Филүс Каһиров Зөһрә Сәхәбиева белән бәйле гаугага карата үтенечен әйтә

-- Лэйсирэ

Сөйли белсәң – сүз, сөйли белмәсәң – күз булган бу. Татар эстрадасындагы хәлләрне әйтәм. Әллә нинди гайбәт оясын хәтерләтә башлады сәхнә мөнбәребез. Бер-берсе турында яман сүзләр әйтешәләр, җыр бүлешәләр. Теге яки бу җырга кагылмагыз дигән сүзләр соңгы вакытта биг­рәк еш ишетелә башлады. Хәтта ки классик җырларның да хуҗалары табылды.

Аларның рөхсәтеннән башка җырладым юк, имеш. Биг­рәк тә Филүс Каһировка эләгә инде. Аңа йә бер җырны, йә икенчесен җырларга ярамый. Хәзер әнә Зөһ­рә Сәхәбиева үпкәләгән. Та­тар­станның халык артисты Шамил Әхмәтҗановны да пошаманга салган икән күренеш. Мөхтәрәм артистларыбыз бер-берсе белән төрткәләшеп, тарткалашып, мил­лә­тебезнең абруен төшерә дип борчыла ул:

– Мәсәлән, “Сорнай моңы” ди­гән җырны миннән соң күпме җыр­ладылар. Ансамбль әле дә башкара. Җырласыннар! Репертуарымдагы җырларны әле дә җырчыларга өйрәтәм. Тик бер шарт белән. Миннән дә яхшырак җырлагыз, дим. Бәс, җыр – җырлар өчен иҗат ителгән әсәр ич ул, нишләп аңа йозак салалар?! Мин моны гайбәт дип атыйм. Мәскәү­дән килгән ямьсез чир бу. Моңа иярсәк, үз-үзебезне тәмам пычратып бетерәчәкбез. Өлкән яшьтәге җырчыларның, сүз чыгарып, үзлә­ренең исәнлекләрен белгертүе түгелме, дип тә уйлыйм әле мин аны. Бит алардан бүген мондый сүзне түгел, аксакал сүзен көтәләр. Милләтебез исән калырмы, юкмы, телебезне ничек якларга – шушылар турында фикер алышсак иде.

Шамил абый шулай диде дә китеп барды. Аның сүзләре исә Барый Алибасовны искә төшер­де. Теге вакытта үзен гастарбайтер дип атаган Мәскәү шовинистларына тарихтан сабак укытты танылган продюсер. “Төрле катлау шо­винист­ларының исләренә төше­рәм: Мәскәү нәкъ менә татарлар аркасында башкала булып киткән. Нәкъ менә татар ханы Үзбәк 1325 елда Иван Калитага Мәскәү кенәз­леге белән идарә итәргә ярлык һәм барлык җир­ләрдән татарларга ясак җыярга 50 мең кешелек гаскәр биргән. Бу ясак нибары 10 процентны гына тәшкил иткәнгә, аны дисә­тинә дип атаганнар да инде. Бу – хәзерге дәүләтләрнең те­ләсә кайсының салымыннан әллә күпмегә кимрәк. Өстәвенә Урда урыс кенәзлекләре чикләрен сак­лауны да үз өстенә алган. Һәм Иван Калитаның татарларга туг­рылыгы аркасында Мәскәү урыс җирләренең үзәгенә әверелгән. Шушы Иван Калита башкаланың беренче гастарбайтеры булган да инде. Ул бит – татарлардан яхшы гына эш алган кеше. Тагын бер гастарбайтер – Александр Невский. Анысы Мәскәү белән идарә итү ярлыгын Батыйдан алган һәм хужасы өчен викинглар белән аяусыз сугышкан. Әлеге батырлыгы өчен Батый Александрны хәтта уллыкка ала”, – диде ул.

Филүс исә бу сүзләрне кү­перт­мәү ягында. Аның матбугат чараларына мондый бәхәс­ләрне ясалма оештырмасыннар иде дигән үтенече дә бар:

– Минем бу теманы артык күпертәсем килми. Чөнки мондый сүз, үпкәләш, рәнҗеш без­нең файдага түгел. Бигрәк тә бу за­манда. Элек бит җырларны бө­те­несе җыр­лаган. Мисалга “Китмә, сандугач” җырын алыйк. Рөстәм Яхин көе, Гөлшат Зәйна­шева сүзләре дип язып куябыз да, җәя эчендә Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рөстәм Маликов, Георгий Ибушев һәм башкалар репертуарыннан дип язарга тиеш буламмыни хәзер? Миңа калса, бу бик мөһим мәсьәлә түгел. Шулай да концертларда мин җырның кемнең репертуарыннан җыр­лавымны, кемнән өйрәнгәнемне һәрвакыт әйтеп китәм. Чөнки Хәйдәр абыйны да, Илһам абыйны да укытучыларым дип саныйм. Чөнки аларны тыңлап өйрәндем. Миңа калса, миннән башка да кем­нәр­дер аларның җырларын җырлый икән, моңа шатлану кирәк. Чөнки җыр башкарылганда гына озын гомерле, авторлары бәхетле була. Җырны сандыкта саклап булмый. Классик әсәрләр, халык, ретро җырлар – татар сәнгатенең байлыгы ул. Аларны башкару кирәк дип саныйм.

Үз милләтең белән горурлану җитми безгә. Горур булсак, бер-беребезгә үпкәләшеп ятар идекмени? Мәскәү татары Барый Алибасовтан үрнәк алыйк ичмасам. Юкса бөтенләй вагайдык.

Гөлинә Гыймадова. Ватаным Татарстан

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий