«Минем бу җирдә яшисем килми… Шул кадәр туйдым бу дөньядан…»

-- Чулпан

Әлеге фаҗигаи сүзләрне ишетү – бүгенге көннең, яшәешебезнең иң аяныч, көнүзәк мәсьәләсенә әйләнеп бара, кызганыч. Психикасы ныгып та җитмәгән балаларны ОГЭ, ЕГЭ өрәкләре менә шундый куркыныч фикерләргә этәрә, упкын читенә әйди. Балаларның массакүләм үз-үзләренә кул салуына хөкүмәт тә бүген никтер күз йома, мәсьәләне уңай якка хәл итүнең юнәлешләрен эзләми төсле. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә, хәтта әби-бабайлар да хәсрәт утында яна бүген. Көннән-көн катлаулана барган мәгариф системасы балалардан роботлар ясарга омтыла, аларның балачагын урлый. Матур сүзләр сөйләп, үз ялганыбызга үзебез ышанып яшәүдән кемгә ни файда соң, әйтегезче миңа?!  //Безнең гәҗит//

Ике бала анасы буларак, әлеге проблемалар чоңгылы уртасында калып, йөрәгемә урын таба алмаганнан язам әлеге юлларны. Юк, балаларым начар укымый минем! Бу хакта горурланып әйтә алам. Икесе дә «4»ле, »5»ле билгеләренә өлгереп баралар, Аллага шөкер! Укыткан мөгаллимнәре хакында да бары тик яхшы фикерләр генә әйтә алам. Чөнки бу билгеләрдә аларның да, без- ата-аналарның да тырыш хезмәт нәтиҗәсе чагыла.

Әмма, әлеге дә баягы, шул котны очырган, төн йокыларын качырган кырыс таләпле имтиханнар барыбызны да авыруга әйләндереп бетерә ич инде…

Җәйнең беренче көнендә балаларны яклау көне билгеләп үтелде. Бүген исә ай бетәргә дә санаулы гына көннәр калып бара. Безнең балалар күрдеме соң ул җәйне? Юк!!! Көне-төне имтиханга әзерлек, компьютер, интернеттан бушый алмый алар. Чөнки мәгариф шуны таләп итә… Шушы урында миңа сорау бирүчеләр табылыр: «Ник соң, балаң яхшы укыгач, имтиханы өчен кайгырасың?» – диярләр. Кайгырам, чөнки үзе яратып укыган, теләп сайлаган фәннән биргән имтихан билгесеннән ул канәгать түгел. Тиешле балларны җыю өчен йә син профессор, йә галим булырга тиеш. Бала барлык сорауларга төгәл җавап бирә алмасын өчен, буталчыклап, махсус эшләнгән төсле тоелды бу миңа. Ә бит, югыйсә, төп фәннәрдән бик яхшы билгесенә бирде балам имтиханнарын. Акланмаган өметләрне аклау ниятеннән, Казанга апелляциягә бирергә киңәш иттеләр. Апелляция дигән сүзне элек судларда гына була, дип ишетеп белә идем. Башыңа төшкәч, башмакчы буласың, диләр! Әйтерсең бала ниндидер җинаять эшләгән дә (Алла сакласын!), шуннан аклау эзләп йөри… Уйлап карасаң, адәм хурлыгы ич бу!

Казанда күргәннәр исә үзе бер мәхшәр. Төрле районнардан кайсы укытучысы, кайсы әти-әнисе белән килгән, йә имтиханын бирә алмаган, йә яхшырак билгегә өметләнгән балаларның исәбе-хисабы юк. Шундагы берничә әни кеше авызыннан: «Балам үз-үзенә кул салырга теләде, көчкә тынычландырдык…» дигәнен ишетеп, имәнеп киттем. Ә бер әти исә: «Кабат биреп тә, бирә алмаса, бәреп үтерәм…» дигәч, чәчләрем үрә торды. Йа Аллам, үзең саклый күр без бәндәләреңне мондый гөнаһлардан… Укырга теләге булган балаларның да канатын каера түгелме соң бу җәмгыять?!

Казан безнең өметләрне акламады. Җилкәсенә җиткән чәчен керешкә төйнәп куйган эксперт урыс агае баланың имтихандагы эшен ачып, кабат күзәтү ясагандай итте дә, безгә мыскыллы караш ташлап, кабат биреләчәк имтиханга үзенчә уңышлар теләде. Рәхмәт, агай! Әлбәттә, без туктап калмаячакбыз! Үзебез теләгән билгене алырга, балларны җыярга тырышачакбыз. Әмма мин бер нәрсәне аңламадым: ник шул кадәр ерак чакрымнар үтеп, безне килеп торырга мәҗбүр итәргә иде соң?

Баламның шушы имтихан алдыннан кан басымы күтәрелеп, борыны канаган иде .Үзем аны тынычландырам, үзем йөрәк даруы ашыйм. Әтисе дә сиздермәскә тырыша, тик борчылуы йөзенә чыккан. Ә имтихан бирергә керер алдыннан металл тикшергеч аша үтеп, камера астында утырган бала ниләр кичергән дип уйлыйсыз? «Әни, белгәннәремне дә оныттым, каушадым, хурлык бит бу…» – дип, балам күзләрен яшерә. Ә мин исә хисләремне тыярга тырышып: «Улым, аяк-кулларың йөри, күзләрең күрә, колагың ишетә, башың эшли. Иң мөһиме – сәламәт бул! Син үзең генә түгел, әтиең, мин, әбиең, апаең бар. Бергә булганда, без мондый гына борчуларны, һичшиксез, җиңәрбез!» – дип, аны тынычландырган булам. Нишлисең бит, яши-яши психологка да әйләнәсең икән.

Хөрмәтле әти-әниләр! Сезгә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: үз балаларыбызга авыр вакытта терәк булыйк. Аларның нечкә күңелен тагын да яраламыйк. Бу катлаулы дөньяда аларның очар канатларын каерырга, байга, ярлыга аерырга беркемгә дә юл куймыйк! Алда аларны тагын да мөһимрәк тормыш имтиханы көткәнен онытмыйк. Бергәләп яклыйк, саклыйк бәгырь җимешләребезне!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Бәйле