Илсөя Бәдретдинова: «Илфак җырларын сорамагыз! Башкарсам бер җырга штраф 50 меңнән башлана…»

«Мин исән!» Әнә шул исем астында Илсөя Бәдретдинова үзенең яңа концертлары белән чыгышларын башлап җибәрде. Соңгы вакытта җырчы тирәсендә күп сүзләр йөрде, продюссеры булган Илфак Шиһапов белән аерылышканнан соң, тамашачы «башка сәхнәгә чыкмас микәнни?» дип куркып та калган иде кебек. «Бер утырып уйладым да, тәк, болай булмый, дип, өч ай эчендә концерт программасы төзедем. Шушы вакыт эчендә әзерләнеп, гастрольләргә чыгып киттек, башка елларда бер ел әзерләнә идек», – дип аңлата Илсөя үзе. Без шалтыратканда да җырчының Сарман якларына концерт белән чыгып киткән вакыты иде. Аның белән телефон аша аралаштык. //Безнең гәҗит//

– Бу, «Мин Илфактан башка да җырлый алам», дип дәлилләү формасыннан чыгып оештырылган концерт түгел. Кулымда балам бар, миңа яшәргә кирәк. Акчага гына кайтып калмый – күңел дигән әйбер дә бар. 13 ел гомерем шул тамашачылар янында үткән. Мин залга чыгып басам да, үзем җырлыйм, үзем залны күзәтәм. Һаман бер үк кешеләр килә. Кайчандыр үзләре әниләренә генә ияреп килгән балалар үсеп, гаиләләрен корып, хәзер үзләре кечкенә балаларын күтәреп концертка килә. Бу шаккаткыч! Минем концертларга йөреп, гаилә коручылар да бар. Синең концертка килә торгач: «И, бу юлы да килдеңмени?» – дип сорашып, дуслашып киттек тә, өйләнешеп тә куйдык, диючеләр бар.

– Ни өчен концерт программагызны «Мин исән!» дип атарга булдыгыз?

– Исемне үзем сайладым, соңгы арада гайбәтләр бик күп йөрде бит. Аерылганны сөйләделәр, ябыкканны, чирләгәнне, рак белән чирли икән, дип тә сөйләделәр – бер ун кешенең килеп әйткәне булды. «Бүтән концертлар белән чыга алмаячак икән», диючеләр дә очрады. Бөтен гайбәтләргә бер зур нокта куяр өчен сайладым бу исемне. «Болай да кыска гомерне мине сөйләүгә әрәм итеп, гайбәткә батып ятмагыз. Артымнан сөйләп йөрергә кирәкми, нинди сорауларыгыз бар – күземә карап сорагыз, ничек бар, шулай җавап бирермен», – дип, чыгышларым алдыннан ук әйтеп куям. Бу тамашачы белән очрашу, кемнедер шәхси тормышым кызыксындыра икән, килсеннәр, сорауларына җавап бирермен.

Ә чынлап та, яныгызга килеп, шәхси сорау бирүчеләр бармы соң?

– Бар, күптөрле сораулар бирәләр. Әллә ниләр сорыйлар. «Иртән нәрсә ашадың»нан алып, «кем белән йоклыйсың»га кадәр.

Сез, үземне җырчыга санамыйм, дисез. Шулай да концертларыгызга тамашачы зал тутырып йөри. Аларны нәрсә җәлеп итә икән соң?

– Бер дә әйтә алмыйм шул. Моны тамашачыларның үзеннән сорарга кирәк. Башта авылларда, аннан район үзәкләрендә йөрдек – бөтен җирдә шыгрым тулы зал. Минем Зәйнәп әбинең: «Бәхет тынычлыкны ярата», дигән яраткан сүзе бар иде. «Кычкырып әйтмә-ә! Куркытасың», – дия иде, шуңа күз тиюдән дә куркам, Аллага шөкер инде.

 – Бу сезонда Илфак абыйның җырлары юк. Тамашачы сорыймы?

Концертның башында ук: «Сорамагыз», – дип әйтеп куям. Җырларга теләгем юк түгел, мин ул язган җырларны яратам, алар балаларым кебек якын миңа, тик миңа ул җырларны җырларга ярамый. Илфак Илдусович рөхсәт итми. Өстәп әйтәм, җырласам, бик зур күләмдә штраф түләргә тиешмен. Минем аның кадәр акчам юк .50 меңнән башлана бер җыр өчен штраф.

– Илфак Шиһапов: «Илсөя законсыз рәвештә концертлар куярга җыена», – дигән сүз әйткән иде. Нәрсә дигән сүз ул?

Миңа ул караңгы, Айгөл. Чынлап, район үзәкләренә андый шалтыратулар булган, бу миңа сәер тоелды. Телевидениеләргә дә шалтыраткан – ниндидер конракт турында сүз бара. Мин бернинди контракт турында да белмим һәм беләсем дә килми. Күп нәрсәне аңламыйм. Халыкка да барысын да әйтеп бетерәсем килми, алай түбән төшәсем юк. Безнең гаилә хәлләренең тамашачыга таралуын җаным-тәнем белән теләмәгән идем. Кирәк әйбер түгел иде, ләкин таралды, нишләтәсең?

– Гаилә хәлләре, дигәннән, Илфак абыйны алиментка биргәнсез икән. Үзе ярдәм итмәдеме?

«Без комментариев», дип, өч өндәү белән язарсың. Ничек йомшаграк итеп әйтим икән – ә менә үзең ничек уйлыйсың, ярдәм иткәнме? Хатын-кыз алиментка кайсы очракта бирә?

– Илсөя апа, Илфак абый, яңа хатын эзлим дип, игълан биргән, моны ничек кабул итәсез?

– Бик зур уңышлар телим. Без аерылышканнан гына Илфак начарга әйләнмәде – кем өчендер ул менә дигән ир булырга мөмкин. Бәхетле булсын. Фатиры бар, эшли торган кеше. Ул өйләнсә, минем дә җаным тынычрак булыр иде. Чөнки хатын-кыз ул таракан кебек: кая тыксаң, шунда яшәп китә, ә ир-атка ялгыз көн күрүе авыррак.

Шиһапов җырлары булмаудан тыш, быелгы концертыгыз тагын нәрсәләр белән үзенчәлекле?

– Ниндидер мөгез чыгару өстендә эшләмим: стриптиз биемим, фокус күрсәтмим, гадәти концерт, елдагыча. Алып баручым юк минем, үзем сөйлим, аралашам. Концертка эшләргә дип түгел, тамашачы белән күрешергә, сөйләшергә дип барам. Шулай да, төркемем үзенчәлекле. 9 кешедән тора, араларында татар, керәшен, башкорт, мишәр, Оливер исемле афроамериканец бар. Мин аны интернеттан таптым: татарча җырлаганын күрдем, интернет аша телефон номерын эзләдем, аның белән очрашуга бардым. Очрашуга, беренче чиратта, кеше буларак кызыксынып барган идем: ничек инде, минәйтәм, бүгенге көндә – безнең татар балаларыбыз татарча сөйләшә белмәгәнгә түгел, оялганга сөйләшмәгән заманда, кайдандыр Африкадан кайткан бер кеше татарча җырлап утырсын әле! Кечкенә генә бер кабиләдән, 17 балалы гаиләдән ул. Инглиз, француз телләрендә, үз кабиләсенең телендә бик ачык сөйләшә. Беләсеңме, ул шундый бер сүз әйтте: моннан биш ел элек, Казанга укырга килгән булган. Университет бетергән, югарырак белем алу өстендә эшли. «Менә шушы биш ел эчендә мин сезнең татар милләтегезгә, республикагызга, гореф-гадәтләрегезгә, җырларыгызга, пөхтәлегегезгә шуның кадәр гашыйк булдым! Татар җиренә читтән килеп яшәгән кеше буларак, мине кабул иткәнегез өчен зур хөрмәт йөзеннән, татарча сөйләшмәскә хакым юк», – ди. Аның белән әкрен генә татарча сөйләшәбез. Әлегә авыррак. Кайбер сүзләрне ике-өч тапкыр кабатлыйм. «Все, окей, – ди. – Аңладым», ди. Ул татарчага ныклап торып өйрәнә. Гастрольләргә чыгып киткәч, автобуста юл буе икәү сөйләшеп барабыз. Ул мине инглизчәгә, мин аны татарчага өйрәтәм. Концертларда без аның белән керәшен халык җыры «Чын-чын әйтәмен»не дуэт итеп башкарабыз.

Быел концертларыгызда башка авторларның гына җырларын җырлыйсыз. Ияләшмәгәч, читен түгелме?

Сәерсендем башта. Менә Сарман районында яши торган олы гына яшьтәге Вәсимә Хәйруллина дигән апа бар. Күп кенә җырларымның сүз авторы ул. Темаларын башта үзем уйлыйм. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Ә көйләргә килгәндә, Айдар Тимербаев, Альфред Якшимбетов, Ләйсән Мәхмутова, Ризван абый Хәкимов көйләренә язылган җырлар алар. Шул рәвешле 20 җыр тупланылды, диск чыгардым, анда Илфакның җырлары юк.

Чыгышыгызны авыллардан башлагансыз, хәзер җырчылар авылларга бик йөрми кебек – чыгымнар керемнәрне капламый, диләр.

Гайбәткә китмәсен, дип, исемен әйтмим. Әмма моннан бер ун еллар элек: «Без, дәрәҗә төшереп, авылларга чыкмыйбыз, күрәсе килгәннәр Казан уртасына килеп карасын безне», – дип утыра торган зур җырчылар да, кубарылып, авылларга чыгып киттеләр. Конкуренция бик көчле, артистларның да шулай ук ашыйсы, киенәсе килә, балалары да бар. Мин авылда торганда безгә Рөстәм Закиров килгән иде. Люция Мусина белән өйләнешмәгәннәр иде әле. Безнең авыл өчен шок булган иде, урамнарны җыештырып, юл читләрен буяп куйдылар. Казаннан артист килә бит! Шундый искиткеч зур вакыйга иде. Ничә генә ел вакыт үткән, бер карасаң. Ә хәзер алай түгел: килик әле сезнең авылга, дип, җырчылар үзләре шалтыраталар. Халык гарык инде артистлардан. «Ничә сәгатькә киләләр, биючеләре бармы, фонограммага җырламыйлармы соң?» – дип, сораштыралар – авыл халкы шәһәрләште хәзер. Тик мин гомер буе әйттем һәм әйтәчәкмен – авыл халкына хөрмәтем шәһәр халкы белән чагыштырганда зуррак. Авыл кешесе булмаса, каладагылар яши алмас иде. Үзем бөтен молекуляр составым белән авыл кызымын: сыер да савылган, печәне дә чабылды, тракторда да йөрелде. Бәрәңгесен дә күмдек, чөгендерен дә. Шуңа авыл кешесенең әйтәсе сүзен ярты авыздан аңлыйм мин. Авыл тамашачысы йөрәгемә якынрак.

– Элек сез җырлаган җырларны Айсылу Габдинова җырлый. Ничек кабул итәсез моны, авыр булып китмиме?

Меңләгән кешеләр сәхнәгә киләләр дә китәләр, бала-чага белән булышып, вакытымны әрәм итә алмыйм. Бик талантлы кыз, чибәр, бик яшь кыз. Эшләсен, бер сүзем дә юк. Мин дә, ретро җырлар җырлаганда, башка җырчыларныкын җырладым бит. Шуңа Айсылуның моңа хакы бар дип уйлыйм. Әгәр җырлыйсы килә икән, Илфак Илдусович миңа түгел, аңа җырларга рөхсәт биргән икән – җырласыннар, ихтыяры. Бер генә мәгълүмат күңелгә авыр булды: «Илсөя ул җырларны халыкка җиткерә алмады, ә Айсылу үзенең искиткеч тавышы белән ул җырларны бөтенләй бүтән, югары дәрәҗәдә яңгыратачак», – дигән Илфак. Мин үземне беркайчан да җырчыга, йолдызга санамадым. Халык мине ничек бар – шундый итеп кабул иткән икән, мин аңа рәхмәтле, ахыргы бәяне дә халык үзе куярга тиеш. Мин бер генә кешегә дә начарлык теләмим. Бөтенебез бер тапкыр туган, бер тапкыр гына китәбез бу дөньядан, бөтенебезнең дә әнисе, бәхетле булсын, дип тудыра бу җиргә.

– Улыгыз концертлар белән чыгып китүегезне ничек кабул итте? Февраль аеннан алып, апрельгә кадәр бара бит чыгышларыгыз…

Аңа җәй көне 14 яшь тула. Ул миннән ике башка зур, 42нче размер аяк киеме кия, күтәреп йөртә. Үзе – холкы, йөрешләре, кыяфәте белән – бик нык Илфакка охшаган, ксерокопиядән чыгартып алган кебек. Ул моны минем эшем дип кабул итә, белә моның бердәнбер яшәү чыганагы икәнен дә. Улым бик акыллы малай, мин түгел, ул мине өйрәтә тормышка. Улым «отличник» – минем бер проблемам да юк. Үзе уяна, «Хәерле иртә, әнием!», – дип, мәктәбенә китә, әкренләп үзе йомырка кыздырып та ашый башлады. Тормышымдагы бердәнбер ир-ат ул. Терәгем. Минем болай гастрольләрдә йөрүемне күргәч, кайвакыт әйтеп тә куя: «Арыйсың», – ди. Миңа ничек авыр икәнен күрә ул. Кайткач, яныма килә дә: «Әни, сиңа бик авыр, әллә әзрәк ял итәсеңме, башка җиргә эшкә керәсеңме?» – ди. «Соң, әйдә, улым, керәм башка җиргә эшкә – заводка урнашам 15 меңгә. Сине ничек укытам да, нәрсәгә яшибез?»– дим. Башка керем чыганагыбыз юк бит. Бу бит Казан. Улым бүгенге көндә бик матур, президент патронажы астындагы гимназиядә укый. Көчле укытучылар укыталар, ул үзе дә мәктәбен өзелеп ярата, шуңа күрә минем ул баланы аерып алып китәргә хакым юк әлегә. Ул мәктәбендә укып бетерсен өчен генә дә Казанда яшәү өчен көрәшергә тиешмен.

P.S. Илсөя Бәдретдинованың концертлары узачак район-авыллар исемлеген дә тәкъдим итәбез:

23 ФЕВРАЛЬ – МӨСЛИМ

24 ФЕВРАЛЬ – ӘЛМӘТ РАЙОНЫ, БИШМУНЧА АВЫЛЫ

26 ФЕВРАЛЬ – ЧИСТАЙ

27 ФЕВРАЛЬ – АКСУБАЙ

28 ФЕВРАЛЬ – АЗНАКАЙ

1 МАРТ – БУА

2 МАРТ – БУА

3 МАРТ – АПАС

4 МАРТ – МИНЗӘЛӘ РАЙОНЫ, ТҮБӘН ТӘКЕРМӘН АВЫЛЫ

5 МАРТ – ҮРГЕ ЯРКӘЙ, БАШКОРТСТАН

6 МАРТ – ДҮРТӨЙЛЕ, БАШКОРТСТАН

7 МАРТ – КУЯН, БАШКОРТСТАН

8 МАРТ – ЧАКМАГЫШ, БАШКОРТСТАН

9 МАРТ – НЕФТЕКАМА, БАШКОРТСТАН

10 МАРТ – ТУЙМАЗЫ, БАШКОРТСТАН

12 МАРТ – ӘТНӘ РАЙОНЫ, БӘРӘСКӘ АВЫЛЫ

14 МАРТ – БИЕКТАУ РАЙОНЫ, БИТАМАН АВЫЛЫ

15 МАРТ – САБА (2нче көн)

16 МАРТ – САБА, ЛЕСХОЗ

21 МАРТ – БУЗДӘК, БАШКОРТСТАН

22 МАРТ – КАНДРА, БАШКОРТСТАН

23 МАРТ – ОКТЯБРЬСКИЙ, БАШКОРТСТАН

24 МАРТ – ЧИШМӘ, БАШКОРТСТАН

27 МАРТ – АГЫЙДЕЛ, БАШКОРТСТАН

28 МАРТ – ЯНАУЛ, БАШКОРТСТАН

29 МАРТ – БАЛТАЧ, БАШКОРТСТАН

30 МАРТ- ТӘТЕШЛЕ РАЙОНЫ, ШУЛГАН АВЫЛЫ, БАШКОРТСТАН

31 МАРТ – ТУКАЙ РАЙОНЫ, КҮЗКӘЙ АВЫЛЫ РТ

1 АПРЕЛЬ – ТУБӘН КАМА РАЙОНЫ, ТҮБӘН ЧАЛЛЫ АВЫЛЫ

3 АПРЕЛЬ – МАМАДЫШ

8 АПРЕЛЬ – ӘТНӘ РАЙОНЫ, КЫШЛАУ АВЫЛЫ

12 АПРЕЛЬ – УФА

23 АПРЕЛЬ – НУРЛАТ

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий