Данир Сабиров хатынының әнисе белән бик яхшы мөнәсәбәттә. Шулай да бер тапкыр талашканнар икән.
Бу хәл турында Миләүшә Сабирова язган.
«Әнинең Данирны мактаган видеосын куйгач: «16 ел яшәп, бер тапкыр да талашканнары юкмыни?» – дип яздыгыз. Бер тапкыр талаштылар алар.
Мин өйдә юк вакытта, Мәрьямнең эче авырткан. Ә Данир ул гимнастикага бармас өчен алдалый дип уйлаган. Мәрьямне УЗИга алып киткән. Барысы да яхшы дип күрсәткән УЗИ нәтиҗәләрен әнигә алып кайтып биргән дә: «Кара! Кылана гына ул! Барысы да яхшы», – дигән.
Әни исә: «Балага акча түгел, игътибар кирәк. Бала белән вакыт үткәрегез, ул бит бәләкәй әле», – дип, үзенекен сөйләвен дәвам иткән. Данир җавап биргән, аннары әни…
Хәзер, вакытлар узгач, без әнинең хаклы булуын аңлыйбыз, әлбәттә. Акча артыннан куган чакларыбыз, чыннан да, бар иде. Ләкин ансыз да булмый, ашыйсы килә бит. Әмма һәр нәрсәнең чамасын белергә кирәк. Мин моны 5 ел элек аңладым һәм хәзер ирем белән гастрольләргә йөрмим. Күп вакытымны балалар белән уздырам – ашарга пешерәм, аларны түгәрәкләргә йөртәм. Элек үтәми калган бурычларымны кайтарырга тырышам.
Беркөнне Данир Уфадага килеп төште дә, миңа: «Мин кайсы мәдәният йортында чыгыш ясыйм?» – дип шалтырата. Ә мин белмим, чөнки үз өстемнән бу вазыйфаны төшердем. Аның каравы, балаларымның нинди ярышларда катнашачагын, аларга нәрсә кирәклеген, аларны ничәдә барып алырга кирәклеген яхшы беләм», – дип язган Миләүшә.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-12-28/balaga-ig-tibar-kir-k-4070036 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday