Архивы аяныч - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Өч баласы һәм иренең утта януын күреп, Вероника ничек түзде икән?»
Башкортстан республикасының Бөре районы Үгез авылында бүген төнлә гаять зур фаҗига була. Садретдиновларның агач йортында янгын чыгып, 9 кеше күмергә әйләнә.  //Интертат//

Араларында 5 бала да бар. “Кызыл әтәч”тән бары тик ике хатын-кыз гына чыгып котыла ала.

– Бик зур фаҗига бу, без әле дә шок хәлендә, – ди Урыс авыл җирлеге башлыгы Рәзиф Рахматуллин. – Безгә икеләтә, йөзләтә авыр, чөнки әлеге фаҗига хезмәттәшебез, авыл җирлегендә идарәче булып эшләүче Вероника Садретдинова гаиләсендә килеп чыкты. Шундый, әйбәт, тәртипле гаилә. Гаилә башлыгы Рамил вахта режимы белән кайтып-китеп эшли. Өч балалары бар: Рәзил, Виктория, Арслан. Икесе – мәктәп укучысы, иң кечкенәсенә өч яшь иде.

Садретдиновларда күңелле чор: Мәскәү өлкәсеннән кунаклар кайткан мәл. Алар авылда ике атна чамасы торырга өлгерә. Әмма бу аларның кече ватаннарына соңгы тапкыр кайтуы була. Янгын телләре дүрт кунакның да гомерен өзә.

Хуҗабикә Вероника ханым белән каенанасы Фатыйма апа гына тәрәзәдән сикереп чыга. Ә калганнар исә йоклаган җирдән, уянырга да өлгермичә тереләй утта яна.

– Өч баласы һәм иренең утта януын күреп, Вероника ничек түзде икән? Иң авыры аңа инде… Миңа янгын турында төнге 3нче яртылар тирәсендә шалтыраттылар. Өйләре зур иде: шыгырдаган агачтан. Мизгел эчендә янып бетте. Бик авыр хәл. Әле ышанып та булмый. Тулы бер гаилә күз алдыңда юкка чыксын әле. Вероника бик шат күңелле, ярдәмчел ханым. Күңеле нидер сизенгән дип әйтә алмыйм. Гаиләсез калырмын дип кем уйласын? Гел яхшы кәефтә йөрде, ирен, балаларын үлеп яратты, – диде авыл җирлеге башлыгы.

Рамил белән Верониканың ике баласы әле башлангыч сыйныфларда гына укыган. Берсе – икедә, икенчесе өченче класста. Боларны Үгез авылы мәктәбеннән әйттеләр.

– Директор да, аның урынбасары да мәктәптә түгел, алар районга Мәгариф идарәсенә китте, – диде телефон трубкасын алган ханым җавапка. – Бу гаилә турында бернинди дә начар сүз әйтеп булмый. Фатыйма апа – гомере буе алдынгы савымчы булды. 5 бала тәрбияләп үстерде. Балалары барысы да әйбәт укыды, һәрьяктан үрнәк булдылар, өчесе – көмеш медаль иясе. Әти-әниләр комитетын башта Фатыйма апа җитәкләде, аннан бу вазыйфа килене Вероникага калды. Рамил – Фатыйма апаның төпчек улы. Бик җаваплы, тырыш, уңган булган ир. Тапкан һәр тиенгә өй ремонтладылар, матурайттылар. Авыл халкы бит инде ул арзанлы материал ала, менә шул бәлага китерде микән инде? Белмим, күз алдында шундый зур гаиләнең юкка чыгуына ышанып булмый. Мәскәүдән дә кызлары (ул да көмеш медаль иясе) ике баласы белән әйтерсең үлемен эзләп кайткан…

7 августка каршы төндә, 00:24 сәгатьтә чыккан һәм тугыз кешенең үлеменә китергән янгынга электрүткәргечләрнең төзек булмавы сәбәп булырга мөмкин. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарә җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Светлана Абрамова җиткерде, дип яза “ТАСС” агентлыгы. Россия Федерациясе Җинаять кодексы 109нчы маддәсе 3нче бүлеге (“Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеме) буенча җинаять эше кузгатылган.

Чулпан ШАКИРОВА

Запись «Өч баласы һәм иренең утта януын күреп, Вероника ничек түзде икән?» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Минем бу җирдә яшисем килми… Шул кадәр туйдым бу дөньядан…»
Әлеге фаҗигаи сүзләрне ишетү – бүгенге көннең, яшәешебезнең иң аяныч, көнүзәк мәсьәләсенә әйләнеп бара, кызганыч. Психикасы ныгып та җитмәгән балаларны ОГЭ, ЕГЭ өрәкләре менә шундый куркыныч фикерләргә этәрә, упкын читенә әйди. Балаларның массакүләм үз-үзләренә кул салуына хөкүмәт тә бүген никтер күз йома, мәсьәләне уңай якка хәл итүнең юнәлешләрен эзләми төсле. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә, хәтта әби-бабайлар да хәсрәт утында яна бүген. Көннән-көн катлаулана барган мәгариф системасы балалардан роботлар ясарга омтыла, аларның балачагын урлый. Матур сүзләр сөйләп, үз ялганыбызга үзебез ышанып яшәүдән кемгә ни файда соң, әйтегезче миңа?!  //Безнең гәҗит//

Ике бала анасы буларак, әлеге проблемалар чоңгылы уртасында калып, йөрәгемә урын таба алмаганнан язам әлеге юлларны. Юк, балаларым начар укымый минем! Бу хакта горурланып әйтә алам. Икесе дә «4»ле, »5»ле билгеләренә өлгереп баралар, Аллага шөкер! Укыткан мөгаллимнәре хакында да бары тик яхшы фикерләр генә әйтә алам. Чөнки бу билгеләрдә аларның да, без- ата-аналарның да тырыш хезмәт нәтиҗәсе чагыла.

Әмма, әлеге дә баягы, шул котны очырган, төн йокыларын качырган кырыс таләпле имтиханнар барыбызны да авыруга әйләндереп бетерә ич инде…

Җәйнең беренче көнендә балаларны яклау көне билгеләп үтелде. Бүген исә ай бетәргә дә санаулы гына көннәр калып бара. Безнең балалар күрдеме соң ул җәйне? Юк!!! Көне-төне имтиханга әзерлек, компьютер, интернеттан бушый алмый алар. Чөнки мәгариф шуны таләп итә… Шушы урында миңа сорау бирүчеләр табылыр: «Ник соң, балаң яхшы укыгач, имтиханы өчен кайгырасың?» – диярләр. Кайгырам, чөнки үзе яратып укыган, теләп сайлаган фәннән биргән имтихан билгесеннән ул канәгать түгел. Тиешле балларны җыю өчен йә син профессор, йә галим булырга тиеш. Бала барлык сорауларга төгәл җавап бирә алмасын өчен, буталчыклап, махсус эшләнгән төсле тоелды бу миңа. Ә бит, югыйсә, төп фәннәрдән бик яхшы билгесенә бирде балам имтиханнарын. Акланмаган өметләрне аклау ниятеннән, Казанга апелляциягә бирергә киңәш иттеләр. Апелляция дигән сүзне элек судларда гына була, дип ишетеп белә идем. Башыңа төшкәч, башмакчы буласың, диләр! Әйтерсең бала ниндидер җинаять эшләгән дә (Алла сакласын!), шуннан аклау эзләп йөри… Уйлап карасаң, адәм хурлыгы ич бу!

Казанда күргәннәр исә үзе бер мәхшәр. Төрле районнардан кайсы укытучысы, кайсы әти-әнисе белән килгән, йә имтиханын бирә алмаган, йә яхшырак билгегә өметләнгән балаларның исәбе-хисабы юк. Шундагы берничә әни кеше авызыннан: «Балам үз-үзенә кул салырга теләде, көчкә тынычландырдык…» дигәнен ишетеп, имәнеп киттем. Ә бер әти исә: «Кабат биреп тә, бирә алмаса, бәреп үтерәм…» дигәч, чәчләрем үрә торды. Йа Аллам, үзең саклый күр без бәндәләреңне мондый гөнаһлардан… Укырга теләге булган балаларның да канатын каера түгелме соң бу җәмгыять?!

Казан безнең өметләрне акламады. Җилкәсенә җиткән чәчен керешкә төйнәп куйган эксперт урыс агае баланың имтихандагы эшен ачып, кабат күзәтү ясагандай итте дә, безгә мыскыллы караш ташлап, кабат биреләчәк имтиханга үзенчә уңышлар теләде. Рәхмәт, агай! Әлбәттә, без туктап калмаячакбыз! Үзебез теләгән билгене алырга, балларны җыярга тырышачакбыз. Әмма мин бер нәрсәне аңламадым: ник шул кадәр ерак чакрымнар үтеп, безне килеп торырга мәҗбүр итәргә иде соң?

Баламның шушы имтихан алдыннан кан басымы күтәрелеп, борыны канаган иде .Үзем аны тынычландырам, үзем йөрәк даруы ашыйм. Әтисе дә сиздермәскә тырыша, тик борчылуы йөзенә чыккан. Ә имтихан бирергә керер алдыннан металл тикшергеч аша үтеп, камера астында утырган бала ниләр кичергән дип уйлыйсыз? «Әни, белгәннәремне дә оныттым, каушадым, хурлык бит бу…» – дип, балам күзләрен яшерә. Ә мин исә хисләремне тыярга тырышып: «Улым, аяк-кулларың йөри, күзләрең күрә, колагың ишетә, башың эшли. Иң мөһиме – сәламәт бул! Син үзең генә түгел, әтиең, мин, әбиең, апаең бар. Бергә булганда, без мондый гына борчуларны, һичшиксез, җиңәрбез!» – дип, аны тынычландырган булам. Нишлисең бит, яши-яши психологка да әйләнәсең икән.

Хөрмәтле әти-әниләр! Сезгә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: үз балаларыбызга авыр вакытта терәк булыйк. Аларның нечкә күңелен тагын да яраламыйк. Бу катлаулы дөньяда аларның очар канатларын каерырга, байга, ярлыга аерырга беркемгә дә юл куймыйк! Алда аларны тагын да мөһимрәк тормыш имтиханы көткәнен онытмыйк. Бергәләп яклыйк, саклыйк бәгырь җимешләребезне!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Запись «Минем бу җирдә яшисем килми… Шул кадәр туйдым бу дөньядан…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..