Аш-су бүлмәсендә кирәкле киңәшләр

Боларны белеп торырга кирәк.

  • Пицца өстенә куйган яшел тәмләткечләр тәмен һәм төсен югалтмасын өчен, аны алдан үсемлек маена манып алырга кирәк…
  • Пешергәндә макарон һәм спагетти ябышмасын өчен, кайнап торган суга бераз үсемлек мае тамызыгыз.
  • Пешергәндә, суга берничә тамчы серкә өстәсәң, бәрәңге кабыгы ярылмый (кабыклы бәрәңге).
  • Берничә тырнак сарымса салсаң, бәрәңге тәмлерәк булып пешә.
  • Туралган суганны тоз сибелгән тәлинкәгә салып куйсаң, тәмле тора.
  • Тоз савытына дөге бөртекләре салсаң, тоз дым тартмый.
  • Сөттә эретелгән горчица суда эреткәнгә караганда яхшырак саклана, кипми.
  • Чистартылган алмалар караймасын өчен, аларны бераз тозлы салкын, суга салып торалар (салатлар өчен).
  • Йомырка түгәрәк очы белән өскә таба торганда яхшырак саклана.
  • Пычакларны кайнар су белән юарга киңәш ителми, алар алай тупаслана.
чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2024-12-13/ash-su-b-lm-send-kir-kle-ki-shl-r-4052044

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле