Архивы Татарстан - Tatar Today - татар яңалыклары.

Яшел шпинат организмны чистарта…
Бакчада беренчеләрдән булып өлгерүче бу үсемлекнең яман шешкә каршы файдасы да бар.

Яз көне сәламәтлекне ныгыту, организмга көч туплау өчен яңа гына үсеп чыккан яшел үсемлекләрне туклану рационына күбрәк кертергә киңәш ителә. Язгы кояш җылыта башлау белән өлгерә торган яшел суган кыягы, салат, кузгалак, редиска, пекин кәбестәсе, спаржа, рәваҗ кебек үлән-яшелчәләр тәмле дә, файдалы да. Шпинат та нәкъ шундый файдалы үсемлекләр сафын тулыландыра.

Шпинат яфраклары — витаминнар һәм микроэлементлар ул! Яшел яфраклар  С, В1, В2, Е, Д, Р витаминнарына, каротинга бай, аларда аксым, тимер, фосфор һәм кальций тозлары бар. Шпинат организмнан токсиннарны һәм шлакларны чыгара, кандагы гемоглобинны нормада тотарга ярдәм итә. Яшел шпинатның яман шеш авыруларын булдырмау өчен дә файдасы зур.

Ашка әле сабакланмаган яшь үсемлек яфракларын файдаланалар. Шпинатны ашарга яңа җыелган хәлдә кулланалар, аны өзгәч озак сакларга ярамый, витаминнары югала. Яшел яфракларны салатка кушалар, кызу утта пешереп кызарталар, томалап пешерәләр, пюре һәм паста ясыйлар.

Шпинат — озын көн үсемлеге, 10-12 сәгатьле көндә аның яфраклары тизрәк үсә. Орлыклары дүрт градус  булганда шытып чыга, ә үсү өчен 15-18 градус җылылык җитә. Яшь үсемлекләр сигез градуска кадәр төшкән салкын кырауларга да чыдам. Шпинат органик матдәләргә бай, әче булмаган, дымы җитәрлек туфракларда гына яхшы үсә. Аны пленкалы корылмаларда аерым чәчеп тә, тыгызлагыч сыйфатында да үстерәләр. Үсемлекләргә иртә белән су сибәргә һәм корылманы җилләтеп торырга кирәк. Уңышын чәчәк көпшәсе барлыкка килгәнче җыялар.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2026-04-24/yashel-shpinat-organizmny-chistarta-4664081

Запись Яшел шпинат организмны чистарта… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Дилә Нигъмәтуллина: «Әле дә ышанып бетә алмыйм…»
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина куанычлы хәбәр җиткерә. Аның өчен бик тә авыр булган мәсьәлә хәл ителгән һәм ул моңа ни дәрәҗәдә шат булуын социаль челтәрләрдә сөйләде.

3 ел элек мин үземнең элекке җырларымны чыгара башлаган идем. Төп 3 җырым – «Бәллүр савыт», «Ком сәгате» һәм «Хатын-кыз бәхете» җырларыннан кала барысын да чыгардым. Чөнки әлеге җырлар минеке түгел. Аларның сүзләре – «Барс медиа» компаниясендә, ә көенә хокуклар – Оскар Усмановта. Миндә исә бу җырларны башкару хокукы гына бар иде. Ләкин мин аларны музыкаль мәйданчыкларга чыгару, тамашачыма тыңлату теләге белән яндым.

Әле дә ышанып бетә алмыйм, инде барлык документларга да кул куелган. Тиздән барлык җырларым да музыкаль мәйданнарда чыгачак. Әлеге күз яшьләре – шатлык күз яшьләре. Бу аңлашылмаучанлыклар башлангач, миңа бик авыр булды. Барысы да Оскар Усманов тырышлыгы белән генә хәл ителде. Әлеге искиткеч композитор, бөек шәхескә рәхмәтләрем әйтеп бетергесез. Ул принципларын читкә куеп, үзе өчен бер дә файдалы булмаган вариантны сайлады. Безнең татар эстрадасы хакына эшләде ул моны.

Мин бу мәсәләнең бернинди гаугасыз, судларсыз, негативсыз хәл ителүенә аеруча шатланам. Дөрес, минем дә гаделсезлеккә әрнеп, барысын да киң җәмәгатьчелеккә чыгарасы килгән вакытларым булды. Әмма сабырлыгым җитте һәм мин бу ситуацияне җибәрдем. Аллаһка шөкер, барысы да үзеннән үзе хәл ителде, – дип аңлатты Дилә бу хакта.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/dila-nigmatullina-ale-da-ysanyp-beta-almyim-bu-satlyk-kuz-yaslare-5879205

Запись Дилә Нигъмәтуллина: «Әле дә ышанып бетә алмыйм…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Лилия Муллагалиева соңгы яңалыклары белән уртаклашты
Ул ябыгу һәм төрле авыруларны дәвалау белән шөгыльләнүче үзәккә килгән.

«Мин бу үзәкнең барлыгын белгәч тә килермен дигән идем, әмма, үзегез беләсез, хатын-кызның үзенә вакыты җитми. Көндәлек эш, гаилә, иҗат, балалар… Төрле сәбәпләр чыгып кына тора. Инде Аллаһка тапшырып, бүген мин монда.

Монда кемдер – ябыгыр, кемдер – төрле авырулардан арыну, сәламәтлеген ныгыту, кемдер депрессиядән чыгар өчен, ә кемдер хәтта балага узар алдыннан чистарынырга килә. Мин үзем чистарынырга, ябыгырга, сәламәтлегемне ныгытырга килдем.

Биредә яшәү рәвешен үзгәртү, ач тору ярдәмендә сәламәтлекне яхшырту ысулларына өйрәләр. 3, 6, 10, 14 көнгә килүчеләр бар. Мин 6 көнгә килдем», – дип сөйли ул үзенең әлеге карары хакында.

Артист үзенең сәхифәсендә көндәлек режимы һәм хәлләре турында сөйләп бара. Җырчы 3 көндә 3 килограмм авырлыгын ташларга өлгергән дә инде.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/inde-3-kilogramm-liliya-mullagalieva-ac-toryp-yabygu-uzagena-kilgan-5879161

Запись Лилия Муллагалиева соңгы яңалыклары белән уртаклашты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Без сине көтәбез”
Инзилә Юлъякшина шатлыгы белән уртаклаша

«Мин беренче тапкыр апа булам. Бу ниндидер өр-яңа һәм бик нәфис хис. Без сине көтәбез», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Баксаң, аның абыйсы белән җиңгәсе әти-әни булырга җыена икән.

Аңа язылучылар Радик белән корган матур гаиләсенең дә ишәюен тели.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2026-04-29/bez-sine-k-t-bez-4669439

Запись “Без сине көтәбез” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Майда нинди үзгәрешләр көтелә?
Пособие алучы гаиләләр саны арта, автомәктәпләр рейтингы төзелә, баллы ризыкның сыйфаты яхшыра. Май үзгәрешләрен тәкъдим итәбез.

– Айлык кереме төбәктәге яшәү минимумыннан бераз гына артып киткән күпбалалы гаиләләр алга таба да Бердәм пособие алуны дәвам итәчәк. Яңа закон 22 майдан үз көченә керәчәк. Билгеле булганча, бала тапкан һәм тәрбияләгән өчен бердәм пособие җан башына туры килгән айлык кереме төбәктәге яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә билгеләнә. Моңа кадәр керемнәре әлеге күрсәткечтән аз гына булса да артып киткән гаиләләр ярдәм алу хокукыннан мәхрүм ителде. Алга таба күпбалалы гаиләләрнең айлык керемнәре төбәктәге яшәү минимумыннан 10 процентка кадәр арткан очракта да пособие алу мөмкинлеге сакланып калачак.

