Архивы ИлфакШигапов - Tatar Today - татар яңалыклары.

Илфак Шиһаповның китүенә бер ел: “Соңгы талпынуым” [видео]
Бүген, 30 май көнне, Илфак Шиһаповның вакытсыз вафатына бер ел булды. Исән булса, аңа быел 50 яшь тулыр иде. Без Илфак Шиһаповның әйткән соңгы сүзләрен һәм моннан ике ел элек Азатлык хәбәрчесе Байбулат Дәүләткә биргән әңгәмәсен барларга булдык:

Журналист Илфак Шиһапов Казан үзәгендә татар басмаларын сату урыны ачып милләтне өйрәнмәкче. “Милләт өчен ни дә булса эшләү максатыннан талпыныш инде бу”, диде ул Азатлык хәбәрчесенә. Илфак әфәнде белән татар газет-журналлары язмышы, милләтчеләр, милли университет, татарлык турында әңгәмә кордык.

Җырлар авторы, журналист, продюсер, татарча газеталар нәшер итүче Илфак Шиһаповның Казан үзәгендә, Тукай урамы 2нче йортта урнашкан “Муравейник” сәүдә үзәгендә татарча басма матбугат сату урыны булдыруы хакында иң беренче булып Фейсбуктагы дус-танышлары белде. Чөнки ул ачылган көннән үк милли кибеткә билгеле татарлар килсә, барысын да диярлек телефонына төшереп, социаль челтәрләргә кем, ничек килеп китүен, нинди тауар алуы яки алмавын язып бара.

Безгә дә Илфак Шиһапов сату урынында үзе туры килде, монда булмаска да мөмкинмен, мин булмаганда кызлар сата, диде ул. Әлегә татарча басмаларның барысы да юк, көн саен диярлек милли газет-журналлар, китап, җыентыклар, җыр, татарча мультфильм дисклары өстәлә тора икән. Кайберләрен үзе барып алган, ә кайберләрен китереп биргәннәр.

Илфак әфәнде белән ни өчен милли сату урыны ачарга булудан башлап, газет-журналларның тиражы, укучыларның кимүе, Фейсбук, интернеттагы милләт дип язучылар һәм чынбарлык, татарлыкның нәрсәдә чагылуы хакында бер сәгатьләп әңгәмә кордык. Шул арада бары ике кеше генә кибеткә кереп чыкты, алар да берни алмыйча китеп барды.

“Бер дустым әйткән иде, әгәр үзбәк, таҗикларның газет-журналларын, җырларын сатсаң, миллионер булган булыр идең дип, бәлки ул хаклыдыр. Күрәсез, әлегә сатып алырга килүче татарлар бик аз. Әлбәттә, татар эстрадасында продюсерлык итү, җыр язу файдалырак, анда эшләр уңышлы бара, әмма монысы милләт өчен кирәк. Журналист буларак та, милләт дип сүз сөйләп, берни эшләмәүчеләр өчен дә, үзем өчен дә эксперимент үткәреп карыйсым килә. “Муравейник” яныннан үткәндә бу урынның буш торуын күрдем, шалтыраттым, икенче көнне эшли дә башладым”, диде Илфак Шиһапов. Аның белдерүенчә, бу урын да татарлар өчен үзенчәлекле, Габдулла Тукай урамы, 2нче йорт заманында Тукайны асрамага сатып җибәргән җирдә урнашкан.

– Әлеге бу эштән керем юк, алга таба да әллә ни үзгәреш булыр дип уйламыйм. Милләт өчен ни дә булса эшләү максатыннан талпыныш иде бу, бәлки соңгы талпынышымдыр. Ләкин әлегә миңа кызык. Эшли башлаганчы бернинди киңәшләшү дә, нинди газета, китапларның сатылу-сатылмавын анализлау да булмады. Тәҗрибә уздырып карарга булдым. Ул күпме вакытка сузылыр, анысы билгесез. Бер-ике ай эшләп карарга ният бар әле. Чөнки татар матбугатын гына сата торган урын Казанда юк.

– Күзәтүләрегездән чыгып нинди татар газеталарына, басмаларына ихтыяҗ күбрәк дип саныйсыз? Халык нәрсә укый?

– Җиңелләренә, башны эшләтми торганнарына. Рәсми, әдәби стильне укучы авыр кабул итә. Халык сөйләм теленә якын басманы ярата. Әгәр урыс ноктасы булса, укучылар 20-30 тапкыр күбрәк булыр иде. Чөнки үзен милләтче дип санаучылар да урысча газет укый. Алар үз милләттәшенең үсүен теләми, йөрәге кабул итә алмый.

Әле бөтенләй башка милләтнеке, шул ук Урта Азия халкы тауарларын сатсаң, эшли генә күр дип үзләре үк акча биреп чыгып китәрләр иде. Ә безнекеләрдә андый нәрсә юк. Беркөнне бер гаилә “Акчарлак” нәшрияты чыгарган сканвордлар газетасын күреп: “Татарча гына булган сканвордлар газетасы да бармы әллә?” дип шаккатты. Күп кенә газеталарны алдылар һәм бераз шок кичереп чыгып киттеләр: “Татарча шуның кадәр газета бармыни?” янәсе. Күрәсең, татарлар күпчелек татар газеталарын белми дә икән.

– Тиражны арттыру максатыннан район башлыкларын, административ ресурсларны куллану, мәҗбүри татар газета-журналларына яздыртуга нинди фикердә сез?

– Район хакимияте башлыгы үзен, туганнарын, хезмәттәшләрен татар матбугатына яздыра икән, бу бик яхшы. Аларны хәерче кешеләрдер дип уйламыйм. Язылсыннар, татарча укысыннар. Башлыклар да бит шул ук бюджет акчасына яши.

– Татарлар татар булып калсын өчен нишләргә кирәк? Милли тәрбиянең иң үтемле чарасы нәрсә?

– Эшне гаиләдән башларга кирәк. Ата-ана гаиләсенә татарча газета алып кайта икән, аның урыс мохитендә үскән баласы татарда да газета булганын күрәчәк, ата-ана татар концертына йөри икән, аның баласында да татар җыры турында күзаллау булачак. Бер урыс хатынын беләм, баласын татар гимназиясенә укырга биргән. Ә безнең ишек төбендә: “Брат, татарны бетерәләр инде, Мәскәү кыса” дип тәмәке тартып утырган мужик баласын ерактагы рус мәктәбенә йөртә. Нәрсәгә аңа татар теле, ди. Татарларга бүген татарлык кирәкми, милли университет та кирәкми. Милли университет кирәк диючеләр балаларын анда бирмәячәк, бу алар өчен тавыш чыгарып, үзен күрсәтеп алу гына.

– Социаль челтәрләрдә милләтчеләр активлашты, алар татар газет-журналларын аламы? Алар арасында татарларны үстерерлек, дәүләт тотарлык шәхесләр бармы?

– Сез монда берәр газета алган милләтчене күрәсезме, юк, алар сатып алмаячак. Бүгенге милләт дип кычкырып йөрүчеләрне бер урынга җыйсаң, алар арасыннан бригадир итеп куярлык кеше дә табып булмый. Чөнки сөйләнеп йөрү бер, ә эшләү ул икенче әйбер. Facebookта “милләт” дип язып яткан кешеләр (араларында рәсми урыннарда эшләүчеләр дә бар) чын тормышта бик инфантиль. Андыйларга ирония белән карыйм. Аларның милләт өчен берни дә эшләмәгәнлекләрен һәм эшләргә дә җыенмаганлыкларын төгәл беләм. Чын милләтчеләр беркайда да кычкырып та йөрми, төрле сайтларда да язып ятмый: алар тыныч кына милләт өчен эшли. Төрле сайтларда ялган исемнәр астында талашып, кешегә пычрак ыргытып ятучылар байтак, әле алар үзләрен “милләтче” дип атый. Матбугат.ру сайтында мәсәлән үз исемең белән генә язып була башлагач теге куркак “милләтче”ләр юкка чыкты. Алар бит татарча эшли торган радио, телевидениене дә тәнкыйтьлиләр. Алай булгач, татар булып яшәмәскә дә, эшләмәскә дә кирәк.

Бүгенге көндә татарча язылган, татарча әйтелгән һәр сүз кадерле. Әйбәт-гайбәт турында булса да, сары матбугатмы, рәсмиме, татарча газета бар икән, ул барыбер азмы-күпме милләтне саклауга үз өлешен кертә.

Инстаграм битләрендә бүген шулай ук Илфак Шиһаповка карата сагыну һәм юксыну белән сугарылган постлар шактый. Игътибарыгызга бер-икесен тәкъдим итәбез:

Илфаксыз бер ел… Бүген нәкъ бер ел. Ул көнне вакыт тукталган кебек булды. Күңелнең бер кылы өзелде, дөнья нурсызланды, тормышның ниндидер бер үзгә төсмере юкка чыкты кебек. Илфак үзе белән юк-бар әйберләргә сөенү, үлән үскәннән дә мәгънә табу, кошлар тавышыннан да дәрт-илһам алу кебек бер карашка кечкенә генә, ә чынлыкта шулхәтле әһәмиятле әйберләрне алып китте. Һәм үзенең китүе белән тормыш кыйммәтләрен тагын бер кат ачты. Янәшәңдә әллә нихәтле кеше булып та, утырып, бернидән читенсенмичә, курыкмыйча, ачыктан-ачык сөйләшерлек, күңелеңне аңларлык кешеләр бик аз булуын күрсәтте. Уңышларын күбрәк булган, синең башкаларга охшамаганлыгың ныграк ачылган саен, сине пычратырга, кара ягарга теләүчеләр күбрәк булганлыгын… Сине бөтенләй белмәгән кешеләрнең, җавап бирмәячәгеңне белгәч, бик тиз генә синең дустыңа әйләнәчәген, бик якын булып йөргән дусларыңның авыр вакытларда юкка чыгачагын… Кайберәүләрнең хәтта синең үлем белән дә файдаланачагын… Тормышыңны бөтенләй белмәгән кешеләрнең бик белдекле кешеләр булып авыз тутырып сөйләп йөриячәкләрен… Илфак үзенең язмалары, шигырьләрендә гап-гади генә итеп зур әйберләр турында сөйләгән кебек исбатлады боларны. Сагындырамы? Сагындыра дип әйтү аз булыр. Илфаксыз тормышта Илфак белән яшәп ятыш…

Публикация от  Gulnara Sabirova (@gulnara_sabirova) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2018-05-30T04:41:21+00:00">29 Май 2018 в 9:41 PDT</time>

Илфак абый, Илфак абыыый….1 ел да утеп китте син булмаганга….Шушы ел эчендә сине уйламаган 1 генә көн дә булмады. Минем тормышта син булганга мин бәхетле. Купмедер синнән өйрәнеп, сеңдереп калдырдым. Илфак абый- куңел, иреклек, идеялар чыганагы, ул булган җирдә бәйрәм hәм hәрчак куп кеше. Аның йөрәге зур, куңеле чиста- бала куңеле иде…Андыйларны тиз алып китәләр шул..Гафу ит безне барысы өчен, рәнҗемә…4 фотода кызы, соңгыларында оныгы #илфакшигапов #илфакшиһапов #айсылугабдинова

Публикация от  Айсылу Габдинова (@aisylu_gabdinova) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2018-05-30T08:26:23+00:00">30 Май 2018 в 1:26 PDT</time>

Запись Илфак Шиһаповның китүенә бер ел: “Соңгы талпынуым” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Айсылу Габдинова: “Илфак абыйның үлеменнән пиар ясыйсым килмәде”
Айсылу күпләргә “Алабута” җыры аша таныш. Шулай ук ТНВдагы “Кайнар хит” тапшыруын алып баручы буларак та беләләр аны.

– Илфак Шиһапов синең продюсерың иде. Ничек таныштыгыз?

– 2015 елда, бер тапшыруда. Безне янәшә утыртып, икебезгә бер микрофон бирделәр. Шул микрофонны бүлешә-бүлешә сөйләп, танышып киттек. Илфак абыйның үзенә җырчы эзләгән чагы иде: “Җырлавыңны ошаттым. Синең кебек профессиональ тавышлы җырчы эзлим”, – диде. Шул ук көнне “Вконтакте”да безнең бергә төшкән фотоны элеп: “Супер! Таптым!” дип язып куйды.

– Сезнең турыда имеш-мимешләр дә йөрде…

– Илфак абый – укытучым. Сәхнәдә һәр адымым аның тарафыннан ныклап уйланыла иде. Аны акча кызыксындырмады. Ул бөтен барлыгын биреп эшкә чума иде. Хәтта төн уртасында да: “Айсылу, бер идея килде!” – дип шалтыратырга мөмкин. Ул һәрвакыт миңа: “Син беренче булачаксың, мин сиңа моны вәгъдә итәм!” – дип кабатлады. Безнең проект белән янып йөрде. Хәтта үзе сәхнәгә чыгарга теләмәсә дә, халыкны кызыксындыру өчен минем сольный концертымда чыгыш ясады. Безнең яздырылган ике дуэт та бар. Тиздән сез аның берсен ишетерсез һәм күрерсез. Ә инде имеш-мимешләргә килгәндә, Илфак абый безнең гаилә дустыбыз иде. Әтием белән дә аның уртак проектлары булды. Ул миңа шаярып: “Әгәр без синең белән эшләмәсәк, мин синең әтиең белән эшләячәкмен”, – дия иде. Илфак абый бик ачык, гел тормышка ничектер җиңел, оптимистик рухта карый торган кеше иде. Тәүлек буе телефоны тынмый, һәрвакыт кем белән булса да аралаша. Үз проблемалары күп булса да, башкаларга ярдәм итәргә омтылды. Бервакытта да “юк” димәде. Югары белеме булмаса да, күпне белде. Мин аны “аяклы энциклопедия” дия идем. Илфак абый кофены бер утыруда 10 чынаяктан да ким эчми, ә яраткан ризыгы – ит белән кәбестә салаты иде.

– Төшеңә кермиме?

– Күптән түгел төшемдә күрдем. Бик бәхетле иде. Минем хәлләрне сорашты, тынычландырды. “Все будет хорошо, кызым”, диде дә, ниндидер яшел аланга чыгып китте. Илфак абыйның үлеме күңелемдә төзәлмәслек яра булып уелып калды. Ул киткәч, озак вакыт аның турында интервью бирерлек халәттә булмадым. Аның үлеменнән пиар ясыйсым килмәде. Аның чынга ашмаган хыялы да калды: Алтайга барып, дала буйлап йөрергә тели иде ул.

– Хәзерге продюсерың – Рифат Фәттахов белән хезмәттәшлегең ничек башланды?

– Рифат абый белән Илфак абый дуслар иде, гел аралашып тордылар. Былтыр мин Ваһапов фестивалендә катнашып, беренче урынны алдым. Шунда Рифат абый белән таныштым. Ул мине үз канаты астына алды, аңа бик рәхмәтлемен.

– “Кайнар хит” тапшыруына ничек килдең?

– Башта балалар тапшыруын алып бардым. Худсоветта мине күреп алып, “Кайнар хит”ның кастингына чакырдылар. Дөресен генә әйткәндә, мине сайлап алырлар дип уйламадым. Кызык өчен генә барган идем, үттем. Миңа шалтыраткач, куркып калдым: туры эфир, тәҗрибә юк. Ләкин Илфак абый шунда: “Айсылу, бу синең өчен бик кирәк. Син булдырачаксың”, дип, барырга кушты. Беренче эфирга минем белән барып, миңа булышты.

– Казанда узачак концертларга ябыгырга уйлагансың. Үзеңнән канәгать түгелме әллә син? Ябыгу процессы ничек бара?

– Телевидениядә эшлим бит, ә телевизор авырлыкны 7 килога арттырып күрсәтә. Шуңа да кайчак үземне зуррак итеп хис итәм. Бераз ябыксам, начар булмас дип уйлыйм. Диетага утырдым. Рәнис белән ярыша-ярыша ябыгабыз.

– Матурлык салонында еш буласыңмы?

– Айга бер – тырнак, чәчемә “полировка” ясатам.

