Архивы Зөһрә Сәхәбиева - Tatar Today - татар яңалыклары.

Филүс Каһиров Зөһрә Сәхәбиева белән бәйле гаугага карата үтенечен әйтә
Сөйли белсәң – сүз, сөйли белмәсәң – күз булган бу. Татар эстрадасындагы хәлләрне әйтәм. Әллә нинди гайбәт оясын хәтерләтә башлады сәхнә мөнбәребез. Бер-берсе турында яман сүзләр әйтешәләр, җыр бүлешәләр. Теге яки бу җырга кагылмагыз дигән сүзләр соңгы вакытта биг­рәк еш ишетелә башлады. Хәтта ки классик җырларның да хуҗалары табылды.

Аларның рөхсәтеннән башка җырладым юк, имеш. Биг­рәк тә Филүс Каһировка эләгә инде. Аңа йә бер җырны, йә икенчесен җырларга ярамый. Хәзер әнә Зөһ­рә Сәхәбиева үпкәләгән. Та­тар­станның халык артисты Шамил Әхмәтҗановны да пошаманга салган икән күренеш. Мөхтәрәм артистларыбыз бер-берсе белән төрткәләшеп, тарткалашып, мил­лә­тебезнең абруен төшерә дип борчыла ул:

– Мәсәлән, “Сорнай моңы” ди­гән җырны миннән соң күпме җыр­ладылар. Ансамбль әле дә башкара. Җырласыннар! Репертуарымдагы җырларны әле дә җырчыларга өйрәтәм. Тик бер шарт белән. Миннән дә яхшырак җырлагыз, дим. Бәс, җыр – җырлар өчен иҗат ителгән әсәр ич ул, нишләп аңа йозак салалар?! Мин моны гайбәт дип атыйм. Мәскәү­дән килгән ямьсез чир бу. Моңа иярсәк, үз-үзебезне тәмам пычратып бетерәчәкбез. Өлкән яшьтәге җырчыларның, сүз чыгарып, үзлә­ренең исәнлекләрен белгертүе түгелме, дип тә уйлыйм әле мин аны. Бит алардан бүген мондый сүзне түгел, аксакал сүзен көтәләр. Милләтебез исән калырмы, юкмы, телебезне ничек якларга – шушылар турында фикер алышсак иде.

Шамил абый шулай диде дә китеп барды. Аның сүзләре исә Барый Алибасовны искә төшер­де. Теге вакытта үзен гастарбайтер дип атаган Мәскәү шовинистларына тарихтан сабак укытты танылган продюсер. “Төрле катлау шо­винист­ларының исләренә төше­рәм: Мәскәү нәкъ менә татарлар аркасында башкала булып киткән. Нәкъ менә татар ханы Үзбәк 1325 елда Иван Калитага Мәскәү кенәз­леге белән идарә итәргә ярлык һәм барлык җир­ләрдән татарларга ясак җыярга 50 мең кешелек гаскәр биргән. Бу ясак нибары 10 процентны гына тәшкил иткәнгә, аны дисә­тинә дип атаганнар да инде. Бу – хәзерге дәүләтләрнең те­ләсә кайсының салымыннан әллә күпмегә кимрәк. Өстәвенә Урда урыс кенәзлекләре чикләрен сак­лауны да үз өстенә алган. Һәм Иван Калитаның татарларга туг­рылыгы аркасында Мәскәү урыс җирләренең үзәгенә әверелгән. Шушы Иван Калита башкаланың беренче гастарбайтеры булган да инде. Ул бит – татарлардан яхшы гына эш алган кеше. Тагын бер гастарбайтер – Александр Невский. Анысы Мәскәү белән идарә итү ярлыгын Батыйдан алган һәм хужасы өчен викинглар белән аяусыз сугышкан. Әлеге батырлыгы өчен Батый Александрны хәтта уллыкка ала”, – диде ул.

