Архивы Күрәзә - Tatar Today - татар яңалыклары.
Мин гармун тартам, җеннәр җырлый…
“Алар безне табынга чакыргач, куркудан, барып утырдык…”
Кайбер кешеләр юкка гына, сәгать төнге 12дән соң мунча керергә ярамый, дип әйтми шул…
Бу язманы ир-егет “Вконтакте” социаль челтәренең “Сәер дөнья” төркемендә язып калдырган. Анда ул дус егете белән төнлә аракы эчеп утырганда гаҗәп хәлгә таруын белдергән.
“Бер көнне кунакка армия сафларында бергә хезмәт иткән дустым килде. Моңа кадәр 20 ел күрешмәгән идек. Тиз генә шашлык пешерергә куйдык, мунча ягып җибәрдек. Мунча әзер булганчы беренче аракы шешәсен бушата башладык. Анда барганчы ук исерешеп беттек инде.
Ниһаять, төнге 12ләр җиткәндә хатыным безне мунчага куып җибәрде. Анда да бер шешәне, гармунны эләктереп кердек. Мин гармун тартам, ул җырлый. Күңелле вакыт үткәрәбез инде. Мунча күтәрмәсенә тәмәке тартырга чыккач, берничә җенне күреп калдык. Алар да шунда аракы эчеп утыра иде. Арытаба безгә кушылуны сорадылар. Без куркуыбыздан ризалаштык. Мин гармун тартам, алар җырлый. Бервакыт дустым белән исереп бетеп, йоклап киткәнбез.
Иртәнчәк хатын кычкыруыннан уянып киттек. Хатыннан сорыйм: “Безнең җеннәр кая?” дип. Ул берни дә аңламый.
Халыкта, төнге 12дән соң мунчага керергә ярамый, бу вакытта җеннәр юына башлый, диләр иде. Бәлки, бу сүзләрдә хаклык бардыр…” дип язган ул.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-10-30/min-garmun-tartam-enn-r-yrlyy-4447476
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
Запись Мин гармун тартам, җеннәр җырлый… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Ишекләр артында җен торганмы?
Бу дөньяда гади кешеләр генә түгел, галимнәр дә аңлата алмаган хәл-вакыйгалар, гадәттән тыш күренешләр бик күп шул әле.
Ике очракта да ишек артында кемдерме, нәрсәдерме булган, ләкин аларның кем-нәрсә икәнлеген бу кешеләрнең берсе дә ачыклый яисә аңлата да, аңлый да алмаган. Бу дөньяда гади кешеләр генә түгел, галимнәр дә аңлата алмаган хәл-вакыйгалар, гадәттән тыш күренешләр бик күп шул әле.
Кемдер ачтырмады…
Бер дустым җәй көне түгәрәк туган көнен дачасында үткә­рергә булды, безне дә шунда чакырды. Анда машинада барганда юлны аркылы кисеп чыккан кара песи маҗарасы турында сөйләп тә тормыйм, миңа икенчесе кызыклырак кебек.
Шулай итеп, бик шәп утырдык. Ну әйбәт утырдык… Ахырда исем өчен генә чакырылып та оялмыйча килгәннәр – кайтып китәргә җыена, якынрак дуслары йокларга ятарга әзерләнә башлады. Мин, түземлегем җитмә­гәнлектән, кунакларның оятсызракларын һәм һаман да кайтырга җыенмаганнарын үзем озата чыктым да, урамнан керүемә верандада барысының да мәҗлес тәэсирендә кайсы кайда тәгәрәшеп ятуын күрдем. Үзем дә арыган идем инде, йокы басып килә…
Миңа урын өйдә җәелгән иде. Хәзер керәм дә ятам, дип, ишекне тартсам, ачылмый. Коргаксыгандыр, бакчага күптән кеше килмәгән. Тагын тартам. Чак кына ачылгандай итә дә кабат ябыла, димәк, эчтән кемдер тотып, тартып тора. Ә дустым ул ишекне бервакытта да, үзе ике-өч көнгә кайтып киткәндә дә, бикләми иде. Бүген салмыш баштан бикләп куйганмы әллә?
Бераз басып тордым да, чыгып, бакча тәрәзәсен шакып карарга булдым. Эчке яктан үземә карата мыгырдану аша әйтелгән нинди генә сүзләр ишетмәдем: миннән дә кабахәт кеше бу дөньяда юк икән! “Ишек ачык бит, хайван!” дигәч, тагын болдырга юнәлдем. Бу юлы ишек үзеннән-үзе ачылып китте! Үземә диелгән диванда бераз аптырап утырганнан соң бөтен дөньясына рәхмәт әйтеп йокларга яттым…
Иртән шулай да ишекне карап килергә булдым, чөнки, никадәр генә арыган булсам да, мин дустымны башкалар кебек үбә-үбә котлау дәрәҗәсенә җитмәгәнлегемне белә идем. Ә эчке келә, тутыккан булса да, нык иде әле. Әгәр мин кичтән нык итеп тарткан булсам, аның тутыгы булса да кырылыр иде, димәк, кемдер тотып торган…
“Ач, кирәгеңне бирәм!”
Дустымның сеңлесен мәктәп­кә барганда машина бәрдереп үтерде. Аны җирләү мәшәкать­ләрендә ярдәмләшеп, өч көн-төн буе чаптым, чөнки дустым да, әнисе дә үзләре ярдәмгә мохтаҗ иде әле. Эт булып арып, кайтып аудым.
Йоклап китеп кенә барганда ишек кыңгыравы шалтырады. Тормыйм. Һаман шалтыраталар. Кайвакыт куна килүче икенче бер дустымдыр дип уйлап, торырга мәҗбүр булдым. Ишек­нең йозагын ачар алдыннан мине нәрсәдер туктатты. “Кем бар?” дип соравыма таныш булмаган тавыш ишеттем, әллә ир, әллә хатын-кыз, әллә бала тавышы – аңлашылмый: “Ач!” Тагын сорыйм, җавап шул ук: “Ач!”
Шулчак ул ишек астына типте, аннары аны тарткалый башлады. Аптырагач: “Хәзер ачам да кирәгеңне бирәм!” – дип кычкырдым. Болай дип җавап­лавым, бәлки, көчәя баручы куркуымны бераз булса да басарга тырышудан гына әйтелгәндер. “Ач!” дип, бу юлы инде тупас ирләр тавышы яңгырады.
Шуннан соң ишектәге “күз­дән” коридорга караш ташладым. Ләкин анда караңгы иде, әйтерсең лә утны сүндергәннәр, я булмаса “күзне” кемдер учы белән каплаган. Монысы инде миңа бөтенләй ошамады. “Ачмыйм! – дидем. – Шалтыратуыгызны туктатмасагыз, хәзер полиция чакыртам!” Шуннан соң ишек артында бала-чаганыкы дип әйтерлек яңгыравык көлү тавышы ишетелде, аннары теге тупас тавыш: “Полиция сиңа ярдәм итмәячәк!” – дип куйды.
Әлеге сүзләрне ишеткәч, мин тагын да ныграк куркуга калырга тиеш идем кебек, ләкин ачуым кабарып китте. Ничә көн җирләү мәшәкатьләре белән йөреп, андагы кайгы-хәсрәтләрне күреп, хисләр дә тупасланган иде, күрәсең. Шуңа мин аш бүлмә­сенә атылып кына кердем дә, кухня балтасын эләктереп алып, тегеләрнең кирәген бирергә ишекне ача башладым. Инде ачып бетердем дигәндә генә коридордан шатлыклы пышылдау ишетелде: “Ул ача-а!” Кулым ачкычны соңгы тапкыр борганда гына тукталып калды, шул мизгелдә үк ишеккә коточкыч көч белән китереп типтеләр! Шуннан соң мин ачарга өлгергән йозакларны тиз генә яңадан бикли башладым. Ишек артында кемдер өмете өзелүдән ыңгырашып җибәрде!
“Кем генә булсагыз да, мине, зинһар, тынычлыкта калдырыгыз! Я Хода, миңа бүген күргәннәрем дә артыгы белән җиткән! Болай да аякларымда көчкә басып торам!” – дидем мин, ишеккә мөрәҗәгать итеп. Коридорда кызган күмерләргә су сипкән кебек чыжылдау тавышы ишетелде. Шуннан соң ун минут чамасы мин әле ишек яңагына сөялеп, тыңлап тордым: коридорда сөйләшкән, пышылдашкан, шыбырдаган-чыелдаган тавышлар башкача ишетелмәде. Бик нык арыган идем, шуңа, бернәрсә дә ачыклап тормастан, йокларга киттем. Шулай да ишек өстенә дога элеп куярга иренмәдем, зыян итмәс.
Әлеге төннән соң бик күп вакытлар үтте инде. Ләкин күңе­лемә бер сорау һаман да тынгылык бирми: мәрхүмә баланы җирләп кайткан көнне минем янга кем-нәрсә килде икән соң?
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/serial/2025-10-13/ishekl-r-artynda-en-torganmy-4425137
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
Запись Ишекләр артында җен торганмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Өшкерүче Рәшит хәзрәт Йосыпов: «Көчле бозыклар да дәвалана»
Коръән сүрәләре һәм аятьләре белән өшкерүче Казан дәвачысы Рәшит хәзрәт Йосыпов белән әңгәмәбездә начар йогынты, сихерчеләр тарафыннан тудырылган явызлыклар сәбәпле чирләп китүләрнең билгеләре барланды, шифалы догалар тагы бер кат искә төшерелде. Рәшит хәзрәт бик җитди. Ул һөнәри өшкерү ысулларын шактый ерак илдә –  Сүриядә өйрәнгән.
– Хөрмәтле Рәшит хәзрәт, әңгәмәбез башында үзегез белән бераз таныштырып үтегез әле. Сүриядә алты ел буе укыгач, сез инде Сүриядә үк өшкереп дәвалагансыздыр?
– Мин Ульяновск каласында туып үстем. Рухый байлык, догалар кылу, тыныч мохит… болар барсы да миңа балачактан ук ошый иде. Шуңа күрә 2000нче елны, урта мәктәпне тәмамлагач та, дин юлын сайладым. 2004-2010 елларда Димәшкъ шәһәрендәге «Әбү Нур» һәм «Тәзхиб» дин институтларын тәмамладым. Укуым Шәригать фәннәрен һәм Коръәнне, Коръән тәфсирен өйрәнү белән бәйле булды. Шунда укыган чакта бер шәех белән танышып, аның авыруларны ничек итеп догалар белән өшкереп дәвалавын карадым, бу ысул белән дәвалауны бик тә ошаттым, аның киңәшләре буенча шушы темадагы китапларны өйрәндем һәм әлеге юнәлешнең бар нечкәлекләренә төшенеп, аны ничек итеп практикада кулланырга кирәк икәнен аңладым. Ватанга әйләнеп кайткач, Ульяновск каласында мөселман догалары белән өшкерә башладым. Анда мин Үзәк җәмигь мәчетендә имам вазыйфаларын үтәдем,  аннары бу хезмәтемне  Яңа шәһәр мәчетендә дәвам иттем. Шул дәвердә интернет сәхифәләремне булдырдым һәм аларга догалар белән өшкереп дәвалау процессы төшерелгән видеоязмалар да беркеттем.
– Сезгә күпләр мөрәҗәгать итәме?
– Кызганыч, әмма мондый бәлаларга тарыганнар көн дә килә. Шунсы да бар: минем янга бит мөселманнар да, православие динен тотучылар да килә. Алар да булышлык өмет итә.
– Чирле халык нәрсәдән зарлана?
– Кемнәрнедер физик авырулары борчый, кайберләре: «Колакларымда тавышлар ишетәм, зиһенем чуала бара, бик авыртам…» –  ди. Кешеләр күз тию, бозык керү, җен шаукымы, гашыйк җеннән зарар күрү сәбәпле мөрәҗәгать итә. Аларның 70 проценты – хатын-кызлар, 30 проценты – ир-атлар. Иң күбе – күз тиеп килүчеләр. Аннары – гашыйк җен зарарына эләккән хатын-кызлар инде, бу сәбәп аларның тормышларын авырайта, шул сәбәпле гаилә кора алмаучылар, балага уза алмаучылар да байтак. Шулай ук мондый зарарга тарыган ханымнар еш кына «ирем белән аерылыргамы икән әллә, нишләп мин аның белән гомер кичерим соң, аннан башка да бик яхшы яшәрмен әле» дигән уйлар уйлый башлыйлар. Кайчак әлеге зарар бозык белән дә кисешә ала… Догаларны илле минуттан алып бер сәгать дәвамында  укыйм, кайчак бер сәгатьтән дә артып китә. Әгәр дә кешегә җен (яисә  шайтан) кергән булса, җен Коръән сүрә-аятьләренең куәтле, көчле йогынтысына чыдый алмыйча кеше аркылы телгә килеп, минем белән сөйләшергә тели башлый. Ләкин мин алар белән әңгәмә кормыйм. «Бу адәм эченнән чык!» – дип өндим. Һәм шифалы догалар укуымны дәвам итәм. Терелүчеләр бар. Ләкин кабат мондый начар хәлгә калмас өчен инсан һәрвакыт үз дине догаларын укып йөрергә тиеш!
– Әгәр дә сезнең янга аракы эчүдән интегүче килсә, бу очракта  нишлисез?
– Әгәр дә кеше эчүеннән үзе теләп туктарга дип килсә, дәвалыйм. Башка очракта ул наркологка мөрәҗәгать итергә тиеш. Әмма шулай да була, кеше үз теләгенә каршы эчкечелеккә бирелә башлый. Моның шулай икәнен үзе үк аңлап килә. Бу инде шайтан зарары. Аларның да бит, кешеләрнеке төсле, үз гадәтләре бар ягъни җен-шайтанның кайберләре аракы эчәргә ярата һәм кешегә үтеп кергәч тә аннан шуны таләп итә башлый. Аларның башка гадәтләре дә булырга мөмкин. Дәваланырга килүче бер хатын-кыз, мәсәлән, үзенең һич кенә дә туктый алмыйча, бирән кебек ашый башлавы хакында сөйләде, димәк, андагы бирән-җен ашарга яраткан. Җен кеше тәненнән  чыкканда, инсан тирли, кайсыберсе: «укымагыз, дога ишетәсем килми», –  дип кычкыра, билгеле, бу – аның эчендәге җен сүзләре, җен шаукымы күренеше.
– Бозымнар төрлечә чыгадыр?
– Бозымнар кешеләргә төрлечә тәэсир итә, шуңа күрә алар төрлечә чыга. Бозымга, җен кагылуга дучар булганнарның гадәтләре үзгәрә, алар башка кешеләрне нормадан кечерәк яисә зуррак итеп күрә башларга да бик мөмкиннәр. Аннары эченә гашыйк җен кергәннәр, җен кагылганнар кайчак кем беләндер сөйләшеп тә ала, алар әйткән вәгъдәләрен үтәми башлыйлар, сәер итеп карыйлар, акылдан язып киткән кебек булалар, ә кайсыбер очракта чыннан да акылдан да язып китеп, махсус хастаханәләргә эләгәләр. Ялкауланалар, хәлсезләнәләр, үз эчләренә йомылалар… Кыскасы, төрлечә, әмма тискәре якка таба үзгәрәләр. Җеннәр алар кешегә хуҗа булырга хыялланалар һәм кешенең тәнен үз милекләре дип санап, аны үзенә буйсындырырга омтылалар. Әгәр дә берәр кыз беркайчан да тормыш корып карамаган икән, алар аның шул халәттә калуын тели. Әгәр дә аның кулын сорап килүче булса, кызны ул ир-атның күзенә бик ямьсез итеп ягъни аның авызын-борынын кыйшатып күрсәтәләр. Кайчак кыз да үзен сәер тота, тиктомалдан ир-атка кычкыра, ахмак кебек карый һ.б.
Начар йогынтыларга дучар булганнарның һәммәсендә дә бер төрлерәк симптомнар күзәтелә: сулыш алулары авырая, тамакта ниндидер төер тоялар, куллары яисә аяклары ойый, бил туры авырта, күңел халәтләре тотрыксыз була бара, анализлары яхшы булып та, үзләрен начар хис итәләр, начар төшләр күрәләр һ.б. Иснәнү, тахикардия, ашый алмау яисә ашап та кот кунмау, нык ябыгу… мондый үзгәрешләр дә булырга мөмкин. Күз тиюдән, көнчелектән, бозыктан, җен шаукымыннан, гашыйк булган җен зарарыннан интегүнең – һәрберсенең үз симптомнары. Ләкин шифа да бар, ул – догаларда һәм барсы да Аллаһы Тәгалә Кодрәтендә!
Миннән кеше эчендәге җеннәрне күрәсезме дип тә сорыйлар. Юк. Алар безгә параллель дөньяда икән, димәк, кешеләргә аларны күрмәү кулайрак. Алар кешенең теләсә кайсы әгъзасында була ала. Алар дәваланырга килүчене туры юлдан яздыру, психикасын какшату өчен бар көчләрен куя. Куркыталар да. Кеше алардан курыкмаска, нык рухлы булырга, догалар укып кына йөрергә тиеш.
– Инсан күз тиюне үзе дә аңлый, үзе дә билгели аламы?
– Билгели алырга мөмкин. Моның өчен ул үзе белгән сүрә-аятьләрне 10-15 минут дәвамында укырга тиеш. Әгәр дә күз яшьләре акса, туктаусыз иснәнә башласа, маңгае, тәне тирләп чыкса, берәр төр ис сизсә, косасы килсә… бу симптомнар кешегә соклану яки көнләшү сәбәпле күз тиюен раслый ала. Өшкереп дәвалаганда аларның тәнендә күгәрүләр, чуан, җәрәхәт, тимгелләр дә барлыкка килә ала әле, әмма алар тора-бара бетә. Болар инде кешедән зарар чыгып беткәнен дә аңлата.
– Күз тию, сихердән интеккән кеше тагын ничек итеп үз-үзенә ярдәм итергә мөмкин?
– Һәр көнне «Әр-Рахмән», «Йә син» һәм «Әл-Мүлк» сүрәләрен (татарлар аны «Тәбәрәк» дип йөртә) ким дигәндә 7 тапкыр укырга кирәк. Укый белмәүчеләр әлеге кодрәтле догаларны язмаларда тыңларга тиеш. Аларны ешрак уку яки тыңлау тагын да яхшырак булыр.
– Рәшит хәзрәт, җеннәр зарары хакында укыганда күпләр: «Бу – әкият, алар юк бит», –  ди…
– Әйе, аларның барлыгына ышанмаучылар, ышанырга теләмәүчеләр дә шактый. Бу кешеләр – Коръәнне укып чыкмаучылар. Дикъкать белән укысыннар, анда барсы да язылган. Аларның булуына, фәрештәләрнең булуына ышанган кебек, ышанырга кирәк. Коръәндә «Әл-Җинн» сүрәсе бар һәм төрле сүрәләрдәге аятьләрдә дә, хәдисләрдә дә бу хакта искәртелгән.
–  Ә менә «җенле урыннар» чыннан да бармы?
– Әлбәттә. Мондый урыннарны халык үзе дә күптән белә. Шуңа күрә һәрчак сак булу сорала. Әйтик, кайбер кеше гомумән дә таныш булмаган, чит җирләргә ашкына, ә үзе дога да укымый. Мәсәлән, бер рус милләтле бәндә ят җирләргә барып, махсус корылма белән җир астыннан «хәзинә» табарга чыккач, шунда аның колагына гел аның исемен кабатлый башлаганнар. Әлбәттә, бу шул җирләрдә яшәүче җеннәр гамәле. «Бик куркып, ул мохиттан тиз арада чыгып киттем», – диде. Шуңа күрә ут булмаган, караңгы, ят җирләрдә йөргәндә, шакшы урыннар яныннан үткәндә, догалар укып үтү мәгъкүль.
–  Хәзрәт, кеше эченә бер генә җен керергә мөмкинме?
– Кеше эченә, кайберәүләр язганча, бер төркем җен керми. Әйе, кеше эченә бер-биш җен керә ала. Бу өлкәне яхшы белүче дәвачыларның күбесе дә шушы фикердә.
– Дәвалануның тагын бер ысулын – калькага язылган догаларны суда чайкатып эчүне ничек кулланырга? Аннары ул калька кәгазен кая куярга?
– Бу – дөрес дәва ысулы. Сүрә-аятьләр зәгфран (шалфей) белән язылган кәгазьне башта 10-15 л су салынган савытка салып тотарга кирәк. Аны шифалансам иде дигән ният белән эчәргә була яисә шуннан 3-5 л су алып, госел коенырга мөмкин. Су канализациягә акса, бу – мөмкин хәл, аны җыеп, урамдагы агач төбенә салу мәҗбүри түгел. Бу нисбәттән ике фикер бар, бер фикер буенча суны канализациягә агызырга ярамый, икенче фикер буенча, һәм мин бу хакта үз укыганым буенча әйтәм, мондый суны канализациягә агызырга да мөмкин.
Догалы суны җен-шайтаннардан саклану нияте белән өйнең почмакларына, диварларына сибү дә яхшы. Кальканы судан алып, яндырырга кирәк дип табам. Һәм кирәксә кеше догаларны үзе дә тәлинкәгә яисә берәр савытка язып, су белән чайкатып эчә ала.
– Хәзрәт, сез шизофрения белән чирләүчене җенләнгән кешедән ничек аерасыз?
– Беренчедән, шизофрения – ул, минем фикеремчә, җеннең кешегә кагылуы ягъни җен кешенең башына керә һәм аңа авыррак була барсын өчен аны үзенә буйсындыра, шуннан соң кеше ничектер бик әкеренәя, күп нәрсәгә игътибарсыз була бара, аның баш чүмече, маңгае авырта башларга, еш кына борыны да тыгылырга мөмкин, ул тавышлар, төрле авазлар да ишетә ала… Берничә сеанстан соң боларның барсы да бетә. Шизофрения ул инде нәселдә дә булырга мөмкин, моны ачыклау мөһим. Андыйларга табиблар булыша. Һәрхәлдә, диагноз куйганчы догалар укырга кирәк. Аннары шизофрения белән авыручыны бер күрүдә дә танып була бит инде.
– Өшкерү өчен нинди ризыклар алып килергә кушасыз?
– Дүрт төрле ризык. Гади су, зәйтүн мае, хөрмә (финиклар), бал. Тоз күтәреп йөрмәгез, аны өшкергән суга салып та була, дим. Өшкергән су белән госел коенырга мөмкин. Өшкергән суны җиде көн буена көненә өч тапкыр, ашар алдыннан, бер чәй кашыгы бал белән, берәр стакан эчәргә, ә зәйтүн маен җиде көн рәттән, кич белән, унбишәр минут күкрәк, җилкә, муен өлешенә, авырту сизелгән җирләргә сылап, ышкырга һәм бу вакытта Коръәндәге «Ән-Ниса» сүрәсенең илле дүртенче аятен һәм дә «Әл-Бәкара» сүрәсенең йөз кырык сигезенче аятен укырга кушам. Зәйтүн маен җиде көн буе ач карынга берәр аш кашыгы эчәргә, һәр иртә өч-биш данә хөрмә җимешен ашарга да киңәш итәм.
– Өшкерү файдасын тоткарлап торучы сәбәпләр буладыр бит?
– Әйе. Мин бит башта һәммә начар тәэсирдән догалар укыйм, аннары авыруның реакциясенә карап, теге яисә бу проблемасы буенча шифа тиярлек итеп гомуми яисә нәкъ шул, инде билгеләнгән авыруны бетерерлек махсус мөселман догаларын укыйм. Көчле бозыклар да дәвалана. Ләкин үз практикам буенча шул хакта әйтер идем: тәмам терелүне дуңгыз итен яисә дөрес итеп чалынмаган мал итен ашау, һәрчак булмаса да, аракы, исерткеч эчемлекләр эчү, догалар укымау тоткарлый. Авыру үз-үзен кулда тотарга һәм әгәр дә Рукъя укучыга мөрәҗәгать иткән икән, үзенә эшләнгән явызлыкны җиңеп чыгарга булышырга тиеш. Күпләр, Аллаһы Тәгалә Рәхмәте белән, Аның мәрхәмәте белән шифалана, сәламәт тормышка әйләнеп кайта. Аннары миңа үз рәхмәтләрен дә язалар. Менә шундый рәхмәтләрнең берсе шушы: «… Мин Мәскәү ханымы. 2011 елда чирләп киттем. Аңымны югалтып егылдым һәм башым авыртырга тотынды. Шуннан соң да еш кына аңым югалгалый башлады. Табибларга баруларым уңай нәтиҗә бирмәде. Һәрвакыт төрле диагнозлар куйдылар. 11 ел шулай җәфа чиктем. Хәтта урамга да башкалар булышлыгы белән генә чыга алдым. Телеграм-канал аша Рәшит хәзрәтне эзләп таптык. Башта аның догалар укуын тыңладык. Шуннан соң минем белән сәер хәлләр башланып китте. Һәм мин җәмәгатем белән аның янына, Татарстанга кузгалдым. Рәшит хәзрәтне күрү белән үк тәнем чымырдарга тотынды, бүлмәдән чыгып йөгерәсем килде. Минем башыма җен кереп утырган, шул мине җәфалый икән. Беренче 3 сеанста бик авыр булды, төннәрен куркыныч төшләр күреп газапландым. Аннары җиңеллек хисе туды, аннары тагы авырайдым. Әмма без догалар укытуда булдык. Ниһаять, 5нче сеанста хәлем шулкадәр яхшырды, җилкәләремнән, башымнан авырту китте. Күз алларым яктырды. Мин үземдә таулар күчерерлек көч тоям инде, куркыныч төшләр дә күрмим. Рәшит хәзрәткә бик рәхмәтлемен!» Мондый мисаллар, рәхмәт сүзләре миңа рухый көч һәм үземнең дөрес юлда булуыма һәм җәмгыятькә файда китерүемә ышаныч өсти.
– Димәк, чирне бер тапкыр дәвалауда бетереп булмаска да мөмкин?
– Әйе, кайберәүләрне Аллаһы Тәгаләнең шифалы догалары белән берничә тапкыр өшкереп дәваларга туры килә. Кайчак җен бер өшкереп дәвалау белән генә чыкмый. Җеннәр бит алар, кешеләр кебек үк, алар арасында динсезләр дә, христиан яисә мөселман динендәгеләр дә бар. Алар параллель дөньядан чыгып, эт, мәче кебек хайван сурәтенә яисә кеше сурәтенә дә керә алалар. Мөселман догалары укып йөргәндә, алар да безне күрә алмый, билгеле. Боларның һәммәсе истә, ләкин кешеләр һәрчак догада булырга кирәклекне онытучан. Хәзер кайберәүләр сихерчеләр янына барып йөрергә дә хирысланды. Алар арасында дәрәҗәгә ирешкән, үз бизнесларын алып баручы затлар да шактый, алар вак-төяк мәсьәләне чишер өчен дә сихерчегә йөгереп баралар һәм шулай итеп үзләренә зарар салалар… Аннары кешедән җенне куып чыгаргач та, кеше әле авырып торырга мөмкин. Начар җеннәрнең зарары куәтле, сихер, бозык ясалган әйберләрне табып, юкка чыгаргач та, кайчак кешедә нерв системасы бозылу, йөрәк авыртуы күзәтелә. Бу очракта медицина хезмәтенә мөрәҗәгать итү – кирәкле гамәл. Кешеләргә диндә, намазда булу яхшы. Бу – комплекслы дәвалану. Кеше үз сәламәтлеген үзе дә ныгытырга, ниятле тырышлык күрсәтергә, ә өшкереп дәвалаучы – гыйлемле, гарәп телен бик яхшы белүче, кайсы очракта нинди догалар укырга кирәклеген анык аңлаучы булырга тиеш. Шунсы хак: бу – авыр хезмәт, барлык хәзрәтләр дә моңа алынмый.
