Архивы Иосиф Кобзон - Tatar Today - татар яңалыклары.

Кобзон турында имеш-мимешләр йөргәнме?
Һәй бу чирне! Исән вакытта ук үзенә һәйкәл куелып, тере легендага әйләнгән кешеләрне дә аямый… Дәвер тавышы, совет эстрадасы классигы Иосиф Кобзонның вафат булуы турында хәбәргә тетрәнмичә калган кеше булмагандыр. Унөч ел буе яман шеш авыруына каршы көрәшеп, дөньяның иң яхшы клиникаларында дәвалануына карамастан, үлем тырнагы аны сиксән беренче яшендә арабыздан мәңгегә йолкып алды.

Шулай итеп, каз тәннәре чыгара торган “День Победы”, “Мгновения”, “Песня о далекой Родине”, “И вновь продолжается бой” кебек ватанпәрвәрлек рухындагы йөзләрчә җыр ятим калды. Әйе, бер вакытта да, хәтта авырган чакларында да фонограммага җырламаган маэ­строның барлык җыр­лары диярлек гражданлык-ватанпәрвәрлек рухында иде. Шуңа күрә аның Кремль сараенда, дәүләт өчен мөһим мәйдан­чыкларда чыгыш ясамыйча калганы булмады. Саллы заллар аңа, кара төстәге классик костюм-чалбары кебек, бик килешә иде.

Чын мәгънәсендә халык җырчысы иде ул. Кобзонның чәч-кашлары үзенеке булмаса да (соң, аңа күпме химиотерапия узарга туры килгән!), беркемне алдамыйча, кыланмыйча, артык хәрәкәтләр ясамыйча, һәрвакыт үз тавышы белән җырлады. Аның үзе, гаиләсе турында да бернинди гайбәт сүзләр, имеш-ми­мешләр йөрмәде. Хәер, карап торышка ук бөтен җи­реннән бөеклек, мәһабәт­­лек бөркелеп торган кешегә карата, бик теләсәң дә, гайбәт “иҗат итеп” булмый торгандыр. Иосиф Давыдовичның гаделлеге халык арасында гына түгел, хәтта явызлыкның соңгы чигенә җиткән террорчыларда да ихтирам уятты. 2002 елда Мәскәүнең “Норд-Ост” театр үзәген террорчылар яулап алгач, артистның, бер­нидән курыкмыйча, шулар янына кереп, сөйләшүләр алып баруын һәм берничә кешене әсирлектән азат итүен бик яхшы хәтерлибез. Кобзонга Кремль сарае бик ки­лешә иде, дисәк тә, купшы, затлы сәхнәләрдә генә чыгыш ясый торган, хәзерге “йолдыз”лар кебек гастроль­гә барган җирендә, әйтик, кунакханәдән концерт залына килү өчен 3 “яшь”тән искерәк булмаган кыйммәтле машиналар гына таләп итеп яткан нәзберек, һавалы кеше түгел иде.

Кешенең рухын-дәртен күтәрергә кирәк булган җирләрдән калмады ул. Әфганстанда совет солдатлары алдында да, һәлакәттән соң нибары ике ай узуга, Чернобыль радиациясе йогынтысын бетерүдә катнашучылар алдында да чыгыш ясады. Сәясәтчеләрне бик өнәп бетермәсәк тә, Иосиф Давы­довичның депутат кәнәфие дә халыкны ярсытмады. Ул гына да түгел, артист өч чакырылыш рәттән, рекордлы тавыш җыеп (һәр­кай­сында да – туксан процентка якын!) Бурятия автономияле округыннан депутат итеп сайланды. Дума мөнбәреннән әйт­кән һәрбер сүзе гади колхозчыга да аңлаешлы, саллы, абруе какшамас иде. Кыскасы, аны һәр­кайсыбыз чын мәгъ­нәсендә ватан­пәр­вәр, югары дәрәҗәдә гражданлык хисе­нә ия булган легендар кеше, изгелек һәм гаделлек символы буларак кабул итте.

Мәскәүнең Чайковский исемендәге концертлар залы мәшһүр җырчы өчен соңгы концерт залына әйләнде. Мәрхүм белән хушлашу мәрәсименә Россия Президенты Владимир Путин, Премьер-ми­нистр Дмитрий Медведев, Мәскәүдә яшәүчеләр генә түгел, бәлки әле иле­безнең башка шәһәрләреннән дә мең­нәрчә кеше килде. Сәясәтчеләр, космонавт, артистлар, гомумән, иле­безнең бөтен элитасы Кобзон белән хушлашырга ашыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иосиф Кобзон гаиләсенә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. Легендар җырчы гаиләсенең кайгысын бөтен Татарстан уртаклаша, дип басым ясап әйткән анда Президент. Телеграммада: “Иосиф Кобзон артист буларак кына түгел, шәхес буларак та бөек иде. Бөтен иҗади мирасы аны үлемсезгә әйлән­дерә­чәк”, – дигән сүзләр бар. Чыннан да шулай бит, дип, бу сүзләрне эчтән генә хупламыйча һәм мәшһүр артистның мәңге­леккә китүенә тагын бер кат эчкерсез офтанып куймыйча мөмкин түгел.

Ватаным Татарстан

Запись Кобзон турында имеш-мимешләр йөргәнме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Иосиф Кобзон: «Мин татарча беләм!» [легендар шәхес истәлегенә]
30 август СССРның халык артисты, Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Иосиф Кобзон вафат булды. Аңа сентябрьдә 81 яшь тулган булыр иде. Җырчының соңгы елларда яман шеш авыруы белән көрәшүе мәгълүм.

