Архивы зәй - Tatar Today - татар яңалыклары.

Зәйдә яшүсмер кибет басарга маташкан
Зәйдә яшүсмер тәрәзәне көрәк белән каерып кереп, кибет басарга уйлаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичке сәгать тугызлар тирәсендә Зәй ведомстводан тыш үзәкләштерелгән сак күзәтү пультына Гагарин урамындагы кибеттән тревога сигналы килгән. Урынга килгән росгвардиячеләр кемнеңдер тәрәзә рамын көрәк белән каерып, кибеткә үтеп керергә маташуын ачыклый.

Кибет янындагы территорияне караганнан соң, гаражлар янында яшеренгән 14 яшьлек үсмерне табалар. Малай аңлатканча, ул тәрәзәне көрәк белән ачып, кибеткә керергә маташканда сигнализация тавышыннан куркып качкан.

Алга таба тикшерү өчен, бу баланы полиция тикшерү-оператив төркеменә тапшырганнар.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Зәйдә яшүсмер кибет басарга маташкан впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Коточкыч шартларда яшәүче Чечен сугышы ветераны, 43 яшьлек инвалидны нигә психиатрия бүлегенә салалар? [видео]
Татарстанның Зәй районы Поручиково авылында Чечен сугышы ветераны икенче төркем инвалид саналган 43 яшьлек Альберт Гыйләҗев гомер итә. Альберт яшәгән йортны биш ел элек 70 процентка тузган дип тапсалар да, яңа торак һаман бирелми. Адвокат Елена Трофимова бу эш белән кызыксынып, инвалид торган шартларны видеога төшереп интернет челтәренә урнаштыргач, Альберт Гыйләҗев сәбәбе аңлашылмаган рәвештә хастаханәгә эләгә. Хәбәрчебез шушы хәлне белешеп кайтты.

Күршеләре әйтүенчә, Альберт гаиләсе белән бу авылга 17 ел элек чамасы күчеп урнаша. Берничә еллар дәвамында мал да асрап яшиләр иде дип әйтәләр. Альбертның Чечен сугышында булып кайтканын белсәләр дә, аның Батырлык ордены белән бүләкләнгәнен күбесе белми яшәгән.

“Әнкәсе безгә кереп йөри торган иде, йә тоз, йә әҗәткә акча сорап торырга шунда. Ләкин беркайчан да улым каһарман, Батырлык ордены иясе дип мактанып сөйләп йөрмәде. Әнкәсе исән вакытта, Альберт та әйбәтрәк хәлдә иде, тамагы тук, өсте чиста-пөхтә кебек иде, ә әнисе үлгәч, йортта берүзе калып начаррак хәлдә калды. Авылда бик күренми башлады, иртән биштә суга барып килә дә, көн дәвамында йортыннан чыкмый иде. Өйләре тузган инде аларның күптәннән, суы, җылысы юк дип беләбез. Уты бар ахрысы, болай кичләрен янганы күренә”, дип сөйләде шушы авылда яшәүче өлкән яшьтәге Мария һәм Петр ​Бакеевлар.

Альберт Гыйләҗев 1994 елда армия сафларына алына, ә 1995 елда аны Чечняда башланган сугышка җибәрәләр. 1996 елда солдатларны БТР машинасы белән чыгарганда, Альберт йөрткән машинага һөҗүм ясала һәм Гыйләҗев баш җәрәхәтен ала. Чечнядан кайткач, Гыйләҗевка өченче төркем инвалидлык бирелә һәм күрсәткән каһарманлыгы өчен ул Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Альберт күпмедер вакыт эретеп-ябыштыручы булып хезмәт итә, ләкин 2008 елда өенә кайтканда урамда сугышучы берничә ир-атка юлыгып, янә баш җәрәхәтен ала. Шул җәрәхәттән соң сөйләшүе әкренәя, хәтере югала башлый, баш авыртулары ешая. Бу хакта Азатлыкка Альбертның апасы Сәгъдә Мостафина сөйләде:

— Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә белмим, ул көнне нәрсә булып беткәнен. Урамда сугышу булган дип әйткән булдылар. Миңа Альберт Зәй хастаханәсенә эләккән дип кенә шалтыраттылар. Казаннан нейрохирург килеп, баш сөяге трепанациясен үткәрде. Шуннан соң Альберт бүгенге хәлендә калды. Ул барысын да аңлый, ләкин сөйләшүе бик әкрен, кайвакыт хәтере югала, ләкин ул үз аңында.

