Һиндстан күрәзәчесе яңа фаразларын белдерде

Украинадагы конфликтның кайчан тәмамланачагы — бүген иң еш телгә алынган тема. Хәрбиләр дә, төрле сәләтләргә ия булучылар да фикерләрен әйтүне дәвам итә.  

Һиндстан күрәзәчесе һәм блогер Арчена Нагабушанам, «Туры эфир» телетапшыруында булып, анда махсус хәрби операциянең тәмамланачагы вакыты турында үз фикерләре белән уртаклашты. Арчена сүзләренчә, алдагы 3, иң күбе 4 елда хәл тотрыклыланырга тиеш.

«Бүген булган һәрнәрсә булырга тиеш иде. Бу — котылгысыз. Русия Федерациясенә төшкән барлык кыенлыклар илне тагын да көчлерәк итәчәк. Русия үз бәйсезлеге өчен көрәшүен дәвам итәчәк!» — ди Арчена Нагабушанам.

Күрәзәче Русия Федерациясен планета өчен мөһим, изге мәгълүматка ия булган изге ил дип атый. “Русия үз юлында күп халыкларны азат итәчәк һәм, нәтиҗәдә, җиңәчәк”, — ди ул.

Аның сүзләренчә, тиздән Җирдә яңа цивилизация барлыкка киләчәк. Ул алга киткән булачак, аеруча медицина өлкәсендә. Шулай итеп, традицион дәвалау яңа технологияләргә алмаштырылачак.

Юк, дөньяда чит планеталылар яшәмәячәк, әмма Җирдә яшәүчеләр рухи яктан үсәчәк. Матди байлык, вакыт узу белән, алар өчен беренчел нәрсә булудан туктаячак. Кешеләр кабат бер-берсенә теләктәшлек күрсәтәчәк, ярдәм итәчәк һәм тынычлыкка омтылачак. Амин!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-04-05/indstan-k-r-z-chese-ya-a-farazlaryn-belderde-3205491

Бәйле