Архивы Гамил Әсхәдулла - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Мунча ташы”ндагы үзгәрешләр, Ульяна Князева китүен театр җитәкчесе Гамил Әсхәдулла ничек аңлата [видео]
// Татар Тудей // Татар Бүген // Рөстәм Исхакый / 2020 елда төшерелгән әңгәмә/

2020 нче елның 1 апреле – “Мунча Ташы”на 40 яшь тулган көн. Бу үңайдан без сезгә театрның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла белән интервью тәкъдим итәбез. Ул “Мунча Ташы”ның тарихы, театырда нинди үзгәрешләр булачагын һәм күп кенә башка кызыклы моментлар турында сөйләп үтте. Шулай ук Ульяна Князева нигә китә, татар җырчылары талашы Мунча Ташында буламы дигән сорауларга җавап бирде.

Запись “Мунча ташы”ндагы үзгәрешләр, Ульяна Князева китүен театр җитәкчесе Гамил Әсхәдулла ничек аңлата [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гамил Әсхәдулла яңа программалары турында: «Үзгәреш юк, яңалык җитәрлек»
«Мунча ташы» 14–23 февральдә «Мунча ташы» татар халык эстрада театры Казан тамашачысына «Кырыкта да кызыкта» дип исемләнгән яңа программасын тәкъдим итәчәк. Тамашачы күңелен гел көтелмәгән образлар белән беррәттән, халык яратып өлгергәннәре дә  күрәчәк, дип программаның серләре белән уртаклашты театр җитәкчесе Гамил Әсхәдулла.

– Быел да үзебезнең стильгә тугры калачакбыз. Аяк астында яткан көндәлек проблемалар юмор призмасы аша күрсәтеләчәк. Аеруча ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә басым ясадык. Ел саен, мәзәкләребез, миниатюраларыбыз халыкка аңлаешлы булсын, дип тырышабыз. Кыскасы, глобаль үзгәрешләр булмаса да, яңалыклар җитәрлек, – ди Гамил абый.

«Мунча ташы»на килгән тамашачының: «Бу сезон узган елгысыннан уңышлырак булды», – дип кайтып китүен искәртте театр җитәкчесе. Тамашаларын даими карап баручылар фикере бу. Билгеле, тәнкыйтьсез дә булмаган инде. Бөтен тамашачыга да ошап бетеп булмый, һәркем юморны үзенчә аңлый, ә кемдер, гомумән, аңламый бит. Гамил абый әнә шул фикердә.

Быел исә «Мунча ташы» тамашачысын юморлы музыкаль номерлар белән шаккатырмакчы була. Популяр музыкантлар катнашуы турында да әйтте Гамил Әсхәдулла:

– Монысы сюрпризларның берсе булачак. Кемнәр икәнен тамашага килгәч белерсез. Моннан тыш, Рамил Әсхәдуллин да үз җырларын бүләк итәчәк.

Сүз уңаеннан, «Мунча ташы» эстрада театры быел эшчәнлегенең 40 еллыгын билгеләп үтә. Шушы еллар эчендә халык мәхәббәтен яулый алган образлар быелгы программада да чыгыш ясаячак. Актерлар составында үзгәрешләр булмаса да, күпләрен бөтенләй көтелмәгән рольләрдә күреп булачак. Киемнәр һәм декорациягә дә басым көчле быел, ди театр җитәкчесе.

Тагын бер яңалык – яшь чикләвенең үзгәрүе. Быел ул 6+ булачак, дип сөйләде Гамил абый:

– Безнең тамашаларга балалар бик еш йөри. Быел моны да игътибарга алырга булдык һәм яшь чикләвен үзгәрттек. Билгеле, миниатюралар язганда бу исәпкә алынды.

Яңа программаның барлык серләрен дә чишмәде Гамил абый. Көндәлек ыгы-зыгыдан ял итәргә теләүчеләрне көтеп калабыз, дип кенә өстәде.

Лилия Гыймазова

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Гамил Әсхәдулла яңа программалары турында: «Үзгәреш юк, яңалык җитәрлек» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Салават-Җәвит” җиләк кыйссасына “Мунча ташы”ннан Гамил Әсхәдулла да кушылды
// Tatar today //

“Мунча ташы” эстрада театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла кызыклы видео төшереп, үзенең инстаграм битенә урнаштырган. Ул анда Җәвит Шакировны үзе янына җиләк җыярга чакыра. “Бергә җыябыз җиләкне, үзең җыйган тәмлерәк тә була” – ди ул.

“Бу видеоны Җәвиткә курсәтергә кирәк! Җиләксез кала бит инде. Салават башлы ул. Ник шул кадәр җиләк сатып ала дисезме? Киләсе елга җиләк, гөмбә җыйганга депутатлар салым түләтмәкче икән. Аннан гыйнвардагы юбилеена кайнатма ясап куймакчы бугай,” – дип тә өстәп куя Гамил Әсхәдулла.

https://www.instagram.com/p/BznKpuZBMyS/?utm_source=ig_web_copy_link

Мәгълүмат Гамил Әсхәдулланың инстаграм битеннән

Запись “Салават-Җәвит” җиләк кыйссасына “Мунча ташы”ннан Гамил Әсхәдулла да кушылды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гамил Әсхәдулла “Мунча ташы халыкны бозып бетерде” дигәнгә ни дип җаваплый? – Акчарлак
“Мунча ташы”на икенче елга 39 яшь тула. Ярты гасырны диярлек йомарлаган вакыт. “Мунча ташы” дигәч, үземнең Шамил бабай искә төшә. Гел җитди кыяфәттә йөргән кеше – видеомагнитофон авызына шушы исемдәге видеокасетаның кереп җайлашуы була, бабайның авызы ерыла.

Авызында бердәнбер көмешсу төсендәге тешен күрсәтеп, кет-кет килеп, сәгатьләр буе көлеп утырыр иде. Аңа кушылып без дә көләбез. Әле безнең борын асты да кипмәгән, күп мәзәкләрне аңлап та бетермибез. Әмма барыбер кызык, рәхәт. Бабай булып бабай көлгәч инде! Гаиләгә бүтән белән чагыштырып булмый торган нур кисәген алып керә иде “Мунча ташы” тамашалары.

– “Атасының суйган үгез акчасына күлмәк, аппаратура алып, дөньяга чыгып киткән егетләр алар”. Безгә беркем дә акча бирмәде. Чыгарып җибәрделәр, тышауланган ат кебек чабабыз да чабабыз. Артык нык чабып та булмый. Кемдер тышавын ычкындырып чаба. Алар ныграк элдерә, билгеле. Тик андыйлар егылсалар, нык егылалар – анысы да бар.

– Кем ашыкмыйча гына яши бүген?

– Затлы җырчыларыбыз бар. Алар менә ашыкмыйча, ипләп кенә баралар. Безнең буын, мисал өчен: Салаватның иҗатын яратам, Габделфәтнең җырлавы ошый. Алар менә бик ашкынмый. Ипләп кенә эшлиләр.

– Халыкны бозып бетерделәр диләрме?

– Без халыкны бозмыйбыз. Безнең бөтенләй икенче жанр – эстрада театры. Без кешене ял итәргә, көләргә, күңел ачарга чакырабыз. Тәрбия бирү, акыл өйрәтү дигәндә, без фәкать тормыштагы проблемаларны көлкеле формада күрсәтәбез. Чынбарлыкны юмор призмасы аша күреп, кеше шуннан үзе тәрбияләнә. Болай сөйләп утырганчы, уйнап күрсәтеп, кешегә ныграк барып җитә. Безнең миссия шул. Сәхнәдә концерт түгел, туй ясаучылар да бар: биетәләр, җырлаталар. Банкет ясап остарган җырчыларга тартыла халык. Кеше шулай ял итә, шуннан җан азыгы эзли. Андый артистларны начар яки әйбәт дип әйтмим.

