Архивы диета - Tatar Today - татар яңалыклары.

120 кг авырлыкта булган Виталий Агапов нәрсә эчеп ябыгуын әйтә
Сызгырып-сызгырып җырлый торган керәшен егете тамашачы күңеленә үзе белгән юллар белән барыбер барып җитә.

– Туксанынчы еллар азагында Уфадагы бер концертта миңа үзем теләгәнчә җырларга рөхсәт итмәделәр, – дип сөйли җырчы гәзит хәбәрчесенә. – Ул заманда гәүдә авырлыгым 120 килограмм иде, шуннан курыкканнардыр инде. Мин озак уйлап тормадым, иртәгә киләм дип, борылып чыгып киттем. Иртәгәсен чыннан да килеп җырладым. Тамашачы бик яратты, үзем белән алып килгән бер чемодан кассетаны сатып алып бетерде.

“Хәзер күпкә җиңелрәк күренәсез, ничек ябыктыгыз соң?” – дигән сорауга ул болай җаваплады: “Көн дә, бигрәк тә, көннең беренче яртысында чишмә суы эчәргә кирәк. Көненә бер тапкыр нык кына ашарга һәм көне буена су эчәргә. Әмма ул тере, яисә кайнатылмаган, саф су булырга тиеш. Мин шулай ике ел азапландым һәм 28 килога ябыктым. Болай иткәндә тән тиресе тыгыз кала һәм килограммнар кире кайтмый”.

Аның Әсхәр Кәшфуллин шигыренә язылган “Онытмагыз ялгыз әтиләрне” җыры, клип төшерелгәч, тагын да популярлашып китте.

– Монда җырның темасы да мөһим роль уйныйдыр инде, – ди җырчы. – Өч каен арасында буталып йөргән җырлар туйдырды бит тәмам. Социаль челтәрләр аша бу хакта Америкада яшәүче бер керәшен хатыны белән сөйләштек. Аның ире инглиз. “Бу җырны тыңлаган саен елаганымны күреп, ирем “Их, нигә бездә шундый тирән тәэсир ясый торган җырлар юк икән?” – диде.

Ул “Әнкәм гөле”нә дә мәгънәле клип төшерүе турында хәбәр итте һәм Кырмыскалы районының Сәвәләй авылы халкына сәлам әйтүебезне үтенде, дип яза Кызыл таң.

Фото: җырчының vk.com сайтыннан.

Запись 120 кг авырлыкта булган Виталий Агапов нәрсә эчеп ябыгуын әйтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Искәндәр Шакиров 10 кило ташлаган. Тиз ябыгу серен ача
Күптән түгел яшь энергияле җырчы Искәндәр Шакиров «Сәхнә» журналы белән махсус интервьюсында үзенең бер ай эчендә ун килога ябыгуының серләре белән уртаклашты. Җырчы егеткә кыска вакыт эчендә кинәт ябыгуы аркасында барлык гардеробын да алыштырырга туры килгән икән.

Бер айга социаль челтәрләрдән югалып торып, Искәндәр рухи һәм физик яктан үзе өстендә шөгыльләнергә булган. «Югалуымның төп сәбәбе шунда: үз-үзем белән генә каласым һәм рухи яктан ял итәсем, үземне автор буларак үстерәсем килде. Мин эшсез ял итеп ятмадым, билгеле. Барлык вакытымны шигырьләр язуга һәм китаплар укуга багышладым», – ди ул.

Эх…Шигырь язып кына ябыгып булса икән ул! Шулай да Искәндәрнең ябыгуының төп сере нидә икән соң?

– Беренче курста укыганда кинәт кенә башыма сукты да, спорт белән шөгыльләнә башладым, тренировкаларны мунча һәм катгый диета белән тулыландырдым. Ул вакытта 35 килога ябыккан идем. Соңыннан иҗат белән актив шөгыльләнә башладым. Ә концерт-гастрольләр вакытында коры-сары ашау аркасында сәламәт яшәү рәвешен саклап булмый, кызганычка каршы. Шуннан артыгын ябыкмадым да, тазармадым да. Шул вакытта минем үз ябыгу ысулларым барлыкка килде һәм мин аларны хәзер дә актив кулланам.

Атна буена җитәрлек кызыл (баллы) борыч алып куям. Шуны вак итеп турап, өстенә бераз тоз сибеп, көне буе әз-әзләп капкалап йөрим. Мондый борычны мин үзем дә бик яратам, шулай ук ул ябыгырга да булыша. Көне буе шушы борычны ашап һәм лимонлы су эчеп торам, кичләрен йөгерәм һәм көн саен 60°С температуралы мунчага керәм. Нәтиҗәсе озак көттерми.

Мондый катгый диетадан курыкмыйсыңмы дигән сорауга Искәндәр болай дип җавап бирде: «Нәтиҗәсе тиз арада күренмәсә – минем кәефем төшә, шуңа күрә башкача мөмкин түгел».

Менә шулай, дуслар. Яңа елга матур булам дисәгез – тизрәк борыч алырга йөгерегез!

Автор: Алсу Габдуллина

Төп фото: коллаж Татар Тудей

Запись Искәндәр Шакиров 10 кило ташлаган. Тиз ябыгу серен ача впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа елдан соң бавырны ничек чистартырга? – Акчарлак
Кышын без­нең артык калорияле туклануыбыз аркасында, бавырга көч килә. Яңа ел бәйрәмнәрендә аңа болай да эш күп. Шуңа күрә, рационны бераз төрләндереп, бәйрәмнәрдән соң бавырны чистартып алырга да була. Укроп, петрушка, кинза, сельдерей, базилик һәм бөтнек кебек табигый антиоксидантлар бавырга организмны чистартырга булыша.

Чөгендернең пешкәне дә, чие дә әйбәт. Анда клетчатка, фосфор, бакыр һәм В төркеме витаминнары бар. Алар барысы да токсиннарны чыгара һәм бавыр эшен җиңеләйтә.

Кишерне дә шулай ук чи килеш тә, пешереп тә ашарга була.

Кабакны да ашарга кирәк. Ул тиз үзләштерелә, ашкайнату органында артык тоткарланмый.

Алма, груша кан составын яхшырта.

Күрәгә, инжир, йөзем шулай ук бавырга файдалы. Алар тазаруга каршы көрәшә, кандагы холестеринны киметә.

Әстерхан чикләвеге составындагы аргинин бавырдан аммиакны чыгара, ә омега-3 бавырны сәламәт хәлдә тота.

Кузаклы культуралар тиз үзләш­терелә торган аксымга бай. Алар тукымаларны, шул исәптән бавыр тукымаларын яхшырта.

Җитен, зәйтүн майлары организмнан токсиннарны куа, шулай итеп бавырга ярдәм итә.

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Запись Яңа елдан соң бавырны ничек чистартырга? – Акчарлак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нәрсә ашап ябыгырга? [киңәш]
Соңгы вакытта киң таралган диеталарның берсе бу. Чөнки карабодай туклыклы, организмны чистарта, авырлыкны киметә, шикәр балансын җайлый. Дөрес, бу диетаны тоту бик үк җиңел түгел: шартларны төгәл үтәргә кирәк бит. Диета бер-ике атнага исәпләнгән.

1 нче вариант

Бары ботка гына ашыйсы. Моның өчен башта карабодай ярмасына кайнап кына чыккан суны агызып,

12 сәгать тотарга кирәк. Төнгә каршы эшләсәң, уңай булыр. Әнә шулай әзерләнгән ботканы атна буе ашыйсы.

Карабодай боткасын тозсыз, тәмләткечләрсез, әмма тамак туйганчы ашый аласыз. Теләгән кадәр су эчегез. Йокларга 4-5 сәгать кала ашауны туктатасы булыр. Әгәренки ашказаны ризык сорап тилмертә икән, йокларга ятарга ярты сәгать кала бер стакан майсыз кефир эчеп куегыз.

Кем дә кем килограммнарын тагын да күбрәк киметергә тели икән, боткасына җебетелгән күрәгә җимеше сала ала.

2 нче вариант

Карабодай белән кефир диетасы организмдагы микроэлементлар балансын җайга сала, стресстан коткара, йокысызлыктан, арыганнан – дәва. Ул шулай ук анемияне, тире авыруларын, буыннарны, бавырны, үт куыгын дәвалый.

Диета бернинди мәшәкатьсез генә 7-12 кг авырлыкны бер-ике атнада киметергә ярдәм итә.

Бу диета өчен карабодай боткасы менә болай әзерләнә: әчегән майлардан арындыру өчен ярманы кайнап чыккан гына су белән чайкатып алыгыз. Ярма җилләгәч, майсыз табада кыздырып алыгыз. Кыздырылган ярма тизрәк пешеп чыга. Аннары ярма өстенә кайнар су коеп, кәстрүлне төреп куегыз. Термоста да ярый. Карабодай боткасы бик тиз өлгерер. Ут өстендә пешерергә кирәкмәс. Югыйсә аның бик күп файдалы матдәләре югалыр.

Ботканы майсыз гына ашап, соңыннан кефир эчеп куегыз. Нәтиҗә әйбәтрәк булсын өчен кефирны йә ярты сәгать алдан,  йә ашаганнан соң ярты сәгать үткәч эчәргә кирәк. Бу вариантта да ашауны йокларга 4-6 сәгать кала туктатырга киңәш ителә.

3 нче вариант

Бу диета алдагы ике варианттагы кебек әзерләнгән боткага төрле өстәмәләр салуны күздә тота. Мәсәлән, сез иртән йөзем яки күрәгә салынган ботка ашыйсыз, төшке аш вакытында карабодайны ит яки балык, сөт яки гөмбә белән ашыйсыз. Кич белән ботканың үзен генә ашаганнан соң, кефир эчеп куясыз. Шул рәвешле ике атна дәвам итә. Бу очракта авырлык күп кимемәс, әмма сәламәтлек күпкә яхшырыр.

Сәламәт булыгыз

Запись Нәрсә ашап ябыгырга? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ябыгу буенча диетолог киңәшләре
“Теләсә кайсы диета эшли һәм теләсә кайсы диета эшләми”, ди диетолог Элина Борханова. Ябыгу өчен ул каллорийларны санап торырга куша.

1. Диетологиянең нигезендә калорийларны киметү тора. Ябыгучы кеше ашаган кадәр каллорийларын чыгарырга тиеш. Күбрәк ашап, азрак хәрәкәтләнсәң, ризык май булып организмды җыелып бара. Әйтик, кешегә нормаль тән массасын саклап калу өчен якынча 1700 кило каллорий кирәк. Ябыгырга теләгән кеше каллорийлар күләмен 150-200гә киметергә тиеш. Каллорийларны санау өчен хәзер телефонда махсус кушымталар бар, алар күпме ашагыныңны санап бара.

2. Аксым, май һәм углеводлар баллансы да булырга тиеш. Моның өчен “тәлинкә методын” куллансаң яхшы. Тәлинкәнең бер өлешендә аксым булырга тиеш (ит, күкәй, сөт ризыклары), бер өлеше углеводлар (ярмалар, макарон, бәрәңге) һәм клетчатка – яшелчәләр булуы шарт. Баллансны саклап калу өчен 30 грамм (1 чәй кашыгы) файдалы майлар (сыр, зәйтүн мае, авокадо) кулланырга кирәк.

3. Мин ябыга торган кешеләргә беркайчан да ипине тыймыйм. 20 грамм ипидән авырлык артмый. Ипи белән чагыштырганда 10 грамм конфетның зыяны күбрәк. Конфет кешегә зыяннан кала бернәрсә дә бирми, ипидә әле B витамины бар. Ләкин чама хисе булырга тиеш инде.

ФМД дигән диета бар. Ул вакытта без бер ай нормаль тукланабыз да, аннан соң бер атна ризык күләмен ике тапкыр киметәбез. Бу көннәрдә хайван аксымнарын кулланмыйча гына, яшелчәләргә өстенлек бирергә кирәк. Бу үзенчә ач тору эффектын бирә. Кеше шулай ябыга. Аннан кабат нормаль туклануга күчәсең.

Сәламәт булыгыз

Запись Ябыгу буенча диетолог киңәшләре впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ябыгырга теләүчеләрнең 5 төп хатасы
Күп кенә хатын-кызлар инде хәзер үк Яңа елны ничек каршы алачагы турында уйлана башлый. Еш кына артык килограммнарның тышкы кыяфәтен дә, кәефен дә бозуларын сизәләр. Дүшәмбедән диетага утырырга карар кылучылар, иртән уянуга вәгъдәләрен оныта. Кыздырылган бәрәңге ашамыйча һәм суыткыч янында әрле-бирле йөрмичә генә ничек дөрес итеп ябыгырга соң?

Беренче хата – 18 сәгатьтән соң ашамау. Әгәр сез үзегезне кичке ашаудан чиклисез икән, организмыгыз тагын бер стресс кичерәчәк, ди белгечләр. Кичке аш һәм иртәнге чәй арасындагы вакыт аралыгы 12 сәгатьтән артмаска тиеш, югыйсә ашказанының стеналары бүлеп чыгаручы грелин гормоны туендыруны контрольдә тоту системасын бозачак.

Икенче хата – үзебезгә үзебез тыелган продуктлар исемлеге уйлап чыгару. Теләсә кайсы тыю кире нәтиҗә тудыра, эчке конфликт барлыкка килә. Үзегез өчен рационыгызда өстенлек бирергә тиешле продуктларны сайлагыз. Ә менә фастфуд, алкоголь эчемлекләре кебек тискәре продуктлардан, дөрестән дә, тулысынча тыелырга кирәк.

Өченче хата – углевод һәм майлардан баш тарту. Углеводларның гади  һәм катлаулылары була. Катлаулы углеводларга өстенлек бирегез һәм гади генә (шикәр, ак оннан ясалган әйберләрне, кондитер эшләнмәләрен) төшереп калдырыгыз. Майларга килгәндә… Алар да күп төрле була. Әйтик, балык, чикләвек, зәйтүн мае һәм төрле орлыклардан ясалган файдалы майлардан баш тартмау хәерлерәк.

Дүртенче хата – йокы режимын сакламау. Йоклаган вакытта безнең организмда актив рәвештә яңадан торгызу һәм энергетик процесслар башлана. Сез кимендә 6 сәгать йокларга тиеш.

Бишенче хата – тиз вакыт эчендә зур масса авырлыгын киметергә карар кылу. Еш кына артык авырлык гипертония белән үрелеп бара, ә бу очракта интенсив рәвештә ябыгу, авырлыкны киметү сәламәтлек өчен куркыныч. Бу очракта физик йөкләнешне әкренләп арттырырга кирәк. Физик активлыкны бернинди препарат белән дә алыштырмагыз, авырлыкны киметү өчен, барыннан да элек, үзегезнең туклану режимын үзгәртергә кирәк.

Татар тудей порталы

Фото: https://pixabay.com

Запись Ябыгырга теләүчеләрнең 5 төп хатасы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җәй җитте, ничек ябыгырга?
Артык авырлыктан котылырга теләүчеләргә киңәш бирү­челәр күп бүген. Кемдер ябыгыр өчен ашамаска кушып, махсус диета тәкъдим итә. Спорт залына чакыручылар да бар. Әмма ябыгыр өчен болар гына аз. Гәүдәне яхшы кыяфәттә тоту өчен, теләк­тән бигрәк ихтыяр көче кирәк.

Өч айда – 30 килограмм

Белгечләр, артык авырлыктан котылу күп кенә чирдән коткара, дип белдерә. Дөрес туклану буенча белгеч Кәүсәрия Вәлиәхмәтова (рә­семдә) әйтүенчә, артык авырлыгы булганнарга даими ярдәм кирәк. Кәүсәрия үзе дә моннан берничә ел элек 80 килограммнан арткан ха­тын-кыз булган. Бала тапканнан соң биг­рәк тә юанаеп китә ул. Дөрес туклану программасы буенча өч ай эчендә 30 килограмм авырлыктан котылып, җыйнак кына гәүдәле ханымга әверелгән. Алай гына түгел, үзендә уңай үзгәрешләрне күреп, башкаларга да ярдәм итәргә алынган.

“Ябыккач, шундый рәхәт булып китте, сулыш алуларыма кадәр үзгәрде, атлаулары рәхәт. Фото­рә­семнәрне караганнар миңа барысы да: “Кәүсәрия, синме бу? Бигрәк таза булгансың!” – диләр. Хәзер яңа тән, яхшы сәламәтлек, кечкенә үлчәмдәге киемнәр. Артык килограммнардан башка яшәү бөтенләй икенче икән. Элеккеге кебек тиз армыйм. Көч өстәлде, эшлисе генә килеп тора”, – дип сөйли ул.

Аның башкаларга ярдәм итү теләге зур була. Ул оештырган дөрес туклану үзәгенә йөрүчеләр күп. Күбесе артык авырлыктан котылганына шатланып бетә алмый. Сихәт алганнар башкаларга сөйли. Бергә җыелышалар, сөйләшәләр. “Тыным кысыла башлады. Корсагым машинада йөргәндә комачаулый иде. Бер-ике тапкыр бирегә килү белән үз­гәрдем. Әлбәттә, ашауны контрольдә тоту авыр. Әмма монда дөрес туклану буенча өй­рәтүләр алып баралар. Мин 23 килограмм авырлыкны ташладым, хәзер үк җиңел”, – дип сөйли Фәнил абый.

