«Ирем шаккатырды! Дүрт балабыз бар, ә ул икенче хатын алам, ди»

-- Гузель

Электрон почтага хат килеп төште. Киңәш сорап еш язалар. Канундагы үзгәрешләр турында белешләр, түрәләр ишеген ачуда, тормыш мәшәкатьләрен хәл итүдә ярдәм сорыйлар. Хәтта ир белән хатын арасын җайлап җибәрүне өмет итүчеләр дә бар. Анысын ук булдыра алмыйбыз, әмма бу хат игътибарны җәлеп итте. 

“Мәктәпне бетергәч, дин тота башладым. Казанга килгәч, булачак ирем белән таныштык. Ул да намазлы кеше булып чыкты. Бер-беребезне ошатып, тормыш корып җибәрдек, – дип яза авыр хәлдә калган хатын-кыз. – Бер-бер артлы дүрт балабыз туды. Киләчәк тормышыбыз өчен борчылмадым, ирем туры юлдан тайпылмас дип уйладым. Әмма бер ай элек ул мине бөтенләй шаккатырды. Икенче хатын алам, ди. Шул көннән бирле күңел тынычлыгым югалды, кайгыга баттым. Нишләргә дә белмим. Гаиләмне ничек саклап калыйм? Мин бик каршы, иремне бүлешәсем килми. Киңәш бирегезче?”

 Ничек киңәш бирәсең? Закон андый мөмкинлек бирмәсә дә, күреп-ишетеп торабыз: берьюлы ике хатын белән яшәүче ир-атлар да бар. Чит илләрдән күреп модага иярүме, ир-атларның нәфесен тыя алмавы, әллә инде хатын-кызның барысына да риза булуымы бу? Бу сорауларны без белгеч­ләргә җиткердек.

Резеда Мәрданова, психолог:

– Гаиләне таркату өчен күп вакыт кирәкми. Әмма аңлашыл­маучанлык булган җирдә сабыйларга да кыен. Алар әти-әнисе өчен өзгәләнә. Ир белән хатын арасын алардан да яхшырак белүче булмас. Иң элек бу гаиләгә барлык проблемаларын уртага салып сөйләшергә кирәк. Әлеге хатын иренең ни сәбәпле башка хатын алырга теләвен ачыкларга тиеш. Үзеннән сорарга кирәк. Нәрсә өчен өйләнә, мода артыннан куамы, хисләр беткәнме? Әгәр хатыны ирне канәгатьлән­дерми икән, бер-берләрен аңлау булмаса, дүрт бала белән генә түгел, ун бала белән дә ташлап китәргә мөмкин. Өйләнәм дигән ирнең хатынына сагаерга кирәк. Гаеп нәрсәдә соң? Гаиләне ничек саклап калырга? Әллә инде иреңне башка хатын белән  бү­лешергәме? Әгәр икесе сөйләшеп уртак фикергә килми икән, гаилә психологы белән киңәшләшергә кирәк.

Наилә Җиһаншина, Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе:

– Татарстанда икенче, өченче хатын алучылар саны кими дип беләбез. Элегрәк бу күренеш модага кереп киткән иде. Янәсе, хатын-кызга юк дияргә ярамый. Ирләр әнә шуннан файдаланып, берничә кат никах укытып маташты. Андыйлар әле дә бар. Безгә дә киләләр. Ике хатынга да тигез итеп бирерлек малың бармы, аңа да йорт сала аласыңмы, дибез. Тик күп кенә ирләр бар әйбере булган хатын йортына кереп кенә яшәмәкче. Үзләренең бу гамәлен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дигән булалар. Алай савап эш­лиселәре килсә, 6-8 балалы хатынны алып, сабыйларын үсте­реш­сеннәр. Тик алар моңа риза түгел. Ирләр дә кайда җайлы, шуны эзләп йөри. Ә менә хатын алгач, үзләренә өстәләчәк җавап­лылык хакында уйламыйлар. Әле бер хатынын да тәэмин итә алмаган ирләр икенчесен эзли кайчак. Андыйларга барысын да аңлатып күрсәткәч, тизрәк китү ягын карыйлар. Элек икенче хатын булырга риза яшь кызлар да бар иде. Алар белән сөйләшәбез. Берсе дә, мин көнләшмим, дими. Димәк, андый очракта ирне бүлешү авыр булачак. Яшь кызларны бу адымнарыннан туктатып калып була. Үз насыйбыгызны көтегез, бер дә өйләнмәгән егетләр күп бит, дип киңәш би­рәбез.

Рөстәм Хәйруллин, башкаланың “Гаилә” мәчете имамы:

– Бу гаиләгә иң элек казый янына барырга киңәш итәм. Яңа гаилә корырга җыенучылар өчен бу хәл гыйбрәт булсын иде. Шуңа да никахта кәләш ягы икенче хатын алмауны шарт итеп куя ала. Икенче хатынга өйләнәм дию –чит илдән кергән гадәт ул. Ул хатынның бернинди хокуклары да булмый. Паспортта да бер генә хатын белән язылышу торачак. Беренче хатынның ризалыгыннан башка өйләнү юк. Әгәр ул каршы төшә икән, ир бернишли алмый.  Мондый галәмәт байларда күзәтеләдер, әмма гади халыктан бу хакта ишеткәнем юк.

Миләүшә Гайфуллина, “Бөтенроссия татар гаиләсе” фонды җитәкчесе:

– Мин, әлбәттә, гаиләне сак­лап калу яклы. Әмма бу очракта әлеге ирнең адымын хупламыйм. Ир башка хатын алып кайтырга йөри икән, димәк, гаиләдә мәхәб­бәт беткән. Ярату юк икән, ирне яныңда тотып булмый. Хатынын яратмаган ир балаларын да яратмый. Ир-атның табигате башка. Бала хакы, гаиләне сакларга кирәк дип кенә яшәп буламы соң? Ана кеше сабыйларына гомер бирә, алар дип яши, ирләр исә үзләрен генә уйлый.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Бәйле