Акчарлактан

Фото: https://vk.com

Запись Гамил Әсхәдулла “Мунча ташы халыкны бозып бетерде” дигәнгә ни дип җаваплый? – Акчарлак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мунча ташы” милли фильм төшерә: Салават Фәтхетдинов актер булган, Тямаевны шофер итмәкче
Бүгенге халәтебезгә туры килгән иң милли киноны, гафу итегез… “Мунча ташы” төшереп ята. Ул “Яу” дип атала һәм әлегә ул тулысынча эшләнеп бетмәсә дә, авторлары аны Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә тәкъдим иттеләр. Фильм тамашачыга Милли бәйге кысаларында күрсәтелде – кинофестиваль кинозалларының берсендә премьера алды күрсәтүе буларак тәкъдим ителде.

“Яу” – тарихи фильмнарга да, милли кинематографиягә дә, гомумән, бүгенге тормышыбызга да пародия. Карикатура. Үзен кинофестиваль фильмнары карарга яралган затлы тамашачы дип санаган кешеләр бу фильм барганда кинозалдан чыгып киттеләр.

“Яу” комедиясенең режиссеры – Айдар Габдрахманов. Идея һәм сценарий авторы – Альберт Шакиров. Продюсерлары – Рәис Шәйхетдинов, Альберт Шакиров. Фильмның башлангыч бюджеты 6 миллион булган. Төп-төгәл саннар билгесез.

Фильмда эстрада һәм драма артистлары төшкән. Аерым алганда, төп рольләрне “Мунча ташы” артистлары тулы составта башкара. Ни өчен “Мунча ташы”мы? Идея авторы Альберт Шакиров фильмның төп тамашачысы итеп “Мунча ташы” аудиториясен күзаллый. Фильм прокатка чыгып, кинозалларына татар юморын яратучыларны җыячак һәм теге 6 миллионны кайтарып кына калмыйча, продюсерларга акча эшләргә дә мөмкинлек бирәчәк дип уйланыла.

Әгәр дә “Яу” фильмы “Мунча ташы” тамашачысын кинозалларына китерә ала икән – мин бу фильмның кимчелекләренә күз йомарга әзер.

Ә әлегә төшерүчеләр фильм турында тәнкыйтьне кабул итәргә, конструктив тәнкыйть булган очракта, фильмга төзәтмәләр кертәчәген әйтә. “Безнең ашыгып, хәтта эш тәмамланмаган килеш, кинофестивальгә гариза бирүебез – фильм турында белгечләр фикерен ишетәсе килүдән”, – диде Альберт Шакиров.

Мин, әлбәттә, кино мәсьәләсендә дипломлы белгеч түгел, шулай да фикеремне әйтергә җөръәт итәм.

“Мунча ташы” юмор театрының Казанда гына да 10-13 мең тамашачысы бара. Моны аларның 1000 урынлык “Уникс” залында бер-ике атна дәвамында концерт куюыннан чамаларга була. Фильмны төшерүчеләр “Яу”ның бюджетын уртача алганда 6 миллион сум дип әйтәләр. Димәк, “Яу” комедиясе турында әлеге максатчан аудиториягә тиешле мәгълүмат барып ирешсә, әлеге тамашачының яртысы гына килсә дә, кино бюджетының уннан берен Казан тамашачысы каплый дигән сүз. Калганнарын – Татарстан районнары арасында тигезләп бүләбез.

“Яу”ны караган тамашачы икенче юлы килеп, “Мулла”ны, “Байгал”ны карарга мөмкин. “Остазбикә”не, тагын башка фильмнарны. Бу инде татар киносының үз тамашачысы бар, Татарстанда төшерелгән фильмнарның прокаты бар дип сөйләргә җирлек бирәчәк.

