Салкын тиюдән тиз арада котылу ысулы [киңәш]

-- Алина

Тиз арада терелергә яки форс-можор ситуациядә тиз аякка басарга кирәк булса, шушы катнашмадан файдаланыгыз.

Хәзер без тәкъдим итәчәк йомыркалы катнашма иң көчле ютәлне дә бетерергә сәләтле. Ул шуның хәтле файдалы ки, замана медицина препаратлары да бер читтә торсын;

Бу аңлашыла да: чөнки ул әбиләребездән калган рецепт, нигезендә натураль компонентлар ята. Тиз арада терелергә яки форс-можор ситуациядә тиз аякка басарга кирәк булса, шушы катнашмадан файдаланыгыз.

Беренче эш итеп 1 стакан сөт кайнатыгыз. Шуңа 1 аш кашыгы атланмай һәм 1 аш кашыгы бал салырга кирәк. Аерым савытта йомырка сарысына бал калагының очына гына чәй содасы салып әйбәтләп болгатыгыз. Шуннан ике катнашманы бергә кушкач тәмле ризык килеп чыкмас, әлбәттә, тик файдалылыгы буенча тиңнәр булмас.

Шушы борынгы микстура белән әбиләребез бронхит, ларингит, хәтта трахеитны да дәвалаган.

Балагыз ютәлли башласа, аптекага йөгергәнче, йомыркалы катнашма эчертеп карагыз, үкенмәссез.

 

 

 

 

 

"Сабантуй" журналы

Бәйле