«Салават-Җәвит» җиләк кыйссасына «Мунча ташы»ннан Гамил Әсхәдулла да кушылды

-- Alfia

// Tatar today //

«Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла кызыклы видео төшереп, үзенең инстаграм битенә урнаштырган. Ул анда Җәвит Шакировны үзе янына җиләк җыярга чакыра. «Бергә җыябыз җиләкне, үзең җыйган тәмлерәк тә була» — ди ул.

«Бу видеоны Җәвиткә курсәтергә кирәк! Җиләксез кала бит инде. Салават башлы ул. Ник шул кадәр җиләк сатып ала дисезме? Киләсе елга җиләк, гөмбә җыйганга депутатлар салым түләтмәкче икән. Аннан гыйнвардагы юбилеена кайнатма ясап куймакчы бугай,» — дип тә өстәп куя Гамил Әсхәдулла.

https://www.instagram.com/p/BznKpuZBMyS/?utm_source=ig_web_copy_link

 

Мәгълүмат Гамил Әсхәдулланың инстаграм битеннән

 

Бәйле