Гөбәдия өчен бәхәс. Рөстәм Миңнеханов Онищенкога кимсетмәскә куша

-- Лэйсирэ

Гөбәдия тәмлерәкме әллә чәкчәкме? Әлеге сорауга җавапны башкалада узган Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча совет утырышында эзләде­ләр. Үзмәшгульләргә багышланган чара шактый бәхәс уятты.

Билгеле булганча, ел башыннан илнең дүрт төбәген­дә, шул исәптән Татарстанда, яңа салым гамәлгә керде. Үзен-үзе эш белән тәэмин итү­челәргә рәсми рәвештә тер­кәлергә чакырдылар. Тәҗ­рибә рәвешендәге проект­та республикадан тыш, Мәс­кәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре катнаша. Салым ставкасы физик затларга ке­ремнең 4 проценты булса, оешмалар өчен ул 6 процент тәшкил итә. Шунысы да бар: үзмәшгульләрнең еллык кереме 2,4 миллион сумнан арт­маска тиеш. Тәҗрибә рәве­шендәге проект 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.

“Минемчә, үзмәшгуль­ләр­гә салым кертү – бик дөрес гамәл. Әмма моңа бәйле күп кенә мәсьәләләрне федераль дәрәҗәдә эшләп бетерергә кирәк. Әлеге канун файдалы булсын һәм без теләгәнчә эш­ләсен өчен, юридик һәм хокукый сорауларны ачыклау зарур”, – дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов яңа башланган эш турында сөйләгәндә. Кайбер мәгълүматларга караганда, республикада салым түлә­мичә генә акча эшләүчеләр 300 мең чамасы кеше тәшкил итә. Алар арасында өйдә тәм-том пешерүчеләр, репетиторлар, арендага фатир биреп торучылар, бала тәрбия­ләүчеләр дә шактый. Яңалык әнә шуларга кагыла. Ел башыннан бирле Татарстанда барлыгы 4 мең 128 үзмәшгуль “күләгәдән чыгу” теләген бел­дергән.

Алар арасында өйдә тортлар пешерүче Зөлфия Фәйз­рах­манова да бар. “Әлеге эш белән биш ел шөгыльләнәм. Тортларны нигездә социаль челтәрләр аша сатам. Заказлар шактый. Атнага ун торт пешерергә туры килгән чак­лар да була. Үз эшемне бик нык яратам. Шуңа күрә яңа­лык турында ишетүгә, үзмәш­гуль буларак теркәлдем. Ачык­тан-ачык эшлисем килә. Тик бүген өйдә тәм-том пе­шерүчеләр әзерләгән ризык гамәлдәге санитар нормаларга туры килми. Чөнки әлеге кагыйдәләр зур цехлар өчен эшләнгән”, – диде үзмәшгуль. Аңлатып та күрсәтте: өйдә пешкән тәм-томның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын махсус лабораториядә тик­шер­тергә кирәк. Ә бу шактый кыйммәткә төшә. Мәсәлән, гө­бәдияне бер тапкыр тикшертү – 18 мең, шоколадлы торт – 10 мең, зефир исә 7 мең сумга төшәчәк. Өйдә тәм-том пеше­рүче әниләр өчен күтәрә алмаслык чыгым бу!

Чарада катнашкан Россия Дәүләт Дума­сы­ның Мә­гариф һәм фән буенча комитеты рәисе урынбасары Геннадий Онищенко да утлы табага май өстәде. “Үзмәш­гуль буларак эшеңне җайга са­ласың икән, көндәшләрең шунда ук өстеңнән гариза язарга мөм­кин һәм сиңа тикшерүчеләр килеп төшә­чәк. Шуңа күрә санитар нормаларга бәйле ка­гыйдәләр­сез булмый”, – диде ул. Геннадий Онищенко үзен-үзе эш белән тәэмин итүче­ләргә “җиңеләйтелгән” нормалар булдыру яклы. “Татарстанда яшәмәсәм дә, әлеге эштә турыдан-туры катнашырга риза”, – диде Мәскәү кунагы. “Сез гөбәдия ашап карарга риза, димәк?” – дип сүз­гә кушылды Рөстәм Миң­неханов. Баксаң, Геннадий Онищенко чәкчәк һәм бавырсак ярата икән. “Гөбә­дия – ир-атлар ризыгы түгел”, – дип тә өстәде ул. “Кимсет­мә­гез инде”, – диде Президент. Республика башлыгының сүз­ләрен куәтләп, залда утыручылар дәррәү кул чапты.

Үзмәшгульләрнең юридик затлар, гади итеп кенә әйткәндә, оешмалар белән хезмәттәшлек итү тәртибе дә бәхәс уятты. Илдар Низамиев җитәкләгән компания интер­нет-сайтлар булдыру белән шөгыльләнә. “Илнең башка төбәкләрендә эшләгәндә фри­лансер, ягъни вакытлыча ялланган белгечләр хезмә­теннән файдаланырга туры килә. Без аларны үзмәшгуль­ләр буларак яллыйбыз. Тик гамәлдәге канун нигезендә, ике арада хезмәт килешүе төзелергә тиеш, дип танулары да бар. Димәк, салым ставкасы да үзгәрәчәк”, – диде эшмәкәр. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, үзен-үзе тәэмин итүчеләрнең керем алу ысулларын хезмәт килешүе белән бутарга ярамый. Әлеге фикерне Россия салым хезмәте­нең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин да хуплады. Үзмәшгульләргә сылтап, казнага керүче салым күләме кимү ихтималына ишарәләде ул.

Утырышта катнашкан Россия бизнес-омбудсмены Борис Титов сүзләренә караганда, тәҗрибә рәвешендәге эш – иң катлаулысы һәм иң алдынгысы. Шуңа күрә проект­ның чикләрен ачыклап бете­ре­ргә, әлеге юнәлештә аңлату эшләрен дәвам иттерергә кирәк, дигән фикер белдерде ул. Чарага чакырылган иң яшь эшмәкәр – 15 яшьлек Николь Гәрәева да әлегә билгесез­лектә. Слайм, ягъни кул сагызы ясап сатучы кыз аена 45 мең сумга кадәр акча эшли икән. Тик үзе өчен үзмәшгуль буларак теркәлергәме-юкмы дигән сорауга җавап тапмаган әле ул. Рөстәм Миңнеха­нов аңа, уенын-чынын бергә кушып, бердәм рәвештә эш­ләргә тәкъдим итте. Шунда ук кыз сата торган кул сагызын Геннадий Онищенкога да күрсәтте. “Иртәме-соңмы “кү­лә­гә“дән чыгарга туры килә­чәк. Безгә эшне киңәйтергә кирәк. Бу юнәлештә үзен-үзе эш белән тәэмин итүчеләрнең фикеренә дә колак салсак, бу яхшы ярдәм булачак”, – диде Президент.

Ватаным Татарстан

Фото: Бизнес онлайн

Бәйле