Ижауның 3 кешесе Казанда такси хезмәтендә эшләүче ир-атны кыргыйларча җәзалап үтерә

-- Alfia

Җинаятьчеләр 25 яшьлек ирне кабель белән буып үтерә, гәүдәсен урманда күмә, ә урланган машинаны Ижауга алып китәләр.

Ижауда яшәүче өч кеше автомобиль хакына Казан таксистын кыргыйларча үтергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча тикшерү идарәсе рәсми сайтында хәбәр ителә.

«21 июль хокук саклау органнарына Казанда яшәүченең билгесез югалуы турында гариза килгән. Ир такси хезмәтендә эшләгән, 20 июльдә пассажирлар белән Ижауга чыгып киткән һәм хәбәрсез югалган», — дип аныклаганнар республиканың Тикшерү комитетында.

Тикшерү версиясе буенча, Ижауда яшәүче өч кеше такси йөртүчесен үтерергә һәм аның машинасын алырга ниятләгән. Моның өчен алар Казанга юл тоткан, аларны Ижауга илтергә риза булган таксистны эзләгәннәр. 25 яшьлек «Лада»  йөртүчесе бу кешеләрне Ижауга алып барырга ризалаша. Юлда җинаятьчеләр ирне кабель белән буалар, үле гәүдәсен урманда күмеп калдыралар , ә машинаны Ижауга алып китәләр.

Өч шикләнелүчене тоткарлыйлар. Аларны «Акча эшләү нияте белән үтерү» маддәсе буенча гаеплиләр. Тикшерү барышында өч җинаятьче дә сак астына алынган.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.ru
Фото: rabotawork.ru

Бәйле