– Кияүгә чыгу турында уйланасыңмы?

– Ул хакта мин түгел, күбрәк әбием уйлый. Авылга кайтырга ояла башлармын инде озакламый. Дусларым арасында гаиләлеләр күп, аларга сокланам. Үземнең зур гаиләм булуын телим. Йөргән егетем юк, әмма миңа бераз гына вакыт кирәктер әле.

– Ирең нинди өлкәдән булырга тиеш?

– Җырчы булмасын. Гаиләдә икең дә җырчы булса, ниндидер каршылыклар килеп чыгадыр ул. Белмим, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында.

– Дусларың күпме?

– Эстрадада дуслар юк һәм була да алмый дип уйлыйм.

– Ә иҗатташ коллективың?

– Аларны дуслар дип санамыйм, әйткәнемчә, без – бер гаилә. “Ваһапов фестивале йолдызлары” безне тагы да якынайтты.

– Холкың нинди?

– Турысын әйтәм. Үзем дә арттан сөйләгәннәрен яратмыйм. Бәлки “железная леди” булып тоеламдыр, әмма эчемнән нечкә күңелле, йомшак кеше мин. Бик аз кешегә генә ачылам.

– Продюсерсыз эшли алыр идеңме?

– Юктыр. Беренчедән, хәзерге заманда бөтен нәрсә коммерция, акчага килеп терәлә. Яшь җырчыларның андый мөмкинлекләре юк. Мөмкинлегең булса да, аны дөрес итеп иҗатыңа кертә белергә кирәк. Бу яктан продюсерның тоемлавы көчле. Икенчедән, җырчы иҗат итәргә, ә продюсер үз эше белән шөгыльләнергә тиеш.

Чыганак: Акчарлак

Запись Айсылу Габдинова: “Илфак абыйның үлеменнән пиар ясыйсым килмәде” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Тагын бер хатын алырга булдым мин” [Илфак Шиһапов әсәре]
Җәмилнең эштән айнык кайтуын күргәч тә, Гамиләнең йөрәге нидер сизенгән иде инде. Ә ире, эчмичә кайтуы өстенә, өйгә кергәч, гомердә булмаганны, бит-кулларын сабынлап юып, чәчләрен тарап өстәл артына утыргач, хатын бөтенләй куркуга калды. «И-и Ходаем, нәрсә булды икән моңа? – дип уйлады ул. – Йә Раббым, үзең саклый күр». //Шәһри Казан//

Ләкин Җәмил аны-моны әйтмәде. Ашагач, ишек төбендә тартып керде дә кабат өстәл янына кереп утырды. Аның тырышып-тырышып нәрсәдер уйлаганы йөзенә үк чыккан иде. Савыт-саба юып маташкан Гамилә Җәмилнең нәрсәдер уйлавыннан үзенең тәннәре чемерди башлаганын сизде, чөнки Җәмилнең нәрсә булса да уйлавы юньлегә китергәне юк.

Бераздан тын гына утырган ир тамагын кырып куйды.

– Кара әле, анасы, – диде ул, карлыкканрак тавыш белән, – мин, ни бит әле…

– Нәрсә булды? – дип ялт борылды Гамилә. – Йөрәгемне телгәләмә, әйт тизрәк, ни тоҗырдың тагын?

– Тоҗырмадым, бернәрсә дә, – Җәмил читкә карады. – Мин ни бит әле, сиңа тагын бер иптәш алып кайтырга булдым.

– Нинди иптәш? – Гамилә, аптырап, иренә карады.

– Соң, ни инде, тагын бер хатын алырга булдым мин.

Гамиләнең кулындагы тәлинкәсе, идәнгә төшеп, чәлпәрәмә килде. Ул, куллары белән йөзен каплап, идәнгә чүкте.

Җәмил тагын тамагын кырып куйды.

– Соң, нәрсәсе бар инде аның. Гомер-гомергә бабайлар ике-өч хатын белән торган бит әле. Сиңа да җиңелрәк булыр иде.

Гамилә, шаярамы әллә бу, дип, иренә күтәрелеп карады, ләкин Җәмилнең йөзе җитди иде.

– Саташасыңмы әллә син, исерек тәре, – дип ыңгырашты хатын. – И Ходаем, күрәселәрем бар икән.

– Кара әле, Гамилә, – Җәмил җанланып китте. – Менә үзең уйла, сыерны бер көн берегез савып көтүгә куа, икенче көнне – икенчегез. Ашны да чиратлап пешерәсез. Калхуз чөгендерен эшләү дә җиңеләя…

– Җирбит! – дип кычкырды кинәт идәннән торып баскан Гамилә. – Мир үгезе, нәфесеңне тыя белмәдең инде. Мине бөтен авыл алдында хур итеп, шул Нәчтүгеңне алып кайтырга телисеңме? Бар, алып кайт хәзер үк, мин чыгып китәм моннан…

Гамилә, өй буенча «пыр-пыр» йөреп, җыена ук башлады. Ярсу белән, кием шкафындагы чүпрәк-чапракны йолкып төшерде, бирнә сандыгын ачып анда казынды. Үзе, туктаусыз: «Мир үгезе, диген ә, вәт мир үгезе!» – дип кабатлый иде.

– Гамилә, – диде ишек яңагына килеп сөялгән Җәмил, әзрәк аны күзәтеп торгач. – Әнә телевизордан да әйттеләр бит, депутатлар да шул турыда уйлый икән. Хатын-кыз дачурта бит хәзер. Ирләр эчеп үлеп бетеп бара, ә ул мескеннәр нишләргә тиеш? Аннары кан ягы да бар бит… бабай өч хатын белән торган. Әтәй сугыштан кайткач, инәй белән дә торган, ярты авыл хатыны белән дә дус булган. Ә мин кемнән ким. Аннары бит мин, яшь хатын алдым дигәч тә, сине кыерсытырга җыенмыйм. Менә теләсәң, өлкән хатын булып эчке якта телевизор карап кына утырырсың. Гамилә, дим, яхшылык белән әйтәм бит.

– Чукынып кит, яхшылыгың белән, – дип кычкырды ниндидер чүпрәкләрен олы бер сумкага тутырып өлгергән Гамилә, ишек төбенә килеп. – Оятсыз нәрсә, и-и Ходаем…

Гамилә ишекне шап иттереп япты да чыгып китте. Ләкин ул урам капкасына җиткәнче үк ишек яңадан ачылды. Аннан Җәмилнең тавышы ишетелде:

– Ярар, карчык, – дип кычкырды ул, көр тавыш белән. – Теләмисең икән – тормыйсың инде. Син киткәч, икене берьюлы алып кайтырга кала, күрәсең…

Ишек яңадан шапылдап ябылды. Күзенә ак-кара күренмәгән Гамилә, выж-выж, югары очка, аналары яшәгән йортка таба атлады.

«Вәт заразы, ә, – дип уйлады ул. – Вәт мир үгезе. Кара син аны, ә. Икенче хатын алам, ди бит. Соң ул исереккә кем килсен. Бар да минем кебек дивана түгел бит. И-и, йөзе түбән килгере».

Кызу-кызу атлаган Гамиләнең тыны капланды. Җитмәсә, ирексездән, күз яшьләре дә ага башлады. Авыр сумка кулны авырттыра иде.

Хатын, үзе дә сизмәстән, артка таба борылып карады. Карады һәм башына кинәт килгән уйдан чайкалып ук куйды: «Тукта әле, – дип уйлады ул, күзләрен шардай ачып. – Нәрсә, диде ул, син китсәң, сразы икене алып кайтам, дидеме? – Гамилә янәшәдәге утыргычка утырды. – И-и Ходаем. Алып кайта бит ул, тучны алып кайта. Чыннан да, авыл тулы ялгыз хатын бит, иманы беткере. Алары да бит мир үгезенә шатланып килә. Килмиме соң! Исерек дип тә тормаячаклар. Кемнәрне алып кайтыр икән ул?! Түбән очтан Сәрия килергә мужыт. Шуннан ук Зөбәрҗәт, Әминә. Югары очтан Зәмзәмия, Кәбирә, Сания… У-у, саный китсәң аларны».

Гамилә, чытырдатып, күзләрен йомды. Яшен дә сукмый, эчеп тә үлә белми бит, имансыз дип уйлады ул Җәмил турында. Ул иренең ике хатын белән чабынып-чабынып мунча керүен күз алдына китерде дә, үзе дә сизмәстән, тешләрен шыгырдатып куйды. Йә Санияне, йә Әминәне алып кайтса, ну чәчләрен йолкыйлар инде алар аның дип уйлады. Кара әле, сыер саудырырмы икән алардан, ә? Җәмил махмырдан сөт эчәргә ярата бит. «И-и, – дип хатын ыңгырашып ук куйды. – Яшәр, чукынчык, ике белән түгел, өч белән дә яшәр. Исәнлеге бар, теләсә җимертеп эшли. Яшь хатыннар килешеп китсә, эчүен дә ташлар әле. Икесе дә чибәрләр, җитмәсә».

Гамилә, башын иеп, уйга калды. Шактый гына утыргач, ул ниндидер карарга килгән кешедәй, утыргычтан торды да, авыр сумкасын сөйрәп, кирегә таба атлады…

Гамилә өйгә кайтып кергәндә, Җәмил алгы яктагы көзге янында кешелеккә генә кия торган кәчтүмен киеп тора иде. Хәлсезләнгән хатын, сумкасын идәнгә куйды да, иренә карамыйча гына әйтеп куйды:

– Бар инде, Җәмил, – диде ул, авыр сулап. – Китмәскә булдым мин. Түлке Санияне, йә Әминәне генә алып кайтма. Башкасына мин риза. Тик ни, сыерны үзем генә савармын инде, яме, әтисе…

Илфак Шиһапов

Запись “Тагын бер хатын алырга булдым мин” [Илфак Шиһапов әсәре] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдинова: “Илфак җырларын сорамагыз! Башкарсам бер җырга штраф 50 меңнән башлана…”
«Мин исән!» Әнә шул исем астында Илсөя Бәдретдинова үзенең яңа концертлары белән чыгышларын башлап җибәрде. Соңгы вакытта җырчы тирәсендә күп сүзләр йөрде, продюссеры булган Илфак Шиһапов белән аерылышканнан соң, тамашачы «башка сәхнәгә чыкмас микәнни?» дип куркып та калган иде кебек. «Бер утырып уйладым да, тәк, болай булмый, дип, өч ай эчендә концерт программасы төзедем. Шушы вакыт эчендә әзерләнеп, гастрольләргә чыгып киттек, башка елларда бер ел әзерләнә идек», – дип аңлата Илсөя үзе. Без шалтыратканда да җырчының Сарман якларына концерт белән чыгып киткән вакыты иде. Аның белән телефон аша аралаштык. //Безнең гәҗит//

– Бу, «Мин Илфактан башка да җырлый алам», дип дәлилләү формасыннан чыгып оештырылган концерт түгел. Кулымда балам бар, миңа яшәргә кирәк. Акчага гына кайтып калмый – күңел дигән әйбер дә бар. 13 ел гомерем шул тамашачылар янында үткән. Мин залга чыгып басам да, үзем җырлыйм, үзем залны күзәтәм. Һаман бер үк кешеләр килә. Кайчандыр үзләре әниләренә генә ияреп килгән балалар үсеп, гаиләләрен корып, хәзер үзләре кечкенә балаларын күтәреп концертка килә. Бу шаккаткыч! Минем концертларга йөреп, гаилә коручылар да бар. Синең концертка килә торгач: «И, бу юлы да килдеңмени?» – дип сорашып, дуслашып киттек тә, өйләнешеп тә куйдык, диючеләр бар.

– Ни өчен концерт программагызны «Мин исән!» дип атарга булдыгыз?

– Исемне үзем сайладым, соңгы арада гайбәтләр бик күп йөрде бит. Аерылганны сөйләделәр, ябыкканны, чирләгәнне, рак белән чирли икән, дип тә сөйләделәр – бер ун кешенең килеп әйткәне булды. «Бүтән концертлар белән чыга алмаячак икән», диючеләр дә очрады. Бөтен гайбәтләргә бер зур нокта куяр өчен сайладым бу исемне. «Болай да кыска гомерне мине сөйләүгә әрәм итеп, гайбәткә батып ятмагыз. Артымнан сөйләп йөрергә кирәкми, нинди сорауларыгыз бар – күземә карап сорагыз, ничек бар, шулай җавап бирермен», – дип, чыгышларым алдыннан ук әйтеп куям. Бу тамашачы белән очрашу, кемнедер шәхси тормышым кызыксындыра икән, килсеннәр, сорауларына җавап бирермен.

– Ә чынлап та, яныгызга килеп, шәхси сорау бирүчеләр бармы соң?

– Бар, күптөрле сораулар бирәләр. Әллә ниләр сорыйлар. «Иртән нәрсә ашадың»нан алып, «кем белән йоклыйсың»га кадәр.

– Сез, үземне җырчыга санамыйм, дисез. Шулай да концертларыгызга тамашачы зал тутырып йөри. Аларны нәрсә җәлеп итә икән соң?

– Бер дә әйтә алмыйм шул. Моны тамашачыларның үзеннән сорарга кирәк. Башта авылларда, аннан район үзәкләрендә йөрдек – бөтен җирдә шыгрым тулы зал. Минем Зәйнәп әбинең: «Бәхет тынычлыкны ярата», дигән яраткан сүзе бар иде. «Кычкырып әйтмә-ә! Куркытасың», – дия иде, шуңа күз тиюдән дә куркам, Аллага шөкер инде.

– Бу сезонда Илфак абыйның җырлары юк. Тамашачы сорыймы?

– Концертның башында ук: «Сорамагыз», – дип әйтеп куям. Җырларга теләгем юк түгел, мин ул язган җырларны яратам, алар балаларым кебек якын миңа, тик миңа ул җырларны җырларга ярамый. Илфак Илдусович рөхсәт итми. Өстәп әйтәм, җырласам, бик зур күләмдә штраф түләргә тиешмен. Минем аның кадәр акчам юк .50 меңнән башлана бер җыр өчен штраф.

– Илфак Шиһапов: «Илсөя законсыз рәвештә концертлар куярга җыена», – дигән сүз әйткән иде. Нәрсә дигән сүз ул?

– Миңа ул караңгы, Айгөл. Чынлап, район үзәкләренә андый шалтыратулар булган, бу миңа сәер тоелды. Телевидениеләргә дә шалтыраткан – ниндидер конракт турында сүз бара. Мин бернинди контракт турында да белмим һәм беләсем дә килми. Күп нәрсәне аңламыйм. Халыкка да барысын да әйтеп бетерәсем килми, алай түбән төшәсем юк. Безнең гаилә хәлләренең тамашачыга таралуын җаным-тәнем белән теләмәгән идем. Кирәк әйбер түгел иде, ләкин таралды, нишләтәсең?

– Гаилә хәлләре, дигәннән, Илфак абыйны алиментка биргәнсез икән. Үзе ярдәм итмәдеме?

– «Без комментариев», дип, өч өндәү белән язарсың. Ничек йомшаграк итеп әйтим икән – ә менә үзең ничек уйлыйсың, ярдәм иткәнме? Хатын-кыз алиментка кайсы очракта бирә?

– Илсөя апа, Илфак абый, яңа хатын эзлим дип, игълан биргән, моны ничек кабул итәсез?

– Бик зур уңышлар телим. Без аерылышканнан гына Илфак начарга әйләнмәде – кем өчендер ул менә дигән ир булырга мөмкин. Бәхетле булсын. Фатиры бар, эшли торган кеше. Ул өйләнсә, минем дә җаным тынычрак булыр иде. Чөнки хатын-кыз ул таракан кебек: кая тыксаң, шунда яшәп китә, ә ир-атка ялгыз көн күрүе авыррак.

– Шиһапов җырлары булмаудан тыш, быелгы концертыгыз тагын нәрсәләр белән үзенчәлекле?

