Җәй җитте, ничек ябыгырга?

-- Лэйсирэ

Артык авырлыктан котылырга теләүчеләргә киңәш бирү­челәр күп бүген. Кемдер ябыгыр өчен ашамаска кушып, махсус диета тәкъдим итә. Спорт залына чакыручылар да бар. Әмма ябыгыр өчен болар гына аз. Гәүдәне яхшы кыяфәттә тоту өчен, теләк­тән бигрәк ихтыяр көче кирәк.

Өч айда – 30 килограмм

Белгечләр, артык авырлыктан котылу күп кенә чирдән коткара, дип белдерә. Дөрес туклану буенча белгеч Кәүсәрия Вәлиәхмәтова (рә­семдә) әйтүенчә, артык авырлыгы булганнарга даими ярдәм кирәк. Кәүсәрия үзе дә моннан берничә ел элек 80 килограммнан арткан ха­тын-кыз булган. Бала тапканнан соң биг­рәк тә юанаеп китә ул. Дөрес туклану программасы буенча өч ай эчендә 30 килограмм авырлыктан котылып, җыйнак кына гәүдәле ханымга әверелгән. Алай гына түгел, үзендә уңай үзгәрешләрне күреп, башкаларга да ярдәм итәргә алынган.

“Ябыккач, шундый рәхәт булып китте, сулыш алуларыма кадәр үзгәрде, атлаулары рәхәт. Фото­рә­семнәрне караганнар миңа барысы да: “Кәүсәрия, синме бу? Бигрәк таза булгансың!” – диләр. Хәзер яңа тән, яхшы сәламәтлек, кечкенә үлчәмдәге киемнәр. Артык килограммнардан башка яшәү бөтенләй икенче икән. Элеккеге кебек тиз армыйм. Көч өстәлде, эшлисе генә килеп тора”, – дип сөйли ул.

Аның башкаларга ярдәм итү теләге зур була. Ул оештырган дөрес туклану үзәгенә йөрүчеләр күп. Күбесе артык авырлыктан котылганына шатланып бетә алмый. Сихәт алганнар башкаларга сөйли. Бергә җыелышалар, сөйләшәләр. “Тыным кысыла башлады. Корсагым машинада йөргәндә комачаулый иде. Бер-ике тапкыр бирегә килү белән үз­гәрдем. Әлбәттә, ашауны контрольдә тоту авыр. Әмма монда дөрес туклану буенча өй­рәтүләр алып баралар. Мин 23 килограмм авырлыкны ташладым, хәзер үк җиңел”, – дип сөйли Фәнил абый.

Камырдан баш тартыгыз

Артык авырлык каян килә соң? Күпчелек хатын-кыз бала тапканнан соң үзгәрә, тазара башлый. Шул ук вакытта дөрес тукланмау, көн дә­ва­мында теләсә ничек ашау да организмда матдәләр алмашын боза. Артык авырлык белән көрәшү өчен диета тотарга һәм спорт белән шөгыль­ләнергә кирәк дисәләр дә, һәр очракны аерым карау дөрес була. Әниләрнең диета тотуы аркасында балада аллергия барлыкка килер­гә мөмкин. Әни кеше бернинди чик­ләүләр куймыйча да, гәү­дә­сен ябыктыра ала. Моның өчен ешрак ашарга, күбрәк су эчәргә кирәк. Ризыкны кыздырмыйча, томалап пешерү, яшелчә һәм җиләк-җимешләргә өстенлек биреп, “зыянлы” ризыктан баш тарту яхшы. Бала тәрбия­ләгән­дә спорт белән шөгыльләнү мөм­кинлеге бар. Әмма ул балага зыянга булмасын. Өйдә бер сәгать буе тиз-тиз атлап йөрү дә 3 сәгать велотренажерны алыштыра икән. Йөклелек чорыннан соң ябыгырга теләү­челәргә бары тик тырышлыкны гына эшкә җигәсе кала.

Артык авырлыктан котыла алмаучылар кайчак геннарны сәбәп­че итә. Нәселдәнлекне кире кагып та булмый кебек. Әмма бу очракта һәрвакыт авырлыкны күзәтеп, камыр һәм баллы ризыклардан баш тартырга кирәк булачак.

Туклануда яшелчә-җимеш, балык, яшелчә салатлары, карабодай, арпа ярмасы, сыр, тавык ите, майсыз эремчек, 1,5 процентлы йогырт, чикләвек өстенлек итәргә тиеш. Майлы һәм кыздырылган, баллы һәм камыр ризыкларыннан бөтенләй баш тартырга. Ризыклар аксымга бай булсын.

Диета гына коткармый

Социаль челтәрләрдә, форум һәм чатларда матур булу серләре белән уртаклашучылар күп. Мин­зилә Черепанова: “Диета тотып, ашказанын гына бозасыз. Иртән торуга 2 стакан җылымса су эчәргә (бал белән лимон суы да ярый), аннан соң гына ашарга. Ашыйсы килгән саен, һәм ашар алдыннан башта 2 стакан җылымса су эчегез. Файдасын бер атнадан үзегез күрә башлыйсыз”, – дип яза. – Су эчкәч, ризык азрак керә. Тәлинкәгезне кечерәкне, аш кашы­гының шулай ук кечерәген алыгыз. Су эчкәннән соң 15-20 минут ашамагыз. Мин үзем дә сынап карадым. 15 килограммга ябыктым һәм шул авыр­­лыгымны саклыйм. Бәлкем кем­­гәдер ярдәмем тияр. Конфет урынына катнашма (мюсли) ашап карагыз. Тәмле дә, файдалы да”.

Ашауны чикләмәскәме, бөтен әйберне әз-әзләп ашаргамы дип сораучылар да бар. “Мин төшкә кадәр ашыйм, камыр ризыклары да ашыйм, төштән соң киметәм. Кичке 7дән соң ашамыйм, ашыйсы килсә, кефир эчәм. Кич белән алма ашарга ярамый”, – дигән фикергә дә колак салып карыйк.

Билгеле булганча, “Алма”, “Карабодай”, “Солы” диеталары бар. Бер төрле ризыкка гына өстенлек биреп, артык авырлыктан котылырга мөм­кин. Әмма табиблар бертөрле генә ризык белән туклануның да зыянлы булуын әйтә. Аннан махсус тукланудан соң югалган авырлык кабат тиз арада җыела. Шуңа да табиблар ябыгуның башка төрен – бер ризык ашауга корылган җиңелчә туклану көннәре ясауны тәкъдим итә. Мә­сәлән, карабодайны теләгән кадәр ашап була. Ул тәнне чистарта һәм гемоглобин дәрәҗәсен арттыра. Ярмага кайнаган су салып, төнгелеккә калдырырга кирәк (пешерергә ярамый). Йоклар алдыннан биш сәгать кала, берни ашамаска. 7 көн шулай тукланганда, 7 килограммга ябыгырга мөмкин. Әмма атна дәвамында бертөрле ризыклар белән туклану тәнгә кирәкле матдә һәм витаминнар күләмен киметә.

Сүз уңаеннан, бу атнада Әлмәттә караваттан егылган 120 килограммлы хатынга коткаручылар ярдәм иткән, дип яза “Татар-Информ” мәгъ­лүмат агентлыгы. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүенчә, 112 хез­мәтенә шалтыратучы кеше кызының егылуын һәм үзе генә тора алмавын хәбәр иткән. Аларга ярдәмгә Әлмәт коткаручылары килгән һәм табиб­лар кулына тапшырганнар.

Рәсимә Галиева, Ватаным Татарстан

Бәйле