Архивы дәвачы - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Дәвалаучы Зөлфирә апа яныннан чыкканда үземне рентген аша караганнар кебек хис иттем”
Журналист Ольга Степанова Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылыннан булган танылган халык күрәзәчесе-дәвалаучысы Зөлфирә Гобәйдуллина янында булып кайтты. Шушы көннәрдә “Татар-тудей” сайтында, https://tatar-today.ru/ без, халык дәвалаучысы турында язган идек. Әлеге теманы дәвам итеп, сезнең игътибарга журналистның үзе күргәннәрен, “үзе татып” караганнарын тәкъдим итәбез.

Хәтта Европадан да киләләр

Мин халык дәвалаучыларына, күрәзә итүчеләргә һәм экстрасенсларга әллә ни ышанып җитмим, монда мөгаен, кызыксынудан бардым. «Вконтакте» социаль челтәренең бер төркемендә дәвалаучы хатынны таптым, анда Түбән Тәкәнеш авылына – Зөлфирә апа янына кайчан килергә мөмкин булуын ачыклаган язма калдырдым. Миңа шул ук көнне SMS-хәбәр килде, анда сеансларның даталары һәм сәгатьләре күрсәтелгән иде.

Сүз уңаеннан, “Вконтакте”дагы бу төркем бик популяр – анда 13,5 мең язылучы бар. Шул язылучыларның кайдан булуын да карап чыктым, аларның бөтен Россиядән икәне ачыкланды: Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Самара, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдән булуын белдем. Моннан тыш бу хатын янына Себер, Ерак Көнчыгыш, Кавказ, Урта Азия, хәтта Европа якларыннан да киләләр икән.

Машина куярга бер буш урын юк

Яр Чаллыдан Түбән Тәкәнешкә кадәр – 128 чакрым, ә бу кайдадыр сәгать ярым юл дигән сүз. Барганда, төркемдә язылган мәҗбүри саналган кайбер эшләр турында укып бардым. Сеанс барышында шуларны үтәү мөһим икән! Менә шуларның кайберләре генә: проблемалар турында түгел, ә аларның нәтиҗәләре турында уйларга, түземле булырга – чиратта төртелергә ярамый, авырлы хатыннарны, балалы гаиләләрне, өлкәннәрне, сәламәтлекләре чикле кешеләрне уздырырга кирәк…

Авылга килеп кердек. Иң гаҗәпләндергәне – машина куярга якын-тирәдә урын юк! Кыйммәтле чит ил машиналарыннан алып үзебезнең ил машиналарына кадәр утызлап автомобиль санадым. Капка төбендә халык күп, алар алты сәгатьлек сеанс беткәнне көтеп басып торалар иде.

Зөлфирә апаның йорты – иң гади бер катлы, кызыл кирпечтән салынган өй. Ишегалдында килгән бөтен кешене хуҗаларның эте каршы ала, ул өрми, күп кешегә инде ияләшкәне күренеп тора. Аяк астында ягымлы песи ятканына да игътибар иттем.

Халык дәвалаучысы янына гади кешеләр дә, түрәләр дә килә

Иртәнге вакыт. Сәгать 7.30. Билгеләнгән вакытка безне керттеләр, ләкин сеанс 8:00дә түгел, ә 9:30да башланды, чөнки Зөлфирә апа белән беренче төркемнән булганнар шәхсән аралашырга теләп, янына ук барганнар иде. Көткән арада сеанслар өчен бинаны карадым – ул шактый иркен, керү ишеге өстендә шамаил урнаштырылган, мәчет төшерелгән картина бар, тәрәзә төпләрендә орхидеяләр күп. Кондиционер бар. Килүчеләр эскәмияләргә утырыша, сигез сәгатьлек сеанс барышына утыздан артык кеше җыелды. Кием-салымга килсәк, һәммә кеше дә үз кошелегына карап киенгән: менә бу гаилә пары кыйммәтле фирма киеме кигән, икенчесе – иске әйберләрдә. Монда син ярлы, ә син бай дип, аерып тору юк. Бөтен кеше бертигез!

Беренче төркемнән соңгы кеше чыккач, дәвалаучы ханым күрше бүлмәгә чыгып китте, бераз ял итәргә булса кирәк – безгә кадәр утызлап кеше кабул итте бит. Ул кире әйләнеп кергәч, өске киемнәрен салмаган кешеләрдән гади генә итеп, шаяртып алды, ни өчен дигәндә, ул киемнәрне салырга шкаф бар бит. Аннары кулларыбызны тез өстенә куеп, күзләрне йомуны сорады. Һәм дога укый башлады – татар сүзләрен дә, гарәп сүзләрен дә ишеттем мин. Дөресен әйтим, нәрсә барганын күрү өчен, күзләремне ачтым, бераз гына булса да күзәтү үткәрдем (һәм мин генә түгел!).

Укыган вакытта Зөлфирә апа һәр кеше янына килеп, ике кулы белән баштан, иңбашлардан, умыртка сөяген сыйпап йөрде. Кайвакыт ул тирән сулыш алырга һәм тирән итеп сулыш чыгарырга кушты.

Шуннан соң ул кешеләр үзләре белән алып килгән әйберләрне карады. Монда нәрсә генә юк: машина ачкычлары, кәрәзле телефоннар, тоз, варенье, шампуньгә хәтле бар иде. Зөлфирә апа алар өстендә дога укыды, озак итеп күзен йомып торды.

Зөлфирә апа бөтен кеше белән дә татар телендә генә аралаша

Зөлфирә апа, намазын укып бетергәч, ашыкмый гына үз урынына – кулына каләм һәм бер төргәк стикерлар тоткан иске эш өстәле янына барып утырды. Үпкәләр булдырмас өчен, чиратны берничә өлешкә бүлә: беренчеләрдән булып аның янына балалар белән гаиләләр килә, икенчеләр – кем беренче тапкыр килми шулар (әйе, кайберләренә ул эффект булсын өчен берничә тапкыр килергә киңәш итә), өченчеләре – ир-атлар, дүртенчеләре – хатын-кызлар. Башта мине чит-ят кешеләр күп булган җирдә шәхси кабул итү алып барылуы аптырашта калдырды. Ләкин соңыннан аңладым: күпчелек кеше, нигездә, чит проблемаларга колак салмый, аларга үзләренеке дә җитә.

Мин исә берничә вакыйганы тыңладым һәм башка тыңларга да, ишетергә дә теләмәс идем, чөнки бик авыр… Боларның барысын да дәвалаучы ханым ничек күтәреп бетерә ала икән – шул сорау борчыды… Карап торышка, Зөлфирә апага алтмыштан артык яшь. Бераз аның артыннан күзәтеп, шуны әйтә алам: ул медицина белән яхшы таныш, бәлки, элеккеге медицина хезмәткәре, яхшы психолог, аның тормыш зирәклеге, тормыш тәҗрибәсе бар.

Зөлфирә апа төрле сорауларга җавап бирә. Сеанска килүче ир-атларның берсе бизнес буенча сорау белән мөрәҗәгать итте. Аның кибетләр челтәре бар, аларның бер өлеше акча китерми, әмма ир-ат шул ук вакытта аларны ябарга кыймый. Зөлфирә апа аңа эшләрен, гомумән, туктатырга киңәш итте.

Сүз уңаеннан, дәвалаучы барлык килүчеләр белән татар телендә генә аралаша. Күпләр, рус теллелеләр, аның алдына диктофон куялар, аннары шуны күчерәләр һәм нәрсә әйткәнен белә алалар.

Минем чират

Безгә дә чират җитте, мин машина йөртүче белән кергән идем. Мин аның машина йөртүчегә нәрсә әйтәчәген тыңламаска булдым. Әңгәмәнең ахырына якынлашканда алар янына барырмын дип уйладым. Зөлфирә апа шуны көткән булса кирәк. Машина йөртүчегә шундук: “Син монда килергә теләмәдең бит, – дип кырт кисте. – Син монда эш буенча. Син монда кеше алып килдең бит. Кемне?” – дип әйтте.

Күпмедер вакыттан соң миңа хәтта кызыксынып та аның янына барып утырасым килмәде! Минем тормышымда казынуларын теләмәдем. Ләкин башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәк иде. “Син минем өчен сораулар әзерләдең бит, әйдә, бир шуларны”, – дип шаккаттырды тагын мине Зөлфирә апа.

Әйе, сорауларны, чыннан да, әзерләгән идем. Алар бу бинада утыручы күпчелек кешеләрнеке кебек үк – сәламәтлек, гаилә, балалар, еш күченүләр һәм эшне үзгәртергә теләк турында иде. Һәм менә үзем турында нәрсә ишеттем: “Синең характерың начар, тиз кызып китәсең, аннары сукранасың. Синең тормыш юлың шулай язылган: син дөньяны карарга тиеш, син барыбер барысын да ташлап китәчәксең. Минем сиңа киңәшем шул: калырга тырыш, шулай яхшырак булыр, юкса, кире кайту мөмкинлеге булмас. Үкенәчәксең. Уйларга ярты ел вакытың бар. Сине бер урынга бәйләүчеләр булачак – бу ике бала. Синең яныңда ир кеше булыр. Ә сәламәтлегең әйбәт. Бернәрсә дә эшләмә. Эшләгәнеңне кат-кат уйла! Кызма!”.

Чыгып киткәндә ни әйтергә дә белмәдем. Мине рентген аша карадылар кебек тоелды…

Киткәндә иганә тартмасына акча салалар. Бу акча изге эшкә китә, – Зөлфирә апа туган авылы Югары Козгынчыда мәчет төзегән, аны әнисе Вәсигабикә хөрмәтенә атаганнар.

Ольга Степанова.

Запись “Дәвалаучы Зөлфирә апа яныннан чыкканда үземне рентген аша караганнар кебек хис иттем” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә Нәҗметдинова яман шешне дә дәвалый торган дарулар ясый”
“Кырда бер үләнгә охшаган 20 төрле үлән булырга мөмкин. Белеп җыярга кирәк”, – ди үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә Нәҗ­мет­динова. Арча районы Наласа авылында яшәүче әлеге ханым күп кенә авыруларны, хәтта бүген иң киң таралган яман шешне дә дәвалый торган дарулар ясый.

– Сезнең үләннәр белән дәвала­выгызны кайдан белеп килә башладылар?

– Элек даруларны беркемгә дә бирми идем. 2010 елда бер ханым килеп керде, яман чирдән дару сорый. Ничектер аңа биреп чыгардым һәм 2013 елда бер журналист килеп, газетага язгач, башланды инде.

– Онкологиягә каршы кулланыла торган үләннәр агулы, дидегез. Алар безнең якта үсәме?

– Безнең якта үсә торганы да бар аның, үсми торганы да. Агулы үләннәр белән сак эш итәргә кирәк. Мәсәлән, кеше канлы үләнне (чистотел) файдалы дип ишетә дә, шуны эчә башлый. Атна-ун көн эчә дә, бәрәңге чәчәге сихәте турында укый һәм шуңа күчә. Бераздан чебен гөмбәсе шифасы хакында белеп ала. Кемнән нәрсә ишетә, шуны кулланып, кешенең бавыры сафтан чыга.

Әңгәмәне тулысынча “Акчарлак” газетасының 18 нче саныннан укый аласыз.

Запись “Үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә Нәҗметдинова яман шешне дә дәвалый торган дарулар ясый” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Дәвачы Шамил: “Үлемгә дип ясалган сихернең җиде тамыры бар”
Кукмара районы Күкшел авылына баргач, дәвачы Шамил Гафиятовны эзләп табу авыр булмады. Дәвачылык – язмыш сынавы дияр идем. Ә язмыш үз борылышын инсанга төрлечә белгертә. Менә Шамил Шакир улы да тиздән дәвачы булып китәчәген нибары 42 яшендә генә аңлый.

Хәзер үзенә килүчеләрне массаж ясап дәвалый. “Массажны автомат рәвештә ясыйм. Чирләреннән терелүчеләр рәхмәтле”, – ди дәвачы үзе. Үземнең дә: “Менә, Кукмарага барып дәваландым”, – диючеләрне очратканым бар.

– Шамил абый, ни өчен Кукмарада гомер-гомергә дәвачылар күп?

– Безнең Күкшел авылына күчеп килүебезгә нибары бер ел. Мин Лаеш  районының Атабай авылыннан. Моңа кадәр ике ел Мамадыш районында яшәдек. Дәвачылар Кукмарада гына түгел, хәзер бар районнарда да күп. Араларында чын дәвачылар да, беркемгә ярдәм итә алмаучы бушкуыклар да очрый. Аларны аера белү мөһим.

– Сезнең нәселдә дәвалау сәләте буыннан-буынга күчкәч, моңа алдан ук әзер булгансыздыр инде?

– Юк шул. Дәвалый башлармын дип уйламадым да. Безнең алты-җиде буында дәвачылар булган. Нәселебездәгеләрнең хәтта 1915 елда да сихәтләүләре мәгълүм. Мин тугач, дәү әнием тиз генә кулына алып, күзләремә караган да: «Бу – безнеке!» – дигән. Өстәвенә, сөннәтле булып та дөньяга килгәнмен. Әни: «Мин сине имездем генә, ә дәү әниең үстерде», – дия иде. Чыннан да, дәү әнием миңа дару үләннәре турында да сөйләде, авырулар килгәч, аларны дәвалаганда үзе янында утырта иде.

– Күзегезнең начар күрүе тумыштанмы?

– Әйе. Безнең гаиләдә биш ир бала. Шуның берсе генә күрә. Һәм миндә генә дәвалау сәләте бар. Олыгайган саен күзләр начарайды. Бу гаиләм таркалуга да сәбәп булды.

– Ничә ел дәвалыйсыз инде?

– Дүрт ел. Бу хезмәт – авыр, энергия күп китә. Кайбер көнне хәлсезләнеп, сыгылган лимон кебек булам. Шуңа күрә хәзер көненә җиде-сигез  кеше генә кабул итәм. Дәвалый башлар алдыннан кан басымы бик югары күтәрелеп өч атна үлем хәлендә яттым. Кан басымын һичнәрсә төшерә алмагач, хатыным Валентина белән бәхилләштем. Бер көн хәлем җиңеләйде һәм үземдә илаһи көч күбәйгәнен сиздем. Кулларым кешеләргә үзләреннән-үзләре массаж ясый башлады. Авыруларның тәнендәге кайсы нокталарына басарга кирәк икәнен ачык тоям. Кешенең чире кулга пульс кебек килеп бәрелә. Моңа кадәр төшләр дә юрый идем, әмма бу сәләтем тора-бара бетте.

– Сез ясаган массажның тагы нинди үзенчәлеге бар?

– Ул гади массаж түгел, бу вакытта кеше тәненә күктән энергия керә. Ераклардан килеп, мин ясаган массажга өйрәнеп тә карадылар, әмма кабатлый алмадылар.  Чөнки ул автомат рәвештә башкарыла.

– Сеанс вакытында нидер көйлисез дә әле…

– Ул  моң, теләсәм  дә, теләмәсәм  дә, үзеннән-үзе көйләнә. Моң дулкыннары  кергәч, кеше тәнендәге бозык котыра башлый, ул аңа ошамый. Күпләрдә күз тию, сихер, бозык бар. “Башта сихергә бер дә ышанмый идем, үзем юлыккач, инандым менә”, – диләр. Бозык чыкканда кеше коса. Сихер тигән кешене тану бик җиңел. Үзе елмайса да, аның күзләре бозланып тора. Бервакыт бер хатыннан сорыйм: “Сезнең күзләрегез нинди төстә?” “Куе зәңгәр”, – ди. Бозыгын чыгаргач, көзгегә  караса, күзләре, әнисенеке кебек, яшел төстә икән. Бозык күзләрнең төсен дә үзгәртергә мөмкин.

Бәхете булмасын дип, ясалган сихерне бетерү җиңел. Ләкин үлемгә куелган сихерне юк итү гаять авыр. Үлемгә дип ясалган сихернең җиде тамыры бар һәм алар башка, йөрәккә, үпкәгә, бавырга, бөергә, ашказанына, аяк-кулларга тоташкан була. Шуның җиде тамырын йолкып алганчы дәвалап бетерергә кирәк. Вакытында ярдәм итмәсәң, андый бәндәләр йөри алмаска әйләнә, башы авырта, сулышы кысыла, кеше коры сөяккә калып, агарып, каралып, үлеп китә.

– Әҗәле якын булганнарны ничек таныйсыз?

– Андыйларның тәне кайнар, ә маңгай уртасында сап-салкын нокта була. Бигрәк тә үлемгә дип ясалган бозык булганнарда шушындый әҗәл тамгасы бар. Андый әшәкене чыгаргач, маңгай да кайнарлана. Физик чир булса да шулай. Мәсәлән, кайберәүләрнең йөрәк турысы салкын булып тора, димәк, аның йөрәк үзәге беткән инде. Әмма бу хакта беркемгә дә әйтергә ярамый. Әгәр дә терелә икән, бу – Аллаһы Тәгалә ярдәме.

– Сезне кемнәр сөендерә?

– Иң рәхмәтле кешеләр – эчләре төшкән булып, балага уза алмыйча җәфа чигеп, эчләрен урынына утырткач, бәби тапкан хатын-кызлар. Алар бу бәхеткә ирешкәч үк, телефоннан шалтыратып, үз шатлыклары белән уртаклашалар.

– Ни өчен шалтыратучыларга чирләре хакында алдан ук әйтеп куясыз?

– Чөнки хәзер “Сездә бозык бар”, –  дип дөресен сөйләмәүчеләр күбәйде. Андыйларга ышанучылар Татарстанның иң ерак районыннан да, башка төбәкләрдән дә килергә мөмкин, әгәр дә бозык булмаса, килеп йөрмәскә кушам. Ә чирләр турында минем колакка әйтеп торалар, шуңа күрә җавап төгәл килеп чыга. Бар шифа Аллаһы Тәгаләдән!

"Акчарлак" гәҗите архивыннан алынды
20 март 2017 ел

Запись Дәвачы Шамил: “Үлемгә дип ясалган сихернең җиде тамыры бар” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..