Камырдан баш тартыгыз

Артык авырлык каян килә соң? Күпчелек хатын-кыз бала тапканнан соң үзгәрә, тазара башлый. Шул ук вакытта дөрес тукланмау, көн дә­ва­мында теләсә ничек ашау да организмда матдәләр алмашын боза. Артык авырлык белән көрәшү өчен диета тотарга һәм спорт белән шөгыль­ләнергә кирәк дисәләр дә, һәр очракны аерым карау дөрес була. Әниләрнең диета тотуы аркасында балада аллергия барлыкка килер­гә мөмкин. Әни кеше бернинди чик­ләүләр куймыйча да, гәү­дә­сен ябыктыра ала. Моның өчен ешрак ашарга, күбрәк су эчәргә кирәк. Ризыкны кыздырмыйча, томалап пешерү, яшелчә һәм җиләк-җимешләргә өстенлек биреп, “зыянлы” ризыктан баш тарту яхшы. Бала тәрбия­ләгән­дә спорт белән шөгыльләнү мөм­кинлеге бар. Әмма ул балага зыянга булмасын. Өйдә бер сәгать буе тиз-тиз атлап йөрү дә 3 сәгать велотренажерны алыштыра икән. Йөклелек чорыннан соң ябыгырга теләү­челәргә бары тик тырышлыкны гына эшкә җигәсе кала.

Артык авырлыктан котыла алмаучылар кайчак геннарны сәбәп­че итә. Нәселдәнлекне кире кагып та булмый кебек. Әмма бу очракта һәрвакыт авырлыкны күзәтеп, камыр һәм баллы ризыклардан баш тартырга кирәк булачак.

Туклануда яшелчә-җимеш, балык, яшелчә салатлары, карабодай, арпа ярмасы, сыр, тавык ите, майсыз эремчек, 1,5 процентлы йогырт, чикләвек өстенлек итәргә тиеш. Майлы һәм кыздырылган, баллы һәм камыр ризыкларыннан бөтенләй баш тартырга. Ризыклар аксымга бай булсын.

Диета гына коткармый

Социаль челтәрләрдә, форум һәм чатларда матур булу серләре белән уртаклашучылар күп. Мин­зилә Черепанова: “Диета тотып, ашказанын гына бозасыз. Иртән торуга 2 стакан җылымса су эчәргә (бал белән лимон суы да ярый), аннан соң гына ашарга. Ашыйсы килгән саен, һәм ашар алдыннан башта 2 стакан җылымса су эчегез. Файдасын бер атнадан үзегез күрә башлыйсыз”, – дип яза. – Су эчкәч, ризык азрак керә. Тәлинкәгезне кечерәкне, аш кашы­гының шулай ук кечерәген алыгыз. Су эчкәннән соң 15-20 минут ашамагыз. Мин үзем дә сынап карадым. 15 килограммга ябыктым һәм шул авыр­­лыгымны саклыйм. Бәлкем кем­­гәдер ярдәмем тияр. Конфет урынына катнашма (мюсли) ашап карагыз. Тәмле дә, файдалы да”.

Ашауны чикләмәскәме, бөтен әйберне әз-әзләп ашаргамы дип сораучылар да бар. “Мин төшкә кадәр ашыйм, камыр ризыклары да ашыйм, төштән соң киметәм. Кичке 7дән соң ашамыйм, ашыйсы килсә, кефир эчәм. Кич белән алма ашарга ярамый”, – дигән фикергә дә колак салып карыйк.

Билгеле булганча, “Алма”, “Карабодай”, “Солы” диеталары бар. Бер төрле ризыкка гына өстенлек биреп, артык авырлыктан котылырга мөм­кин. Әмма табиблар бертөрле генә ризык белән туклануның да зыянлы булуын әйтә. Аннан махсус тукланудан соң югалган авырлык кабат тиз арада җыела. Шуңа да табиблар ябыгуның башка төрен – бер ризык ашауга корылган җиңелчә туклану көннәре ясауны тәкъдим итә. Мә­сәлән, карабодайны теләгән кадәр ашап була. Ул тәнне чистарта һәм гемоглобин дәрәҗәсен арттыра. Ярмага кайнаган су салып, төнгелеккә калдырырга кирәк (пешерергә ярамый). Йоклар алдыннан биш сәгать кала, берни ашамаска. 7 көн шулай тукланганда, 7 килограммга ябыгырга мөмкин. Әмма атна дәвамында бертөрле ризыклар белән туклану тәнгә кирәкле матдә һәм витаминнар күләмен киметә.

Сүз уңаеннан, бу атнада Әлмәттә караваттан егылган 120 килограммлы хатынга коткаручылар ярдәм иткән, дип яза “Татар-Информ” мәгъ­лүмат агентлыгы. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүенчә, 112 хез­мәтенә шалтыратучы кеше кызының егылуын һәм үзе генә тора алмавын хәбәр иткән. Аларга ярдәмгә Әлмәт коткаручылары килгән һәм табиб­лар кулына тапшырганнар.

Рәсимә Галиева, Ватаным Татарстан

Запись Җәй җитте, ничек ябыгырга? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..