Архивы гөбәдия - Tatar Today - татар яңалыклары.

Гөбәдия өчен бәхәс. Рөстәм Миңнеханов Онищенкога кимсетмәскә куша
Гөбәдия тәмлерәкме әллә чәкчәкме? Әлеге сорауга җавапны башкалада узган Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча совет утырышында эзләде­ләр. Үзмәшгульләргә багышланган чара шактый бәхәс уятты.

Билгеле булганча, ел башыннан илнең дүрт төбәген­дә, шул исәптән Татарстанда, яңа салым гамәлгә керде. Үзен-үзе эш белән тәэмин итү­челәргә рәсми рәвештә тер­кәлергә чакырдылар. Тәҗ­рибә рәвешендәге проект­та республикадан тыш, Мәс­кәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре катнаша. Салым ставкасы физик затларга ке­ремнең 4 проценты булса, оешмалар өчен ул 6 процент тәшкил итә. Шунысы да бар: үзмәшгульләрнең еллык кереме 2,4 миллион сумнан арт­маска тиеш. Тәҗрибә рәве­шендәге проект 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.

“Минемчә, үзмәшгуль­ләр­гә салым кертү – бик дөрес гамәл. Әмма моңа бәйле күп кенә мәсьәләләрне федераль дәрәҗәдә эшләп бетерергә кирәк. Әлеге канун файдалы булсын һәм без теләгәнчә эш­ләсен өчен, юридик һәм хокукый сорауларны ачыклау зарур”, – дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов яңа башланган эш турында сөйләгәндә. Кайбер мәгълүматларга караганда, республикада салым түлә­мичә генә акча эшләүчеләр 300 мең чамасы кеше тәшкил итә. Алар арасында өйдә тәм-том пешерүчеләр, репетиторлар, арендага фатир биреп торучылар, бала тәрбия­ләүчеләр дә шактый. Яңалык әнә шуларга кагыла. Ел башыннан бирле Татарстанда барлыгы 4 мең 128 үзмәшгуль “күләгәдән чыгу” теләген бел­дергән.

Алар арасында өйдә тортлар пешерүче Зөлфия Фәйз­рах­манова да бар. “Әлеге эш белән биш ел шөгыльләнәм. Тортларны нигездә социаль челтәрләр аша сатам. Заказлар шактый. Атнага ун торт пешерергә туры килгән чак­лар да була. Үз эшемне бик нык яратам. Шуңа күрә яңа­лык турында ишетүгә, үзмәш­гуль буларак теркәлдем. Ачык­тан-ачык эшлисем килә. Тик бүген өйдә тәм-том пе­шерүчеләр әзерләгән ризык гамәлдәге санитар нормаларга туры килми. Чөнки әлеге кагыйдәләр зур цехлар өчен эшләнгән”, – диде үзмәшгуль. Аңлатып та күрсәтте: өйдә пешкән тәм-томның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын махсус лабораториядә тик­шер­тергә кирәк. Ә бу шактый кыйммәткә төшә. Мәсәлән, гө­бәдияне бер тапкыр тикшертү – 18 мең, шоколадлы торт – 10 мең, зефир исә 7 мең сумга төшәчәк. Өйдә тәм-том пеше­рүче әниләр өчен күтәрә алмаслык чыгым бу!

Чарада катнашкан Россия Дәүләт Дума­сы­ның Мә­гариф һәм фән буенча комитеты рәисе урынбасары Геннадий Онищенко да утлы табага май өстәде. “Үзмәш­гуль буларак эшеңне җайга са­ласың икән, көндәшләрең шунда ук өстеңнән гариза язарга мөм­кин һәм сиңа тикшерүчеләр килеп төшә­чәк. Шуңа күрә санитар нормаларга бәйле ка­гыйдәләр­сез булмый”, – диде ул. Геннадий Онищенко үзен-үзе эш белән тәэмин итүче­ләргә “җиңеләйтелгән” нормалар булдыру яклы. “Татарстанда яшәмәсәм дә, әлеге эштә турыдан-туры катнашырга риза”, – диде Мәскәү кунагы. “Сез гөбәдия ашап карарга риза, димәк?” – дип сүз­гә кушылды Рөстәм Миң­неханов. Баксаң, Геннадий Онищенко чәкчәк һәм бавырсак ярата икән. “Гөбә­дия – ир-атлар ризыгы түгел”, – дип тә өстәде ул. “Кимсет­мә­гез инде”, – диде Президент. Республика башлыгының сүз­ләрен куәтләп, залда утыручылар дәррәү кул чапты.