Ярар, акча һәм тамашачы мәсьәләсен бераз күзалладык. Инде фильмны “сүтеп җыеп” карыйк. Фильм 90 минут бара. Сәгать ярым! “Мунча ташы”ның ун мең тамашачысы минем белән килешмәскә дә мөмкин, әмма шулкадәр вакыт Гамил Әсхәдуллага карап утыру ялыктыра, җәмәгать. Ни өчен Гамил Әсхәдуллагамы? Соң ул бит фильмның төп герое. Хәтта әйтергә куркыныч һәм уңайсыз: әмма “Мунча ташы”ның “йолдызы” булган Гамил Әсхәдулла Казан ханы ролен башкара. Күз алдына китерегез: Гамил Әсхәдулла – Казан ханы! Башка рольләрдә әлеге юмор театрының башка артистлары һәм Тинчурин, Кариев һәм Әтнә театрлары артистлары.

Фильмда хәтта Салават Фәтхетдинов та төшкән. Сарай җырчысы ролендә, ягъни, үз образында. Бөтен күмәк күренешләрне дә кертеп, тамашада 200ләп артист һәм артист кебегрәк кешеләр төшкән. Әмма әле бу чик түгел. Альберт Шакиров әйтүенчә, әле фильм яңа кадрлар белән тулыландырылачак. Эксклюзив хәбәр буларак әйтәм – Фирдүс Тямаев та төшәчәк! Продюсерга Фирдүснең бик органик, уңайлы артист булуы турында хәбәрләр килеп ирешкән. Күрәсең, “Әпипә” проекты авторлары әйткәндер, яңа мюзиклда Фирдүс Тямаев шактый гына масштаблы роль башкара – ул җырчы кызларны гастрольгә йөрткән транспортның шоферы ролендә.

Фото фильмның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Эчтәлегенә килгәндә, вакыйгалар 1430 елда бара. Бу әле Казан ханлыгын чәчәк аткан чоры. Әлбәттә, дошманнар теш кайрый. Әстерхан ханы Мотыйк та Казан ханлыгы тәхете турында хыяллана, ханлыкны яулап алу өчен ул хәйләкәр план кора һәм ике яугирен Казанга озата. Азамат белән Батыр Казан ханы мәҗлесенә үтеп керергә тиеш булалар.

Фильмда вакыйгалар Булат белән Азаматның диверсант булып Казанга юл тотуы тирәсендә бара. Яугирләр, гүзәл кыз күреп башларын югалтып, киемсез дә калалар, татар һәм рус әкиятләре “законнары” буенча алар Убырлы карчык өенә дә эләгәләр, юлбасарлар өненә дә килеп чыгалар. Фильмда Мәскәү патшасына да, аның явына да урын бирелгән. Ханлыкның үзендәге эчке дошманнар да күрсәтелгән. Кыскасы, бөтенесе бергә тупланган “почти тарихи” җирлеккә корылган, кәмит белән болгатылган бер жанр барлыкка килгән. Болар барысы да “Мунча ташы” стилистикасына корылган.

Авторлар фильмны бүгенге көн турында диләр. “Моны тарихи фильм дип әйтергә ярамый. Бөтен персонажлар да уйлап чыгарылган. Барлык сюжетлар да уйлап чыгарылган. Бу тарихи декорацияләр белән бүгенге көнебезгә пародия, – дип аңлатты Альберт Шакиров. – Элекке заманда да, хәзер дә кешенең асылы үзгәрмәвен күрсәтә. Саранлык, көнчелек кебек кимчелекләр кайсы гына заманда да бар инде ул. Мәхәббәт һәм тугрылык кебек сыйфатлар да бар ”.

“Фильм “Мунча ташы” аудиториясенә юнәлтелгәнгә, шушы стилистикада төшерелде. Рольләрне дә башта алар арасында бүлеп чыктык”, – ди Альберт Шакиров. Проектка рольләр бүленгәннән соң гына чакырылган Айдар Габдрахманов, яңа кастинг оештырып, кайбер артистларны алыштыру турында да сорап караган. Әмма рөхсәт ала алмаган һәм аңа фильмны безнең үткән гасыр яшьлегендәге мәгълүм эстрада җырындагыча, “Я его слепила из того, что было…” дип эшләргә туры килгән. Җырны Алина Апина: “А потом что было, то и полюбила”, – дип дәвам итә бит. Айдар Габдрахманов фильмын яратуы турында әйтмәде, әмма эстрада артистлары белән клиплар һәм шундый видеопродукция төшереп азмы-күпме тәҗрибә туплап өлгергән яшь егет, “комедия жанрына караганда драма жанрына” өстенлек бирсә дә, үзенең бу эшен тырышып эшләвен әйтте.

