Буранлы һәм җылы. Яңа ел көнендә синоптиклар шундый һава торышы вәгъдә итә. Гыйнвар башында да җылылык фаразлый алар.
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, киләсе елның беренче көннәрендә республикада уртача һава температурасы күпъеллык күрсәткечләрдән 6-8 градуска югарырак булачак. Республикада гыйнвар дәвамында шундый җылы һава торышы сакланачак, дип фаразлана.
Татарстан буенча Гидрометеорология үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, киләсе дүшәмбедән көннәр бераз суыта. Төнлә 8-13 градус, көндез 3-8 градус салкын булачак. 31 декабрьдә исә юеш кар явачак, буран булуы көтелә. Көндез 3-8 градус салкын булса, төнлә 1 градуска кадәр җылытачак. 1 гыйнварда да җылы булачак. Төнлә 2-7 градус салкын, көндез 1 градуска кадәр җылытачак. Юлларда бозлавык саклана. Декабрьдә уртача һава температурасы минус 4-7 градус булырга тиеш. Хәзерге вакытта исә ул нормадан 3 градуска югарырак. Белгечләр моны Төньяк Атлантика йогынтысы белән бәйләп аңлата. Анда җылылык нормадан 30 процентка юграрырак. Шуңа күрә безгә даими рәвештә циклоннар үтеп кереп, явым-төшем, җылы көннәр алып килә.
Сүз уңаеннан, Татарстанда иң салкын 31 декабрь 1978 елда күзәтелгән. Бу көнне 44 градуска кадәр салкын булган. Шуннан соң климат шактый үзгәрешләр кичерде. Соңгы тапкыр чагыштырмача салкын Яңа ел киче 2019 елда теркәлгән.
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче “халык синоптигы” Әмир Шәрәфиев яңа елдан соң – гыйнварның беренче яртысында да кар күп булачак, дип фаразлый. – Шулай да кар узган елгы сыман чамадан тыш күп яумас ул. Быел кыш башы шактый салкынча булыр. Кыш азагында да дәвамлы аномаль суыклар көтелә, – ди “халык синоптигы”.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/159259/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday