Архивы Интервью - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Үзгәрдең, Илсөя…”
“Тормыш үзгәртте”, – дип җаваплый Илсөя Бәдретдинова.

“– Үзгәрдең, Илсөя…

– Тормыш үзгәртте. Миңа хәзер 45 яшь. Әле менә хәзер генә «юк» дияргә өйрәндем. Бу – безнең авыл менталитетыдыр инде, гадилек. Ошыймы, ошамыймы – син барысына да елмаясың, тегендә, монда барырга кирәк. Юк, дип әйтә башладым. Холкым шундый: әгәр «әйе» дип әйтәм икән, димәк, аны эшләргә тиешмен. Ә мин өлгерә алмыйм.

– «Юк» дигәнне яратмыйлар бит, дошманнарың арта…

– Син күп тапкырлар кемгәдер ярдәм итеп, бер тапкыр гына «юк» дисәң, шунда ук начар кешегә әйләнәсең. Мин моны аңламыйм. Тагын шундый нәрсәгә тап булдым. Янәшәмдәге кешеләр белән дуслашырга теләүчеләр күп. Бу дуслык өчен түгел, минем турыда мәгълүмат алу өчен. Алардан: «Кем белән очраша, кем белән йоклый, кайда яши, күпме акча эшли?» – дип сорыйлар. Серләремне беркемгә дә сөйләмим. Нигә кирәк ул кешеләргә күпме акча эшләвем? Анысын саныйлар, ә шул ук сәхнәгә күпме туздырганны санамыйлар. Матур күлмәгемне күрәләр, ә төннәр буе акырып елап чыккан төннәремне белмиләр. Ялларда алар балалары, оныклары белән шашлык пешереп ял иткәндә, минем кемгәдер ялварып, нәрсәдер эшләп йөргәнемне күрмиләр. Безнең һөнәрнең төп үзенчәлеге шунда: без бу нәрсәләрне күрсәтергә тиеш тә түгел. Без кешеләргә матурлык алып киләбез. Зарланып утырырга хакым юк, чөнки тамашачы аны үзенчә кабул итә. «Авыр булгач, заводка эшкә бар», – диләр. Яисә: «Чирләгәч, нигә концертларыңны туктатып тормыйсың?» – дип язалар.

Алар концертның вакытын үзгәртүнең нинди зур проблема икәнен күз алларына да китерми. Беренчедән, синең йөзләгән, миллионлаган сумлык арендаң түләп куелган һәм ул яначак. Икенчедән, синең төркемдәге артистларың акчасыз кала, өченчедән, кассирлар кешеләргә билетларын кире кайтарып азаплана. Күпме тамашачы концертка килергә эшләрен алдан планлаштырган, самолетларга билетларын алган. Чирләсәң дә, үлсәң дә чыгып эшлисең. Әни үлеп китте, җирләдек. Икенче көнне концерт иде. Бу хакта тамашачыга ахырдан гына әйттем. Апа үлде, икенче көнне зур чарада чыгыш ясарга тиеш идем. «Апа үлде, авыр чагым», – дип хәбәр иттем. «Ярар, син үлмәгәнсең бит, апаң үлгән», – дигән җавап килде. Бу – артист тормышындагы медальнең икенче ягы… “

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/ilsoia-badretdinova-kaberem-ianynda-matur-suzlar-soilap-kylanmagyz-115376

Запись “Үзгәрдең, Илсөя…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илнат Фәрхуллин гаиләсендә шатлыклы хәбәр
Җырчы Илнат Фәрхуллинга хәлләрен белешик, иҗади яңалыкларын сорашыйк дип кенә шалтыраткан идек, берочтан котларга да туры килде. Илнат белән Регина гаиләсендә бик тә мөһим вакыйга көтелә икән – алар тиздән әти-әни булачак!

«Тамашачыга яңалык күрсәтергә уйлыйм»

-Илнат, хәлләрегез ничек? Иҗатта нинди яңалыкларыгыз бар?

-Гастрольләребез дәвам итә. Казанда биш концертыбыз үтеп китте, тагын ике концерт куясыбыз калды. Хәзер Башкортстан якларында йөрибез. Параллель рәвештә алдагы ел өчен яңа программа әзерлим, җырлар яздырам.

Икенче елга зур шәһәрләрне генә калдырырга дип уйлап торабыз. Бүгенге дөньяда шулай яхшырак булыр дигән фикергә килдек. Шулай ук күбрәк гаиләм белән буласым килә. Дөрес, бу планнар әле киләсе сезон өчен генә. Дөньялар тынычлангач, гастрольләр графигын яңадан киңәйтеп җибәрербез, районнарга, башка җирләргә дә чыга башларбыз. Командабыз да елдан-ел көчәя генә бара.

Киләсе сезонга концерт программамны икенче төрлерәк итеп әзерләргә, тамашачыга яңалык күрсәтергә уйлыйм. Моның буенча эш башланып китте инде. Әлегә репертуар өстендә эшлибез. Җырларымның да һәрберсен җиренә җиткереп, клиплар төшереп, ротацияләр белән чыгарасы килә.

-Сезнең стилегез бик үзенчәлекле. Аны үзгәртү турында сүз бармыйдыр бит?

-Юк, стиль, энергетика, харизма берничек тә үзгәрә алмый. Аның өчен кабат башка кеше булып туарга кирәктер. Үзгәрешләрне сәхнә бизәлеше, программа ягыннан кертәчәкмен.

Дөрес, бүгенге вакытта күңел бер дә тыныч түгел. Шушы хәлләр тизрәк төгәлләнсен иде дип телибез. Яңалыкларны гел карап, күзәтеп барам, тыныч кына узып китеп булмый. Кемнеңдер әтисе, кемнеңдер баласы бүген янәшәләрендә түгел. Бу хәлләр тормыш, яшәешнең һәр өлкәсенә кагыла, шул исәптән эстрадага да. Эш финанс мәсьәләсендә генә дә түгел. Хәзер халыкның кая да булса чыгып йөрисе килми, кәефе юк. Мин тамашачыларның кайберләре белән концерттан соң сөйләшәм, фотога төшкәндә дә аралашып алам. Күрсәтәселәре килмәсә дә, берсенең дә эче буш түгел – җанына тынгылык бирми торган уйлары бар.

Ләкин мин концертта бу авыр мәсьәләләрне күтәрергә яратмыйм. Чөнки тамашачы синең концертыңа энергия алу, онытылу өчен килә. Артист бөтен очракта да үз эшен эшләргә тиеш. Син бит сәхнәгә халыкның кәефен күтәрү, иҗатыңны күрсәтү өчен чыгасың. Безнең команда алдына да шундый ук бурыч куелган.

-Сезнең иҗаттан тыш тагын ниндидер проектларыгыз бармы?

-Башка проектларым юк, бары тик иҗат белән генә шөгыльләнәм. Хәзер – яңа җырлар иҗат итәсем килә. Тик җырларны иҗат итү – бер, ә аны тамашачыга ишеттерү бөтенләй икенче әйбер. Аларны язганнан соң тамашачыга ирештерү өчен дә күп көч куярга кирәк.

Минем моннан 8-10 ел элек язылган җырларым тора. Минем фикеремчә, алар уңышлы, яхшы җырлар. Хәзер, әкренләп, шуларны эшләтә башладык.

«Әти булачакмын»

-Җылы якларда йөреп, ял да итеп кайттыгыз бугай шушы араларда.

-Без инде ялларга елга бер генә барабыз, анысы да мөмкинлек булганда. Быелгы ялыбыз миңа бик ошады.Регинага да ял кирәк иде. Гаиләбездә яңалыклар бар бит – без бәби көтәбез.

-Шулаймыни? Нинди зур бәхет! Чын күңелдән котлыйбыз Сезне, Илнат. Ниндирәк хисләр кичерәсез? Регина бу хакта сезгә ничек хәбәр итте?

-Регина әллә нинди сюрпризлар ясап тормады. Чарада чыгыш ясап кайтып, ятып тора идем. Яныма килде дә: «Безнең бәби булачак», – диде. Мин инде берәр романтик рухта хәбәр итәр дип көткән булсам кирәк. «Ярар, молодец», – дидем. Шуннан соң гына аның нәрсә әйткәне башыма барып җитте (көлә). Әти булачакмын бит, минәйтәм!

-Регина үзен ничек хис итә?

-Регина үзен бик яхшы хис итә, Аллаһка шөкер. Гастрольләргә йөри, ләкин биеми инде. Безнең халык бик җылы кабул иткән «Әкиятем» дигән дуэтыбыз бар. Аны сәхнәдә бергәләп башкарабыз. Регина гастрольләргә әле апрельләргә кадәр йөрер дип торабыз.

-Бәбигә исемнәр сайладыгызмы инде?

-Исем уйланган, ләкин әлегә сер булып калсын.

Хәзер гаиләмә күбрәк вакыт багышлаячакмын дигәндә, Сез шушы яңалыкны күздә тотып әйткәнсез икән.

Әйе, өйдә, гаиләм белән буласым килә. Бәлки, аңынчы тормышлар да тынычланып куяр. Аннан безнең эштә барысы да төптән уйланып эшләнергә тиеш. Моңа да вакыт кирәк.

-Тиздән абый-апа булачаклары турындагы хәбәрне балаларыгыз ничек кабул итте?

-Алар зур бит инде, сөенделәр дип уйлыйм (көлә).

-Бала үстергәндә Сез нинди тәрбия яклы? Олыларын үстергән тәҗрибәдән чыгып, хәзер икенче төрлерәк әти булачакмын дип уйламыйсызмы?

-Аллаһы боерса, без ничек үстек, балабыз да шулай үсәчәк. Хәзер бит бала үстерүгә карата табибларның да карашлары икенче төрле. Тугач та су бирергә ярамый икән балага, тегене бирергә ярамый, моны ашатырга ярамый икән, диләр. Без ничек үстек икән соң алайса, дип уйлап куям кайвакыт. Әллә нинди яңа кагыйдәләр уйлап чыгаралар.

Ә инде тәрбиягә килгәндә, күбрәк янәшәләрендә буласы иде.

-Сез йорт төзи идегез. Күчендегезме инде? Бәби яңа йортка кайтачакмы?

-Күченсәк тә, өйнең эчендәге ремонт эшләре бетмәде әле. Барысы да башкаларныкы кебек үк (көлә). Әкренләп булыр, Аллаһы боерса, тырышырга гына кирәк.

-Уңышлар сезгә, Илнат!

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ilnat-farxullin-gailabezda-yanalyklar-bar-babi-kotabez-5878566

Запись Илнат Фәрхуллин гаиләсендә шатлыклы хәбәр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөлсирин Абдуллина: «Сүзне үлчәп сөйләргә кирәк»
Кечкенә буйлы, чандыр гына хатын-кыз булгач, аның турында юаш һәм кыюсыздыр дип уйлап куясың. Аралаша башлагач, җырчы Гөлсирин Абдуллинаның бик үҗәт, тырыш, алынган эшен ахырына кадәр җиткерә торган көчле кеше булуына инанасың. Хейтерлары аны ничек кенә кимсетми. Ә ул бирешми. Ире Азат Абитов белән җырлар

– Гөлсирин, концертыгыз бик матур узды. Сценарийны Азат белән ике арадагы тормыш серләренә, үзара мөнәсәбәтләргә коргансыз. Нигә шундый теманы сайларга булдыгыз?

– Без үзебезнең хезмәттәшләребезнең дә концертларын карарга барабыз бит. Анда елыйсы да, көләсе дә килгән вакытлар була. Артист үзенең гаилә тормышы, эше турында матур итеп сөйләсә, тамашачыга ул кызык. Кайбер артистларның концертларындагы диалоглары да кызык, мондый форматны безгә дә алырга кирәк дип уйлыйсың. Күңелгә тия торган мизгелләр дә һәрберебездә бар бит. Елыйсы килгәндә утырып еларга вакыт булмаган чаклар да җитәрлек. Ә концерт караганда бушанып аласың. Без дә тормышыбыз нинди, концертыбызны да шундыйрак итеп эшләргә тырыштык. Анда яңгырый торган җырларның да үз тарихлары бар. Алар турында да сөйлибез. Мин Разил Вәлиев сүзләренә Резеда Әхиярова көй язган «Мин бит синсез тора алмам» дигән җырны 10 яшемдә телевизордан ишетеп, аңа гашыйк булган идем, шундый җырлыйсым килде. Әни: «Синең аны җырларга яшең җитмәгән әле», – диде. Нәтиҗәдә мин аны 23 яшемдә генә җырладым. Концертыбыз халыкка ошасын дип тырышабыз инде.

– Син сәхнәгә халык җырлары, классик җырлар белән килдең. Яшьләрне җәлеп итү авырмы?

– Электән үк гел конкурсларда да катнаша идек бит. Ә аларда халык җырлары, ретро-җырлар җырлыйсың. Шуңа минем репертуарда күбрәк шундый җырлар. Дөресен әйтим, авыррак. Шуңа да без хәзер Азат белән репертуарыбызга эстрада җырларын да, җиңелрәк җырларны да кертергә тырышабыз. Ләкин халык җырлары ул – безнең нигезебез. Аны беркайчан да онытырга тиеш түгелбез. Тамашачы бездән халык җырын сораса, без авырсынмыйча шунда ук рәхәтләнеп башкарабыз. Ә менә гел җиңелчә җырларны җырлап йөрүчеләр алай булдыра алмый бит. Тамашачы алдында ул авыр хәлгә дә калырга мөмкин.

– Мөстәкыйль эшли башлаганның беренче мизгелләрендә сәхнәдә үзеңне ничек хис иттең?

– Ваһапов фондыннан киткәндә минем берничә җырым бар иде. Ул – «Кашымның каралары», «Кошларым», «Саулык бир син, бер Ходам». Мөстәкыйльлекнең үз плюслары һәм минуслары бар. Сәхнәдә чыгыш ясаганда тамашачы алкышлый, син бер ләззәт тоясың. Ә менә концертларыңны тулысынча үзең әзерләү, кую җиңел түгел. Барысын да уйларга кирәк. Сәхнәдә үземне бик иркен тота алмаган, тыелып торган чакларым хәзер дә бар әле. «Мин бит инде хәзер концертыма үзем хуҗа. Мин бит болай дип тә әйтә алам, теләгәнчә җырлый алам», – дип үз-үземә әйтеп куям. Ләкин сүзеңне барыбер уйлап сөйләргә кирәк. Халык сине дөрес аңларга тиеш. Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов сүзне үлчәп сөйләргә өйрәтте. Фондта эшләгәндә җиңелрәк иде. Ә хәзер нәрсә әйтергә теләвеңне дә, барысын да үзеңә уйлыйсы. Акча эшләү дә үзеңнән тора. Чыгыш ясап кайтасың да: «Аллага шөкер, бүген дә эшләдем, гаиләмә акча алып кайта алдым», – дип сөенәсең. Концерттан кайткач, Сылу да: «Миңа менә моны, тегене алырбыз инде», – дип, кирәк әйберен сорап куя. «Кызым, акча юк бит», – дисәң, «Концертка барыгыз да эшләгез инде», – ди. Акчаны эшләп алырга кирәклеген ул да белә башлады.

– Сылу да сезнең кебек артист булыр микән?

– Мин аның үзе сайлаган юлдан китүен телим. Ләкин бездән күрептер инде, җырлый, бии. Беркөн репетициядә булдык. Андагы биюче кызларны карап торды да, кайткач, төнгә кадәр биеп күрсәтте. Җырларны үзе сүзләрен уйлап чыгарып җырлый. Авылга кайткач та шулай җырлап җибәрде. «Нәрсә җырлый инде», – дим. Әни: «Үзең дә шундый идең», – дигәч, исемә төште. Мин дә агач табуреткага басып, үзем уйлап чыгарып, әби белән бабайга концерт куя идем.

– Син дә кечкенә чагында ук җырчы булырга теләгәнсеңдер…

– Мин пешекче булырга теләгән идем. Хәзер дә пешерергә яратам. Әти белән әни дә иҗат кешеләре бит. Авылда алар җыр һәм бию ансамбленә йөрделәр. Ялларда да, башка көннәрдә дә гел чыгып китәләр. Концертлар белән Казанга да, Чаллыга да баралар иде. Сеңлем белән без дә аларга иярергә телибез. Яшел «Москвич» машинасы артыннан тыкрыкка кадәр чабып бара идек. Кайчагында үзләре белән алалар. Концерт карау бик күңелле була иде. Үсә төшкәч, үзебез дә шул ансамбльгә йөри башладык. Шулай итеп сәнгатькә тартылдым.

– Сәнгать юлы җиңел түгел. Тормыш сине үзгәрттеме?

– Үзгәртте. Мин бик хисле. Тиз кызып та китәм, тиз тынычланам да. Азат – реалист. Ниндидер проблемалар килеп чыкса да, мин борчыла башлыйм, ә ул нәрсә эшләргә кирәклеген уйлый. Мин элек бик кыюсыз идем. Хәзер инде үз сүземне әйтә белә башладым.

– Азат: «Дилбегә минем кулда», – ди. Ни дисәң дә, мишәр егете бит, бик җиңел түгелдер. Уртак тел табып яшәүнең бер хәйләсе бармы?

– Әйе, характер бар инде. Ничек бар, шулай кабул итәсең. Азат романтик түгел, корырак ир. Ул да мине ничек бар, шулай кабул иткәндер. Беребез дә идеаль түгел. Әле һаман да уртак тел табып яшәргә өйрәнәм. Хәйләсе гади: кирәк чакта дәшми кала белү. Ягымлы булсаң, йомшап китә ул. Азат бәхәсләшергә бик ярата. Мин хәзер үзем дә шундыйга әйләнә башлаганмын икән. Ваһапов фондында эшли башлагач, без башта аның белән дуслар идек бит. Берәр нәрсә булса: «Әйдә, бәхәсләшәбез», – дип әйтә иде. «Ник син гел бәхәсләшәсең соң?» – дия идем. Хәзер үзем дә шундый. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр бит. Минем үземнең дә канымда мишәрлек бар. Әтинең әнисе – Чистай мишәре.

– Психологлар: «Үзеңне яратырга кирәк», – ди. Син бу хакта нәрсә уйлыйсың?

– Минем өчен беренче урында гаиләм. Мине Азат та: «Үзеңне яратмыйсың», – дип ачулана. Чөнки кибеткә барсам да, иң беренче Сылуга, аннары Азатка киемнәр карыйм. Вакыт калса – үземә. Ә кайбер кеше бит башта үзенә, аннары башкаларга карый. Белмим, бу бәлки тәрбиядәндер. Ләкин мин үземне яратмыйм дип санамыйм. Барыбер карыйм бит инде, кирәк әйберемне дә алам.

– Хейтерларыңны ничек кабул итәсең? Сине кеше сүзе куркытамы?

– Бар әз генә. Гел язып та торалар бит. Бер хейтерым концертка да килде.

– Ничек уйлыйсың, нигә кеше шундый әшәке сүзләр язып утыра икән?

– Белмим, бәлки аның тормышы авырдыр. Андый чаклар бездә дә була инде ул. Минем дә ошатмаган кешеләрем бар. Әйтәсем килгән очракта, үземә генә әйтеп алам да, узып китә. Мин хейтерларым булуына сөенәм дә. Хәзер игътибар итмәскә тырышам. Элек күңелгә тиеп елый да идем. Азат андый чакларда: «Син сөен, миндә менә хейтерлар юк бит», – ди.

– Азатка бер начар сүз дә язмыйлармыни?

– Юк, язмыйлар. Матур ир-атларны яраталар бит. Миңа да Азат аркасында язалар дип уйлыйм. Без урман кырыенда яшибез. Бер хейтерым бала белән йөргәндә күргән. Мин коляска белән, бизәнмәгән дә инде. Бервакыт СМС-хәбәр килеп төште. «Сине күрдем. Ирең шундый матур. Син аңа тиң түгел. Синең белән бала өчен генә торадыр инде», – дигән. Укыгач, мин үсештә дип, үземне тынычландырдым.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/golsirin-abdullina-suzne-ulcap-soilarga-kirak-112665

Запись Гөлсирин Абдуллина: «Сүзне үлчәп сөйләргә кирәк» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Танылган Дәниф Шәрәфетдинов кайчан күрми башлый?
«Иң рәхәте – авыл җирендә концерт кую»

-Актанышка кайтып йөрисезме?

-Бик еш кайтып булмый, умырткалык селкенгәнне бик яратып бетерми. Озак юлларда йөри алмыйм. Бер көн юлда булсам, ике көн ятып кына торырга кирәк. Ә болай авылда әнием ялгызы тора. Әткәйнең безнең арадан китүенә 13 ел булды. Әнинең күзләре күреп бетерми, апамнар атна саен кайтып йөри.

-Әниегезгә хәзер ничә яшь инде?

-85 тулды быел, юбилей. Апрельдә миңа да 50 тулды, насыйп иткәч.

-Гафу… Дөнья кайчан караңгылана башлады, Дәниф абый?

-2019 елда күзләрем томалана башлады. Хастаханәләр бусагасын күп таптадык. Әз булса да яктылык күрәм мин. Дөм караңгы түгел, Аллаһка шөкер. Операцияләр ясаткач, әз-мәз булса да күрү сәләтемне табиблар коткарып кала алды.

Фото: © «Татар-информ», Алинә Айдарова

-Кызганыч…

-Кызганыч, дип инде… Башта кыенрак булды, түздем, тырмаштым. Иң авыры Зәринәнең (Дәниф абыйның хатыны – авт.) иңнәренә төште. Берничә атнага дөнья беткәндәй булды. Кире яшәргә өйрәнергә, төшенкелектән кире күтәрелергә җиңелләрдән булмады. Икәү бергә булгач, анысын да җиңдек, ияләштек.

-Батырлык туйдан соң кирәк, диләр шул.