– Менә мөселман хатын-кызлар да өшкереп дәвалый…
– Ләкин аларга хатын-кызларны гына өшкереп дәвалау кулайрак. Чөнки җен кергән ир-атларны өшкергәндә, аларны тыю авыр.
– Өшкереп дәвалаучы хастага үз сулышын өрергә тиешме?
– Мин Рукъя кануннары буенча өшкереп дәвалыйм, ә анда төкеренеп алу, сулыш өрү тыелмый.
– Башкаларга тагын нинди киңәшләр бирер идегез?
– Кешеләргә өч көнгә бер «Әл-Бәкара» сүрәсен тыңларга, һәрчак «Аятел-көрси» һәм башка догаларыбызны укып йөрергә киңәш итер идем.
– Сез «Рөстәм» мәчете имамы вазыйфаларын башкарасыз. Авыруларны мәчеттә генә кабул итәсезме?
– «Рөстәм» мәчетендә бар авыруларга да берьюлы догалар укыйм. Моннан кала көненә 3-5 тапкыр аерым рәвештә дә кабул итәм. Үземнең телеграм каналым бар, анда да кешеләргә булышлык итәм – https://t.me/rashityusofi Һәр ай ахрында ике көн дәвамында Түбән Каманың «Нур» мәчетендә дә кешеләрне догалар укып дәвалыйм.
Зилә Нигъмәтуллина
Татар Тудей | Татар Бүген
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ – https://t.me/tatartoday
Им-том дәвалаучылар: “Явыз сихер тигән кешенең исе үк үзгә була”
Бу гасырдагы дәвачылар төрле. Шунлыктан алар куллана торган дәвалау алымнары да берничә дистә. Минем әңгәмәдәшләрем,дәвачылар Зөлфәт ЗАРИПОВ һәм Ринат ИСЛАМОВ үз дәвалау алымнары арасыннан эретелгән суга мөселман догаларын укый. (Руслар мондый суны “талая вода” дип йөртә). Аның файдасы хакында күпләребезнең укыганы да, ишеткәне дә бар. Шулай да бу хакта мөселман динен тотучы әлеге ир-атлар аңлатмасын да тыңлап үтик.
– Ринат, сез, аңлавымча, үзегез дә эретелгәнсуны һәр көн кулланасыз..
– Әйе. Эретелгән суның биниһая файдасын беренче чиратта үзебездә дә сизәбез. Кеше организмы 50-70 процентка кадәр судан тәшкил булганга күрә, организмның халәте, тән сәламәтлеге кешенең нинди су куллануына бәйле. Дәвалау өчен без үз игътибарыбызны нәкъ менә шушындый суга юнәлттек. Эретелгән суны эчкәндә, аны җылыту, кайнату ялгышлык булыр иде, чөнки мондый суда үзенчәлекле структура барлыкка килә, суыткычка куеп суыткан су – ул камил кристаллардан гына тора башлый, ягъни үзенең беренчел структурасына, мәгълүмати һәм энергетик халәтенә әйләнеп кайта. Структуралы су молекулалары гадәти су молекулаларына караганда, водород молекулалары арасы 4 градуска аерылу сәбәпле, күзәнәкләргә тизрәк үтеп керәләр һәм организмдагы суның 30-40 процентын алыштырырга булышлык итәләр. Галимнәрнең нәтиҗәле күзәтүләре буенча эретелгән суны озак кулланганнарның организмы хроник чирләрдән, шлаклардан, агулы матдәләрдән һ.б. арына, бар эчке әгъзаларының функцияләре нормага кайта, кеше яшәрә башлый дисәк тә дөрес булыр, әгәр дә инде операция кичергән булса, тизрәк тернәкләнә. Мондый су тән тиресе белән, аллергия белән бәйле чирләрдән арынуга да китерә ала, таза кеше ябыга, үз энергетик балансын камилләштерә, хроник арудан котыла, аның баш мие эшчәнлеге активлаша, каны чистара… Ул төрле зарарлы вирусларга да азрак бирешә башлый. Без мондый суны үзебез ясыйбыз. Һәм аңа догалар укып өшкереп бирәбез.
– Ринат, дәвалауга алынуга сезгә нәрсә йогынты ясады?
– Мин әле яшь кеше, авыруларга бирешкәнем юк. Сәламәт булуыма биш вакыт намаз укуым да булышлык итә. Шулай килеп чыкты, эш буенча Зөлфәт Зарипов белән таныштым. Аннары, бераздан, ул дәвалау сеансы буларак башка массаж ясарга ниятләп, гомуми игълан бирде. Һәм мин дә шундый массаж ясатып карарга риза булдым. Без дуслашып киттек һәм бүгенге көндә әлеге эшчәнлегебезне бергәләп алып барабыз. Безнең әле башка игелекле проектыбыз да бар.
– Ринат, күпләр эчкечелектән интегә. Андыйларны дәвалауда эретелгән су кулланганыгыз булдымы?
– Әйе. Мәсәлән, бер эчкече шушындый өшкерелгән суны утыз көн дәвамында эчте. Эчүеннән туктады. Ләкин шунсы бар: ул әлеге уңай нәтиҗәгә килер өчен үз ихтыяр көченә дә таянды.