РИА Новости хәбәр итүенчә, Иосиф Кобзон 2 сентябрь көнне Мәскәүдә Востряков зиратында җирләнәчәк. Бөек артистның якыннарының кайгысын Владимир Путин да уртаклашкан.

2009 елда Азатлык сайтында “Иосиф Кобзон: «Мин дә татарча беләм!»” дигән язма чыккан иде. Ул бүген дә актуальлеген югалтмаган. Шул язманы исегезгә төшерәбез.

Туган телдә сөйләшү, туган телне саклау мәсьәләсе безне генә түгел башка милләт вәкилләрен дә борчый. Бу темага бик кызыклы шәхес, танылган җырчы, дәүләт Думасы депутаты Иосиф Кобзон белән сөйләшү форсаты туды.

Ул сүзен Татарстанда барлык милләтләргә дә тигез караш дип башлады.

«Татарстан барлык милли мәдәниятләрне хуплый һәм үзенә чакыра. Ул моның белән үзен пропагандалый, таныта. Мин анда бик теләп барам, анда мине һәрвакыт якты йөз белән каршы алалар. Татарстанда яһүдләрнең проблемалары булганын минем ишеткәнем юк. Ә бит кайбер республикаларда андый нәрсәләр бар», диде Иосиф Кобзон.

«Сезнең белән бу темага сөйләшкән өчен генә түгел, мин һәр җирдә дә әйтеп киләм: үз телләрен яраткан, барысы да дип әйтерлек үз телендә сөйләшә белгән мин ике милләтне генә беләм, аларның берсе әрмәннәр булса, икенчесе татарлар», дип сүзен дәвам итте ул.

«Мин Украинада, Донбасста тудым. Мин инде туган телемне югалткан яһүд. Әниләр безне кечкенә чакта туган телдә сөйләшергә өйрәтмәделәр. Чөнки СССРда яһүдләрне күрә алмау ачыктан-ачык күрсәтелмәсә дә, безнең милләтнең күпчелеге үз милләтен яшерергә, туган телендә сөйләшүдән тыелырга мәҗбүр булды. Әти белән әни безне өйрәтмәделәр, туган телдә без аңламасын дип кенә сөйләшә иделәр. Мин әнием сөйләшкән идиш телден белмим. Гомумән алганда, безнең илдә ул тел инде бетеп бара. Аны Израилдә дә өнәмиләр, чөнки анда иврит телендә сөйләшәләр», дип бала-чак тормышын искә алды .

Ә сезнең татарлар белән бәйле булган берәр кызыклы истәлекләрегез юкмы? Дигәнгә, ул бик кызыклы бер вакыйганы искә төшерде.

«Минем бик яраткан, хөрмәт иткән татар дустым бар. Ул – заманында Әфганстанда илче булып торган Фикрәт Тәбиев. Аның гаиләсе Әфганстанда түгел иде, ул аларны бик сагынып яшәде. Минем ул кешегә ниндидер бер бүләк ясыйсым килде. Минем Әфганстанда күп тапкырлар булганым бар идее. Бер барганда ул миңа, яшь чагымда мин дә гармунда уйнаган идем, дип әйткән иде.

Шуны истә тотып, чираттагы барышымда мин аңа гармун бүләк итәргә уйладым. Гармунны табып кына калмадым, радио комитетына кереп, татар телендә берничә җыр табуларын сорадым. Шул җырлар арасыннан «Галиябану» дигән җырны сайлап алып, аны татар телендә өйрәндем дә, Әфганыстанда Тәбиевка гармунны тапшырып, ә хәзер сез уйнагыз, мин сезгә «Галиябануны» җырлыйм дидем. Анда тагын берничә татар кешесе эшли иде, аларның сөенгәннәр күрсәгез!», диде Кобзон.

Ул җырны тагын кайда булса да башкарганыгыз булдымы? дигән сорауга ул:

«Юк, әлбәттә. Ул җыр шул бер очрашу өчен генә иде. Аннан соң, сездә шундый яхшы җырчылар бар. Минем дустым Ренат Ибраһимов, мин әле данлыклы җырчы Илһам Шакировны да беләм. Илһам Шакиров Мәскәүдә үз концертларына барлык татарларны җыя торган иде. Анда халык ишекләрне каерып керә иде! Мин үзем дә татарча берничә сүз өйрәндем. Кайчагында татарлар янына киләм дә: «Татарча беләсеңме?» дип сорыйм. Алар барысы бергә «Беләм, беләм!» диләр. Ә инде үзләре, кара инде моңа , әллә бу да татарча беләме икән дип уйлый торганнардыр», диде танылган җырчы.

Иосиф Кобзон шулай ук элек Мәскәүдә уздырыла торган милли мәдәниятләрнең декадаларын искә төшерде. Ә хәзер башка милләтләрнең мәдәниятен белмиләр дә , танымыйлар да, чөнки андый декадалар үткәрелми, бик бик начар, диде Иосиф Кобзон. Ә инде сөйләшү ахырында әңгәмә өчен безгә рәхмәтен ул татарча әйтте.

Азатлык радиосы язмасы (чит ил агентлыгы)

Запись Иосиф Кобзон: «Мин татарча беләм!» [легендар шәхес истәлегенә] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..