Архивы дәвалану - Tatar Today - татар яңалыклары.

Салкын тиюдән тиз арада котылу ысулы [киңәш]
Тиз арада терелергә яки форс-можор ситуациядә тиз аякка басарга кирәк булса, шушы катнашмадан файдаланыгыз.

Хәзер без тәкъдим итәчәк йомыркалы катнашма иң көчле ютәлне дә бетерергә сәләтле. Ул шуның хәтле файдалы ки, замана медицина препаратлары да бер читтә торсын;

Бу аңлашыла да: чөнки ул әбиләребездән калган рецепт, нигезендә натураль компонентлар ята. Тиз арада терелергә яки форс-можор ситуациядә тиз аякка басарга кирәк булса, шушы катнашмадан файдаланыгыз.

Беренче эш итеп 1 стакан сөт кайнатыгыз. Шуңа 1 аш кашыгы атланмай һәм 1 аш кашыгы бал салырга кирәк. Аерым савытта йомырка сарысына бал калагының очына гына чәй содасы салып әйбәтләп болгатыгыз. Шуннан ике катнашманы бергә кушкач тәмле ризык килеп чыкмас, әлбәттә, тик файдалылыгы буенча тиңнәр булмас.

Шушы борынгы микстура белән әбиләребез бронхит, ларингит, хәтта трахеитны да дәвалаган.

Балагыз ютәлли башласа, аптекага йөгергәнче, йомыркалы катнашма эчертеп карагыз, үкенмәссез.

"Сабантуй" журналы

Запись Салкын тиюдән тиз арада котылу ысулы [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Буыннар сызлаганда нәрсә ашарга ярый, ә нәрсә ярамый? [киңәш]
Буыннары авыртканнарга диңгез кәбестәсе, креветка, койка (холодец), алма (кабыгы белән) ашарга киңәш ителә.

В витамины терәк-хәрәкәт системасын ныгыта, әлеге витамин сөт продуктларында, йомырка, балык, бавыр, яшелчәләрдә бар. А витамины фосфор белән кальцийны үзләштерергә булыша. Ул «кызыл» продуктларда күп: болгар борычы, помидор, абрикос, кызыл ит, брокколи, сыр, балык, кишердә. С һәм Е витаминнары организмдагы тернәкләнү процессларын тизләтә, ялкынсынуны бетерә. Организмыгызны әлеге витаминга баету өчен, рационыгызга алма, гөлҗимеш, цитруслылар, чөгендер, брокколи, манго һәм үсемлек мае кертегез.

Остеохондрозны дәвалауда кальций мөһим роль уйный, ул, белгәнегезчә, сөт продуктларында күп. Кальцийны үзләштерү өчен D витамины кирәк. Аны йомырка сарысыннан, сыер маеннан һәм эремчектән эзләгез. Селен зыян күргән тукымаларны яңадан торгызу өчен мөһим. Моның өчен креветка, арыш ипие һәм тәрәч балыгы (треска) ашагыз. Магний нерв системасы өчен җавап бирә, ул терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле. Әлеге микроэлемент карабодайда, фасоль, чикләвек, ачы шоколадта бар. Буыннар сәламәтлеге өчен Омега-3 тә кирәк. Аның өчен әстерхан чикләвеге, арахис, майлы балык, үсемлек маен кулланыгыз.

Нәрсәләр ашарга ярамый?

Беренче чиратта рационнан итнең майлы сортларын, кыздырылган ризыкларны, баллы газлы суларны, туңдырманы алып ыргытыгыз. Составында фосфат булган ризыкларны ашамагыз, фосфат организмда җыелып бара һәм остеопороз китереп чыгара. Мондый продуктларга куертылган сөт (сгущенка), спиртлы эчемлекләр, йомшак сыр (плавленый), краб таякчыклары, чүпрәле ак күмәч, казылык керә. Кузгалак, шпинат, редистан да баш тартыгыз, чөнки аларда буыннар өчен зарарлы булган кузгалак кислотасы бар. Составында пурин булган продуктларны да сак кулланыгыз: каһвә, кара һәм яшел чәй, шоколад, бавыр. Кыздырылган әйбер урынына парда пешкәнен ашагыз, газлы суны сок яки компотка алыштырыгыз, баллы ризыклардан күрәгә, кара җимешкә күчегез. Тозны да чамалап кына ашарга кирәк, чөнки ул организмдагы сыеклыкны тоткарлый.

