Архивы Ирада Әюпова - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарны үзәктән куалар – Шигырь бәйрәме Кабан аръягында булачак!
Журналист, блогер Рәмис Латыйпов Шигырь бәйрәменең Камал театрының яңа бинасы янына күчүенә каршы икәнен белдереп, пост язган.

Быел шигырь бәйрәме Камал театрының яңа бинасы каршында була икән. Ничә еллар узган тарихи урыныннан китә! 1964 елдан бирле үткәрелгән – 60 ел бит!!! – бәйрәмне үзәктән сөрәләр. Хәсән Туфаннар нигез салган бәйрәм башта Тукай скверы янындагы һәйкәл янында узган, аннары аны опера театры янындагы Тукай һәйкәле янына күчерәләр. Хәзер шуны мәдәният министры Кабан күленең аръягына күчерә. Язучылар берлеге рәисе шулай дигән, андый чара өчен министрлык җаваплы.

Шигырь бәйрәме кирәклеге хакында Хәсән Туфан мәкаләсе:

Бу бит милләт бәйрәме. Бит бит дәүләтчелек, милли символларының берсе, шуны да аңларлык кеше юкмыни ул мәдәният министрлыгында? Әллә аңлый торып махсус эшлиләрме икән? Татарны үзәктән – Ирек мәйданыннан куып чыгарумы максат? Ничек инде шигырь бәйрәме шигърияткә бернинди катнашы булмаган авангард бина һәм хрущевкалар янында узарга тиеш соң ул? Ирек мәйданында күзләрне “мозолит”мы елга бер тапкыр татар җыелса? Анда бит һәйкәл юк шагыйрьгә.

Нигә менә Пушкин бәйрәме традицион рәвештә Ирек мәйданында уза соң алайса? Нигә яңа төзелгән Собор янына күчермәделәр анысын? Аңа тия алмыйлар, ә татарга – пажалысты. Әле министр бер елны Шигырь бәйрәмен дөм Кырлайга күчермәкче иде – менә министр раслаган аерым исемлек буенча кайбер кешеләр генә автобуста гына барсын Шигырь бәйрәменә, калганнарга ничу йөрергә анда. Анысы барып чыкмаган иде, хәзер монысын күчерәләр.

Моның максаты инде – менә төзеделәр яңа бина, шуның “эшләп киткәнен” күрсәтеп, күзгә төтен җибәрергә кирәк. Безнең министрлык андыйга мачтыр. Бу мәдәният министрының тагын бер ноу-хау инде. Татарның классикасына каныкмаса, йокысы туймыйдыр дигән фикер бар.

Килгәне бармы соң ул Әюпованың үзенең Шигырь бәйрәменә? Сезнең күргәнегез бармы аны? Опера театрындагы “махсуслар” өчен генә бәйрәмдә түгел, чын Шигырь бәйрәмендә? Вчутаки мәдәният министры бит инде ул. Шигырь бәйрәменең эчтәлеген яхшыртырга кирәк, кеше килерлек итәргә, Тукай һәйкәле яныннан куып, татарның карап торган бер бәйрәмен яңа бинага “кеше ияләштерер” өчен кулланырга түгел. Ул Кабан аръягына ничек барырга тиеш соң кеше? Анда транспорт та йөрми. Иң мөһиме – ул хрущевкалар янындагы бинаның Шигырь бәйрәменә нинди катышы бар? Тарихи яктан карасаң, ул урында Тукай бәйрәме бөтенләй узарга тиеш түгел. Символик яктан диюем. Тарихны белгән кешеләр белә ул урында Тукай заманында ни булганын. Министр белмидер инде. Каян белсен ул.

Бар бит мәзәк – “Яһүд автономияле округына указание килә – колхозлар төзегез дигән. Болар бераздан хисап җибәрәләр – колхозларны төзедек, колхозчыларны җибәрегез!” Кабан күленең аръягына күчерделәр дә Камал театрын, хәзер инде татар тормышын да шунда җибәрергә кирәк. Эш күрсәтергә. Әмма дә ләкин халыкны җыярга кирәк икән – башлап үзе оештырсын милли бәйрәм, моңа кадәр татарныкы булган бәйрәмгә кулын сузмасын.

ЧЫГАНАК: https://vk.com/genialno_jomga?from=groups&w=wall-224988922_1245

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Татарны үзәктән куалар – Шигырь бәйрәме Кабан аръягында булачак! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Прокуратура мәдәният министры Ирада Әюпованың кызының музейда үткәрелгән туена карата нинди карар чыгарган?
2 февральдә Дәүләт сынлы сәнгать музеенда мәдәният министры Ирада Әюпованың кызының туе үткәрелә. Татарстан прокуратурасы бу чараны законны бозу дип билгели.

Бу карарга коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Ринат Латыйпов кул куйды. Музейда түләүле хезмәтләр күрсәтү регламенты “түләүле хезмәтләр күрсәтү учреждениенең төп эшчәнлеге булып тормый һәм төп эшчәнлек сыйфатын киметмичә гамәлгә ашырыла”, – дип искәртте ул.

Республика Хөкүмәте карары нигезендә, өйләнешүне галереядә үткәрергә була, әмма документта аны үткәрү тәртибе, катнашучылар саны һәм музей эшен чикләү мөмкинлеге язылмаган, дип билгеләп үтте прокуратура.

Мәгълүмат Интерфакс

Запись Прокуратура мәдәният министры Ирада Әюпованың кызының музейда үткәрелгән туена карата нинди карар чыгарган? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..