Архивы Дамир Йосыпов - Tatar Today - татар яңалыклары.

Дамир Йосыпов: “Син инде берни үзгәртә алмауны аңлыйсың, ышанасы килми…” [видео]
Беренче канал Россия Герое Дамир Йосыповка багышлап, «Дамир вашему дому» документаль фильмын төшергән. «Тыштан карап чыкканда, самолетны тотып карыйм, аннан очыш уңышлы булсын дип сорыйм, ә ул миңа вентилятор лопаткалары тавышы белән җавап бирә. Бу двигатель төзек булуын күрсәтә», — дип сөйли Дамир Йосыпов.

2019 елның 15 августында ул, кошлар кереп эләккәнлектән, двигательләре сүнгән самолетны кукуруз басуына утырта. 226 пассажир, 7 экипаж әгъзасы — барысы да исән кала. Фильмда шул көннең нечкәлекләре тасвирлана, экипаж, пассажирлар да хис-кичерешләре белән уртаклаша. Хезмәттәшләре Дамир Йосыповка ышаныч бик зур булуы, самолетны җентекләп тикшерүен сөйли. Ул экипаж бүген үзен «кукуруз гаиләсе» дип йөртә.

«Бер двигатель бөтенләй эштән чыкты, икенчесе әле көч-хәл белән эшли иде. Кайбер ММЧларда шулай дип язылса да, без двигательләрне үзебез сүндермәдек», — дип сөйли Дамир Йосыпов. Ул көнне әнисе Минзилә Йосыпова да төш күргәнен әйтте. «Мин иртәнге алтыда уяндым да, төш күрәм, имеш, минем өскә кош төшкән, ди. „Тәрәзә ачык калган да, кош кергән икән“. Шул вакытта самолет төшкән», — ди.

Җирдән күтәрелгәнче Дамир Йосыпов икенче пилот Георгий Мурзиловка «аэродромда кошлар дип әйткән иделәр, әлегә күренми» дигән булган. «Полоса 12 очышка әзер» дип игълан итә. «Җирдән күтәрелгәнче барысы да гадәттәгечә штат режимында иде. Җирдән купкач, без кошлар көтүен күреп алдык, күрәсең, без аларны двигательләрнең көчле тавышы белән куркытканбыз. Кошлар да, без дә бер вакытта күтәрелгәнбез», — ди Йосыпов.

«Бу хәл минем белән түгелдер кебек. Башта шундый уй: син инде берни үзгәртә алмауны аңлыйсың, ышанасы килми иде. Тизлек кими, самолет төшә. Башта индикатор сул двигательгә зыян килгәнен күрсәтте, берникадәр вакыттан, кошлар эләккәнлектән, уң як двигательнең тотрыксыз эшләвен күрдек», — ди Дамир Йосыпов. 93 секундта салонда тынычлык булган, бары тик пилотлар кабинасында кисәтү системасы кычкырган.

«Вертикаль тизлекне киметергә тырыштым. Могҗиза булды бу, Аллаһы Тәгалә саклады. Самолет ягулык белән тулы иде бит. Иң зур бүләк — төшеп утыргач, пассажирлар үзләре эвакуацияләнде», — ди очучы.

Фильмда балачак хатирәләренә зур урын бирелгән. Ул кечкенә вакытта әтисе белән вертолетта очканы турында сөйли. «Миңа керосин исе бик якын, әтинең күн курткасына шул ис сеңгән иде», — ди Дамир Йосыпов.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Запись Дамир Йосыпов: “Син инде берни үзгәртә алмауны аңлыйсың, ышанасы килми…” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Очучы, Россия Герое Дамир Йосыпов нәрсәдән ояла?
Очучы, Россия Герое Дамир Йосыпов татар телен белмәсә дә, милләте белән горурлана. Киләсе елда Бөтенроссия халык саны исәбен алуда үзен татар дип яздыруның әһәмияте турында ул Мәскәүдә “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде. “Мин татар булуым белән горурланам”, – ди очучы.

“Мине “татар” дип язсалар, бик шат булачакмын. Ул шулай булырга тиеш тә. Мин татарлар күп булсын, дигән статистика яклы. Бу хакта әйтергә оялмасыннар”, – ди Дамир Йосыпов.

Очучы үзе татар телен белмәвен әйтте. “Кызганыч, татар телен белмим. Безнең гаилә Себердә яшәде, миңа үз телемне белмәвем өчен оят. Өйрәнергә омтылып карадым, тик практика кирәк бит. Кайсыдыр сүзләр аннары онытылды да”, – диде.

Шулай булса да, Дамир Йосыпов милли, дини бәйрәмнәргә ихтирамлы мөнәсәбәттә. “Сабан туе, Корбан, Ураза бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. Милли ризыклардан кыстыбый, чәк-чәк яратам”, – диде.

2019 елның 15 августында “Урал авиалинияләре” Airbus A321 экипажы командиры Дамир Йосыпов двигательләре эштән чыккан самолетны кукуруз басуына утырта. Турбиналарга эләккән кош көтүе двигательләрне сафтан чыгарган була. Нәтиҗәдә, очучы 234 кешенең гомерен коткарып кала. РФ Президенты Указы нигезендә, Дамир Йосыповка Россия Герое исеме бирелә.

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Запись Очучы, Россия Герое Дамир Йосыпов нәрсәдән ояла? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Элвин Грей “Мәскәү-Татарстан күпере”ндә кызык видео төшерә, Рөстәм Миңнеханов аңа нәрсә ди?
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Үзен башкорт булуын яшермәгән популяр җырчы Элвин Грей молодец, Русия башкаласында татарлар белән татарча сөйләшеп, “Без булдырабыз!” дип инстаграммында сторис-репортаж ясап йөри. Үткән атна азагында ул елда узучы “Татарстан-Мәскәү күпере” форумының хөрмәтле кунагы иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Элвин Грей белән “Нихәл?” дип күрешә, янәшәдә басып торган халык артисты Айдар Галимовны президент тагын да якын итеп, кочаклап күрешә, Элвинга күрсәтеп, “Яшәрәсең син!” дип шаярта. Боларның барсын да Радик телефонга төшерә, анда дөнья чемпионы Алинә Заһитова, герой очкыч Дамир Йосыпов кебек танылган татарлар да күренә, алар бу очрашуның төп геройлары иде!

Форумда чыннан да шәп татар кунаклары катнаша, әмма президент Рөстәм әфәнде белән узган “Татарстан-Мәскәү күпере”нең рәсми өлешен оештыручылар русча алып баралар. Казаннан киткән татарлар Русия башкаласында “кеше булгач” телләрен онытканнармы? Тәрҗемәчеләр белән эшләп буладыр бит яки 50гә 50 ахыр чиктә. Ә монда 99% русча сөйләм була…Шуннан соң телебезне сакларга, үстерергә кирәк дигәндә аларның йөзләре ничек кызармый ул?!

Башкорт булып туган, татар-башкортның популяр җырчысына әйләнгән Элвин Грей да бит “Без булдырабыз!” дип татарча сөйләшеп йөрергә әзер.

Безнең татар булып туган, татар саналучы татарлар чын күңелдән, мишәрчә-нижгарча-мәскәүчә-казанча диалект белән татарча форумнар оештыра башларлар икән⁉️

Запись Элвин Грей “Мәскәү-Татарстан күпере”ндә кызык видео төшерә, Рөстәм Миңнеханов аңа нәрсә ди? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..