Өч ел элек Гыйләҗевның анасы үлеп китә һәм ул караучысыз кала. 2014 елның сентябрендә рәсми экспертиза Гыйләҗев яшәгән йортны тору өчен яраксыз дип таба. Шул вакыттан бирле Чечен сугышы ветераны яңа торакка чиратта тора, ләкин авыл хуҗалыгы башлыгы бу мәсьәләне гел кичектереп торды. Ике мәртәбә Гыйләҗев гаиләсенә фатир бирелгән, ләкин аны гаиләдән кире алалар:

— Зәй районының элекке башлыгы Татьяна Воропаева, моңарчы безгә гел булышып килде. Барыбер тораклы итәм мин сезне дип әйтеп килде. Поручиковода бер торак бушагач аны Альбертка бирде. Ләкин шатлыгыбыз озакка сузылмады, инде күченә башлаганда ул торак мирас булып күчкән кешеләр табылды. Аннан соң Зәй шәһәренең иске районында торак бушады, аны да Воропаева Альбертка бирде. Алар инде ремонт ясар өчен кирәкле материаллар да сатып алып, ремонт эшләрен башлап җибәргән иде. Ләкин ул вакытта, төгәл әйтә алмыйм, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәреме, солдатмы, профессиональ хезмәтен башкарганда һәлак булды, һәм хәзерге район башлыгы Рәзиф Кәримов “Бу гаиләдә трагедия, бу фатирны әлегә аларга бирәбез”, дип янә Альбертка тиешле фатир бирүне кичектерде. Шулай итеп, Воропаева минем энекәшемә биргән фатирны, Кәримов алып икенче кешеләргә тапшырды. Энекәшемне эт кебек әле бер урынга, әле икенче урынга йөрттеләр дә, ахыр чиктә шул тузган йортта калдырдылар.

Бүгенге көндә Гыйләҗев яшәгән йорт җимерек хәлдә, Азатлык хәбәрчесе килгән вакытта, өйдә җылы да, электр энергиясе дә сүндерелгән иде. Йорт нигезе тузган, түбәдән су агып салкында боз булып катканы күренә, идәннәр дә урынлап чокырланган. Өстәлдә туралган һәм савытларга салып калдырылган яшелчәләр калган, 13 ноябрь дип тамгаланган сөт һәм ипи ачылмаган килеш калган.

15 ноябрь көнне адвокат Трофимова Гыйләҗевның апасы Сәгъдә ханым белән бергә Альберт яшәгән шартларны карарга дип Поручиково авылына бара. Йортны видеога төшереп Зәйнең җирле интернет паблигына урнаштыра. Шул видеодан соң аңлашылмаган хәлләр башлана. 16 ноябрь Сәгъдә ханым туганының хәлен белергә дип килсә, Альбертны таба алмый. Күршеләрдән сораша башлагач, Поручиково авыл җирлеге җитәкчесе Петр Уразайкин килеп Альбертны машинасына утыртып Зәй шәһәренең үзәк хастаханәсенә алып киткәне билгеле була. Ләкин ни сәбәпле Гыйләҗевны хастаханәгә салуны беркем дә аңлатмаган:

— Уразайкин аны бирегә алып килеп, башта хирургка күрсәтә. Хирург Мөхәммәт Мурзагов, бу пациент минем өлкә буенча түгел, хирургиягә сала алмыйм ди, шул ук хәл терапевт белән дә кабатлангач, Альбертны психиатрия диспансеры изоляторына салалар. Соңрак баш табибның урынбасары Вадим Госмановтан нәрсә булды дип сорагач, Зәйдә түләүсез буш ятаклар юк, психиатрия бүлегендә генә бар, шуңа күрә аны бирегә урнаштырдылар диде. Шәфкать туташларыннан сораша башлагач, аның барысы да яхшы, температурасы юк, анализлары әйбәт, басымы нормада дип әйттеләр. Ни сәбәпле аны изоляторга салып куйганнарын сорашкач, алар миңа, әлегә башка вариант юк, шуңа күрә килгән һәр пациент беренче өч көнен изоляторда үткәрә дип әйттеләр. Ни сәбәпле аны хастаханәгә алып килделәр дигәнгә беркем дә төгәл аңлатма бирмәде. Күрергә ярыймы дип сорагач, юк, Альберт йоклый, дип җавап кайтардылар. Икенче көнне дә килеп күрергә ярыймы дигәч, юк, ул йоклый әле диделәр. Берничә сәгатьтән соң тагын килеп сорадым, шунда да Альберт йоклый дигән җавап ишеттем. Ничек кеше ике көн бер дә уянмыйча йоклый ала дип куркып чаң суга башладым. Баш табибны күрергә теләгәч, ул биредә юк, дүшәмбе килегез диделәр. Дүшәмбе килгәч, Госманов, Латыпов, Салихов, Семякина катнашуында табиблар консилиумы бара иде. Алар миңа бертавыштан “Альберт белән бар да яхшы, анализлар әйбәт, температурасы юк, ул үзен яхшы хис итә” дип әйттеләр. Ни сәбәпле мин аны күрә алмыйм дигәнгә, безнең ябык оешма, без аны күрсәтә алмыйбыз дип җавап кайтардылар. Ике сәгать узгач, энекәшемне реанимация бүлегенә күчергәннәре билгеле булды.

