«Сине Фәритең кызыл эшләпә белән кызыктырды»

-- Чулпан

Газетабызның бер санында укучыларга истәлекле бүләкләр турында язарга тәкъдим ителгән иде. Андый бүләкләр һәркемдә дә бардыр дип уйлыйм. Минем дә андый әйберләрем бик күп. Араларында кием-салым, савыт-саба, матур сувенирлар, башка кирәк-яраклар да бар. Аларны күргән саен якын кешеләрем, дусларым һәм алар белән бәйле вакыйгалар искә төшә. Туганнарым, дусларым күп булгач, бүләкләрем дә күп. Шулай да арада иң кадерлеләре дә бар. //Татарстан яшьләре//

…Узган гасырның 70нче еллар башы. Латвиядә солдат хезмәтен үтәүче егетемнән миңа 8 Мартка бандероль килде. Аның эченнән Рига ислемае, Рига күренеше сурәтләнгән значок һәм кечкенә такта кисәгенә егетем үз кулы белән ясаган, лакка катырган кыз рәсеме килеп чыкты. Ул вакыттагы шатлануымны искә төшереп, хәзер дә елмаеп куям. Менә шул рәсем әле дә шкафта башка сувенирлар арасында саклана. Тузан сөрткәндә аны кулыма алгач, яшьлек истәлекләрем яңара.

Беренче ирем белән туебызга (1976 ел) бертуган энем һәм киленебез Владивостоктан посылка итеп бүләкләр җибәрделәр. Анда диңгездә балык аулаучы кошлар сурәтләнгән бокаллар, сувенир кит һәм органик пыяладан ясалган тартма эчендә басып торучы бик матур япон кызы курчагы бар иде. Ирем дә, энем дә күптән инде мәр-хүмнәр. Ә менә алар белән бәйле әйберләр (кит белән курчак) әле дә исән, кадерле истәлек булып сакланалар. Бу әйберләрне күргәч, кеше гомеренең бик кыска булуы уйландыра.

Икенче ирем белән кавышканда (90нчы еллар ахыры) хезмәт хакын төрле әйбер белән түли торган чак иде. Бу миңа эшендә бирелгән бик матур кызыл эшләпә бүләк итте. Үземә бик килешә иде, ул елларда эшләпә кию модада иде, бик озак киеп йөрдем мин аны. Әле дусларым миннән: “Сине Фәритең кызыл эшләпә белән кызыктырды”, – дип көлеп-шаяртып та йөрделәр. Менә ул эшләпә дә шкаф эчендә, әтиләрдән калган түбәтәйләр янында истәлек булып саклана.

Әнием синтетик җепләрдән бәйләп бүләк иткән зәңгәр күлдәге пар аккошлар безгә парлы тормыш теләп тора кебек. Кодагыем кул эшләренә бик оста. Ул сәйләннәрдән үреп, җеп-ләрдән бәйләп ясаган төрле чәчәк бәйләмнәре өебезне ямьләп утыралар.

Иске әйберләрдән арынырга кирәк икәнен белсәм дә, ташларга кулым бармый. Беренчедән, күбесе нинди дә булса истәлек белән бәйле, икенчедән, бәлки бездән соң килгән буыннар да аларны кызыксынып карарлар дип өметләнәм. Бөтен әйберне дә юк итеп барсалар, без үзебезнең борынгы әби-бабаларыбызның ничек яшәгәннәрен дә күз алдына китерә алмас идек. Ярый әле аларның көнкүреш әйберләре, кием үрнәкләре музейларда гына булса да сакланып калган.

Римма ГЫЙМАДИЕВА. Тукай районы, Биклән авылы.

Бәйле