– Ниндидер мөгез чыгару өстендә эшләмим: стриптиз биемим, фокус күрсәтмим, гадәти концерт, елдагыча. Алып баручым юк минем, үзем сөйлим, аралашам. Концертка эшләргә дип түгел, тамашачы белән күрешергә, сөйләшергә дип барам. Шулай да, төркемем үзенчәлекле. 9 кешедән тора, араларында татар, керәшен, башкорт, мишәр, Оливер исемле афроамериканец бар. Мин аны интернеттан таптым: татарча җырлаганын күрдем, интернет аша телефон номерын эзләдем, аның белән очрашуга бардым. Очрашуга, беренче чиратта, кеше буларак кызыксынып барган идем: ничек инде, минәйтәм, бүгенге көндә – безнең татар балаларыбыз татарча сөйләшә белмәгәнгә түгел, оялганга сөйләшмәгән заманда, кайдандыр Африкадан кайткан бер кеше татарча җырлап утырсын әле! Кечкенә генә бер кабиләдән, 17 балалы гаиләдән ул. Инглиз, француз телләрендә, үз кабиләсенең телендә бик ачык сөйләшә. Беләсеңме, ул шундый бер сүз әйтте: моннан биш ел элек, Казанга укырга килгән булган. Университет бетергән, югарырак белем алу өстендә эшли. «Менә шушы биш ел эчендә мин сезнең татар милләтегезгә, республикагызга, гореф-гадәтләрегезгә, җырларыгызга, пөхтәлегегезгә шуның кадәр гашыйк булдым! Татар җиренә читтән килеп яшәгән кеше буларак, мине кабул иткәнегез өчен зур хөрмәт йөзеннән, татарча сөйләшмәскә хакым юк», – ди. Аның белән әкрен генә татарча сөйләшәбез. Әлегә авыррак. Кайбер сүзләрне ике-өч тапкыр кабатлыйм. «Все, окей, – ди. – Аңладым», ди. Ул татарчага ныклап торып өйрәнә. Гастрольләргә чыгып киткәч, автобуста юл буе икәү сөйләшеп барабыз. Ул мине инглизчәгә, мин аны татарчага өйрәтәм. Концертларда без аның белән керәшен халык җыры «Чын-чын әйтәмен»не дуэт итеп башкарабыз.

– Быел концертларыгызда башка авторларның гына җырларын җырлыйсыз. Ияләшмәгәч, читен түгелме?

– Сәерсендем башта. Менә Сарман районында яши торган олы гына яшьтәге Вәсимә Хәйруллина дигән апа бар. Күп кенә җырларымның сүз авторы ул. Темаларын башта үзем уйлыйм. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Ә көйләргә килгәндә, Айдар Тимербаев, Альфред Якшимбетов, Ләйсән Мәхмутова, Ризван абый Хәкимов көйләренә язылган җырлар алар. Шул рәвешле 20 җыр тупланылды, диск чыгардым, анда Илфакның җырлары юк.

– Чыгышыгызны авыллардан башлагансыз, хәзер җырчылар авылларга бик йөрми кебек – чыгымнар керемнәрне капламый, диләр.

– Гайбәткә китмәсен, дип, исемен әйтмим. Әмма моннан бер ун еллар элек: «Без, дәрәҗә төшереп, авылларга чыкмыйбыз, күрәсе килгәннәр Казан уртасына килеп карасын безне», – дип утыра торган зур җырчылар да, кубарылып, авылларга чыгып киттеләр. Конкуренция бик көчле, артистларның да шулай ук ашыйсы, киенәсе килә, балалары да бар. Мин авылда торганда безгә Рөстәм Закиров килгән иде. Люция Мусина белән өйләнешмәгәннәр иде әле. Безнең авыл өчен шок булган иде, урамнарны җыештырып, юл читләрен буяп куйдылар. Казаннан артист килә бит! Шундый искиткеч зур вакыйга иде. Ничә генә ел вакыт үткән, бер карасаң. Ә хәзер алай түгел: килик әле сезнең авылга, дип, җырчылар үзләре шалтыраталар. Халык гарык инде артистлардан. «Ничә сәгатькә киләләр, биючеләре бармы, фонограммага җырламыйлармы соң?» – дип, сораштыралар – авыл халкы шәһәрләште хәзер. Тик мин гомер буе әйттем һәм әйтәчәкмен – авыл халкына хөрмәтем шәһәр халкы белән чагыштырганда зуррак. Авыл кешесе булмаса, каладагылар яши алмас иде. Үзем бөтен молекуляр составым белән авыл кызымын: сыер да савылган, печәне дә чабылды, тракторда да йөрелде. Бәрәңгесен дә күмдек, чөгендерен дә. Шуңа авыл кешесенең әйтәсе сүзен ярты авыздан аңлыйм мин. Авыл тамашачысы йөрәгемә якынрак.

– Элек сез җырлаган җырларны Айсылу Габдинова җырлый. Ничек кабул итәсез моны, авыр булып китмиме?

– Меңләгән кешеләр сәхнәгә киләләр дә китәләр, бала-чага белән булышып, вакытымны әрәм итә алмыйм. Бик талантлы кыз, чибәр, бик яшь кыз. Эшләсен, бер сүзем дә юк. Мин дә, ретро җырлар җырлаганда, башка җырчыларныкын җырладым бит. Шуңа Айсылуның моңа хакы бар дип уйлыйм. Әгәр җырлыйсы килә икән, Илфак Илдусович миңа түгел, аңа җырларга рөхсәт биргән икән – җырласыннар, ихтыяры. Бер генә мәгълүмат күңелгә авыр булды: «Илсөя ул җырларны халыкка җиткерә алмады, ә Айсылу үзенең искиткеч тавышы белән ул җырларны бөтенләй бүтән, югары дәрәҗәдә яңгыратачак», – дигән Илфак. Мин үземне беркайчан да җырчыга, йолдызга санамадым. Халык мине ничек бар – шундый итеп кабул иткән икән, мин аңа рәхмәтле, ахыргы бәяне дә халык үзе куярга тиеш. Мин бер генә кешегә дә начарлык теләмим. Бөтенебез бер тапкыр туган, бер тапкыр гына китәбез бу дөньядан, бөтенебезнең дә әнисе, бәхетле булсын, дип тудыра бу җиргә.

– Улыгыз концертлар белән чыгып китүегезне ничек кабул итте? Февраль аеннан алып, апрельгә кадәр бара бит чыгышларыгыз…

– Аңа җәй көне 14 яшь тула. Ул миннән ике башка зур, 42нче размер аяк киеме кия, күтәреп йөртә. Үзе – холкы, йөрешләре, кыяфәте белән – бик нык Илфакка охшаган, ксерокопиядән чыгартып алган кебек. Ул моны минем эшем дип кабул итә, белә моның бердәнбер яшәү чыганагы икәнен дә. Улым бик акыллы малай, мин түгел, ул мине өйрәтә тормышка. Улым «отличник» – минем бер проблемам да юк. Үзе уяна, «Хәерле иртә, әнием!», – дип, мәктәбенә китә, әкренләп үзе йомырка кыздырып та ашый башлады. Тормышымдагы бердәнбер ир-ат ул. Терәгем. Минем болай гастрольләрдә йөрүемне күргәч, кайвакыт әйтеп тә куя: «Арыйсың», – ди. Миңа ничек авыр икәнен күрә ул. Кайткач, яныма килә дә: «Әни, сиңа бик авыр, әллә әзрәк ял итәсеңме, башка җиргә эшкә керәсеңме?» – ди. «Соң, әйдә, улым, керәм башка җиргә эшкә – заводка урнашам 15 меңгә. Сине ничек укытам да, нәрсәгә яшибез?»– дим. Башка керем чыганагыбыз юк бит. Бу бит Казан. Улым бүгенге көндә бик матур, президент патронажы астындагы гимназиядә укый. Көчле укытучылар укыталар, ул үзе дә мәктәбен өзелеп ярата, шуңа күрә минем ул баланы аерып алып китәргә хакым юк әлегә. Ул мәктәбендә укып бетерсен өчен генә дә Казанда яшәү өчен көрәшергә тиешмен.

P.S. Илсөя Бәдретдинованың концертлары узачак район-авыллар исемлеген дә тәкъдим итәбез:

23 ФЕВРАЛЬ – МӨСЛИМ

24 ФЕВРАЛЬ – ӘЛМӘТ РАЙОНЫ, БИШМУНЧА АВЫЛЫ

26 ФЕВРАЛЬ – ЧИСТАЙ

27 ФЕВРАЛЬ – АКСУБАЙ

28 ФЕВРАЛЬ – АЗНАКАЙ

1 МАРТ – БУА

2 МАРТ – БУА

3 МАРТ – АПАС

4 МАРТ – МИНЗӘЛӘ РАЙОНЫ, ТҮБӘН ТӘКЕРМӘН АВЫЛЫ

5 МАРТ – ҮРГЕ ЯРКӘЙ, БАШКОРТСТАН

6 МАРТ – ДҮРТӨЙЛЕ, БАШКОРТСТАН

7 МАРТ – КУЯН, БАШКОРТСТАН

8 МАРТ – ЧАКМАГЫШ, БАШКОРТСТАН

9 МАРТ – НЕФТЕКАМА, БАШКОРТСТАН

10 МАРТ – ТУЙМАЗЫ, БАШКОРТСТАН

12 МАРТ – ӘТНӘ РАЙОНЫ, БӘРӘСКӘ АВЫЛЫ

14 МАРТ – БИЕКТАУ РАЙОНЫ, БИТАМАН АВЫЛЫ

15 МАРТ – САБА (2нче көн)

16 МАРТ – САБА, ЛЕСХОЗ

21 МАРТ – БУЗДӘК, БАШКОРТСТАН

22 МАРТ – КАНДРА, БАШКОРТСТАН

23 МАРТ – ОКТЯБРЬСКИЙ, БАШКОРТСТАН

24 МАРТ – ЧИШМӘ, БАШКОРТСТАН

27 МАРТ – АГЫЙДЕЛ, БАШКОРТСТАН

28 МАРТ – ЯНАУЛ, БАШКОРТСТАН

29 МАРТ – БАЛТАЧ, БАШКОРТСТАН

30 МАРТ- ТӘТЕШЛЕ РАЙОНЫ, ШУЛГАН АВЫЛЫ, БАШКОРТСТАН

31 МАРТ – ТУКАЙ РАЙОНЫ, КҮЗКӘЙ АВЫЛЫ РТ

1 АПРЕЛЬ – ТУБӘН КАМА РАЙОНЫ, ТҮБӘН ЧАЛЛЫ АВЫЛЫ

3 АПРЕЛЬ – МАМАДЫШ

8 АПРЕЛЬ – ӘТНӘ РАЙОНЫ, КЫШЛАУ АВЫЛЫ

12 АПРЕЛЬ – УФА

23 АПРЕЛЬ – НУРЛАТ

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Запись Илсөя Бәдретдинова: “Илфак җырларын сорамагыз! Башкарсам бер җырга штраф 50 меңнән башлана…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..