Сәламәт булыгыз

Запись Буыннар сызлаганда нәрсә ашарга ярый, ә нәрсә ярамый? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Көчле салкыннар вакытында суык тиюдән саклану чаралары [киңәшләр]
Көчле салкыннар вакытында, суык тиюдән саклану өчен беренче чиратта, тиешле итеп киенү һәм дөрес туклану кирәк.

Суыкта урамга чыкканда, натураль булмаган тукымадан тегелгән (синтетик) киемнәр кимәскә тырышыгыз. Чөнки андый киемнәр тәннән бүленеп чыккан тирне сеңдерми, нәтиҗәдә тәнебез дымлана, ә бу исә, үз чиратында өшүгә китерә. Белгечләр фикеренчә, “кәбестә” кебек киенү, ягъни бер калын свитер урынына өч нәзекне кию, җылыны әйбәтрәк саклый. Артык нык кысып тора торган киемнәр кан әйләнешен начарайта һәм кеше тизрәк өши башлый. Башыгызга җылы башлык, бүрек киегез, чөнки баш аркылы тәннең 40%ка кадәр җылысы чыга.  Өске тын юлларын сакларга шарф яисә озын муенлы свитер ярдәм итә. Шулай ук билгә салкын тиюдән саклану өчен озын куртка, пальто, дубленка кебек киемнәр кию кирәк. Аяклар өшемәсен өчен, җылы кышкы оекбашлар кияргә, ә аяк киемегезнең астына киез аслыклар салырга мөмкин. Шулай ук кулыгызга җылы бияләйләр киергә онытмагыз. Перчаткаларга караганда бияләйләр кулларны әйбәтрәк җылыта.

Суыкта өшемәс өчен, урамга чыгар алдыннан әйбәтләп туклыклы итеп ашап алыгыз. Чөнки туклыклы ризык сезнең организмга җылылык бүлеп чыгару өчен бик кирәк. Көчле суыклар периодында төрле диеталарны, аз калорияле ризыклар белән туклануны туктатып тору киңәш ителә.

Нур сайты

Запись Көчле салкыннар вакытында суык тиюдән саклану чаралары [киңәшләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ангинаны (тамак бакасын) ничек дәваларга? [киңәш]
Ангина — бик көчле йогышлы авыру, аңкау бизләренең — миндальсыман бизнең ялкынсынуы аның ачык билгесе. Балачакта һәм үсмер вакытта ул аеруча еш кабатлана. Аның килеп чыгуы — туңудан, бигрәк тә аякларны туңдырудан. Авыру хәлсезләнүдән, йотканда тамакның авыртуыннан башлана. Температура 38-39 градуска җитә, балаларда 40ка күтәрелгән чаклары да була. Туңдыра, буыннар һәм мускуллар сызлый, баш авырта.

Тамак бакасы — куркыныч авыру. Ул азса, тамак, бөерләр шешә, ревматизм башлана. Ангинаның дифтерия, кызылча (скарлатина), грипп, бума ютәл кебек авырулар башлануын күрсәтүче билге булуы да мөмкин.

Температура күтәрелмичә, тамак кызарып, йоту авырая башлау белән тамакны йогышсызландыра торган сыеклыклар белән — 1 стакан суга 1 чәй кашыгы бор кислотасы салган су белән, 0,1 процентлы риванол һ.б. белән чайкау урынлы. Даруханә чаралары булмаганда — песи борчагы (алтей) төнәтмәсе: тозлы су, тоз, бор кислотасы һәм чәй содасы катнаштырып ясаган су белән; керән тамыры төнәтмәсе яки согы белән; карга миләше сыгынтысы белән чайкарга; тураган суганны иснәргә, суган ашарга, мүк җиләге согы эчәргә мөмкин.

