәр ителгәнчә, йөртүче, аңын җуйгач, машинасы коймага килеп бәрелгән. “Ашыгыч ярдәм” табиблары килгәндә, ир-ат инде үлгән булган. Үлеменең сәбәпләре турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/157897/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—