- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
«Моя прекрасная няня» сериалы аша танылган Анастасия Заворотнюкның олы кызы Анна шатлыклы яңалыгы белән уртаклашты. 28 яшьлек Анна беренче тапкыр әни булачак.
«Бик көтәбез сине!» – дип, фотолар урнаштырып язып куйган Анна үзенең социаль челтәрләрендә.
Аннаның ире – бизнесмен Тимур Исмаилов. Алар Нью-Йоркта укыганда таныша. Алар 2022 елда никахларын рәсмиләштерә. Мәгълүм булганча, Анастасия Заворотнюк моннан ярты ел элек глиобластома диагнозыннан үлгән иде.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/158259/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday