Элвин Грей «Мәскәү-Татарстан күпере»ндә кызык видео төшерә, Рөстәм Миңнеханов аңа нәрсә ди?

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Үзен башкорт булуын яшермәгән популяр җырчы Элвин Грей молодец, Русия башкаласында татарлар белән татарча сөйләшеп, «Без булдырабыз!» дип инстаграммында сторис-репортаж ясап йөри. Үткән атна азагында ул елда узучы «Татарстан-Мәскәү күпере» форумының хөрмәтле кунагы иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Элвин Грей белән «Нихәл?» дип күрешә, янәшәдә басып торган халык артисты Айдар Галимовны президент тагын да якын итеп, кочаклап күрешә, Элвинга күрсәтеп, «Яшәрәсең син!» дип шаярта. Боларның барсын да Радик телефонга төшерә, анда дөнья чемпионы Алинә Заһитова, герой очкыч Дамир Йосыпов кебек танылган татарлар да күренә, алар бу очрашуның төп геройлары иде!

Форумда чыннан да шәп татар кунаклары катнаша, әмма президент Рөстәм әфәнде белән узган «Татарстан-Мәскәү күпере»нең рәсми өлешен оештыручылар русча алып баралар. Казаннан киткән татарлар Русия башкаласында «кеше булгач» телләрен онытканнармы? Тәрҗемәчеләр белән эшләп буладыр бит яки 50гә 50 ахыр чиктә. Ә монда 99% русча сөйләм була…Шуннан соң телебезне сакларга, үстерергә кирәк дигәндә аларның йөзләре ничек кызармый ул?!

Башкорт булып туган, татар-башкортның популяр җырчысына әйләнгән Элвин Грей да бит «Без булдырабыз!» дип татарча сөйләшеп йөрергә әзер.

Безнең татар булып туган, татар саналучы татарлар чын күңелдән, мишәрчә-нижгарча-мәскәүчә-казанча диалект белән татарча форумнар оештыра башларлар икән⁉️

Бәйле