– Илдә автомәктәпләр рейтингы төзеләчәк. Законга кергән үзгәрешләр нигезендә теге яки бу уку йортының уңышлары турында Дәүләт автоинспекциясе сайтыннан карарга мөмкин булачак. Биредә автомәктәптә укыган ничә кеше беренче тапкырдан имтихан тапшыруы, «права» алучылар арасында соңгы ике елда ничә кеше юл һәлакәтенә эләгүе турындагы мәгълүмат та булачак. Интернетта рейтинг елга бер тапкыр яңартылачак дип фаразлана. Хәзерге вакытта бу хактагы карар Эчке эшләр министрлыгында тикшерү уза. Аннан аңлашылганча, мәгълүмат һәр елның 15 февраленнән дә соңга калмыйча басылырга тиеш. Димәк, тәүге исемлек киләсе ел башында игълан ителәчәк.

– 1 майдан баллы һәм кондитер ризыкларын мәҗбүри маркировкалауга бәйле таләпләр үз көченә керә. Яңалык торт, рулет, круассан кебек аерым капларда сатыла торган тәм-томнарга да кагылачак. Билгеле булганча, бу елның мартында печенье, вафли, мармелад, зефир кебек кондитер ризыкларын мәҗбүри маркировкалый башлаганнар иде инде. Хәзергесе тагын да күбрәк товар төрләрен колачлаячак. Маркировкалау законсыз продукциягә, шулай ук тармакта үтә күренмәлелекне тәэмин итү өчен кирәк. Товарның сыйфаты да яхшырачак, ди яңалыкны тәкъдим итүчеләр.

– Биологик актив матдәләрнең (БАД) сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген тикшерүгә бәйле таләпләр көчәячәк. Шул исәптән җитештерүченең БАДны дәүләт теркәве турындагы гамәлдәге таныклыгы булу-булмавын, лабораториядә үткәрелгән тикшерүләр нигезендә БАДның расланган куркынычсызлык күрсәткечләренә туры килүен, шулай ук составын игътибар үзәгенә алачаклар. Нәтиҗәлелекне исә алдан үткәрелгән тикшерүләр нигезендә ачыкларга исәплиләр.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/maida-nindi-uzgareslar-kotela-1777384563-114675

Запись Майда нинди үзгәрешләр көтелә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Май бәйрәмнәрендә һава торышы нинди булачак?
Якындагы берничә тәүлектә Россиянең үзәк өлешендәге төбәкләрдә атмосфера басымы арту яңгыр һәм җепшек карның кимүенә китерәчәк.

“Метео” фараз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов  “Абзац” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Чәршәмбегә явым-төшем нык кимеп, урыны белән генә көтелә. Сишәмбедә җил асылда туктаячак инде”, – дип билгеләп үткән белгеч.  Ул шулай ук атна урталарына кадәр һава температурасының түбән –төнлә 0 градус, көндез +4 градус чамасы булачагын билгеләп үткән.

Пәнҗешәмбедән җылыта башлый, ә май бәйрәмнәрендә тагын да җылырак булачак, дигән синоптик. “1 майдан явым-төшем урыны белән генә сакланып калачак, ә һава температурасы +10 градуска кадәр күтәреләчәк. Ә инде киләсе озын ялларда – 9-11 майда 12-17 градуслы май җылысы килү көтелә”, – дип йомгак ясаган сүзенә Шувалов.

Исегезгә төшерәбез: Казанның кайбер районнарында көчле җил агачларны аударган, электр чыбыкларына зыян салган. Социаль челтәрләрдә дә агачларның автомобильләргә авуы турында хәбәр итәләр.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/sinoptik-mai-bairamnarenda-hava-torysy-nindi-bulacagyn-aitte-114648

Запись Май бәйрәмнәрендә һава торышы нинди булачак? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә күңелсез хәл килеп чыккан
Ришат Төхвәтуллинның хатыны Алия Төхвәтуллина улы белән хастаханәгә эләккән.

«Барыгызга да сәлам. Күпләр безне югалтты. Без бераз чирләдек, Алим белән хастаханәдә ятабыз. Нечкәлекләргә биреләсем килми, инде терелеп киләбез. Киләсе атнада өйгә чыгарбыз, дип өметләнәм, – дигән ул.

Күптән түгел генә җырчы социаль челтәрләрдә сөенечле яңалыклары – икенче бәби көтүләре хакында хәбәр иткән иде.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/risat-toxvatullinnar-gailasenda-kunelsez-xal-kilep-cykkan-114644

Запись Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә күңелсез хәл килеп чыккан впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ни өчен бала еш авырый?
Психологлар 12 яшьлек 451 баланың әти-әнисе белән үзара бәйләнешен өйрәнгән.

Күзәтүләр балага 20 яшь тул­ганчы алып барылган.

Галимнәр, бала әти-әнисе тарафыннан тупаслык тою аркасында даими стресс кичерә, еш авырый, дигән нәтиҗәгә килгән. Бу гормональ фон бозылуга, йөрәк-кан тамырлары активлыгының кимүенә һәм ялкынсыну процесслары, вируслы авырулар ешаюга китерә. Кыскасы, кырыс әти-әниләрнең балалары ешрак авырый, дигән нәтиҗәгә килгән белгечләр.

Галимнәр белдерүенчә, үзләре балачакта рәхимсезлек тоеп үскән кешеләр үз балаларын да шул ук ысул белән тәрбияләргә тырыша. Психологлар балаларны тәрбияләү алымнарын үзгәртү һәм гаиләдәге яхшы мөнәсәбәтләрнең аларны укуга, спортка, уңышка  дәртләндерүе турында күптән сөйли.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/iskra/2026-04-27/ni-chen-bala-esh-avyryy-4666600

Запись Ни өчен бала еш авырый? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөлназ Асаева хейтерларына мөрәҗәгать иткән
Аларның әче комментарийлары аның җанына тигән.

Җырчы социаль челтәрдә үзенең оркестр белән ничек җырлавы турында видеоязма урнаштыруын һәм шәрехләр укырга карар кылуын сөйли. Гөлназны кайбер язылучыларының аңа әшәке сүзләр язуы борчыган.

Шуннан соң ул социаль челтәрләрдә мыскыллаулар язучыларга мөрәҗәгать итте:

“Кайчаннан бирле хейтерлар үзләрен билгеле кешеләрне мыскыл итәргә хокуклы дип уйлый башлады? Блогерларның һәм артистларның йөрәге юкмы? Аларга да авыр. Кайвакыт шулай була, комментарийлар укыйсың һәм аннары төн буе елыйсың…” — ди артистка.

Гомумән, шәрехләрне укымавың хәерлерәк, дип язучылар бар аңа. Килешәсезме?

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2026-04-27/artistlarny-y-r-ge-yukmy-ll-4666078

Запись Гөлназ Асаева хейтерларына мөрәҗәгать иткән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бу хәлләр нык тетрәндерә”
Данир Сабиров хатыны Миләүшә белән «Кеше приюты»нда булган.

Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде. Артист азык-төлек алып килгән, «приют»ка килгән яки анда яшәүче кешеләрнең тарихларын тыңлаган, волонтер булып, мохтаҗларга кайнар аш ашаткан һәм аларга үзенең җырларын җырлаган.

-Без монда беренче тапкыр гына түгел инде. Монда әни белән балаларым да булды, ә мин үзем беренче тапкыр. Без ризык тараттык, һәм аларның рәхмәтле булуы шундый энергия һәм шатлык китерә. Шундый тарих ишеттем: бер чиновникның әтисе дә монда икән. Акча мәсьәләсендә аның барысы да яхшы, үз йорты бар, тик аңа аралашу җитмәгән. Шуны онытмагыз: акча гына түгел, әти-әниләребезгә һәм балаларыбызга аралашу да, игътибар да кирәк, – ди Данир Сабиров.

Алар сиңа чын күңелдән “рәхмәт” диләр. Чынлыкта бу авыр. Мин монда озак тора алмас идем, чөнки мондый хәлләр нык тетрәндерә. Аллаһ сакласын, син яратып үстергән, тәрбияләгән балаларың шундый авыр тормыш хәлендә калмасын, – ди Миләүшә Сабирова.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2026-04-26/bu-h-ll-r-nyk-tetr-nder-4665572

Запись “Бу хәлләр нык тетрәндерә” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..