Кобзон турында имеш-мимешләр йөргәнме?

-- Лэйсирэ

Һәй бу чирне! Исән вакытта ук үзенә һәйкәл куелып, тере легендага әйләнгән кешеләрне дә аямый… Дәвер тавышы, совет эстрадасы классигы Иосиф Кобзонның вафат булуы турында хәбәргә тетрәнмичә калган кеше булмагандыр. Унөч ел буе яман шеш авыруына каршы көрәшеп, дөньяның иң яхшы клиникаларында дәвалануына карамастан, үлем тырнагы аны сиксән беренче яшендә арабыздан мәңгегә йолкып алды.

Шулай итеп, каз тәннәре чыгара торган “День Победы”, “Мгновения”, “Песня о далекой Родине”, “И вновь продолжается бой” кебек ватанпәрвәрлек рухындагы йөзләрчә җыр ятим калды. Әйе, бер вакытта да, хәтта авырган чакларында да фонограммага җырламаган маэ­строның барлык җыр­лары диярлек гражданлык-ватанпәрвәрлек рухында иде. Шуңа күрә аның Кремль сараенда, дәүләт өчен мөһим мәйдан­чыкларда чыгыш ясамыйча калганы булмады. Саллы заллар аңа, кара төстәге классик костюм-чалбары кебек, бик килешә иде.

Чын мәгънәсендә халык җырчысы иде ул. Кобзонның чәч-кашлары үзенеке булмаса да (соң, аңа күпме химиотерапия узарга туры килгән!), беркемне алдамыйча, кыланмыйча, артык хәрәкәтләр ясамыйча, һәрвакыт үз тавышы белән җырлады. Аның үзе, гаиләсе турында да бернинди гайбәт сүзләр, имеш-ми­мешләр йөрмәде. Хәер, карап торышка ук бөтен җи­реннән бөеклек, мәһабәт­­лек бөркелеп торган кешегә карата, бик теләсәң дә, гайбәт “иҗат итеп” булмый торгандыр. Иосиф Давыдовичның гаделлеге халык арасында гына түгел, хәтта явызлыкның соңгы чигенә җиткән террорчыларда да ихтирам уятты. 2002 елда Мәскәүнең “Норд-Ост” театр үзәген террорчылар яулап алгач, артистның, бер­нидән курыкмыйча, шулар янына кереп, сөйләшүләр алып баруын һәм берничә кешене әсирлектән азат итүен бик яхшы хәтерлибез. Кобзонга Кремль сарае бик ки­лешә иде, дисәк тә, купшы, затлы сәхнәләрдә генә чыгыш ясый торган, хәзерге “йолдыз”лар кебек гастроль­гә барган җирендә, әйтик, кунакханәдән концерт залына килү өчен 3 “яшь”тән искерәк булмаган кыйммәтле машиналар гына таләп итеп яткан нәзберек, һавалы кеше түгел иде.

Кешенең рухын-дәртен күтәрергә кирәк булган җирләрдән калмады ул. Әфганстанда совет солдатлары алдында да, һәлакәттән соң нибары ике ай узуга, Чернобыль радиациясе йогынтысын бетерүдә катнашучылар алдында да чыгыш ясады. Сәясәтчеләрне бик өнәп бетермәсәк тә, Иосиф Давы­довичның депутат кәнәфие дә халыкны ярсытмады. Ул гына да түгел, артист өч чакырылыш рәттән, рекордлы тавыш җыеп (һәр­кай­сында да – туксан процентка якын!) Бурятия автономияле округыннан депутат итеп сайланды. Дума мөнбәреннән әйт­кән һәрбер сүзе гади колхозчыга да аңлаешлы, саллы, абруе какшамас иде. Кыскасы, аны һәр­кайсыбыз чын мәгъ­нәсендә ватан­пәр­вәр, югары дәрәҗәдә гражданлык хисе­нә ия булган легендар кеше, изгелек һәм гаделлек символы буларак кабул итте.

Мәскәүнең Чайковский исемендәге концертлар залы мәшһүр җырчы өчен соңгы концерт залына әйләнде. Мәрхүм белән хушлашу мәрәсименә Россия Президенты Владимир Путин, Премьер-ми­нистр Дмитрий Медведев, Мәскәүдә яшәүчеләр генә түгел, бәлки әле иле­безнең башка шәһәрләреннән дә мең­нәрчә кеше килде. Сәясәтчеләр, космонавт, артистлар, гомумән, иле­безнең бөтен элитасы Кобзон белән хушлашырга ашыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иосиф Кобзон гаиләсенә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. Легендар җырчы гаиләсенең кайгысын бөтен Татарстан уртаклаша, дип басым ясап әйткән анда Президент. Телеграммада: “Иосиф Кобзон артист буларак кына түгел, шәхес буларак та бөек иде. Бөтен иҗади мирасы аны үлемсезгә әйлән­дерә­чәк”, – дигән сүзләр бар. Чыннан да шулай бит, дип, бу сүзләрне эчтән генә хупламыйча һәм мәшһүр артистның мәңге­леккә китүенә тагын бер кат эчкерсез офтанып куймыйча мөмкин түгел.

Ватаным Татарстан

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий