«Дәвалаучы Зөлфирә апа яныннан чыкканда үземне рентген аша караганнар кебек хис иттем»

-- Лейла

Журналист Ольга Степанова Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылыннан булган танылган халык күрәзәчесе-дәвалаучысы Зөлфирә Гобәйдуллина янында булып кайтты. Шушы көннәрдә “Татар-тудей” сайтында, https://tatar-today.ru/ без, халык дәвалаучысы турында язган идек. Әлеге теманы дәвам итеп, сезнең игътибарга журналистның үзе күргәннәрен, “үзе татып” караганнарын тәкъдим итәбез.

Хәтта Европадан да киләләр

Мин халык дәвалаучыларына, күрәзә итүчеләргә һәм экстрасенсларга әллә ни ышанып җитмим, монда мөгаен, кызыксынудан бардым. «Вконтакте» социаль челтәренең бер төркемендә дәвалаучы хатынны таптым, анда Түбән Тәкәнеш авылына – Зөлфирә апа янына кайчан килергә мөмкин булуын ачыклаган язма калдырдым. Миңа шул ук көнне SMS-хәбәр килде, анда сеансларның даталары һәм сәгатьләре күрсәтелгән иде. 

Сүз уңаеннан, «Вконтакте»дагы бу төркем бик популяр – анда 13,5 мең язылучы бар. Шул язылучыларның кайдан булуын да карап чыктым, аларның бөтен Россиядән икәне ачыкланды: Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Самара, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдән булуын белдем. Моннан тыш бу хатын янына Себер, Ерак Көнчыгыш, Кавказ, Урта Азия, хәтта Европа якларыннан да киләләр икән.

Машина куярга бер буш урын юк

Яр Чаллыдан Түбән Тәкәнешкә кадәр – 128 чакрым, ә бу кайдадыр сәгать ярым юл дигән сүз. Барганда, төркемдә язылган мәҗбүри саналган кайбер эшләр турында укып бардым. Сеанс барышында шуларны үтәү мөһим икән! Менә шуларның кайберләре генә: проблемалар турында түгел, ә аларның нәтиҗәләре турында уйларга, түземле булырга – чиратта төртелергә ярамый, авырлы хатыннарны, балалы гаиләләрне, өлкәннәрне, сәламәтлекләре чикле кешеләрне уздырырга кирәк…

Авылга килеп кердек. Иң гаҗәпләндергәне – машина куярга якын-тирәдә урын юк! Кыйммәтле чит ил машиналарыннан алып үзебезнең ил машиналарына кадәр утызлап автомобиль санадым. Капка төбендә халык күп, алар алты сәгатьлек сеанс беткәнне көтеп басып торалар иде.

Зөлфирә апаның йорты – иң гади бер катлы, кызыл кирпечтән салынган өй. Ишегалдында килгән бөтен кешене хуҗаларның эте каршы ала, ул өрми, күп кешегә инде ияләшкәне күренеп тора. Аяк астында ягымлы песи ятканына да игътибар иттем.

Халык дәвалаучысы янына гади кешеләр дә, түрәләр дә килә

Иртәнге вакыт. Сәгать 7.30. Билгеләнгән вакытка безне керттеләр, ләкин сеанс 8:00дә түгел, ә 9:30да башланды, чөнки Зөлфирә апа белән беренче төркемнән булганнар шәхсән аралашырга теләп, янына ук барганнар иде. Көткән арада сеанслар өчен бинаны карадым – ул шактый иркен, керү ишеге өстендә шамаил урнаштырылган, мәчет төшерелгән картина бар, тәрәзә төпләрендә орхидеяләр күп. Кондиционер бар. Килүчеләр эскәмияләргә утырыша, сигез сәгатьлек сеанс барышына утыздан артык кеше җыелды. Кием-салымга килсәк, һәммә кеше дә үз кошелегына карап киенгән: менә бу гаилә пары кыйммәтле фирма киеме кигән, икенчесе – иске әйберләрдә. Монда син ярлы, ә син бай дип, аерып тору юк. Бөтен кеше бертигез!

Беренче төркемнән соңгы кеше чыккач, дәвалаучы ханым күрше бүлмәгә чыгып китте, бераз ял итәргә булса кирәк – безгә кадәр утызлап кеше кабул итте бит. Ул кире әйләнеп кергәч, өске киемнәрен салмаган кешеләрдән гади генә итеп, шаяртып алды, ни өчен дигәндә, ул киемнәрне салырга шкаф бар бит. Аннары кулларыбызны тез өстенә куеп, күзләрне йомуны сорады. Һәм дога укый башлады – татар сүзләрен дә, гарәп сүзләрен дә ишеттем мин. Дөресен әйтим, нәрсә барганын күрү өчен, күзләремне ачтым, бераз гына булса да күзәтү үткәрдем (һәм мин генә түгел!). 

Укыган вакытта Зөлфирә апа һәр кеше янына килеп, ике кулы белән баштан, иңбашлардан, умыртка сөяген сыйпап йөрде. Кайвакыт ул тирән сулыш алырга һәм тирән итеп сулыш чыгарырга кушты. 

Шуннан соң ул кешеләр үзләре белән алып килгән әйберләрне карады. Монда нәрсә генә юк: машина ачкычлары, кәрәзле телефоннар, тоз, варенье, шампуньгә хәтле бар иде. Зөлфирә апа алар өстендә дога укыды, озак итеп күзен йомып торды.

Зөлфирә апа бөтен кеше белән дә татар телендә генә аралаша

Зөлфирә апа, намазын укып бетергәч, ашыкмый гына үз урынына — кулына каләм һәм бер төргәк стикерлар тоткан иске эш өстәле янына барып утырды. Үпкәләр булдырмас өчен, чиратны берничә өлешкә бүлә: беренчеләрдән булып аның янына балалар белән гаиләләр килә, икенчеләр — кем беренче тапкыр килми шулар (әйе, кайберләренә ул эффект булсын өчен берничә тапкыр килергә киңәш итә), өченчеләре — ир-атлар, дүртенчеләре — хатын-кызлар. Башта мине чит-ят кешеләр күп булган җирдә шәхси кабул итү алып барылуы аптырашта калдырды. Ләкин соңыннан аңладым: күпчелек кеше, нигездә, чит проблемаларга колак салмый, аларга үзләренеке дә җитә.

Мин исә берничә вакыйганы тыңладым һәм башка тыңларга да, ишетергә дә теләмәс идем, чөнки бик авыр… Боларның барысын да дәвалаучы ханым ничек күтәреп бетерә ала икән – шул сорау борчыды… Карап торышка, Зөлфирә апага алтмыштан артык яшь. Бераз аның артыннан күзәтеп, шуны әйтә алам: ул медицина белән яхшы таныш, бәлки, элеккеге медицина хезмәткәре, яхшы психолог, аның тормыш зирәклеге, тормыш тәҗрибәсе бар.

Зөлфирә апа төрле сорауларга җавап бирә. Сеанска килүче ир-атларның берсе бизнес буенча сорау белән мөрәҗәгать итте. Аның кибетләр челтәре бар, аларның бер өлеше акча китерми, әмма ир-ат шул ук вакытта аларны ябарга кыймый. Зөлфирә апа аңа эшләрен, гомумән, туктатырга киңәш итте. 

Сүз уңаеннан, дәвалаучы барлык килүчеләр белән татар телендә генә аралаша. Күпләр, рус теллелеләр, аның алдына диктофон куялар, аннары шуны күчерәләр һәм нәрсә әйткәнен белә алалар.

Минем чират

Безгә дә чират җитте, мин машина йөртүче белән кергән идем. Мин аның машина йөртүчегә нәрсә әйтәчәген тыңламаска булдым. Әңгәмәнең ахырына якынлашканда алар янына барырмын дип уйладым. Зөлфирә апа шуны көткән булса кирәк. Машина йөртүчегә шундук: “Син монда килергә теләмәдең бит, – дип кырт кисте. – Син монда эш буенча. Син монда кеше алып килдең бит. Кемне?” – дип әйтте. 

Күпмедер вакыттан соң миңа хәтта кызыксынып та аның янына барып утырасым килмәде! Минем тормышымда казынуларын теләмәдем. Ләкин башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәк иде. “Син минем өчен сораулар әзерләдең бит, әйдә, бир шуларны”, – дип шаккаттырды тагын мине Зөлфирә апа.

Әйе, сорауларны, чыннан да, әзерләгән идем. Алар бу бинада утыручы күпчелек кешеләрнеке кебек үк – сәламәтлек, гаилә, балалар, еш күченүләр һәм эшне үзгәртергә теләк турында иде. Һәм менә үзем турында нәрсә ишеттем: «Синең характерың начар, тиз кызып китәсең, аннары сукранасың. Синең тормыш юлың шулай язылган: син дөньяны карарга тиеш, син барыбер барысын да ташлап китәчәксең. Минем сиңа киңәшем шул: калырга тырыш, шулай яхшырак булыр, юкса, кире кайту мөмкинлеге булмас. Үкенәчәксең. Уйларга ярты ел вакытың бар. Сине бер урынга бәйләүчеләр булачак – бу ике бала. Синең яныңда ир кеше булыр. Ә сәламәтлегең әйбәт. Бернәрсә дә эшләмә. Эшләгәнеңне кат-кат уйла! Кызма!”.

Чыгып киткәндә ни әйтергә дә белмәдем. Мине рентген аша карадылар кебек тоелды…

Киткәндә иганә тартмасына акча салалар. Бу акча изге эшкә китә, – Зөлфирә апа туган авылы Югары Козгынчыда мәчет төзегән, аны әнисе Вәсигабикә хөрмәтенә атаганнар.

Ольга Степанова.

Бәйле