Прокуратура мәдәният министры Ирада Әюпованың кызының музейда үткәрелгән туена карата нинди карар чыгарган?

-- Alina

2 февральдә Дәүләт сынлы сәнгать музеенда мәдәният министры Ирада Әюпованың кызының туе үткәрелә. Татарстан прокуратурасы бу чараны законны бозу дип билгели.

Бу карарга коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Ринат Латыйпов кул куйды. Музейда түләүле хезмәтләр күрсәтү регламенты «түләүле хезмәтләр күрсәтү учреждениенең төп эшчәнлеге булып тормый һәм төп эшчәнлек сыйфатын киметмичә гамәлгә ашырыла», — дип искәртте ул.

Республика Хөкүмәте карары нигезендә, өйләнешүне галереядә үткәрергә була, әмма документта аны үткәрү тәртибе, катнашучылар саны һәм музей эшен чикләү мөмкинлеге язылмаган, дип билгеләп үтте прокуратура.

 

 

Мәгълүмат Интерфакс

 

Бәйле