-Аны (хатынын- авт.), киткән, дип сөйләүчеләр дә булды бугай. Берни аңламыйча гайбәт саталар. Сүз булсын дип сөйлиләрдер. Җырлый башлаганнан бирле ни генә ишетмәдем. Туктамыйча эчә икән, наркоман икән, ничәнче хатынын алыштырган икән, диделәр… Тора-бара, бу сүзләргә игътибар итмәскә өйрәндем.

-Мәхәббәт бар!

-Әлбәттә, шулай ук бер-береңне хөрмәт итү бар. Балалар да бар бит: бер кыз, бер малай. Без аларга үрнәк булырга тырышабыз. Үз парыңны хөрмәт итәргә кирәк икәнен аңлата алдык бугай.

-Кызыгыз кияүгә чыкты, дип беләм. Ничек соң кияү-балакай?

-Диана кызым ирен миңа охшатыбрак сайлаган. Кияү тыныч, йомшак, әмма үз сүзен дә әйтә ала. Кияү ярата кызымны – шунысы мөһим. Кызым да күңеле кушканча кияүгә чыкты. Диананы өрмәгән җиргә дә утыртмый үстердек. Никахларында күз яшьләрем дә күренде. Сөенечтән елауның бернәрсәсе юк аның.

-Улыгыз Динар сезнең юлыгызны дәвам итә. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли. Горурланасызмы?

-Горурлыгым да бар инде, әйе. Таләпчән дә үзем. Ул кайткач, озаклап сөйләшәбез. Үсеше бар, үз кыйбласын югалтмасын. Репертуар сайлаганда, бик кысылмыйм. Үзе сайлый, репертуарын үзе туплый. Әмма, вакыт бара-бара: «Әти, менә син, шушы җырга алын, дип әйткән идең шул, их, менә кирәге чыкты», – дигәне дә бар. Сәнгать өлкәсендә үз урынын тапсын гына, дидем. Өметләре акланмыйча, күңеле кырылмасын, дип теләдем.

-Гел шулай таләпчән булдыгызмы, балалар үскәндә, йомшаграк буласым калган, дигәнегез юкмы?

-Балалар үскәндә, ешрак өйдә булырга кирәк булган, дип уйлыйм. Балачакларын сагынам. Гастрольләрдә йөреп, үскәннәрен сизми дә калдым. Әти кешенең авторитет булуы-булмавы хатын-кыздан тора. Зәринә балаларга гаиләдә минем баш булуымны аңлата алды.

-Сәхнә тормышында нәрсә ошамый иде сезгә? Ник Динарның «күңеле кырылырга» мөмкин?

-Икейөзлелек, апаем. Алабуга сәнгать училищесында (хәзер мәдәният һәм сәнгать көллияте – авт.) укыганда, мөгаллимнәрнең һәр сүзен сеңдереп бардым. Безне тамашачыларны хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Сәхнә теле чиста булырга тиеш. Әдәплелек кирәк.

-Артистларга зал җыю җиңел түгел.

-Кассага гына эшләп, зал тутырган бер генә артистны да белмим. Андыйларның булганына ышанмыйм. 2015 елда үзем дә Чаллыда концерт өчен 1 көн алган идем. 10 көн билетлар буенча чабулап йөргәч, кан басымым күтәрелде, арыдым. Концертны үткәрмәскә булдым. Иң рәхәте – авыл җирендә концерт кую.

-Артистлар арасында тамашачыга еш «син» дип эндәшүчеләр бар.

-1995 елда Мәскәүдә Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Виталий Агаповлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга туры килде. Март ае иде ул. Миңа 20 яшь. «Хөрмәтле дуслар», – дип эндәштем шунда. Сәхнә артында йөргән бер ханым, кем икәнен генә төгәл хәтерләмим, миңа: «Чыннан да залда дусларың утырамы?» – диде. Шуннан соң шушы ялгышымны кылганым булмады. Бары тик «хөрмәтле тамашачылар»! Барысы да тәрбиядән килә. Соңгы елларда, билне бөгеп: «Алдыгызда тезләнеп баш иям», – дия идем.

Фото: © «Татар-информ» архивы

-Бүген кайсы җырчыларны тыңлыйсыз?

-Даими рәвештә тыңлаган артистларым юк, ә хөрмәт иткән артистларым бар. Газинур Фарухшин, Рөстәм Закиров, Азат Тимершәех, мәсәлән. Мин үз гомеремдә, тамашачы буларак, 5 концертка бардым бугай. Азат Тимершәехнең 3 концертына, тагын Зәйнәб Фәрхетдинованыкына һәм Хәния Фәрхинекенә. Бетте.

Яшьләргә килгәндә… Җәләлиевларны тыңлыйм. Төгәл, җиренә җиткереп башкаралар. Дуэт ничек башкарылырга тиеш, дисәгез, алардан өйрәнергә кирәк. Зөлфирә Шәйдуллинаның Хәния апаның җырын башкарганын күрдем. Күрмәдем инде, ишеттем генә, мин күрмим бит. Чын күңеленнән җырлады. Гөлназ Закирова, Алия Карачурина тагын. Алиягә күз генә тимәсен, дим. Аларны үстерергә кирәк!

«Ул горурлыгың белән кая барасың?!»

-Зәринә апа белән никахлашканчы озак йөрдегезме?

-О-о-о, безнең тарих роман язарлык… 1993 елда таныштык, аннан 1994 елда талаштык. Элеккеге йөргән егете белән күрдем дә көнләштем, ышанмадым. 1996 елда, аны Азнакайдан эзләп табып, кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым.

-Еллар үтсә дә, Зәринә апаны онытмадыгызмы?