Артистларның уены турында ни әйтим? Алар начар уйныйлар. Әмма ихлас уйныйлар. Әйтик, Гамил Әсхәдулла ханны уйнамый, ә хан булып кыланган Гамил Әсхәдулланы уйный. Башта куелмаган тавыш белән уңайсыз дикция колакны “авырттырса да”, карый-карый ияләшенелә икән. Ә Искәндәр Мотыйгулла уйнаган Әстерхан ханы булган кадрлар күрсәтелгәндә – гафу үтенәм! – мин экранга карамаска тырышып, инстаграм яңалыкларын укып утырдым. Ул бернинди режиссурага бирешми торган “нык” “актер” булып чыкты.

Фильмда төрле сюжетларга урын бирелеп, алар бөтенесе кульминация буларак, Казан ханлыгы мәҗлесендә бергә килеп төйнәлә. Фильмны караганда “Иван Васильевич меняет профессию” фильмы да искә төшеп китә – режиссер кайбер кадрлар белән әлеге фильмга дә “сәлам юллаган”.

Фильмны тамашачыга тәкъдим иткәндә төшерүчеләр Казан тирәсендә тарихи жанрны эшләрлек урыннар калмавына зарланып алдылар. Фильм төшерү өчен урын эзләү шактый мәшәкатьле булган. Гел табып та бетерә алмаганнар. Хәзер, әнә – техниклар кадрларны тимерчыбыклар, рельслар кебек заман “рәхәтлекләреннән” чистартып утыралар.

Фильм тәкъдим ителгәч, аны зурдан кубып мактаган кеше журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина булды. Милләт өчен фаҗигале вакыйгаларны күрсәткән кино төшерү төркеменә ул рәхмәтләрен укыды һәм фильмны мөмкин кадәр зуррак аудитория күрергә тиешлеген әйтте. Әлмира ханым мөселман кинофестиваленең иң тугры тамашачысы. Үзе генә түгел – аның бер төркем теләктәшләре бар.

Әгәр бу фильмны карап кемнәрдер “алай булган яки булмаган” дип бәхәс куптара, авторларны сүгә һәм хакыйкатьне табарга теләп тарих китапларына ябыша икән – бу фильм авторларының зур уңышы. Кайбер журналистлар тарихи фаҗигага киная белән карарга ярамый, фәлән-төгән дип буза куптара икән, монысы да табигый. Кемдер кенәзне мунча кертү күренешеннән борынын җыерган булып кылана икән – монысына да гаҗәпләнмим. Әгәр кемдер Гамил Әсхәдулланың уеныннан көлеп кенә кайтып китә икән, монысы булырга мөмкин… Без тере милләт икән, бөтен реакция табигый.

Ә мин бу фильмны хуплыйм. Без үзебез турында шулай киная белән генә әйтә алабыз. Без үзебездән көлеп кенә үзебезне уйланырга этәрә алабыз.

Кыен чакта чарасызлыктан көлә башлау да була бит әле. Бу – саташу ук түгел, башы гына.

Чыганак: "Интертат.Татар"

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА

Фото: Кинофестиваль матбугат үзәге һәм Рамил Гали фотолары

Запись “Мунча ташы” милли фильм төшерә: Салават Фәтхетдинов актер булган, Тямаевны шофер итмәкче впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мунча ташы” хуҗасы Гамил Әсхәдулла үзе җир сөреп бәрәңге утырта [видео]
“Мунча ташы” юмор театры җитәкчесе инстаграммына трактор белән җир сөрү видеосын чыгарды. Баксаң, ул инде бәрәңге утырта икән. “Беренче көн “җиктем” әле”, ди юмор остасы.

Театрның концерт тамашалары тәмамланды. Бу уңайдан Гамил Әсхәдулла тамашачыларга зур рәхмәтен белдерә.

Концертлар тәмам аллага шөкер!?????Тамашачыларыбызга зур рәхмәт безнең белән булган өчен!!!??????җәй көне мине корыч атым тракторым көтеп тора ! Буген беренче көн “җиктем” әле?????

Публикация от  Гамил Асхадулла (@gamil_askhadulla) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2018-05-04T14:47:00+00:00">4 Май 2018 в 7:47 PDT</time>

Запись “Мунча ташы” хуҗасы Гамил Әсхәдулла үзе җир сөреп бәрәңге утырта [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мунча ташы” эстрада театры Казанда тулы заллар җыя алганмы? [фотолар]
Казанда, чын мәгънәсендә, брендка әверелгән “Мунча ташы” тамашалары гөрли. 37 еллык тарихы булган театр быел башкалада 13 көн буе тамаша куя! //Интертат//

Аның ничә еллар дәвамында халыкны үзенә җыя алуы гаҗәп, шул ук вакытта мактауга лаек. Бу юлы артистлар халыкны ничек шаккатыра икән дигән кызыксыну белән УНИКС концертлар залына юл тоттым. Гримеркага килеп кергәндә, артистлар тамашага әзерләнү, битләренә грим салу белән мәшгуль иде.

Алчәчәк Гамилне бизәндерә

Театрның чибәр, талантлы артисты Алчәчәк Әхмәтова “Мунча ташы” театрының җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдуллага грим салып маташа. “Сезгә грим нигә кирәк?” дигәч, “Тамашаны карагач белерсең, әйтмичә торам”, диде Гамил абый. Ул арада театр җитәкчесе белән аралашып алдык.

– Гамил әфәнде, “Мунча ташы”ның быелгы составында нинди үзгәрешләр бар?

– Театрыбызда 25 елдан артык эшләгән Ульяна Князева “Мунча ташы”ннан китте. Айзирә исемле кыз бар иде, ул да быел юк. Бүгенге көндә театрда өч кыз эшли: Алчәчәк Әхмәтова, Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Гөлгенә Зәйнуллина һәм Рәзилә Динмөхәммәтова. Егетләр составында үзгәрешләр юк: Рөстәм Рахманкул, Искәндәр Мотыйгулла, Әнфис Кәлимуллин, Илгиз Гыйльфанов, Рөстәм Хәсәнов һәм тавыш операторы Сергей Хоружев. Музыкантыбыз Альберт вафат булганнан соң, бу вазыйфаларны хәзер улым Рамил Әсхәдуллин башкара.

– Яңа программаның исеме “Эләктегезме?” дип атала. Кем кая эләккән яки кемне эләктергән?

– Кеше тугач та, бу дөньяга, аннан соң балалар бакчасына, мәктәпкә, гаиләгә, гомумән, тормышка килеп эләгә. Эләгүнең була яхшысы һәм начары. Программада чиновникларга багышланган, балык тотканда, кибеттә, гаиләдә булган сатирик миниатюралар күрсәтелә. Шунысы хикмәтле: 28 ел элек уйнаган миниатюра бүген дә актуаль. Без аны яңадан торгызып, заманча рух бирдек, ә проблемасы шул ук, үзгәрешсез калды. Димәк, гаеп заманада түгел, ә үзебездә – кешеләрдә, өстә утыручы чиновникларда.

– Гамил әфәнде, “Мунча ташы” – бер үк тамашага 10 көннән артык зал тулы тамашачы җыючы бердәнбер театр. Шулкадәр популяр булуыгызның сере нидә соң?

Әнфис (акчасыз)

– Кеше бер көн эшкә бармаса, ач калырга, ипотекасын түли алмаска мөмкин. Күпләр кредитка эләкте, чиновник басымы астына эләкте. Шуңа күрә кеше телиме, юкмы йөгерә, эшли. Безнең 3 сәгатьлек тамашада ул шушы мәшәкатьләрен оныта, өстәвенә бу хәлләрнең ачыктан-ачык күрсәтелүенә сөенеп кайтып китә. Программаны гади халык кына түгел, җитәкчеләр дә күрә. Аннан соң мин җитәкче буларак, бәя сәясәтен дөрес алып барам. Билет бәяләре нибары 400-1200 сум. Эстрада артистлары арасында билет бәясен 3 мең сумга куючылар да бар. Тамашада төрле социаль катлам кешеләре бар, шуны истә тотарга кирәк. Артистларыбыз үз рольләрен зур осталык белән башкара. Дөрес, берсе дә оста артист булып килми, эшли-эшли шомаралар. Безне дә заманында өйрәттеләр. “Мунча ташы” театр студиясе кебек, биредә һаман өйрәнү бара. Балалар өчен бәләкәй “Мунча ташы” оештыру идеясы бар. Теләк бар, идеяләр дә күп, ләкин әлегә җае юк.

– “Мунча ташы”н һәрвакыт тәнкыйтьләп торсалар да, тамашачыгыз бер дә кимеми.

Әнфис (акчалы)

– Безне яратмаучылар, башка театрлар белән чагыштыручылар бар. Ләкин без – эстрада театры, безнең формат бөтенләй башка төрле. Әйе, безнең җитешсезлекләр бар. Кайвакыт “пожалысты” яки башка рус сүзе китәргә мөмкин. Тик ул сүзләр юкка гына кулланылмый, алар теге яки бу образга туры китерелә. Әйтик, алкаш “гафу итегез” дип сөйләшми бит инде. Шуны әйтәсем килә, әгәр кешегә ошамый икән, ул киләсе елга яңадан килеп утырмый.

Мотыйгулла бизәнергә җыена

Сөйләшеп утырып, тамаша башланырга санаулы мизгелләр калганын да сизми калганбыз. Театрга, Гамил әфәнде әйткәнчә, гади халык кына түгел, җитәкчеләр, билгеле шәхесләр дә килгән. Артистлардан Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов бар иде. Программада гади эшченең җитәкче кулына, ир-атның усал хатынга, ирләрнең аракы дигән зәхмәткә килеп эләгүе һ.б., кыскасы, тормыштан алынган вакыйгалар, гыйбрәтле хәлләр юмор аша күрсәтелде. Гамил Әсхәдулланың битенә ни өчен грим салынганын да аңладык: ул үзен тәрбияләп-карап тора торган чибәр хатын-кыз ролен уйнады. Аны күргәч, тамашачы рәхәтләнеп көлде!

Күптән түгел генә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, “Мунча ташы” ачылган көннән бирле биредә эшләүче Рөстәм Рахманкул белән яшь артист Рөстәм Хәсәнов тандемын аеруча билгеләп үтәсе килә. Исерек ирләр түгел, ә аларның образны, чынбарлыкны җиткерә белүләре сокландырды. Һәр туган көннәрен эчәргә акча табуга багышлаган ирләрнең башына нинди генә уй килми, хәтта тәрбиягә бала алырга телиләр! Имеш, дәүләт бала өчен акча түләячәк. Миниатюраны Рөстәм Рахманкулның юбилее белән дә бәйләгәннәр: янәсе 60 тулгач, акча эзләү проблемасы юкка чыга, “стабильно” пенсия кереп барачак…

Мотыйгулла бизәнеп бетерде

3 сәгатьлек тамаша бик тиз узды, халыкка җитмәде дә кебек тоелды. Тамашачы һәр артистны көчле алкышларга күмде. Бу юлы да сынатмадылар, гадәттәгечә, матур һәм көлкеле тамаша куйдылар! Гомумән, “Мунча ташы”ның барлык артистлары да сәләтле. Алар кинофильмнар төшерү юнәлешендә дә уңышлы эш алып бара. Соңгы арада “Котырган меңлек” дигән 52 минутлык нәфис фильм төшергәннәр.

Алчәчәк үзе бизәнә

Алчәчәк һәм Гөлгенә

Рамил белән Илгиз

Гамил, Зәйнәп һәм Зөфәр!

Эльвира ШАКИРОВА

Запись “Мунча ташы” эстрада театры Казанда тулы заллар җыя алганмы? [фотолар] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..