Аңкау бизләре шешкән, температура күтәрелгән очракта, тамакны көнгә бер тапкыр тигез күләмдә алынган 5 процентлы йода сыекчасы һәм глицерин катнашмасы белән майлыйлар, муенга кайнар бәрәңге боламыгыннан җылыткыч компресс бәйлиләр.

Халык медицинасы

Тамакны чайкау өчен:

Чөгендер суы. Моның өчен чөгендерне вак тишекле угычта уып, суын чыгаралар. 1 стакан чөгендер суына 1 аш кашыгы серкә (эссенциясен түгел!) өстиләр. Көненә 5-6 тапкыр тамакны чайкыйлар, бер йөтым эчеп җибәру дә зыянсыз.

Суган кабыгы саркындысы белән чайкау. 3 чәй кашыгы суган кабыгын 0,5 л суга салып кайнатырга, 4 сәгать төнәткәч, сөзәргә.

Сарымсак төнәтмәсе белән чайкау. Чистарткан һәм ваклаган 100 г сарымсакка бүлмә температурасындагы 100 мл кайнаган су салып, өстен томалап 5-6 сәгать тотарга (24 сәгать тотарга да ярый). Шуннан соң сөзеп, җылымса көенчә тамакны чайкарга.

Тамакны һәм авызны баллы су белән чайкау. Тамак бизләренең шешен кайтара, эренле шешләрне бетерә.

Эчү өчен:

Каен чыбыклары төнәтмәсе. Сындырылган, изелгән бөреле чыбыклар өстенә кайнар су коярга, 1 сәгать төнәтергә. Көненә берничә стакан эчәргә. Тик бөерләре шешкән кешеләргә моны эчәргә ярамый.

Лимон. Авыруның башлангыч чорында ярты лимонны кабыгы белән бергә ашыкмый гына ашап бетерәләр. Шуннан 1 сәгать буена бернәрсә дә ашамыйлар, эчмиләр.

Эфир майларына һәм лимон кислотасына тамакның ялкынсынган тышчасына тәэсир итү өчен шул рәвешчә уңай шартлар тудырыла. 3 сәгатьтән соң лимонны кабат ашарга була. Шулай ук 2-3 телем лимонны кабыгыннан чистартып авызга кабып суырырга да мөмкин. Суын йота барырга. Моны җиңеллек сизгәнче һәр сәгать саен кабатларга кирәк.

Тома балавыз (умарта корты җилеме, прополис). Сырхауның барлык стадияләрендә дә файдасы тия. Ашап-эчкәч, авызга бармак очы хәтле генә җилемне кабып чәйнәргә; көненә барлыгы 5 г җилем таләп ителә. Җилемнең бик сыйфатлысы гына ярдәм итә. Андый җилем авызга капкач, көйдереп алгандай итәргә, телне оетып җибәрергә тиеш, төнгә җилемне яңак янына салып ятарга да була.

Куе арпа сыгынтысы. 1 аш кашыгы төйгән арпаны 1 стакан җылымса суга салып 4-5 сәгать төнәтергә. Шуннан соң 10 минут кайнатып сөзәргә. Көненә 4 тапкыр 1/4 әр стакан эчәргә. Тамак бакасын дәвалаганда гына түгел, эчне йомшарту, өске сулыш юлларын дәвалау өчен дә файдалы ул.

"Һәр авыруга дәва бар" китабыннан

Запись Ангинаны (тамак бакасын) ничек дәваларга? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мандаринның без белмәгән файдасы [киңәш]
Кыш – мандаринны күпләп ашау чоры. Кило-кило мандаринның кабыгын моңарчы чүпкә аткан булсагыз, бүгеннән җыеп барыгыз һәм сәламәтлегегез өчен кулланыгыз.