– Бик күпләр социаль челтәрләрдәге битләргә фотоларын тезә, андый фотолар астына һәрдаим: “Менә минем оныгым, улым, кызым, менә кая бардык…” һ.б. дип языла бара. Мондый фотолар аша әлеге кешеләр көнчеләр зарарына тара ала дип саныйсызмы?
– Безнеңчә, әлеге фотолар аша кырык дүрт көн дәвамында көнче күзләр зарары үтеп керерлек энергетик юл ачыла, әлбәттә.
– Зөлфәт, ә менә сез үзегез белән таныштырганда мин – психолог дип таныштырасыз. Моннан кала сез бит әле сәләтегез нәсел буенча күчүче дәвачы да. Дәвалауга тумыштан сәләтегез булуын кайчан аңладыгыз?
– Мин үземдә ниндидер үзгә энергия барлыгын кечкенә чакта ук сиздем. Төрле эш урыннарында уңышлы эшләсәм дә, күңелемдә ниндидер канәгатьсезлек хисе туа барды, миңа үз-үземне кирәкмәгән эшчәнлектәге эштә булырга мәҗбүр итәм сыман тоела иде, ниндидер аңлатма-билгеләрне сиздем, әйтерсең, мин әлегәчә үземә йөкләнгән вазыйфаларымны башкармыйм…Нәселләрендә моңа кадәр дә дәвачылар булганнар белән мондый хәлләр еш була.
Моннан сигез ел элек мин дә башкаларны дәвалый башладым. Бүгенге көндә биш вакыт намаздамын. Һәм шушы гамәлләрем сәбәпле үземдәге дәвалау көченең артуын сизәм. Без кешеләрне дә дәвалыйбыз, видеоэлемтә буенча да кабул итәбез, тискәре энергия арту сәбәпле энергетик яктан пычранган өйләрне чистартабыз.
– Кешенең нинди авыру белән авырганын ничек билгелисез?
– Моның өчен миңа кешенең фотосурәтенә бер тапкыр карап алу да җитә. Шул мизгелдә үк аның нинди чирләр белән чирләвен әйтеп бирәм.
Әлбәттә, шушы елларда күпләрне дәваларга туры килде. Мине таныш-белешләр, дәваланып терелгәннәр аша табалар. Чит дәүләтләрдән дә мөрәҗәгать итәләр. Дәвалаганда шифалы үләннәрне дә кулланабыз. Әмма аларны “кайнар су салып төнәтмәгез”, – димибез, киптерелгән үләннәрне биш яисә алты сәгатькә салкын суга салып тотарга кушабыз. Шул очракта гына үләннәрдәге бар шифа суга чыга дип саныйбыз.Мондый төнәтмәләрне ясауны бер без генә тәкъдим итмибез. Интернет кырында да бу хакта язмалар бар.
Аннары бит әле төрле чын минералларның, табигый ташларның куәтле энергияләрен дә ачып, аларны да дәвалауда кулланып була. Ләкин бу ташлар дәвалау энергиясе булган инсан тарафыннан ачылсалар гына шифалы дулкыннарга көйләнә алалар. Кибеттән таш имитациясе җыючыларга сатучылар: “Бу ташлар дәвалый”, – дияргә дә мөмкин, тик ташларның чын таш булуларына да бары тик махсус сертификат инандырырга тиеш. Андый сертификат булу зарур.
Авыр чирләр белән авыручылар да килә, без аларга әүвәл бер-берсенә бәйле булмаган өч медицина учреждениесына барып, куелган диагнозлары буенча медицина анализлары тапшырырга киңәш итәбез… Аннары тормыштан зарланып, гел сукранып йөрүчеләр була. Алар инде үз уйларында авыру булулары белән күптән килешкәннәр, тыңлагач, андыйларга да үз киңәшләремне биреп, дәвалыйм. Кешенең мәшәкате бар икән, ул гел сукрануда гына булырга тиеш түгел, ул үз чиреннән арыну мөмкинлекләрен дә эзләргә тиеш. Күп кенә очракта андыйлар консультациягә юнәлгәндә: “Менә дәвачыга барам да, ул мине бар чирдән арындырачак”, – дип уйлый. Ләкин күп нәрсә кешенең үзеннән, үз тырышлыгыннан да тора. Авыру үз-үзенә булышырга тиеш. Каты хасталарга: “Сез инде үләсез”, – дип әйтергә ярамый, аларга да булышлык итерәрлек киңәшләр бирергә кирәк. Дөньяда Аллаһы Тәгалә булышлыгы белән яман шешне җиңгән кешеләр дә бар бит…
Һәр чирнең башлангычы, төп, җитди сәбәбе була. Аны ачыкларга теләүчеләр аңлатмамны ахыргача тыңлый. Кешеләрне дин кануннарын үтәргә, яшәү ревешен үзгәртергә, дөрес тукланыргаөндим. Кешеләрне үз холыкларын уңай якка үзгәртергә чакырам. Күңел төшенкелегендәге инсан ул бит бездә кояшлы көннәр аз булу аркасында гына чирләми. Ул үз уйларын гел төшенкелеккә көйләгән була инде. Күп чирләрнең килеп чыгуы холыкның тискәре яклары белән бәйле. Кешенең һәрбер уе аның һәр күзәнәгендә, һәр әгъзасында чагылыш таба. Әйтик, бу фикер белән килешүчеләр дә, килешмәүчеләр дә булыр, әмма кеше бик тә еш үпкәли икән, анда яман шеш барлыкка килергә мөмкин, яки берәрсе үз тормышы белән һәрчак канәгать түгел икән, аның эчәкләре авырта башларга мөмкин. Тәкәбберләрнең дә үз чир башлангычлары бар. Кеше үз-үзен дөрес кабул итергә, үзенең башкалардан өстен булмавын аңларга, барсы өчен дә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга тиеш. Яисә кеше еллар буе үзе ошатмаган эшендә эшли һәм аның анда барасы да килми икән, тора-бара бу инсанның аяклары җитди авырта башларга бик мөмкин.