-Онытырлык түгел иде шул, төшләргә керә башлады. Аңа күпләр күз төшереп йөргән иде ул вакытта. Азнакайда 2 генә матур кеше бар анда: берсе – минем матурым, икенчесе – Зәйнәб Фәрхетдинова, дип көлешә идек.

-Үзегезнең «поклонница»ларыгыз бар идеме?

-Булдылар инде… Кыенсына идем никтер. Менә мин танылган, менә минем арттан кызлар йөри, дип масаймадым.

-Һаман да хатыныгызга «матурым» дип эндәшәсезме?

-Ике елдан бергә булуыбызга 30 ел булса да, әле дә «матурым» дип эндәшәм. Әйткәләшкән чаклар да була инде. Әле менә син килер алдыннан гына сүзгә килеп алдык. Мин шаярам да, ул аңлап бетерми. Гафу үтенә алам мин, горур түгел. Ул горурлыгың белән кая барасың?! Бер-береңне хөрмәт итү кирәк, тормыш сынауларына каршы торырлык итеп яшәргә кирәк.

-Соңгы соравымны ничегрәк итеп, бирим микән… Авырлыклар килсә дә, кеше яраклаша, әйеме?

-Башта, мәсәлән, Зәринә эшкә киткәч, үземә чәй ясый алмый идем. Тора-бара, өйрәндем. Авырлыклар килсә дә, дөнья бетми. Башыңны аска имичә, яшәргә кирәк. Әни: «Кеше арасында бул, яшәрә тырыш», – ди. Әни өчен, гаиләм өчен яшим. Башкача ярамый да.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/danif-sarafetdinov-belan-eksklyuziv-iat-maxabbat-gaila-synaular-ham-yrcylar-turynda-5877190

Запись Танылган Дәниф Шәрәфетдинов кайчан күрми башлый? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Вилли хатыны Гөлназ Асаева турында: «Ул – үз юлы, мин үз юлым белән киттем»
Яшь җырчы Вильдан Шәмсетдинов тормыш иптәше Гөлназ Асаева белән мөнәсәбәтләренә кагылышлы сорауга җавап биргән. Җырчының кыска интервьюсы Ваһапов фондының социаль челтәрләрдәге төркемендә чыкты.

Башта Вилдан Гөлназ белән аерым чыгыш ясый башлауларының сәбәбен аңлата. «Без күптәннән аерым концертлар бирәбез. Без бер турны икәү үткәрдек, аннан соң һәркем үз юлы белән китте. Сәнгати юнәлешләребез бераз төрле», – ди ул.

Шуннан соң җырчыга: «Сезнең турында төрле сүзләр йөри. Гаиләдә хәлләр ничек?» – дигән сорау бирәләр. Вилдан болай дип җавап бирә: «Аллаһка шөкер, барысы да әйбәт. Хәзер эш күп, шуңа күрә еш кына аерым йөрергә туры килә. Кайчак мин Динәне карыйм, кайчак – ул. Шулай итеп, алмаш-тилмәш йөрибез инде».

ЧЫГАНАК: https://vk.com/wall-68609075_51339?w=wall-68609075_51339

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Вилли хатыны Гөлназ Асаева турында: «Ул – үз юлы, мин үз юлым белән киттем» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөлназ Сәфәрованы ниләр борчый?
Социаль челтәрләрдәге «Татар җыры» сәхифәсендә алып баручы Гөлназ Сәфәрова белән «борчый/борчымый» дигән сораштыру чыкты.

«Гөлназны ниләр борчый, ә нәрсә юк? Хейтерлар сүзе? Социаль челтәрләрдә «охват» җыймаган фото-видеолар?» дип язганнар видео астына.

-Комментарийларда сезнең турыдагы имеш-мимешләр?

-Борчымый.

-Сезнең кәеф булмаганда фотога төшергә сорап килүләре?

-Борчымый.

-Сезне башка алып баручылар белән чагыштырулары?

-Борчый.

-Бензин бәясе арту?

-Борчый.

-Сез сөйләгән вакытта тамашачы чыгып китү?

-Борчымый.

-Сез сөйләгәндә артистның чыгышы башлану?

-Борчый.

-Социаль челтәрләрдә куйган фотоларның, видеоларның лайк һәм «охват» җыймавы?

-Борчымый.

-Бер үк мәҗлестә башка кеше дә сезнең кебек образда булу?

Борчый.

-Кайбер артистларның сезнең белән исәнләшмичә китүе?

-Борчымый!

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/golnaz-safarovany-nilar-borcyiborcymyi-5875952

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Гөлназ Сәфәрованы ниләр борчый? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җырчы Гүзәлем гаилә тормышы турында сорауларга җавап биргән
Җырчы Гүзәлем Миңнеханова социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шәхси, гаилә тормышы турында сорауларга җавап бирде.

-Ирегезнең әти-әнисе белән ничек таныштыгыз?

-Салаватның әнисен балачактан ук белә идем (без бер шәһәрдән). Мин мәдәният йортына вокаль ансамбльгә йөрдем, ә анда Зөлхия әни озак еллар директор булып эшләде. Ә кәләш буларак өйләрендә таныштым. Салават мине кунакка алып кайтты. Тәмле итеп табын әзерләнгән иде, без җанлы итеп сөйләшеп утырдык. Мин аларда үземне якын кешеләремдә кебек рәхәт тойдым.

-Тормыш иптәшегез белән яшь аермагыз күпме?

-13 ел. Менә никах туебыздан фотода миңа 21, ә аңа 33 яшь. Аның белән уртак кызыксынулар һәм тормышка бертөрле карашлар булды – ә бу гаилә корганда иң мөһиме! Шуңа күрә дә, минем әти-әниемнәр каршы булмадылар һәм Салаватка кияүгә бирделәр. Аның гаиләсен дә «заочно» белә иделәр.

-Казанга күченәсебез килә. Икебез дә табиблар. Татарстанда яшәү турында сөйләгезче.

-Казанны алсак, шәһәр – ТОП. Үсештә булган инфраструктурасы, икътисади перспективасы, мәдәни төрлелеге, ачык, мәрхәмәтле кешеләре бар. Минуслардан: кыйммәтле торак, парковка белән проблемалар.

-Нинди планнарыгыз, хыялларыгыз бар?

-Быелга мөһим планнардан – улыбызны үзе ашарга, йөрергә һәм сөйләшергә өйрәтергә. Әле менә кичә генә беренче адымнарын да ясады ул.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/yrcy-guzalem-gaila-tormysy-turynda-soraularga-avap-birgan-5875770

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Җырчы Гүзәлем гаилә тормышы турында сорауларга җавап биргән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдива подъездлар юдымы?
Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Ну давай, сора» рубрикасындагы сорауларга һәм теләкләргә җавап бирде.

-Сезнең балаларыгыз бармы?

-Бердәнбер улым – Нариман.

-Сораулар юк, сезне һәм командагызны яратам. Тотып карыйсы килә.

-Килегез концертка. Чыгыгыз сәхнәгә. Кочаклашыйк!

-Кайчан чыгасың син кияүгә, юкмени берәрсе шунда?

-Сүгенергә ярамый бит кызларга. Ә бүтәнчә аңлата алмыйм!

-Ә ничә яшьтә сез кияүгә чыктыгыз?

-Ну ничек инде… Кияүгә… 20 яшьтә бергә яши башладык. Рәсми төстә кияүдә булмадым. Ләкин 13 ел бергә яшәдек. Яраттым!!!

-Ничек үз көчеңә ышанган зат булырга?

-Үз-үзеңә ышаныч «миңа беркем дә ярдәм итмәячәк» дигән чакта килеп чыга.

-Сергей Тихонов нихәлләрдә, ник китәргә булды төркемнән, яше дә бар шул.

-Һәркемнең үз сәбәбе. Кайсының – «возраст», кемнең – сәламәтлеге, берәүнең – шәхси тормышы, икенчегә тыныч эш кирәк, икенче берсе үз эшен башларга ният кылган. Бу – гадәти күренеш! Алар гастроль тормышыннан китә, ләкин минекеннән түгел. Без күрешәбез һәм аралашуны дәвам итәбез. Гастрольләр – ул катлаулы һәм авыр! Һәм мин моны аңлыйм. Мин һәркемгә рәхмәтлемен! Без, бергәләп, бу җиңел булмаган һәм озын юлны үттек.

-Көндәлек киемнәрегезне каян да булса сатып аласызмы яисә дизайнер белән тектерәсезме?

-90 процент махсус минем өчен тегелгән киемнәр. Хәтта көндәлек киемнәр дә. Эчке киемнәрдән алып пальто, туннарга кадәр. Бу – минем чирем (көлә).

-Сезнең характерда берәр нинди минус бармы?

-Бер зур минус бар! Яратсам – ныклап яратам! Бу бөтен әйбергә дә кагыла (шәхси тормыш, дуслар, коллегалар, эш һәм башкалар). Башта мин кешеләрне ярата башлыйм, үземә якынайтам, ә аннары шушы эшләрем өчен «төшә» башлый! Мин үземне тиргим, аннан соң яңадан хаталанам. Бу – бер мин генә яхшы, дигән сүз түгел. Бу – мин күпне көтәм, дигәнне аңлата! Үзем гаепле.

-Беренче эшегез нинди иде?

-16 яшьтән кибетләр рәсмиләштерә идем, чигү чигеп тә саттым, тамада булып йөрдем, банкетларда җырладым, подъездлар да юдым… Соңрак секретарь, завсклад, журналист булып, газета-журналларга рәсем ясаучы булып та эшләдем. Төрлесе булды инде…

-Сез бирер иң яхшы киңәш?

-Сиңа нәрсә кирәген беркем дә белми! Үзеңә хыянәт итмә, башка кемгәдер ярарга тырышып. Үзеңнең күңелеңне кимсетмә!

-Ничек бирешмәскә? Инде көч-хәл булмаган чакта да.

Ходай Тәгалә синең үсешеңне теләгәндә – сине өметсезлек халәтенә кадәр җиткерәчәкләр. Моңа түзәргә кирәк! Сине калтырата, чөнки тормышыңа зур бәхет бәреп керә.

-Сездә винирлармы?

-Әйе!

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinova-podezd-yuyp-akca-eslaven-kaican-kiyauga-cygacagyn-aitte-5875599

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Илсөя Бәдретдива подъездлар юдымы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җырчы Чулпан Йосыпова: «Гаилә темасы минем өчен бик авыр»
«ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап бирде.

– Сез тормыш иптәшегез белән бергә эшли идегез. Ул синең концерт директорың иде. Хәзер хәлләр үзгәрдеме?

– Хәлләр үзгәрде. Чөнки 24 сәгать минем белән бергә булу авыр икән. Мин аны болай да белә идем инде. Мин – үзенчәлекле кеше. Иҗатка башым белән кереп китәм. Эштә мин бер төрле, өйдә, хатын буларак, бөтенләй икенче кеше. Без бик каты талашкан вакытлар да булды. Шуңа утырып сөйләштек. Әйдә, син үз юлың белән бар, мин үз юлым белән барыйм, дидем. Алайса гаилә таркалырга мөмкин. Мин аны аңлыйм, ул – концерт директоры, минем ирем буларак, үзен миннән өстәрәк хис итә. Ә мин аны акрын гына төшереп куйган вакытлар да булды. Барыбер концертлар мин теләгәнчә булырга тиеш, дип уйлыйм.

