Зәйдә ипине колмак белән пешерәләр дә мендәргә салып куялар [рецепт һәм хикмәтләре]

-- Лэйсирэ

Чүпрә булмаган заманнарда әбиләребез икмәк камырын колмак ачыткысы белән куя торган булган. Бүген кибеттә чүпрәнең нинди генә төре юк! Ә Зәйдә ипине һаман да колмак белән пешерәләр. Колмак белән пешерәләр дә мендәргә салып куялар. Анысының да үз хикмәте бар.

Зәй районы, Имәнлебаш авылында яшәүче Бибисәйдә апа Хөснетдинова пешергән колмак ипиеннән авыз итү насыйп булды. Әчкелтем тәмле ипи авызда эреп китә, валчыгы да коелмый, уалмый. Бу сиңа әллә нәрсәләр кушылган кибет ипие түгел инде!

Имәнлебаш халкы колмакны август ахыры-сентябрьдә җыя икән. «Безнең авылда колмак бик күп үсә – әрәмәдә дә, инеш буенда да, каенлыкта да, урманда да. Каенлык кул сузымында гына, шуңа күрә колмакны күбрәк шуннан җыябыз», – дип сөйләде Бибисәйдә апа. Ләкин быел һава торышы әйбәт тора, колмаклар әле дә бар. Аларны җыеп киптерә һәм файдалы ипи пешереп карый аласыз. Анысына Бибисәйдә апа өйрәтә.

– Иң элек ачыткы ясарга кирәк. Бер литр суга бер уч кипкән колмак салам да кайнатырга куям. Су сары төскә кергәнче кайнатам. Аннары бер касә коры онга шул шаулап торган суны салып (башка якларда яшәүчеләр аңламаска да мөмкин: Зәйдә дөбердәп кайнап чыккан суны әнә шулай «шаулап торган» су дип әйтәләр. – Авт.), боламык ясыйм. Аннары җылы урынга куеп, 24 сәгать буе ачытам. Менә шул чүпрә урынына куллана торган ачыткы була да инде.

Әзер ачыткыны суыткычта саклыйм, берничә тапкыр ипи пешерергә җитә ул. Әйтик, миңа өч ипи пешерергә кирәк икән, бер аш кашыгы колмак ачыткысы белән камыр изеп куям. Кичтән изәм – иртән камырны басам. Камырны гадәттә ничек ясыйсыз – шулай ясагыз. Чүпрә урынына колмак ачыткысы гына салына инде. Камыр кабаргач, калай табага салам. Җитлеккән камыр, табага салгач, яргаланып китәргә тиеш – кабарып җиткәнен шуннан беләсең.

Духовкада да пешергәнем бар, ләкин мичтә пешкәнгә җитми инде! Аллаһка шөкер, мичебез исән, ипине шунда пешерергә тырышам. Ипи пешеп чыккач, тастымалга төрәм дә мендәргә каплап салам. Беренчедән, бу – ипине хөрмәтләү. Икенчедән, кызу утта пешкәч, ипи катып китә, ә тастымал белән төреп, мендәргә каплап салсаң, йомшый, тәм керә. Әнкәйләр «ипине салкын тешләмәсен» дип сөйләшә торган иде. Колмак ипие җылы ярата. Әнкәйләр әйтмешли «салкын тешләсә» – уңмый.

Менә шулай дип сөйли-сөйли икмәк пешерде Бибисәйдә апа. Аннары шуны күкрәгенә куеп кисте – анысы да борынгыдан калган гадәт буенча. Бу камырдан ипи генә түгел, өчпочмак, бәлешләр дә пешерергә мөмкин икән. 76 яшьлек Бибисәйдә апа шулай пешерә дә.

«Ни өчен камырны чүпрәгә генә измисез? Болай мәшәкатьле бит», – дим. Чүпрәне саттың да алдың, ә колмакны башта җыярга, аннары киптерергә, аннары ачыткы ясарга, аннары 24 сәгать буе аның әзер булганын көтәргә, аннары да «салкын тешләмәсен» дип карап торырга кирәк бит. Бибисәйдә апа үзе дә: «Мондый ипине пешерү өчен бик зур сабырлык кирәк», – ди. Һәм өстәп куя: «Гаиләмнең файдалы ипи ашавын телим, шуңа күрә колмаклыны пешерәм. Яратып пешерәм. Аннары яратып ашыйм».

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Зәй – Казан

Фото һәм чыганак: Безнең гәҗит

Бәйле