Гәрчә аңа бала табарга иртә булса да.
Екатеринбургта яшәүче хатын клиника стенасында күргән бер фотосурәт аркасында баласын вакытыннан алда тапкан.
Басма мәгълүматы буенча, авырлы хатын шәхси клиникага гинекологка чираттагы кабул итүгә килә. Клиника коридорында ул беренче баласы белән төшкән фотоны күрә.
Фотоны бу хатын бала тапканда төшергәннәр. Фотограф, хатынга әйтмичә, фотосурәтләрне дәваханәгә биргән. Медиклар исә фотосурәтләрне реклама максатында кулланган.
Йөкле хатын нервланган, фотосурәтне алып куюларын сораган, әмма клиникада моны эшләүдән баш тартканнар. Фотосурәт өчен кайгырган булачак ана вакытыннан алда бала тапкан.
Бәби табу йортыннан чыккач, судка барган. Ул ике миллион сумга якын компенсация таләп иткән. Хастаханә хезмәткәрләре бу вакыт эчендә фотосурәтне юк итәргә өлгергән. Нәтиҗәдә яшь ана әхлакый газаплар өчен 10 мең сум алган.
чыганак: https://omet-rb.com/articles/d-nyada-nil-r-bar/2024-12-24/y-kle-hatynny-ber-foto-arkasynda-tulgaklary-bashlangan-4065965 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday