Архивы дом - Tatar Today - татар яңалыклары.

“ЯҢА ЙОРТКА ПРОЕКТ АНДА ЯШӘЯЧӘК КЕШЕЛӘРНЕ ӨЙРӘНЕП ЯСАЛА” – архитектор-төзүче ИЛФАТ ҖАМАЛДИНОВтан йорт салу киңәшләре:
“ЯҢА ЙОРТКА ПРОЕКТ АНДА ЯШӘЯЧӘК КЕШЕЛӘРНЕ ӨЙРӘНЕП ЯСАЛА” – архитектор-төзүче дустыбыз ИЛФАТ ҖАМАЛДИНОВ үзебез теләгәнчә йорт салу киңәшләрен бирә:

– Без уңайлы итеп планлаштырылган матур йортлар проектлыйбыз һәм төзибез. Бу язмада без проектлаштыру турында сөйләшербез һәм реаль үрнәкне карарбыз.

Шәхси йорт төзелеше ике этаптан тора. Беренче этап – проект. Икенче этап –  бу проектны тормышка ашыру, ягъни төзелеш. Бүгенге көндә бездә проектлау культурасы артта калган һәм күпләр бу этапны бәяләп бетермиләр. Аларга, интернетка кереп, типовой сызым яки гади картинаны күчермәсен алсаң,  проект әзер кебек тоела, ләкин мондый вариант  барысы өчен дә туры килми, чөнки кешеләр төрле. Һәр кешенең үзенең теләкләре һәм өстенлекләре бар, ә иң мөһиме – һәр кешенең бюджеты төрлечә.

Проектлаштыруны мин өч этапка бүләм. Беренче этап – генераль план.  Кызыл линия һәм күрше төзелешләр өчен араны исәпкә алып, участокта  алдан планлаштырылган корылмалар куябыз. Участокка керү юлын, йорт, гараж, мунча, беседканы кайда урнаштырачагыбызны, скважина кайда булачагын карыйбыз.

Икенче этап – планлаштыру. Йорт анда яшәячәк конкрет кешеләр өчен  проектлаштырыла, шуңа алар турында барысын да белергә кирәк. Беренче чиратта – бюджет, чөнки проектлаштыру белән генә эш бетми, аны тормышка ашырырга, төзергә, ахырына кадәр җиткерәсе бар. Бу йортта күпме кеше яшәячәге дә,  аларның теләкләре дә мөһим. Мәгълүмат җыйганнан соң, планлаштыру эшен башлыйбыз. Якынча планлаштырганнан соң соңгы этапка күчәбез. Йортның тышкы күренеше, стиле, төзелеш материалын карыйбыз.  Төзетүче (заказ ясаучы) теләге буенча икенче яктылык, камин, зур балкон карала.

Реаль үрнәккә игътибар итик. Әлеге объектта гараж, мунча һәм йорт өчен фундамент салынган . Фундамент булу эшне кыенлаштыра, чикләнгәнлек барлыкка килә. Эшкә керешкәнче без бюджет, анда яшәүчеләрнең саны һәм ихтыяҗлары турында мәгълүматлар алдык. Фундамент зурлыгы 9,3м һәм 11, 5м.

Икенчедән, яктылык мәсьәләсе, аның кайсы яктан төшүен исәпкә алырга кирәк. Зур тәрәзәле бүлмәләрне көньякка планлаштыру яхшырак, чөнки ул безгә кояштан өстәмә җылылык һәм яктылык бирә. Шуңа күрә кунак бүлмәсен көньякка урнаштырабыз. Стеналарның мәйданын алып ташлаганнан соң 41квадрат метр килеп чыга. Биредә кунак зонасы, кунаклар өчен аш өстәле, камин, баскыч булачак.

Заманча интерьерларда популяр күренеш булса да, без аш бүлмәсе белән кунак бүлмәсен берләштермәдек. Проектлаштырганда чынбарлыктан чыгып эш итәргә кирәк. Ни дисәң дә, безнең халык еш һәм бөтен гаилә өчен аш әзерли, ягъни кухня тулысынча тиешле дәрәҗәдә кулланыла. Кунак бүлмәсенә аш исе үтеп кермәсен өчен, аны изоляцияләү яхшырак. Хәтта иң заманча вентиляция системасы да исләрне тулысынча юкка чыгармый. Аш бүлмәсен без сул якка урнаштырдык, чөнки уң якта койма. Савыт-саба югычны тәрәзә каршында урнаштырырга планлаштырабыз. Кухнядан соң санузел, йокы бүлмәсе – уң якта. Мөмкинлек булса, йокы бүлмәсен беренче катта урнаштыру яхшырак, чөнки кеше картая, баскычтан күтәрелү кыенлаша.  Шулай итеп, беренче катны якынча планлаштырдык, икенче катка күчәбез.

Беренче катта санузел һәм ике йокы бүлмәсе ясарга була иде. Әмма заказчы зур балкон теләде, ә безнең тамбур һәм котельный юк. Шуңа күрә без  2,5 метр киңлектәге янкорма ясарга карар иттек. Без болдыр, тамбур, котельныйны-беренче катта, ә икенче катта зур терассалы балкон ясадык. Хуҗалар икенче катның түшәменең бер өлеше горизонталь рәвештә булуын  теләде, ягъни астан караганда идән эленеп тора кебек күренергә тиеш иде.

Бу мәсьәләне хәл итүдә инженер-проектлаучы Линар Шәрәфетдинов түбәндәге киңәшләрен бирде.

– Төп бурыч булып, консоль плитәне проектлаштыру тора иде. Аны хәл итүнең 3 мөмкинлеге бар.  Беренчесе – бетон белән түшәлгән плитәләргә урнаштырылган ике катлы балкалар, икенчесе – монолит тимербетон,  өченчесе – каплагыч җыелма плитәләр. Һәр ысулның үз өстенлекләре һәм җитешсезлекләре бар. Әмма төп критерий булып төзелеш вакыты торды, шуңа күрә тимербетон сайланды. Тагын бер проблема килеп чыга: гадәти җыелма плитәләр мондый авырлыкка исәпләнмәгән. Гадәти очракта стеналар ике яктан була, ә безнең очракта стеналар ике урыннан йомшартылган һәм концол участогы барлыкка килә. Шуңа күрә исәп-хисап ясалып, арматура һәм сызымнар сайланды. Без җитештерүче заводка мөрәҗәгать иттек. Шул рәвешле профессиональ якын килү һәм инженер хисабы теләсә нинди кызыклы архитектура чишелешләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Соңгы планировка барлык килешүләрдән соң түбәндәгечә булды: вентиляция каналлары кухняда, санузелларда, котельныйда һәм һәр йокы бүлмәсендә каралды.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Pro Проекты и Строительство (@ilfat_zamaldinov)

Илфат Җамалдинов дәвам итә:

– Соңгы этап – йортның тышкы кыяфәте. Башта без йортның формасы, пропорцияләре  белән эш итә алмый идек. Күп кенә вариантларны карап чыкканнан соң, без стенасы 2 метр биклектә, түбә авышлыгы 20 градус, кәрнизләре 60 см булган мансардалы (чарлаклы) йортка тукталдык. Йортның тышлыгы өчен заказчы классиканы сайлаган, ягъни салам төсендәге кирпеч  һәм гадәти шоколад. Проектлаштыру этабында ук тышлыкның йортка туры килү-килмәвен карарга кирәк. Монда безгә 3 DS MAX заманча модельләштерү коралы ярдәмгә килә. Без төп төс итеп салам төсен, аның иң ачык вариантын, читләре өчен ике кирпеч киңлегендә шоколад төсен сайладык. Нәрсәдер җитми кебек. Төрле вариантларны караганнан соң үзәкне һәм тәрәзә тирәсен шул ук кирпечтән башкарырга булдык. Уң, сул һәм арткы фасадларда тәрәзәләрне әйләндереп алдык, төп фасадның үзәк өлешен һәм почмакларын 2,5 сантиметрга чыгарып эшләдек. Бу безнең йортка күләм һәм массивлык бирде. Иң мөһиме – заказ бирүче эштән канәгать калды.

Проект – архитектор һәм заказ бирүченең иҗади эше. Шәхси проект – сезнең үлчәмнәрне исәпкә алып, сез теләгән материалдан, төсләрдән заказга тегелгән костюм ул, ди Илфат.

Архитектор-төзүче дустыбыз ИЛФАТ ҖАМАЛДИНОВ кулай бәягә, нормаль бюджетка матур, сыйфатлы, без теләгән йорт сала. Төзегән реаль йортларын Инстаграм битенә @ilfat_zamaldinov куеп бара. @ilfat_zamaldinov кереп карагыз, үзенә сораулар языгыз. Кардәшебез һәр сорауга ашыкмыйча бу мисалдагы кебек аңлатып җавап бирергә әзер! Илфатның аңлатуы үзебезгә дә ошады, өй түзү буенча укучылардан сораулар килүгә @ilfat_zamaldinov ка язачакбыз!

Запись “ЯҢА ЙОРТКА ПРОЕКТ АНДА ЯШӘЯЧӘК КЕШЕЛӘРНЕ ӨЙРӘНЕП ЯСАЛА” – архитектор-төзүче ИЛФАТ ҖАМАЛДИНОВтан йорт салу киңәшләре: впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..