Дисбактериоз һәм ашкайнату проблемалары булганда

Кипкән мандарин кабыгын кофетарткычта ваклагыз. Аксыл әфлисун төсендәге порошок барлыкка килер. Шуны һәр ризыкка тәмләткеч урынына 1 чәй кашыгы кушып ашагыз. Ул метеоризм һәм ашказаны-эчәк авыруларыннан булыша. Аны кофега кушып эчәргә дә була.

Бронхиттан

2 аш кашыгы кипкән мандарин кабыгына 1,5 стакан кайнар су коегыз. Шуны сүлпән утта 5 минут тотыгыз да, уттан алып, бер сәгать төнәтегез. Моны ашарга ярты сәгать кала, җылытып, көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.

Коры ютәлдән

2 аш кашыгы кипкән кабыкка 1 стакан аракы салып, караңгы урында бер атна төнәтегез. Тиешле вакыт узганнан соң, сөзеп, суга 20 тамчы тамызып, ашар алдыннан көнгә өч тапкыр эчегез. Мандарин кабыгы составындагы эфир майлары нык булыша.

Салкын тигәндә

Бер уч кипкән мандарин кабыгына кайнар су коеп, тар авызлы савытка салып, 10 минут буе шуның парын иснәгез. Әлеге процедурадан соң бер сәгать эчендә урамга чыгарга ярамый. Фитонцидка бай мандарин пары инфекцияләрне тиз арада куа.

Аяк табаны гөмбәчегеннән

Мандарин кабыгы белән тырнакларны һәм бармак араларын көнгә ике тапкыр ышкырга кирәк.

Хәлсезлек һәм йокысызлыктан

Мандарин кабыгын вак-вак бүлгәләп, пакетка салыгыз да 15 минут иснәгез. Ул шулай ук баш авыртуларынан да коткара. Цитруслылар исе һәм эфир майлары арыганлыкны ала, стресстан коткара, тынычландыра һәм йоклап китәргә булыша.

"Ашыгыч ярдәм" газетасы

Запись Мандаринның без белмәгән файдасы [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдинова әти-әнисе генә белгән салкын тиюне дәвалау серен сөйли [фото]
Бу салкын көннәрдә чәчәкләр арасында фотога төшеп йөрү килешмәгәнме, җырчы Илсөя Бәдретдинова чирләп киткән. Инстаграмдагы битендә “температура….” дип язып, җанатарлары белән балачак хатирәләре һәм салкын тигәннән тиз генә терелү серләре белән уртаклашты.

“Әни  эмаль чиләккә күп итеп мәтрүшкә,каен яфрагы,нарат күркәсе кебек үләннәр салып ,газ өстендә су белән кайнатып ала да…идәнгә чиләкне куеп, шуның янына мине утыртып,чиләк белән икебезнең өстән юрган ябып, бер таяк белән бутап утырырга һәм тирәәән итеп суларга куша иде. Ә  үзе тышкы яклап сөйләштереп утыра. Килде-китте сорау бирә дә….шаркылдап көлә үзе… Мин җавап бирәм, ә әни ишетмәмешкә салыша… Юри…мин тирән итеп сулап, кычкырып җавап бирсен өчен. Күпмедер чиләк кочаклап утыргач, тирләп-пешеп юрган астыннан килеп чыгасын…Аннан әни,әтинең самогонында носкиларымны чылата да, өстеннән пакет, ә анын өстеннән кәҗә йоныннан бәйләгән тагын бер носки кидерә. Борын астына “звездочка” сылый… бер чашка мәтрүшкәле чәй.. и всееееее… Авыыр сырган юрган астына түшәккә чумып, ястыкка батып йокыга китәсен! Иртәнгә берни калмаган була!”, – дип яза ул.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Запись Илсөя Бәдретдинова әти-әнисе генә белгән  салкын тиюне дәвалау серен сөйли [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..