– Мөнәсәбәтләрдә үпкә калмыймы соң? Барыбер бергә эшләгән кешеләр бит.

– Була, нишләп булмасын. Тормыш шундый әйбер – берничә аенда рәхәт, матур, аннары тормыш мәшәкатьләре башлана. Була төрле чаклар. Мин гел юлда, берничә көнгә, берничә атнага киткән вакытлар була. Әмма тырышабыз инде. Мин аңа кияүгә чыкканда «сәхнәдән китмим, әгәр риза буласың икән, мин дә риза» дигән идем.

– Компромисс табу кыенмыни? Хәзерге заманда һәр хатын-кызның үз урынын табасы килә. «Читлеккә япсаң», үзен бәхетсез дә тоярга мөмкин.

– Гомумән, гаилә темасы минем өчен бик авыр. Чөнки беренче гаилә белән дә авыр булды, монысы белән дә җиңел дип әйтә алмыйм. Мин иҗат өчен җаным-тәнемне бирергә әзер. Балаларны сирәк күрәм, шуңа үземне гаепле хис итәм. Әмма хәзер гаепләмәскә тырышам. Чөнки һәр кешенең үз язмышы – кемдер яхшы әни, кемдер яхшы җырчы. Мин, алар янәшәсендә булганда, бар мәхәббәтемне бирергә тырышам.

– Барысы да алар өчен эшләнә бит. Әни бәхетле булса, балалар да бәхетле.

– Менә иң матур сүзләр – әни бәхетле булса, балалар да бәхетле. Минем тормыш иптәшем белән 16 ел аерма. Ул – «почти» 50 яшькә җитеп килүче бабай. Аның тормышка карашы, балаларны тәрбияләүгә карашы башкача. Ә миңа калса, балаларны яратырга гына кирәк.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/yrcy-culpan-iosypova-gaila-temasy-minem-ocen-bik-avyr-5875484

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Җырчы Чулпан Йосыпова: «Гаилә темасы минем өчен бик авыр» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Алия Төхвәтуллинанның ире Ришат абьюзермы?
Блогер Лесная (Олеся Дмитриева) Ришат Төхвәтуллинның хатыны, җырчы Алия Төхвәтуллинадан белән интервью алган. Әңгәмәдә Алия ире, гаиләсе, социаль челтәрдәге сәер язылучылары, татар эстрадасы һәм шәхси планнары турында сөйләде.

-Ришат Төхвәтуллинга кияүгә чыкмаган булсаң, популяр булыр идеңме?

-Белмим, бәлки… Мин бит барыбер Ришатның концертларында танылдым. Язылучыларым өстәлде. Шундый ук нык популяр булмас та идем, дип уйлыйм.

-Эстрадада дус дип кемне саныйсың?

-Бик якын аралашабыз Эльмира Гыйльфанова, Гөлсирин Абдуллина, Искәндәр Вәлиев, Марат Яруллин белән.

-Мин бер артистан ишеткән идем: имештер, эстрадада дус булып булмый, чөнки анда бөтенесе дә конкурент, дип. Син килешәсеңме?

-Ул – кешедән тора. Төрле жанрда, төрле тембрлы тавышлы булу – ул бик әйбәт. Шулай булырга тиеш тә ул, миңа калса.

-Ришат кайсы өлкәдә күбрәк абьюзер: сәхнәдәме әллә өйдәме?

-Абьюзер дип әйтмәс идем. Әмма характеры… Бик таләпчән. Ул – перфекционист. Бөтен әйбер дә идеаль булырга тиеш. Гел дә идеаль түгел инде. Перфекционист булу – аның йөзе.

-Сезнең нянягыз, өй караучыгыз бармы?

-Әнием. Без аны: «Мин сиңа үзем түлим, безнең баланы карарга гына булыш», – дип, эшеннән китәргә күндердек. Чөнки без няняга ышанмыйбыз. Шуңа әнине генә чакырырга булдык.

-Бюджетыгыз уртакмы? Әллә һәркем аерым тотамы?

-Безнең ремонт барганда, акчам булса, алам да куя идем. Үзем теләгән нәрсәләргә – тырнак ясатырга, макияжга – Ришаттан сорарга кыенсынам…

-Композитор Игорь Крутой «Новая волна» фестивалендә, татар җырчылары әле чыгыш ясарга әзер түгел, дигән фикер белдерде.

-Ул бит музыкаль мәйданчыкларда безнең һәрбер популяр җырчыларның җырларын тыңлап утырмаган. Ул белми генә.

-Балагыз белән видеолар астына «күрсәтмисез» дип язалар һаман да.

-Кешеләр арасында миңа «күрсәт инде миңа гына, җибәр инде балаңны, карыйм әле Алимның йөзенә» дип язучылар бар. Сәламәт булмаган кызыксыну бу. Минем дә, Ришатның да күрсәтәсебез килми.

-Киләчәктә кайсы җиреңә пластик операция ясатачаксың?

-Әле Алимны имезәм, шуңа күрә ясатырга да ярамый.

-Күкрәкләр ясатасың килмиме соң?

-3 балабыз булса, әйе.

-Өч бала телисең?

-Телибез, әйе.

-Синең өчен эстрададагы 3 ТОП артист?

-Ришат Төхвәтуллин, Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/aliya-toxvatullina-ire-risat-turynda-abyuzer-dip-aitmas-idem-amma-xaraktery-5875431

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Алия Төхвәтуллинанның ире Ришат абьюзермы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..