Архивы Ижау - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Тораташ кебек басып янды” – күрше төбәктә фаҗига, танылган кеше үз-үзен яндыра
Бүген, 10 сентябрь, Ижауда Удмуртия парламенты каршында галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин үз-үзенә ут төртте. Ул хастаханәгә китерелгән, тәне 90 процентка янган. Соңрак алган җәрәхәтләрдән вафат булды. Азатлык бу фаҗиганең нечкәлекләрен белеште.

Альберт Разин 1940 елда туган. Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәшә.

Альберт Разин иртә белән Удмуртия Дәүләт шурасы янына шигарләр язылган плакат алып килгән. Анда шагыйрь Рәсүл Гамзатовның “Иртәгә минем телемне онытсалар, мин бүген үләргә әзер” дигән сүзләре язылган.

Разин белән бергә пикетка тагын ике кеше чыккан. Алары шигарләр тотмаган, теләктәшлек белдергән. Шуларның берсе – удмурт милли хәрәкәте активисты Петр Тимошкин. Разин аның күз алдында янган. Азатлык шалтыратканда Тимошкин тикшерү комитетында сорау алуны көтә иде. Азатлыкка ул бу коточкыч хәл турында җентекләбрәк сөйләде.

“Альберт Разин миңа ике көн элек шалтыратты, пикетны фотога төшерергә иде, матбугатта, социаль челтәрләрдә таратырбыз диде. Мин авылда идем, вәгъдә бирмәдем. Ул минем дәшмәүнең тырышырмын дигәнне аңлатканын белә иде. Мин чыннан да килдем. Ул башта иртәрәк килегез диде. Иртәнге 8 тулганчы инде килеп җиттек, ул телефоннан соңга калам дип кисәтте. Ул килгәндә без инде урында идек. Минем белән тагын ике активист бар иде. Иртәнге тугызынчы киткәндер, ул машинасын куеп безнең якка килде, кулында плакатлар иде. Сәламләштек, кәефе гадәттәгечә. Артык берни сөйләшмәдек. Анысы-монысы сизелмәде. Ул плакатын тотып парламент каршына чыгып басты, без читкәрәк бастык.

Парламентка халык эшкә сәгать 9га килә, бүген депутатларның утырышы бит. Разинны күбесе белә иде, туктап сәлам бирүчеләр бар иде. Полиция кешеләре килмәде. Ул дүшәмбе электрон почта аша пикетка чыгам дип алдан хәбәр иткән булган.

Сәгать тугыз тулганда Разин арыдым диде, без урындык бирербез дигәндә таныш булмаган егет Разин янына килде. Алар нидер сөйләште. Аннары Разин машинасы янына китте. Бу егет Разин урынында калды, аннары бераздан тагын бер кеше килде. Мин анысын да танымадым. Без читтәрәк тордык бит. Алар Разинның плакатларын тотып торды. Аннары алар арасында әллә бәхәс, әллә нәрсә булды… Мин Разинга шалтыраттым, монда әллә нинди кешеләр, кил әле, дидем. Ул кире килде, кешеләр юкка чыкты. Разин пикетын дәвам итте. Бераздан ул тагын ял итәргә китте. Бездән 10га кадәр торырга үтенде, мөрәҗәгатьләрне таратырга кирәк булачак диде, депутларга кертергә кирәк булыр дип аңладым. Ул тагын машинасы янына киттте. Урынын алмаштырдым диде.

Берни сизмәдек. Без сөйләшеп тордык, ул кире килде, без үзара сөйләшеп торганда бермәл борылып карасам, Разин яна! Йөгереп килдек, янына килерлек түгел, ул дөрләп яна иде. Разин тораташ кебек басып торды һәм дәшми иде. Коточкыч хәл… Куркыныч. Берсе дә сүндерергә ашыкмады, фотога төшерделәр, без тегәләй дә болай да сүндереп карадык, мөмкин түгел иде, ярый бер хатын ашыгыч ярдәмгә шалтыратырга башы эшләде. Янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм 15 минуттан килеп җитте. Разинның хәле бик авыр. Белмим, ник болай килеп чыкты…”, дип сөйләде Тимошкин.

Удмурт милли хәрәкәте кешеләре Альберт Разин бу гамәле телне яклап башкарган дип фаразлый.

“Удмурт киңәш” активисты Илья Викторов күз яшьләрен тыя алмыйча, бу хәлләр булырга тиеш түгел иде дип сөйләде. Разин соңгы елларда удмурт телен яклау өчен көрәште, әмма республика башлыгы, депутатларга язган мөрәҗәгатьләргә “отписка” ала иде.

“Дүрт көн элек без аның белән шалтыратыштык. Пикетка чыгам диде, депуталарга мөрәҗәгатьләр таратам диде. Текстта ни язылганын белмим, удмурт телен саклау, факультативка калдырылган тел өчен җан әрнүе, депутатларны гамәл күрсәтүгә чакыру турында булгандыр. Соңгы елларда ул андый хатлар, мөрәҗәгатьләрне йөзләрчә язды, уңай җавап кына алмады. Удмуртия башлыгына да, парламент депутатларына да, мәгариф министрлыгына да язды. Барысы да юкка. Берсе дә игътибарга алмады, аның өендә ул кәгазьләр күп җыелды.

Үз-үзен яндыру турында бер сүз дә әйтмәде, кичә миңа тагын шалтыратты, пикетка чыгам диде, әйдә минем белән диде. Әмма мин килә алмыйм, һава торышы яхшы, бакчада эшләрне тәмамларга кирәк дидем. Хәзер ник бармадым дип үкенәм. Аңа бит ярдәм дә итә алмаганнар, сүндерә алмаганнар, мин янында булсам, булышкан булыр идем кебек. Коточкыч үкенү.

Бензин, шырпы алган. Ул бит тәмәке дә тартмый иде, шырпыны юкка алмаган, әзерләнгән. Ә миңа берни әйтмәде…

Альберт тел өчен әрнеде, милли телләргә карата сәясәт белән килешмәде. Тел үлә бит дип өзгәләнә иде. Ижауга якын каенлык бар, ул –удмуртларның дога кылу урыны. Альберт удмуртларның мәҗүси динен тота иде, яратып, төгәллек белән тотты. Ул каенлык удмуртлар өчен изге урын санала. Шул урынны ял итү урыны итеп ясарга дигән карар чыкты, Альберт Разин ул карарга да каршы чыкты. Кешене үтерделәр… Разинга 79 яшь иде, ул инде университетта эшләми иде. Аның яшь хатыны, 18 яшьлек кызы бар.

Ике-өч ай элек Татарстаннан Удмуртия парламентына юлланган хат Разинга килеп иреште. Анда татар, удмурт, чуаш, марилар телгә кагылышлы уртак фәнни конференция уздыру турында язылган. Аны миңа Разин телефоннан гына әйтте, кем исеменнән хат – белмим”, дип сөйләде Викторов.

2017 елда Удмуртиянең Аксакалллар шурасы, анда Альберт Разин да керә, Удмуртия башлыгы Александр Бречаловка хат язган. Алар

арихитектурада удмурт милли бизәкләрне кулланырга; Ижауның үзәк мәйданында удмурт телендә шигарләр эләргә; шәһәргә керү урыннарын башка милли республикаларда кебек бизәргә; җәмәгать транспортында, вокзалларда белдерүләрне ике телдә игълан итәргә таләп итә.

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның “ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл” дигән сүзләреннән соң кискенләште. Аңарчы күп кенә милли республикада дәүләт телләре мәктәптә мәҗбүри укытылып килгән. Мәҗбүри дәресләргә каршы чыгучылар балалары урыс телен тиешле күләмдә өйрәнми дип зарланды.

2017 елның көзендә Русия прокуратурасы милли республикаларда мәктәпләрне тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик “туган тел” дәресе кысаларында гына укытыла башлый. 2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы да татар теле дәресләрен мәҗбүри укытудан туктата.

Милли республикалар, зыялылар әлеге хәлләрне борчылып кабул итте. Иҗтимагый оешмалар милли телләрне укыту програмының мәҗбүри өлешендә калдыруны сорап мөрәҗәгатьләр юллады. Протестка татар җырчылары да флешмоб рәвешендә кушылды. Татар яшьләре Татарстан Дәүләт шурасы утырышы алдыннан депутатларга “Әлифба” китабын таратты һәм “Туган тел” җырын җырлады.​ Милли телләрне ихтыяри укытуга каршы күпсанлы урам җыеннары узды, алар күбесенчә ялгыз пикетлар рәвешендә булды.​ Милли телләрне ихтыяри итүгә каршы Русия халыкларының демократик конгрессы оешты.

2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыри укыту турында канун өлгесе тәкъдим ителде. Милли җәмәгатьчелек канунга дөррәү каршы чыкты, Думага ата-аналардан протест хатлары язылды, Татарстан депутатлары да каршы чыкты. Нәтиҗәдә, канун өлгесе йомшартылды, ләкин туган телләрне ихтыяри укыту калды, республикаларның милли телләрен укыту мәсьәләсе ачыкланмыйча калды.​

Кырымтатарларның үз-үзләренә ут төртү очраклары

1978 елда Акмәчет янындагы Биштирәк авылында Муса Мамут үз акчасына йорт сатып ала, ләкин аны кырымтатар булганы өчен бу йортта теркәлергә рөхсәт итмичә төрмәгә утырталар. Балаларын мәктәпкә, үзен эшкә алмаулары, Кырымнан куганнары өчен Муса үзенә һәм гаиләсенә җирле хакимиятләрнең еллар буе оештырган золымнарына каршылык йөзеннән, 23 июньдә милиция хезмәткәре аның өенә килгәч үз өстенә бензин түгеп үзен яндыра.

1989 елдың 24 октябрендә Кырымның Сак районы Наташино авылында хатыны кырымтатар үзе казан татары булган Шәүкәт Яруллин хакимиятләрнең Кырымга кайтучыларны пропискага кертмәүләренә протест белдереп үзен яндыра.

2018 елның 3 августында кырымтатар активисты Ватан Карабаш Акмәчетнең Стрелковая бистәсендәге төзелешкә протест йөзеннән үзенә ут төртә. Тирә-яктагы кешеләр янгынны тиз арада сүндереп аны коткара.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись “Тораташ кебек басып янды” – күрше төбәктә фаҗига, танылган кеше үз-үзен яндыра впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ижауның 3 кешесе Казанда такси хезмәтендә эшләүче ир-атны кыргыйларча җәзалап үтерә
Җинаятьчеләр 25 яшьлек ирне кабель белән буып үтерә, гәүдәсен урманда күмә, ә урланган машинаны Ижауга алып китәләр.

Ижауда яшәүче өч кеше автомобиль хакына Казан таксистын кыргыйларча үтергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча тикшерү идарәсе рәсми сайтында хәбәр ителә.

“21 июль хокук саклау органнарына Казанда яшәүченең билгесез югалуы турында гариза килгән. Ир такси хезмәтендә эшләгән, 20 июльдә пассажирлар белән Ижауга чыгып киткән һәм хәбәрсез югалган», – дип аныклаганнар республиканың Тикшерү комитетында.

Тикшерү версиясе буенча, Ижауда яшәүче өч кеше такси йөртүчесен үтерергә һәм аның машинасын алырга ниятләгән. Моның өчен алар Казанга юл тоткан, аларны Ижауга илтергә риза булган таксистны эзләгәннәр. 25 яшьлек «Лада»  йөртүчесе бу кешеләрне Ижауга алып барырга ризалаша. Юлда җинаятьчеләр ирне кабель белән буалар, үле гәүдәсен урманда күмеп калдыралар , ә машинаны Ижауга алып китәләр.

Өч шикләнелүчене тоткарлыйлар. Аларны «Акча эшләү нияте белән үтерү» маддәсе буенча гаеплиләр. Тикшерү барышында өч җинаятьче дә сак астына алынган.

Мәгълүмат: tatar-inform.ru
Фото: rabotawork.ru

Запись Ижауның 3 кешесе Казанда такси хезмәтендә эшләүче ир-атны кыргыйларча җәзалап үтерә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..