Мондый сәер гамәлләрне Сәгъдә ханым интернетка бастырылган видеоролик белән бәйли һәм фаразлавынча, Гыйләҗевның бер дә уянмыйча озак вакыт йоклавы, йокы даруын бирү белән бәйле булырга мөмкин дип әйтә:

— Моңарчы Альбертның тормышы беркемне дә кызыксындырмады, авыл хуҗалыгы рәисе игътибар да итми иде. Видеоны урнаштыргач башланды бу хәлләр. Нәрсә булды, энекәшем нәрсә белән авырып китте дигәнгә беркем дә аңлатма бирмәде. Табиблар шулай ук, Альбертны өйгә алып кайта аласыз, өй шартларында адаптация тизрәк узачак, без аны тиз арада чыгара алабыз дип тә, басым ясагандай, киңәш итә башладылар. Ике сәгатьтән соң реанимациягә эләгәчәге хакында сүз дә булмады. Реанимациягә пневмония башлану сәбәпле күчерелде дип әйттеләр. Реанимациягә кергәч, Альбертның хәлен сорадым, ә ул “мин тоткынлыкта, тоткынлыкта булдым” дип әйтте.

Адвокат та үз фаразларын әйтте, аның фикеренчә, Гыйләҗевка изоляторда бертуктаусыз йокы даруы бирелгән:

— Пневмония булгач, аның үпкәләрендә сыекча җыелгандыр да, йоклагач ул аны йөткереп чыгара алмаган. Сыекча җыелып тын юлларын капларга да мөмкин булгандыр. Бәлки шуңа күрә аның хәле начараеп китеп аны реанимациягә күчергәннәрдер дип уйлыйбыз, ди апасы.

Альберт Гыйләҗев икенче төркем инвалид булуына карамастан, эшкә яраклы дип санала.

— Миңа Сәгъдә Мостафина, бюрократия киртәләрен үтеп, Альбертка мәхкәмә аша тиешле фатирны ничек итеп алып була икән дип киңәш сорап мөрәҗәгать итте. Мин нотариус хезмәткәренә шалтыратып, энекәшенең хокукларын яклар өчен апасына һәм минем исемгә ышанычнамә төзер өчен бергәләп килсеннәр дидем. Альбертның сөйләшүе әкрен, ул күп нәрсәне оныта. Нотариус хезмәткәре аның белән озак сөйләшкәннән соң, ышанычнамә бирә алмыйм дип әйтте. Димәк нәрсә килеп чыга? Альбертның үзенчәлекләре булу сәбәпле аңа ышанычнамә төзи алмыйлар, һәм шул ук вакытта ул психиатрда да, наркологта да исәптә тормый, димәк канун буенча ул эшкә яраксыз дип саналмый. Мәхкәмәгә кирәкле документлар җыяр өчен, мөрәҗәгатьләр төзер өчен аңа ярдәм итә алмыйбыз, чөнки ышанычнамә бирмиләр. Юридик яктан ул сәламәт һәм эшкә яраклы дип санала, ә нотариаль ышанычнамә бирелми, чөнки анда ул тулысынча сәламәт түгел диләр, дип сөйли адвокат Трофимова.

Адвокат сүзләренчә, ышанычнамә белән булган мәсьәләне хәл итәр өчен яңа комиссия җыеп, Гыйләҗевның эшкә яраклымы юкмы икәнен ачыкларга кирәк. Инде чыгарылган нәтиҗәгә таянып алга таба эш итәргә кирәк. “Нәрсә дә булса эшләргә кирәк, чөнки ул ивалидның, салкын җимерек йортта, өшемәс өчен өч катлам одеял астында ятуын белә торып, берни эшләми кул кушырып утыру да кешелексезлекнең соңгы чиге” ди ул.

Күрше тирәдә яшәүче Альбертны белгән кешеләр аның хакта яхшы сүз генә сөйли. “Беркемгә дә беркайчан да начарлык эшләгәнен ишеткән булмады. Урлашып, талашып йөргәнен беркайчан да күрмәдек. Аның кебек хәлдә калганнар бит еш кына начар юлга баса, ә бу андый түгел, тыныч кына берүзе көн күреп ята”, дип сөйләде Поручиково авылында яшәүче Мария Бакеева. Поручиково авылы халкы Гыйләҗевны җәлләсә дә, журналистлар белән аралашырга бик теләми, сөйләшсәк, алга таба бездә проблемнар барлыкка килер дип куркалар. Алексей исемле егет Альберт Гыйләҗев белән еш аралаша, кайвакыт азык-төлек кертеп чыга. Алексей Азатлыкка узган елны булган хәлне сөйләде:

— Янына кереп хәлен белеп чыгам, йортында ут янамы, карап торам. Узган елны шулай уты янмаганына игътибар иттем, икенче көнне дә уты янмагач, янына кердем. Электр пробкалары бәреп чыккан булган икән, ә Альберт аларны рәтли алмаган. Өч кат одеял астында сап-салкын өйдә туңып яткан килеш таптым үзен. Ярый әле кергәнмен.

Инвалид буларак Чечен сугышы ветераны 8323 сум пенсия ала. Башка бернинди өстәмәләр түләнми. Адвокат бу хәлне дә ачыкларга җыена:

— Бу хәлне интернетта сөйли башлагач, хәрби туганлык оешмаларыннан минем белән элемтәгә чыга башладылар. Ростов, Торжок һәм башка шәһәрләрдә яшәүче ветераннар шалтыратып, нишләп Гыйләҗевка өстәмә түләүләр юк дип сорыйлар. Аларга ике мең сум тирәсе өстәмә акчалар түләнә икән. Бу Русия кануны буенча, ләкин Татарстанда бу нишләптер үтәлми.

Адвокат шулай ук, Гыйләҗевның кем икәнен, нинди хәлдә икәнен белә торып, битарафлык күрсәткән район, авыл хуҗалыгы җитәкчелеге, социаль яклау оешмасы җитәкчелегенә дә аптырый:

— Ул 18 яшьтә армиягә алынып, Чечен сугышына үзе теләп бармады бит. Аны дәүләт җибәрде. Батырлык орденын да һәр ветеранга тапшырмыйлар, Альберт дөрестән дә каһарманлык күрсәткән. Инвалид булып кайтканына ул гаепле түгел, аның тормышы болай да авыр булган бит инде. Ул инде үз гаиләсен дә кора алмаячак. Нигә шулай итеп, әйбәт шартларда яшәр өчен фатир бирмичә, болай да кимсетелеп яшәгән кешене тагын да кимсетергә?

Азатлык хәбәрчесе Зәй шәһәренең үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итеп, Альберт Гыйләҗевның нинди хәлдә булуын күреп чыкмакчы иде, ләкин баш табибның урынбасары Вадим Госманов аның янына туганнарыннан тыш беркем керә алмый, ә сәламәтлегенә кагылышлы мәгълүмат табиб сере дип, сөйләшүдән баш тартты. Гыйләҗев белән бәйле барлык сорауларны Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына бирегез дип әйтте.

Адвокат Елена Трофимова хәбәр итүенчә, бүген Альберт Гыйләҗевны реанимациядән психиатрия бүлегенең гомум палатасына күчергәннәр. Адвокат фаразына күрә, аны иске, салкын өенә чыгып янә гауга купмасын өчен хастаханәдә тоталар, чыгармыйлар. Чөнки Гыйләҗевның башка барыр урыны юк, ди адвокат.

Әлеге хәл уңаеннан район тикшерү комитеты да тикшерү эшләрен башлаган, ләкин анда да, Казандагы тикшерү комитетына сылтанып, безнең белән аралашудан баш тарттылар.

Kazanfirst сайты хәбәр итүенчә, Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге дә бу уңайдан тикшерү башлаган.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись Коточкыч шартларда яшәүче Чечен сугышы ветераны, 43 яшьлек инвалидны нигә психиатрия бүлегенә салалар? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зәйдә ипине колмак белән пешерәләр дә мендәргә салып куялар [рецепт һәм хикмәтләре]
Чүпрә булмаган заманнарда әбиләребез икмәк камырын колмак ачыткысы белән куя торган булган. Бүген кибеттә чүпрәнең нинди генә төре юк! Ә Зәйдә ипине һаман да колмак белән пешерәләр. Колмак белән пешерәләр дә мендәргә салып куялар. Анысының да үз хикмәте бар.

Зәй районы, Имәнлебаш авылында яшәүче Бибисәйдә апа Хөснетдинова пешергән колмак ипиеннән авыз итү насыйп булды. Әчкелтем тәмле ипи авызда эреп китә, валчыгы да коелмый, уалмый. Бу сиңа әллә нәрсәләр кушылган кибет ипие түгел инде!

Имәнлебаш халкы колмакны август ахыры-сентябрьдә җыя икән. «Безнең авылда колмак бик күп үсә – әрәмәдә дә, инеш буенда да, каенлыкта да, урманда да. Каенлык кул сузымында гына, шуңа күрә колмакны күбрәк шуннан җыябыз», – дип сөйләде Бибисәйдә апа. Ләкин быел һава торышы әйбәт тора, колмаклар әле дә бар. Аларны җыеп киптерә һәм файдалы ипи пешереп карый аласыз. Анысына Бибисәйдә апа өйрәтә.

– Иң элек ачыткы ясарга кирәк. Бер литр суга бер уч кипкән колмак салам да кайнатырга куям. Су сары төскә кергәнче кайнатам. Аннары бер касә коры онга шул шаулап торган суны салып (башка якларда яшәүчеләр аңламаска да мөмкин: Зәйдә дөбердәп кайнап чыккан суны әнә шулай «шаулап торган» су дип әйтәләр. – Авт.), боламык ясыйм. Аннары җылы урынга куеп, 24 сәгать буе ачытам. Менә шул чүпрә урынына куллана торган ачыткы була да инде.

Әзер ачыткыны суыткычта саклыйм, берничә тапкыр ипи пешерергә җитә ул. Әйтик, миңа өч ипи пешерергә кирәк икән, бер аш кашыгы колмак ачыткысы белән камыр изеп куям. Кичтән изәм – иртән камырны басам. Камырны гадәттә ничек ясыйсыз – шулай ясагыз. Чүпрә урынына колмак ачыткысы гына салына инде. Камыр кабаргач, калай табага салам. Җитлеккән камыр, табага салгач, яргаланып китәргә тиеш – кабарып җиткәнен шуннан беләсең.

Духовкада да пешергәнем бар, ләкин мичтә пешкәнгә җитми инде! Аллаһка шөкер, мичебез исән, ипине шунда пешерергә тырышам. Ипи пешеп чыккач, тастымалга төрәм дә мендәргә каплап салам. Беренчедән, бу – ипине хөрмәтләү. Икенчедән, кызу утта пешкәч, ипи катып китә, ә тастымал белән төреп, мендәргә каплап салсаң, йомшый, тәм керә. Әнкәйләр «ипине салкын тешләмәсен» дип сөйләшә торган иде. Колмак ипие җылы ярата. Әнкәйләр әйтмешли «салкын тешләсә» – уңмый.

Менә шулай дип сөйли-сөйли икмәк пешерде Бибисәйдә апа. Аннары шуны күкрәгенә куеп кисте – анысы да борынгыдан калган гадәт буенча. Бу камырдан ипи генә түгел, өчпочмак, бәлешләр дә пешерергә мөмкин икән. 76 яшьлек Бибисәйдә апа шулай пешерә дә.

«Ни өчен камырны чүпрәгә генә измисез? Болай мәшәкатьле бит», – дим. Чүпрәне саттың да алдың, ә колмакны башта җыярга, аннары киптерергә, аннары ачыткы ясарга, аннары 24 сәгать буе аның әзер булганын көтәргә, аннары да «салкын тешләмәсен» дип карап торырга кирәк бит. Бибисәйдә апа үзе дә: «Мондый ипине пешерү өчен бик зур сабырлык кирәк», – ди. Һәм өстәп куя: «Гаиләмнең файдалы ипи ашавын телим, шуңа күрә колмаклыны пешерәм. Яратып пешерәм. Аннары яратып ашыйм».

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Зәй – Казан

Фото һәм чыганак: Безнең гәҗит

Запись Зәйдә ипине колмак белән пешерәләр дә мендәргә салып куялар [рецепт һәм хикмәтләре] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зәйдә көрәшчеләр сугыша – бәйге судьясы җавап бирми, ә оештыручылар “Бар да идеально!” ди [видео]
5 октябрь Зәйдә билбау көрәше буенча Россия беренчелеге өчен чемпионат башланды. Көрәшчеләр арасында низаг чыгып, сугыша башладылар. Көрәшчеләр әйтүенчә, билбау һәм көрәш тарихы бәйгеләрендә бу дәрәҗәдә сугышулар моңарчы күзәтелмәгән. “Интертат” бу конфликтның ни сәбәпле килеп чыкканлыгын ачыкларга тырышты.

Видеода кемнәр сугышканы күренми һәм көрәшчеләрнең ни өчен сугыша башлаганнарын да әлегә ачыклап булмады. Әмма бер төркем көрәшчеләрнең сугышканы, аларны аерганнары һәм бер егетнең аяктан егылганы күренә. Социаль челтәрләрдә көрәшчеләрнең карачәй һәм калмык милләтеннән булулары хакында язалар.

Бәйгенең судьясы Азат Әхәтов, конфликт турында сорау биргәч, телефонын куйды һәм бүтән җавап бирмәде. Зәйдәге көрәш бәйгесендә катнашкан көрәшче Радик Сәлахов сугыш чыккканын раслады. “Мин сугыш чыккан урыннан еракта идем. Әлегә берни дә әйтә алмыйм”, – диде ул. Радик әйтүенчә, аягыннан егылган егетне хастаханәгә алып китмәгәннәр, җитди тән җәрәхәтләре алучылар юк. Зәйдәге көрәш бәйгесен оештыручы, тренер Рәкыйп Фәйзуллин да конфликт булуын раслады.

– Нигә мин бу конфликтны аңлатырга тиеш? Булган, беткән!

– Мондый хәл булганы юк иде бит әле.

– Гел булып тора. Сез генә күрмисез!

– Тән җәрәхәтләре алучылар бармы?

– Все нормально. Бөтен әйбер идеально!

– Ашыгыч ярдәм чакыртылдымы? Бер егет егылып ята иде.

– Юк. Егылып түгел. Ул приемнан соң егылды.

– Нәтиҗәләрдән канәгать түгел идеме алар.

– Бу – рабочий момент. Булды, бетте. Нормаль күренеш. Барысы да матур. Ике егетне дә көрәшләрдән төшереп калдырдык.

Рәкыйп Фәйзуллин егетләрнең исемнәрен әйтүдән баш тартты. “Килеп карагыз”, – диде ул. Безнең әлегә барып карау мөмкинлеге юк, шуңа күрә видеороликны гына тәкъдим итәбез. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, сугышны чыгарган ике көрәшчегә дә бер елга дисквалификация бирелгән.

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
intertat.tatar

Запись Зәйдә көрәшчеләр сугыша – бәйге судьясы җавап бирми, ә оештыручылар “Бар да идеально!” ди [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зәйдә тагын юл фаҗигасе, үлүче дә бар [фото]
Зәй районындагы һәлакәттә 50 яшьлек Чаллы кешесе һәлак булганАвтомобиль юл кырына чыгып оча, машина йөртүче хастаханәгә озатылган. Зәй районында иномарка, капланып, түбәсенә яткан, ике кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә кич белән 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына 41 яшьлек “Шевроле Нива” йөртүчесе Старое Пальчиково авылы янында машина белән идарә итә алмыйча, юл кырыена төшеп китә.

Автомобиль салонында утырган 50 яшьлек Чаллы кешесе урында вафат була. Руль артындагы кеше җитди җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла.

Фаҗига урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм медицина хезмәткәрләре килә.

Запись Зәйдә тагын юл фаҗигасе, үлүче дә бар [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Каршыдан якынлашкан ут Артурны күзсез калдырды. Калганы мизгел эчендә булды» [Зәйдәге фаҗигага багышлап]
Автобус төнге юлдан җилдерә.Йолдыз кызларын иртәдән үк куера башлаган яңгыр болытлары тоткынлыкка алган бугай: төн кап-караңгы. Әледән –әле болыт букчалары тула да түгелә, тула да түгелә. Мондый юеш, караңгы юлларны бик яратмый Артур. Төнге рейсларга да теләмичә генә чыга. Тик нишләтәсең — эшең шул булгач. Ул сәгатькә күз төшереп алды: төнге беренче ярты булып килә, тагын дүрт сәгатьтән Ижауда булырлар. Салондагы кешеләр инде йоклап беткән диярлек. //Идел//

Кичтән үк бөтен кешенең игътибар үзәгендә булган кечкенә кызчык кына тынычсызлана. Күз тидергәннәрдер инде. Күпме кеше күз уңында булды ла ул сап-сары чәчле, зәңгәр күзле нәни курчак. Артур елмаеп куйды: аны да өендә шундый ук тере курчак көтә. Иртән торышка , гадәттәгечә, әтисенә килеп сарылыр, “миңа нәрсә алып кайттың?” дип бытылдар. Йокысы туймаган ир — хатынына ачуланып караса да (тагын йоклатмыйлар!), кечкенә Аидасына бер сүз дә әйтә алмас, чупылдатып үбеп алыр да урыны янында ук яткан сумкасыннан күчтәнәчләрен чыгарыр…

Әйе, көйсезләнде әле Карина. Башка юлы автобус барган көйгә бик тәмләп йокыга китә иде, бүген һич тынгы бирми. Ана кызчыгын кулына күтәреп биетеп карады. Тик караңгы салонда карарлык нәрсә тапмаган бала тагын шыңшуын дәвам итте. Янәшәдә утырган үсмер улы да ярым йокылы тавыш белән сузып кына: “Баю-бай…” дип карады, юк инде. Алгы утыргычлар арасыннан чупа-чупслы кул күренде:

— Мәле, кояшкаем.

— Ярамый аңа, әби, бәләкәйрәк ич әле, диатезы да бар.

— Бераз булса да алданып торыр. Әнә ич , туктады. Иии , җимешем… Нигә азаплатып йөртәләр соң сине ерак юлларда?

— Әниләргә кунакка барган идек. Менә хәзер әттәсе янына кайтып барыш. Әти-әни олылар, ерак юлларда йөри алмыйлар хәзер. Кайтмый торсак, сагыналар. Җәй ич, матур вакыт, ике атналап торып килдек әле.

— Ирне алай озакка калдырып йөрмиләр, бәбкәм. Дус бар, дошман бар. Дус дип йөргән хатыннарың дошманга әйләнмәсен. Дөньясы тулы гыйбрәт…

Карчык үз урынына җайлабрак утырды да уйга талды бугай.

— Юк, минем Сашам андый түгел ул, — дип елмайды хатын. Ни гаҗәп, кызчыгы, тынычланып, йокыга китәргә исәпли иде. Көтеп алынган икенче баласының сөт исе килеп торган йошмак бөдрә чәчләреннән үбеп алды да күзләрен йомды. Алҗыткан…

Алгы рәтләрдә тагын берәү йокламый икән әле. Көн белән төнне саташтырган яшь буын вәкиле — җитү чәчләрен учма итеп җыеп куйган, бер колагына боҗра аскан егет тә йокламый икән. Ул планшетына килгән язмаларны укый да көлемсери, укый да көлемсери. Кинәт аның каш аралары бер-берсенә якынлашты, ул, ачу белән: “Дура” дип куйды. Экранда: “ Син папаша булачаксың, җан кисәгем”, — дигән язу яна иде. Янәшәсенә йөрәк рәсемнәре, смайликлар тезелгән. Әле укуын да бетермәгән килеш, гаилә камыты тагарга башына тай типкәндер аның. Егет, кызуланып, “дура, нәрсә, саклана алмадыңмы әллә? Кайсы гасырда яшисең соң син?..” кебегрәк сүзләр язарга уйлаган иде дә туктап калды. Кызның абыйсы бик текә, өзеп алып, кулыңа тоттырыр ирлек горурлыгыңны. Нишләргә соң? Бәлки әле, шаяра торгандыр юләр кыз. Ярар, поживем- увидим. Аның куллары “приеду- поговорим” диеп язарга үрелде…

Төнге юлларның бер ягы әйбәт: машиналар аз. Ара-тирә фуралар гына очраштыргалый. Артур күз кырые белән генә автобусы артына тагылып диярлек барган бер КамАЗны абайлап алды. Күрәсең ич, миндә кешеләр, һич кенә дә тизлекне арттыра алмыйм, гафу ит, брат, дип көлемсерәде ул. Алдагы торак пунктка кадәр тагылып бармый хәлең юк инде. Ярар, “тише едешь- дальше будешь”. Ашыкма син, ашыккан ашка пешкән.

Ул шулай диеп уйларга өлгермәде, артына тагылган йөк машинасы, кинәт кенә тизлеген арттырып, алга ыргылды. Һай, ахмак! Аннары мин синең фураңа тагылып барыйммы инде?

Артур да, әллә кинәт уянган кирелеген җиңә алмыйча, әллә пассажирлар утырткан автобуска карата аеруча игътибарлы булырга кирәк, дигән язылмаган канунны бозган шоферга ачуы чыгып, тизлеген арттыра төште. КамАЗ беразга артта калды да янә куа башлады. Инде кабиналар тигезләшә дигәндә генә каршы яктан якынлашкан ут Артурны күзсез калдырды. Калганы мизгел эчендә булды бугай. Бөтен тереклек ах-уһ белән тулды, ыңгырашкан тавышларны үзәк өзгеч тавышлар күмеп китте. Әйләнеп капланган автобусның эчен ялкын чормап алганын Артур инде күрмәде дә.

Ә бу вакытта үзенең йөкле булуына, озын чәчнең дәвамын йөртүенә сөенергә дә- көенергә дә белмичә торган берәүнең телефонына смс килеп төште : “Приеду” диелгән иде анда.

Лилия ФӘТТАХОВА

Запись «Каршыдан якынлашкан ут Артурны күзсез калдырды. Калганы мизгел эчендә булды» [Зәйдәге фаҗигага багышлап] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Юл фаҗигасендә һәлак булган Мария Галимованың әнисе: «Соңгы сөйләшүебездә, кайтырга чыгам, диде»
Якшәмбе көнне Зәй юлында һәлакәткә очраган автобуста Зәй кызы Мария Галимованың да гомере өзелде… //Шәһри Казан//

24 яшьлек Мария Самара медицина университетын тәмамлап, ординатурага укырга кергән генә булган. Киләчәктә реанимациядә эшләргә хыялланган. Якшәмбе көнне кыз өенә кайтырга чыккан.

– Автобуска утырдым дип, смс белән автовокзалдан фото да җибәрде. Юлда нинди авыл-тукталышларын узганын язып барды. Аның гадәте шундый иде. Без әтисе белән юлга каршы алырга чыктык. Син кая дип тә язды әле ул. Тукталышта торабыз, дидем мин аңа. Автобусны да күреп алдык без. Нишләп шулай кискен борыла бу дип гаҗәпләнгән идек, күрәсең, алдындагы машинаны куып, узарга теләгән вакыты булгандыр. Менә шунда автобус шартлады. Кызым чыгарга дип әзерләнгән дә булган, башына нәрсәдер төшеп, шунда ук аңын югалткан. Без килеп җитәргә биш метр кала автобус дөрләп яна иде инде. Ирем, кызны коткарып калам дип, шунда ук автобуска ташланды. Калганын хәтеләмим дә инде. Кызны, бәлки исәндер дип, кыр буйлап караштырып йөргәнебезне генә беләм. Аны эзләгәндә автобустан очып чыккан бер хатынга юлыктым. Ул исән иде. Соңгы минутка кадәр кызыбызның үлеменә ышанмадык. Автобусны җыеп алып киткәч тә якын-тирәдән эзләвебезне дәвам иттек. Әле хәзер дә аны югалтканыма ышанмыйм, – ди Мариянең әнисе Регина Галимова.

Мария әти-әнисе янына еш кайтмаган, алар үзләре кызлары янына барып йөргән.

– Беркөнне, мин сиңа крокслар (аяк киеме) алдым, дип шалтыратты. Бересе көнне тагын сөйләштек: төш күрдем, сиңа алган кроксларның тартмасын ачтым, анда алар юк, ди. Бу ниндидер бер билге булгандыр инде. Соңгы сөйләшүебездә, кайтырга чыгам, диде.

Автобусның югары тизлек белән баруын күрүчеләр булган. Регина Галимованың танышы да шул автобуска утырып, Ижевскига китәргә тиеш булган.

– Ул да тукталышта көткән. Минем үземнең дә, башка танышларымның да Самара – Ижевск автобусына утырып йөргәне бар. Алар гел куып йөриләр. Алдагы урындыкларга утырган вакытта, зинһар, кумагыз дип, гел әйтеп бара идем. Танышымымның да куркудан күземне йомып бара идем, дип сөйләгәне бар. Автобус йөртүчегә тагын бер рейска чык дип шалтыратканнарын да ишеткәнем булды. Аның: “Мин ничә тәүлек йокламаган”, – дип карышканын да үзем ишеттем бер юлы. Алар да тиз йөрергә мәҗбүр булганнардыр инде. Хәзер кызымнан килгән смс ларны карыйм: Акташны уздык, Сәвәләй авылын, Светлое озероны үттек дип язган. Вакытларын карадым: унбиш чакрымны алты минутта үткән булып чыгалар, – дип сөйләде ул безгә.

Зәй районында булган юл-транспорт һәлакәтенә тарыган автобус һәм йөк машинасы йөртүчеләре тоткарланды. Йөк машинасы йөртүчесеннән сорау алынган. Калган ике машина йөртүче хастаханәдә, аларга карата процессуаль эшчәнлек терелеп чыккач башкарылачак.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

Запись Юл фаҗигасендә һәлак булган Мария Галимованың әнисе: «Соңгы сөйләшүебездә, кайтырга чыгам, диде» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зәй районында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе [видео]
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе Зәйдән чыгу юлында пассажир автобусы һәм “КАМАЗ” бәрелешкән юл-транспорт һәлакәте урыныннан видео чыгарылган. //Интертат//

Кадрларда тулысы белән янып беткән автобус корпусы һәм кюветка төшкән йөк автомобиле күренә.

Искәртеп үтик, бүген төнлә 00.37 сәгатьтә, Зәйдән чыгып, Әлмәткә бару юлында “Неоплан” пассажир автобусы “КАМАЗ” йөк автомобиле белән бәрелешүе хакында хәбәр ителгән иде. Бәрелешкәннән соң “Самара – Ижау” автобусы юл кырыена төшеп, янып киткән.

Фаҗига нәтиҗәсендә  13 кеше һәлак булган (шуларның 2се бала), 15 кеше зыян күргән. 12 кеше хастаханәдә, тагын өчесе амбулатор дәвалануга озатылган. Һәлакәт нәтиҗәсендә җинаять эше кузгатылган. Фаҗига белән бәйле рәвештә, Татарстанда матәм игълан ителгән һәм район сабан туйлары кичектерелгән.

Запись Зәй районында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..