Архивы икенче хатын - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Миңа икенче хатын булып кияүгә чык диде, ризалаштым” [булган хәл]
Бүген бик гади бер көн. Башка көннәрдән ул бер ни белән дә аерылмый. Кояшлы җылы язгы көн. Гадәттәгечә эшемә ашыгам. Автобус тәрәзәсенә карап, тирән уйларга чумам. Бүгенге уйларым һөнәремә бәйле. Әйе. Мин кечкенәдән даруханәдә эшләргә хыялландым. Кешеләргә ярдәм итү теләге дә, гаиләм өчен файдалы була алуым да бу һөнәрне сайларга этәргеч булды. Ләкин сүз башым ул хакта түгел иде.

Ак халатымны киеп, сменамны кабул итеп алып, эшкә керештем. Ишектән тонык күзле, бик моңсу карашлы кырыклар тирәсендәге хатын-кыз килеп керде. Көчкә сөйләшә, тавышы калтырый. Яхшы тынычландыргыч дару сорады. Ә мин үз чиратымда, аңлатып, сөйләп аңа киңәш иттем. Бер төр даруда тукталдык. Сүз арты сүз китте, кеше дә булмау сәбәпле безнең тирән эчтәлекле әңгәмә башланды. Керфекләрен, карашын аска төшереп, яңа танышым сүзен башлады.

“Мин гаиләдә бер кыз, иркә булып үстем. Үз теләгемә һәрвакыт ирешә идем. Беркайчан да бер ни дә туктата алый иде мине. Моннан 5 еллар элек мин үзем хыялланган кешене очраттым. Моңа кадәр кияүгә чыкмый нәкъ аны көткән йөрәгемне – моны тиз аңладым. Танышуыбыз да очраклы булды. Фатирыма яңа кафель сайлап йөргәндә кибеттә очраштык. Сөйлашеп киттек, ул миңа сыйфатлы кафель сайларга ярдәм итте. Узе дә төзелеш өчен кирәк яраклар алып йөри икән. Кирәк-яракларны алып, бергә кәһвә эчәргә булдык. Йөрәк дөп-дөп тибә. Эчтә күбәләкләр диләр бит, менә бу нәкъ шул очрак. Киләсе атна тылсымга тиң иде. Сөйләшеп сүз бетми, кәеф күтәренке, ир уртасы кеше, миннән бер яшь зур. Ике атна узгач, ул миңа тәкъдим ясады. Тик бу гади тәкъдим түгел иде. Аның өйләнгән булуы ачыкланды. Әле алай гына да түгел, 3 бала әтисе! Тик гашыйк йөрәкне берни туктата алмады. Ул мөселман, исламның кануннарын үтәп яшәүче. Миңа икенче хатын булып кияүгә чык диде. Башта бу хәбәр башыма сыймады.  Ничек инде?! Бәхетле итәм дигән сүзләренә ышандым бит. Берни куркытмады, туктатмады ул чакта. Өйләнештек. Хатыны бик ярсып елады, мин моны бик яхшы белә торып, барыбер үземнең максатыма зур адымнар белән атладым. Ул ике айга бер, берничә көнгә кайтып йөрде.

Ә минем аны җибәрәсем килми иде. Шулай ул кайтып киткән бер атнада үземә сүз бирдем: ул минеке генә булачак, мин аны беркем белән дә бүлешергә әзер түгел! Ул китү белән иптәш хатынымнан бер сихерченең адресын сорадым. Тиз җыенып киттем янына. Сихерче минем кабат-кабат кисәтте: син максатыңа ирешәчәксең, тик бу золым синнән дә берәр нәрсәңне алачак, бик кадерле берәр нәрсәңне! Ул вакытта миңа барыбер иде.

Әйе, ул бары тик минеке генә булды. Хатынын да, балаларын да онытты. Шулай яшәп киттек.

Моннан ярты ел элек минем нык баш авыртулары күзәтелә башлады. Алар көчәйгәннән көчәя генә бардылар. Ә сәбәбен табиблар ачыклый алмады. Бүген табиб анализларымны карап, миңа хөкем чыгарды: баш миеңдә яман чир, ягъни рак! Менә кемгә кирәк  мин хәзер?!

Көннән көн сулам, ямьсезләнәм, авырулар көчәйгән вакытта бик усал һәм нервлыга әйләнәм, кычкырам. Ә ул үзенең гаиләсенә кайтып йөри, күп вакытын алар белән үткәрә…

Беләм, кисәттеләр мине… Ә мин тыңламадым. Үзем гаепле! Җәллисе дә юк. Сеңлем, син язам дидең, менә шушы хәлне яз әле, берүк башкалар минем ялгышны кабатламасыннар! Сабак булсын! Бик үкенеч хәлдә калулары бар. Кеше араларына берүк керә күрмәсеннәр!” дип, яңа танышым сөйләмен тәмамлады. Ә мин тирән уйларга чумдым. Безнең дә баштан үтте бит шул хәлләр. Мин, әлбәттә, беркемгә дә начарлык теләмим. Һәм, әлбәттә, мондый бәя белән түгел, тик ышанам, безнең дә әти бер булса да безне искә алып, чын-чынлап сагынып кайтыр…

Тормыштан алынып язылды.

Май, 2019

Мәгълүмат Аделина Кояшлы Инстаграм битеннән

Запись “Миңа икенче хатын булып кияүгә чык диде, ризалаштым” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ирем шаккатырды! Дүрт балабыз бар, ә ул икенче хатын алам, ди”
Электрон почтага хат килеп төште. Киңәш сорап еш язалар. Канундагы үзгәрешләр турында белешләр, түрәләр ишеген ачуда, тормыш мәшәкатьләрен хәл итүдә ярдәм сорыйлар. Хәтта ир белән хатын арасын җайлап җибәрүне өмет итүчеләр дә бар. Анысын ук булдыра алмыйбыз, әмма бу хат игътибарны җәлеп итте.

“Мәктәпне бетергәч, дин тота башладым. Казанга килгәч, булачак ирем белән таныштык. Ул да намазлы кеше булып чыкты. Бер-беребезне ошатып, тормыш корып җибәрдек, – дип яза авыр хәлдә калган хатын-кыз. – Бер-бер артлы дүрт балабыз туды. Киләчәк тормышыбыз өчен борчылмадым, ирем туры юлдан тайпылмас дип уйладым. Әмма бер ай элек ул мине бөтенләй шаккатырды. Икенче хатын алам, ди. Шул көннән бирле күңел тынычлыгым югалды, кайгыга баттым. Нишләргә дә белмим. Гаиләмне ничек саклап калыйм? Мин бик каршы, иремне бүлешәсем килми. Киңәш бирегезче?”

Ничек киңәш бирәсең? Закон андый мөмкинлек бирмәсә дә, күреп-ишетеп торабыз: берьюлы ике хатын белән яшәүче ир-атлар да бар. Чит илләрдән күреп модага иярүме, ир-атларның нәфесен тыя алмавы, әллә инде хатын-кызның барысына да риза булуымы бу? Бу сорауларны без белгеч­ләргә җиткердек.

Резеда Мәрданова, психолог:

– Гаиләне таркату өчен күп вакыт кирәкми. Әмма аңлашыл­маучанлык булган җирдә сабыйларга да кыен. Алар әти-әнисе өчен өзгәләнә. Ир белән хатын арасын алардан да яхшырак белүче булмас. Иң элек бу гаиләгә барлык проблемаларын уртага салып сөйләшергә кирәк. Әлеге хатын иренең ни сәбәпле башка хатын алырга теләвен ачыкларга тиеш. Үзеннән сорарга кирәк. Нәрсә өчен өйләнә, мода артыннан куамы, хисләр беткәнме? Әгәр хатыны ирне канәгатьлән­дерми икән, бер-берләрен аңлау булмаса, дүрт бала белән генә түгел, ун бала белән дә ташлап китәргә мөмкин. Өйләнәм дигән ирнең хатынына сагаерга кирәк. Гаеп нәрсәдә соң? Гаиләне ничек саклап калырга? Әллә инде иреңне башка хатын белән  бү­лешергәме? Әгәр икесе сөйләшеп уртак фикергә килми икән, гаилә психологы белән киңәшләшергә кирәк.

Наилә Җиһаншина, Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе:

– Татарстанда икенче, өченче хатын алучылар саны кими дип беләбез. Элегрәк бу күренеш модага кереп киткән иде. Янәсе, хатын-кызга юк дияргә ярамый. Ирләр әнә шуннан файдаланып, берничә кат никах укытып маташты. Андыйлар әле дә бар. Безгә дә киләләр. Ике хатынга да тигез итеп бирерлек малың бармы, аңа да йорт сала аласыңмы, дибез. Тик күп кенә ирләр бар әйбере булган хатын йортына кереп кенә яшәмәкче. Үзләренең бу гамәлен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дигән булалар. Алай савап эш­лиселәре килсә, 6-8 балалы хатынны алып, сабыйларын үсте­реш­сеннәр. Тик алар моңа риза түгел. Ирләр дә кайда җайлы, шуны эзләп йөри. Ә менә хатын алгач, үзләренә өстәләчәк җавап­лылык хакында уйламыйлар. Әле бер хатынын да тәэмин итә алмаган ирләр икенчесен эзли кайчак. Андыйларга барысын да аңлатып күрсәткәч, тизрәк китү ягын карыйлар. Элек икенче хатын булырга риза яшь кызлар да бар иде. Алар белән сөйләшәбез. Берсе дә, мин көнләшмим, дими. Димәк, андый очракта ирне бүлешү авыр булачак. Яшь кызларны бу адымнарыннан туктатып калып була. Үз насыйбыгызны көтегез, бер дә өйләнмәгән егетләр күп бит, дип киңәш би­рәбез.

Рөстәм Хәйруллин, башкаланың “Гаилә” мәчете имамы:

– Бу гаиләгә иң элек казый янына барырга киңәш итәм. Яңа гаилә корырга җыенучылар өчен бу хәл гыйбрәт булсын иде. Шуңа да никахта кәләш ягы икенче хатын алмауны шарт итеп куя ала. Икенче хатынга өйләнәм дию –чит илдән кергән гадәт ул. Ул хатынның бернинди хокуклары да булмый. Паспортта да бер генә хатын белән язылышу торачак. Беренче хатынның ризалыгыннан башка өйләнү юк. Әгәр ул каршы төшә икән, ир бернишли алмый.  Мондый галәмәт байларда күзәтеләдер, әмма гади халыктан бу хакта ишеткәнем юк.

Миләүшә Гайфуллина, “Бөтенроссия татар гаиләсе” фонды җитәкчесе:

– Мин, әлбәттә, гаиләне сак­лап калу яклы. Әмма бу очракта әлеге ирнең адымын хупламыйм. Ир башка хатын алып кайтырга йөри икән, димәк, гаиләдә мәхәб­бәт беткән. Ярату юк икән, ирне яныңда тотып булмый. Хатынын яратмаган ир балаларын да яратмый. Ир-атның табигате башка. Бала хакы, гаиләне сакларга кирәк дип кенә яшәп буламы соң? Ана кеше сабыйларына гомер бирә, алар дип яши, ирләр исә үзләрен генә уйлый.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Запись “Ирем шаккатырды! Дүрт балабыз бар, ә ул икенче хатын алам, ди” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..