Архивы истәлекләр - Tatar Today - татар яңалыклары.

Нурлатлылар Хәния Фәрхине искә алып: “Үзе гап-гади, үзе йолдызларның йолдызы”!
“Татар-информ” хәбәрчесе Нурлат мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Фәридә Сәгыйрованың Хәния Фәрхи белән таныш булуын ачыклады. Фәридә ханым халык җырчысы белән бәйле булган истәлекләрен сөйләде.

Хәния Фәрхи һәм “Хыял”

Хәния белән без Мәскәү шәһәрендә 1978-1980 елларда “Хыял” ансамбленә йөрдек. Җитәкчебез җырчы Илдар абый Шиһапов иде. Ул бүген дә шул юнәлештә эшли. Ансамблебез 50-70 кешедән, 4-5 баянчыдан һәм бию төркеменнән торды. Ансамблебезнең өч солисткасы бар иде. Алар – мин, Халисә (Түбән Новгород өлкәсеннән; фамилиясен Фәридә ханым хәтерләми) һәм дә Хәния Фәрхи. Без заманында аерым гына да чыгышлар ясый торган идек.

Безнең “Хыял” ансамбле составында чыгыш ясый башлавыбызның тарихы мондый. Мәскәүдә Измайлов паркында “татар пятачогы” дип аталган кечкенә мәйданчык бар иде. Биредә татарлар җырлап-биеп, бар халыкка сәләтләрен күрсәтәләр иде. Шунда бераз вакыт күзәтеп торганнан соң, Илдар абый Шиһапов, баянчы Хәдис абый, хор җитәкчесе Мөхәммәт абый һәм Фирдәвес абый безне ансамбльгә чакырдылар. Без бердәм зур гаиләгә әверелеп, төрле концертлар биреп, бәйрәмнәрдә катнашып, зал тутырып җыелган тамашачылар өчен матур чыгышлар ясап йөрдек. Мәскәү милләттәшләребез безнең концертларга бик теләп йөри торганнар иде.

Хәния яшь чагыннан ук бик матур җырлый торган иде. Шундый гади, ярдәмчел, ачык күңелле кеше иде ул.

Шул вакытларда, һаман да исемдә, гел кызык хәлләр була торган иде. Илдар абый Шиһапов безнең ике данә көнбагыш ашаганны да сизә иде. Тавышлары бетмәсен дип гел карап-тикшереп тора иде. Бик көчле җитәкче иде ул Илдар абый. Хәния шундый чакларда “Бүген бал белән чәй эчтем, бетерә инде бу безне!” дип әйтә торган иде. Хәниянең тавышы кечкенәдән үк искитмәле матур иде, башкорт белән татар кушылу сәбәплеме ничектер эчке тибрәнешләр белән чыга торган иде аның тавышы.

Соңгы очрашу

1980 елның азагында мин, кияүгә чыгып, туган якларыма кайтып киттем. Аңа карамастан, төрле чараларда, бәйрәмнәрдә, концертларда еш очраша торган идек. Хәния Фәрхи белән соңгы очрашуыбыз 2015 елда Самара өлкәсендә Зур Кулаткы җирлегендә Сабан туенда булды. Мин сәхнәдән төштем, ә Хәния, чыгыш ясарга дип, машина янында киенеп, бизәнеп тора иде.

“Хәния йолдызларның йолдызы ул!”

Хәниянең үлемен бик авыр кичердем, ул үлергә тиеш түгел иде әле. Хәния биеклеккә күтәрелгән иң якты мизгелендә китеп барды ул. Хәния Фәрхи безгә дә, халыкка да, балаларына да бик кирәк иде әле. Аның гап-гади кешедән йолдызларның йолдызы булуы белән мин һәрчак горурланачакмын!

Фотода Фәридә Сагыйрова – 1980 ел

Фотода Фәридә Сәгыйрова – 2018 ел (Динә Йосыпова фотосы)

Хәния Фәрхи уң яктан – дүртенче, концерттан соң банкет вакыты, сәгать 23.00, Мәскәү, 1980 ел. Хәния Фәрхигә – 20 яшь

Татарстанның халык җырчысы Хәния Фәрхи 2017 елның июлендә вафат булды.

Автор: Динә ЙОСЫПОВА

Фото: Фәридә Сәгыйрова, автор

Чыганак: Интертат

Запись Нурлатлылар Хәния Фәрхине искә алып: “Үзе гап-гади, үзе йолдызларның йолдызы”! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Сине Фәритең кызыл эшләпә белән кызыктырды»
Газетабызның бер санында укучыларга истәлекле бүләкләр турында язарга тәкъдим ителгән иде. Андый бүләкләр һәркемдә дә бардыр дип уйлыйм. Минем дә андый әйберләрем бик күп. Араларында кием-салым, савыт-саба, матур сувенирлар, башка кирәк-яраклар да бар. Аларны күргән саен якын кешеләрем, дусларым һәм алар белән бәйле вакыйгалар искә төшә. Туганнарым, дусларым күп булгач, бүләкләрем дә күп. Шулай да арада иң кадерлеләре дә бар. //Татарстан яшьләре//

…Узган гасырның 70нче еллар башы. Латвиядә солдат хезмәтен үтәүче егетемнән миңа 8 Мартка бандероль килде. Аның эченнән Рига ислемае, Рига күренеше сурәтләнгән значок һәм кечкенә такта кисәгенә егетем үз кулы белән ясаган, лакка катырган кыз рәсеме килеп чыкты. Ул вакыттагы шатлануымны искә төшереп, хәзер дә елмаеп куям. Менә шул рәсем әле дә шкафта башка сувенирлар арасында саклана. Тузан сөрткәндә аны кулыма алгач, яшьлек истәлекләрем яңара.

Беренче ирем белән туебызга (1976 ел) бертуган энем һәм киленебез Владивостоктан посылка итеп бүләкләр җибәрделәр. Анда диңгездә балык аулаучы кошлар сурәтләнгән бокаллар, сувенир кит һәм органик пыяладан ясалган тартма эчендә басып торучы бик матур япон кызы курчагы бар иде. Ирем дә, энем дә күптән инде мәр-хүмнәр. Ә менә алар белән бәйле әйберләр (кит белән курчак) әле дә исән, кадерле истәлек булып сакланалар. Бу әйберләрне күргәч, кеше гомеренең бик кыска булуы уйландыра.

Икенче ирем белән кавышканда (90нчы еллар ахыры) хезмәт хакын төрле әйбер белән түли торган чак иде. Бу миңа эшендә бирелгән бик матур кызыл эшләпә бүләк итте. Үземә бик килешә иде, ул елларда эшләпә кию модада иде, бик озак киеп йөрдем мин аны. Әле дусларым миннән: “Сине Фәритең кызыл эшләпә белән кызыктырды”, – дип көлеп-шаяртып та йөрделәр. Менә ул эшләпә дә шкаф эчендә, әтиләрдән калган түбәтәйләр янында истәлек булып саклана.

Әнием синтетик җепләрдән бәйләп бүләк иткән зәңгәр күлдәге пар аккошлар безгә парлы тормыш теләп тора кебек. Кодагыем кул эшләренә бик оста. Ул сәйләннәрдән үреп, җеп-ләрдән бәйләп ясаган төрле чәчәк бәйләмнәре өебезне ямьләп утыралар.

Иске әйберләрдән арынырга кирәк икәнен белсәм дә, ташларга кулым бармый. Беренчедән, күбесе нинди дә булса истәлек белән бәйле, икенчедән, бәлки бездән соң килгән буыннар да аларны кызыксынып карарлар дип өметләнәм. Бөтен әйберне дә юк итеп барсалар, без үзебезнең борынгы әби-бабаларыбызның ничек яшәгәннәрен дә күз алдына китерә алмас идек. Ярый әле аларның көнкүреш әйберләре, кием үрнәкләре музейларда гына булса да сакланып калган.

Римма ГЫЙМАДИЕВА. Тукай районы, Биклән авылы.

Запись «Сине Фәритең кызыл эшләпә белән кызыктырды» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..