Филүс исә бу сүзләрне кү­перт­мәү ягында. Аның матбугат чараларына мондый бәхәс­ләрне ясалма оештырмасыннар иде дигән үтенече дә бар:

– Минем бу теманы артык күпертәсем килми. Чөнки мондый сүз, үпкәләш, рәнҗеш без­нең файдага түгел. Бигрәк тә бу за­манда. Элек бит җырларны бө­те­несе җыр­лаган. Мисалга “Китмә, сандугач” җырын алыйк. Рөстәм Яхин көе, Гөлшат Зәйна­шева сүзләре дип язып куябыз да, җәя эчендә Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рөстәм Маликов, Георгий Ибушев һәм башкалар репертуарыннан дип язарга тиеш буламмыни хәзер? Миңа калса, бу бик мөһим мәсьәлә түгел. Шулай да концертларда мин җырның кемнең репертуарыннан җыр­лавымны, кемнән өйрәнгәнемне һәрвакыт әйтеп китәм. Чөнки Хәйдәр абыйны да, Илһам абыйны да укытучыларым дип саныйм. Чөнки аларны тыңлап өйрәндем. Миңа калса, миннән башка да кем­нәр­дер аларның җырларын җырлый икән, моңа шатлану кирәк. Чөнки җыр башкарылганда гына озын гомерле, авторлары бәхетле була. Җырны сандыкта саклап булмый. Классик әсәрләр, халык, ретро җырлар – татар сәнгатенең байлыгы ул. Аларны башкару кирәк дип саныйм.

Үз милләтең белән горурлану җитми безгә. Горур булсак, бер-беребезгә үпкәләшеп ятар идекмени? Мәскәү татары Барый Алибасовтан үрнәк алыйк ичмасам. Юкса бөтенләй вагайдык.

Гөлинә Гыймадова. Ватаным Татарстан

Запись Филүс Каһиров Зөһрә Сәхәбиева белән бәйле гаугага карата үтенечен әйтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зөһрә Сәхәбиева Филүс Каһировка рәнҗүен белдерә
“Хәйдәр белән беркемне дә чагыштырып булмый. Ул киңкырлы җыр һәм опера сәнгатендә иң югары планка. Хәйдәрнең әзер репертуарын алып җырлаганда, аның исемен әйтмәүләренә рәнҗим. Гомумән, Хәйдәр җырларын яздырып, дисклар чыгаручыларга мин каршы! Аның җырларын кабатларга кирәкми, Хәйдәр Бигичевнең үзен тыңласыннар. Һәр җырчының үз репертуары булсын!” – дип сөйләде Зөһрә Сәхәбиева “Интертат”ка.

– Зөһрә ханым, бездә яхшы тавышлы җырчыларны Хәйдәр Бигичев белән чагыштырып карау бар, бу хакта ни уйлыйсыз?

– Чагыштырулар була инде ул. Чагыштыручының уе, фикере, аңлау дәрәҗәсе нинди була бит әле. Мин халыкның үзе тарафыннан: “Нигә бу җырчылар Хәйдәр Бигичевның җырларын алып җырлыйлар икән, булдыра алмагач? Җырны бозалар, үзләрен төшерәләр. Хәйдәр Бигичевның җырларын бары тик үзеннән генә тыңлыйсыбыз килә”, – дип еш ишетәм.

– Татар эстрадасында Хәйдәр абый белән янәшә куярлык җырчылар бармы?

– Ул башкарган әсәрләрне, җырларны берәү дә Хәйдәрнең үзе кебек башкара алмый. Хәйдәр ул киңкырлы җырчы һәм опера сәнгатендә иң югары планка. Шушы югарылыкка омтылган яшь талантлар килеп чыкса, мин чын йөрәгем белән сөенәм. Чөнки татар җыр сәнгате артка тәгәрәргә тиеш түгел. Ләкин бүгенге көндә бу югарылыкка җиткән бер җырчыны да күрмим. Дөрес, вокал, югары культура, милли моң белән җырлаучы һәм опера юнәлешендә уңышлы эшләүче Илһам Вәлиевны гына атый алам. Романс жанрына килсәк, бик нечкә хис белән оста башкаручы Руслан Сәйфетдинов бар.

– Хәйдәр Бигичевның җырлары һаман популяр. Кайберләрен үзгәртеп башкаручылар күп. Хәйдәр абыйның репертуарыннан җыр алучылар башта сездән рөхсәт сорыйлармы?

– Кызганычка каршы, күбесе рөхсәт сорамый. Күрәсең, андый культурага ия түгелләр. Сез генә түгел, халык та миннән нәкъ шушыны сорый. “Зөһрә ханым, нигә сез Хәйдәр Бигичев җырларын башка җырчыларга җырларга рөхсәт итәсез соң?” – дип киная белдерәләр. Хәйдәрнең әзер җырларын алып файдаланганда исемен дә әйтмәүләре өчен рәнҗим. Аның җырларын сәхнәдән башкарганда вакытта “Хәйдәр Бигичев репертуарыннан” дигән сүзләре дә юк. Гомумән, Хәйдәр җырларын яздырып, дисклар чыгаручыларга мин каршы. Аның җырларын кабатларга кирәкми, киләсе буынга тарихи дөреслек калырга тиеш. Хәйдәр Бигичевнең үзен тыңласыннар. Һәр җырчының үз репертуары булсын! Әгәр бик ошаткан җырларын җырлыйсылары килсә, сәхнәләрдә башкаруларына сүзем юк. Әмма Хәйдәр Бигичев репертуарыннан дип әйтергә тиешләр, моның белән алар үзләрен генә үстерәчәкләр.

– Филүс Каһиров җырлый башлагач, “йөз елга бер генә туа торган талант” Хәйдәр Бигичевка алмашка килгән җырчы, диделәр. Сез аны ничек кабул иттегез? Хәйдәр Бигичев белән Филүс Каһировның җырлаулары чыннан да охшашканмы соң?

– Тавышлы бер җырчы килеп чыккач, шатландым. Филүс Каһиров консерваториягә укырга кергәч, аңа ярдәм итү йөзенән “Хәйдәр абыеңны тыңла, аның башкару осталыга игътибар ит, яхшы вокал белән яхшы җырлаучыны тыңлау файда бирә”, – дип җырларын бирдем, ләкин мин аңа бу җырларга хуҗа бул, аларны яздыр, дип әйтмәдем. Дөрес, җырлавына каршы килмәдем. Ә ул бу җырларның кайберләрен яздырган, аудио дисклар да чыгарган, өстәвенә Хәйдәр Бигичев репертуарыннан дип тә куймаган, бу да минем күнелемне бик рәнҗетте. Филүс сәхнәгә Хәйдәр репертуары белән чыкты.

Чагыштыруга килгәндә, Хәйдәр белән Филүсне мин бөтенләй чагыштыра алмыйм. Алар икесе ике төрле. Хәйдәрдә культура бүтән. Хәйдәр гомере буе җыр сәнгатенең бөтен өлкәләрен колачлап эшләде: опера сәнгатенең иң югары ноктасына менде, татар халык жырларын тумыштан канында булган, йөрәгеннән чыккан татар моңы белән башкарды. Хәйдәрнең уникальлеге дә шунда – ул опера һәм татар халык җырчысы иде. Үзе тудырган җырларга килсәк, алар бихисап күп. Аларны Хәйдәр иҗади яктан якын килеп, кат-кат эшкәртеп, җитмәгән җирен җиткереп, җырларны шедеврга әйләндерә иде. Аңа бик күп композиторлар һәм шагыйрьләр рәхмәтле. Минемчә, нәкъ менә шушы йөрәк көчен биреп, җан җылысын өреп Хәйдәр камиллеккә җиткергән әсәрләрне җиңел генә җырлап йөрүчеләр түбән дәрәҗәдә башкарып сәнгатьнең үсешенә зыян китерә. Безнең илдә башкаручы хокукы дигән закон юк. Алга киткән илләрдә ул бар. Бездә дә ул тиздән ныгыр, Иншаллаһ. Ә бу дөньяда зур мирас калдырып киткән шәхесләрнең рухи мирасына хокук тота алган кешеләр – фәкать аның гаиләсе һәм балалары гына була ала…

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА

Фото: Рамил Гали, Салават Камалетдинов

intertat.tatar

Запись Зөһрә Сәхәбиева Филүс Каһировка рәнҗүен белдерә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..