Үзмәшгульләрнең юридик затлар, гади итеп кенә әйткәндә, оешмалар белән хезмәттәшлек итү тәртибе дә бәхәс уятты. Илдар Низамиев җитәкләгән компания интер­нет-сайтлар булдыру белән шөгыльләнә. “Илнең башка төбәкләрендә эшләгәндә фри­лансер, ягъни вакытлыча ялланган белгечләр хезмә­теннән файдаланырга туры килә. Без аларны үзмәшгуль­ләр буларак яллыйбыз. Тик гамәлдәге канун нигезендә, ике арада хезмәт килешүе төзелергә тиеш, дип танулары да бар. Димәк, салым ставкасы да үзгәрәчәк”, – диде эшмәкәр. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, үзен-үзе тәэмин итүчеләрнең керем алу ысулларын хезмәт килешүе белән бутарга ярамый. Әлеге фикерне Россия салым хезмәте­нең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин да хуплады. Үзмәшгульләргә сылтап, казнага керүче салым күләме кимү ихтималына ишарәләде ул.

Утырышта катнашкан Россия бизнес-омбудсмены Борис Титов сүзләренә караганда, тәҗрибә рәвешендәге эш – иң катлаулысы һәм иң алдынгысы. Шуңа күрә проект­ның чикләрен ачыклап бете­ре­ргә, әлеге юнәлештә аңлату эшләрен дәвам иттерергә кирәк, дигән фикер белдерде ул. Чарага чакырылган иң яшь эшмәкәр – 15 яшьлек Николь Гәрәева да әлегә билгесез­лектә. Слайм, ягъни кул сагызы ясап сатучы кыз аена 45 мең сумга кадәр акча эшли икән. Тик үзе өчен үзмәшгуль буларак теркәлергәме-юкмы дигән сорауга җавап тапмаган әле ул. Рөстәм Миңнеха­нов аңа, уенын-чынын бергә кушып, бердәм рәвештә эш­ләргә тәкъдим итте. Шунда ук кыз сата торган кул сагызын Геннадий Онищенкога да күрсәтте. “Иртәме-соңмы “кү­лә­гә“дән чыгарга туры килә­чәк. Безгә эшне киңәйтергә кирәк. Бу юнәлештә үзен-үзе эш белән тәэмин итүчеләрнең фикеренә дә колак салсак, бу яхшы ярдәм булачак”, – диде Президент.

Ватаным Татарстан

Фото: Бизнес онлайн

Запись Гөбәдия өчен бәхәс. Рөстәм Миңнеханов Онищенкога кимсетмәскә куша впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар ашлары бәйгесендә тәкъдим ителгән яңача ризык “кекс-гөбәдия” җәнҗал чыгара яза [фото-видео]
22 февраль Казанда аш-су осталарын әзерләүче уку йортлары катнашында “Татар гаиләсе” дигән татар ашлары бәйгесе үтте. Татар ашлары турында классик китаплар язган Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышланган чарада татар ашларына яңалык кертү омтылышы да булды. Әмма ул тәнкыйтькә тотылды. Шулай итеп бәйгедә татар ашларына яңалык кертергә кирәкме дигән мәсьәлә дә күтәрелде //Азатлык радиосы//.

Бүгенге көндә татар аш-су осталарын һаман да моннан 50-60 еллап элек атаклы пешекче Юныс Әхмәтҗанов язган китаплар нигезендә өйрәтәләр. Классик дәреслекләргә нигезләнеп булса да, һәр яшь пешекчедән иҗади алымнар кертүне дә таләп итәләр. Заманында Юныс Әхмәтҗанов үзе дә шулай эшләгән, татар халкының борынгы ашларының күп төрләрен теркәп, саклап барудан тыш, яңа рецептлар да уйлап тапкан.

22 февраль аш-су остасы Резедә Хөсәенова җитәкчелегендәге “Татар мәдәнияте һәм татар ашлары” халыкара берләшмәсе Казанда “Тәмле булсын” ресторанында уздырган бәйгедә республика районнарыннан җыелган 15 уку йорты катнашты.

Норлат, Чистай, Буа, Арча һәм башка яктан килүче катнашучылар күбесенчә, үз якларына хас татар ашлары үзенчәлекләрен чагылдырды. Мәсәлән, Чистай көллияте алып килгән гөбәдиягә йөзем белән белән бергә өрек тә салынган иде. Буа ветеринария техникумы, шикәр кайнатып йөземле ширбәт алып килде. Норлаттан килгән пешекчеләр чәкчәк урынына бизәкле баурсак әзерләп килде.

Баурсак

Иҗади экспериментлар да булды. Кемдер какны төрле төсләргә буяп, аннан кош сурәтен ясады. Башкалар итле тутырманы соя соусы белән пешергән иде. Әмма бик күп бәхәсләр китереп чыгарган әйбер – ул кекс рәвешендәге гөбәдия булды.

Гөбәдиягә яңалык кертү җәнҗал чыгара язды

Казан сәүдә-икътисади һөнәр мәктәбендә укучы Динә Әхмәтҗанова сөйләгәнчә, укытучылар белән киңәшләшеп, гөбәдиянең формасын бераз гына үзгәртеп карарга иткәннәр һәм аны кекс рәвешендә ясаганнар. Эче үзгәрешсез калган: корт, дөге, йомырка.

Кекс-гөбәдия

Бәйгедә бәя бирүче мәртәбәле жюри шундый яңалык турында ишеткәч, җәнҗал чыга язды. Жюри әгъзасы, Казанда атаклы кафе-рестораннар хуҗасы, тәҗрибәле пешекче Равилә Шәйдуллина тәкъдим итүче кызны бүлдереп: “Мин 40 елдан артык җәмәгать туклану тармагында эшлим, гөбәдияне болай үзгәртүгә катгый каршымын”, дип белдерде.

Жюри әгъзасы, шагыйрь Роберт Миңнуллин да: “Бу рәвешле ясалган гөбәдияне яратмаслар, гөбәдия дип язып куйсагыз да кара әле, бутаганнар, кекска гөбәдия дип язганнар дип тәнкыйть белдерерләр, яшь чакта эзләнергә, сынап карарга була инде, әмма соңыннан классик формага кайтырсыз”, дип йомшак кына шелтәләде.

Жюри әгъзасы, Татар конгрессы вәкиле Фәрит Уразаев та мондый яңалыкны хупламады. “Классик һәм кекс формасын бергә кушсагыз, уңышлырак булыр иде”, дип киңәш итте. Әмма, жюриның икенче бер әгъзасы, “Бәлеш” татар ашларын пешерү ширкәтләре башлыгы Фаил Хөсәенов киресенчә мактады, “татар ашларына яңалык кертү кирәк” диде.

Бу кекс-гөбәдияне уйлап тапкан һөнәри мәктәп укытучылары тәнкыйть белән килешмәде. Татар ашлары остасы Альбина Хәмидуллина, төп рецепты сакланса, форма белән иҗади экспериментлар үткәрү мөмкин, диде.

“World Skills кебек халыкара һөнәрчеләр ярышларында катнашканда иҗади эшләнеше, бизәлеше, үзенчәлегенә игътибар итәргә кушалар, шуңа күрә без шундый үзенчәлекле гөбәдия ясап карарга булдык,” дип сөйләп китте икенче укытучы Лилия Ганиева.

Алар башка татар ашларына да яңалык кертә, эксперимент үткәрә икән. “Татлы катламаларны да, өчпочмакларны да төрле бәйгеләргә бизәп чыгарабыз, шул рәвешле алар халыкка яңа яктан ачыла”, ди Лилия Ганиева.

Кекс-гөбәдия җиңү яуламады

Татарстан районнарыннан җыелган 15 көллият һәм институт катнашкан бәйгедә күбесенчә классик татар ашлары рәвешендә эшләнгән гөбәдия, бәлешләр, чәкчәк, бавырсаклар җиңде. Табынга җырлы биюле тамашалар белән чакырган Чистай коллияте бәйгенең гран-при бүләген алды.

Беренче урынга Казан азык-төлек технологиясе көллияте, икенче урынга Норлат аграр техникумы, өченче урынга аш-су осталарын да әзерләүче Буа ветеринария техникумы лаек дип табылды. Кекс-гөбәдия уйлап табучыларга спонсордан гына бер бүләк бирелде.

Бәйгенең төп оештыручысы, “Тәмле булсын” рестораннары хуҗасы, “Татар мәдәнияте һәм ашлары” халыкара берләшмәсе башлыгы Резедә Хөсәенова бу чараның максатын яшь буын татар аш-су осталарын бер-берсе белән ярыштырып, аларга осталыкларын үстерергә этәргеч бирергә теләдек дип аңлатты.

Запись Татар ашлары бәйгесендә тәкъдим ителгән яңача ризык “кекс-гөбәдия” җәнҗал чыгара яза [фото-видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..