Минем янга тәҗрибәле табибләр дә килә. Тормыш ул шундый катлаулы, кайчак дөрес диагноз куелмаска да мөмкин… Сихер дә, күз тию дә, җен кагылу да, тәнгә җен-шайтан кереп утыру да бар бит. Явыз сихер тигән кешенең исе үк үзгә була. Мәсәлән, аннан җир исе яки күгәрек исе килә башлый. Моны дәвачы буларак сизәм. Сихерне төрле ысул белән кертәләр, ризык, су, үлек суы белән һ.б. Алар арасыннан ризык белән кергәнен кире чыгару читенрәк. Сихер, күз тигәнкешеләрнең баш өсләрендә кара төтен барлыкка килә. Андыйлар үзләрен нормаль халәттә тотмый, агрессиягә дә бирелә алалар, исерткеч эчемлекләр эчә дә башларга мөмкиннәр. Гомумән, битарафлык күрсәтмичә, аларны да бу халәттән чыгару зарур.
– Зөлфәт, бала таба алмаган ханымнар мөрәҗәгать итәме?
– Әйе, дәвалаганнан соң бала тапканнар бар. Андыйлар хәйран күп инде. Менә бу арада 47яшьлек бер ханым бала көтә башлавы хакында әйтеп куандырды. Балага узмауның да – үз сәбәпләре, мәсәлән, ананың кызының ирен ягъни киявен берничек тә кабул итмәве дә шундый сәбәпләрнең берсе булып тора.
– Сезнең янга килгән кеше янәшәсендә аның нәселендә яшәп киткән берәрсенең рухы да була аламы? Кешенең фәрештәләрен күрәсезме?
– Әйе. Кешенең уң як һәм сул як фәрештәсен һәм бер саклап йөрүче фәрештәсен күрәм. Алар кеше кыяфәтле түгелләр, билгеле. Кеше янәшәсендә, аңа булышлык итүче берәр рух була ала. Ләкин нәселдә яшәп киткән ул рух Җирдәге бу кешене үз итүче рух булса гына аның янына килә. Мәсәлән, әнисе яисә әтисе ягыннан берәр әбисе янәшәдә булуы күренә. Димәк, бу рух, үз оныгына нинди дә булса очракта булышлык итергә тели.
– Зөлфәт, әңгәмәбез ахрында, шундый сораулар бирергә дә рөхсәт итегез: “Ни өчен мин башка, ни өчен гадәти кеше түгелмен?!” – дип уйланганыгыз бармы? Һәм башкаларга иң әүвәл нинди киңәш бирер идегез?
– Җир шарында бар нәрсә дә Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән башлана.
Мин иң әүвәл кешеләргә өйләрендә һәр көнсаен көчле тавыш белән “Азан” әйтүләрен телим. Бу бик тә мөһим! Чөнки шулчак бу өйдә бер тәүлек буена тынычлык хөкем сөрәчәк.
– Ринат, ә сез башкаларга нәрсә киңәш итер идегез?
– Тәнкыйтьлисең икән, мәсьәләнең чишелешен дә тәкъдим ит.
Дәвачыларның телефоннары телеграм каналда: https://t.me/tatartoday/49156
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Татар Тудей | Татар Бүген
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ – https://t.me/tatartoday
Запись Им-том дәвалаучылар: “Явыз сихер тигән кешенең исе үк үзгә була” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Һиндстан күрәзәчесе яңа фаразларын белдерде
Украинадагы конфликтның кайчан тәмамланачагы — бүген иң еш телгә алынган тема. Хәрбиләр дә, төрле сәләтләргә ия булучылар да фикерләрен әйтүне дәвам итә.
Һиндстан күрәзәчесе һәм блогер Арчена Нагабушанам, «Туры эфир» телетапшыруында булып, анда махсус хәрби операциянең тәмамланачагы вакыты турында үз фикерләре белән уртаклашты. Арчена сүзләренчә, алдагы 3, иң күбе 4 елда хәл тотрыклыланырга тиеш.
“Бүген булган һәрнәрсә булырга тиеш иде. Бу – котылгысыз. Русия Федерациясенә төшкән барлык кыенлыклар илне тагын да көчлерәк итәчәк. Русия үз бәйсезлеге өчен көрәшүен дәвам итәчәк!» — ди Арчена Нагабушанам.
Күрәзәче Русия Федерациясен планета өчен мөһим, изге мәгълүматка ия булган изге ил дип атый. “Русия үз юлында күп халыкларны азат итәчәк һәм, нәтиҗәдә, җиңәчәк”, — ди ул.
Аның сүзләренчә, тиздән Җирдә яңа цивилизация барлыкка киләчәк. Ул алга киткән булачак, аеруча медицина өлкәсендә. Шулай итеп, традицион дәвалау яңа технологияләргә алмаштырылачак.
Юк, дөньяда чит планеталылар яшәмәячәк, әмма Җирдә яшәүчеләр рухи яктан үсәчәк. Матди байлык, вакыт узу белән, алар өчен беренчел нәрсә булудан туктаячак. Кешеләр кабат бер-берсенә теләктәшлек күрсәтәчәк, ярдәм итәчәк һәм тынычлыкка омтылачак. Амин!
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-04-05/indstan-k-r-z-chese-ya-a-farazlaryn-belderde-3205491
Запись Һиндстан күрәзәчесе яңа фаразларын белдерде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..