Архивы кавын - Tatar Today - татар яңалыклары.

КФУ профессоры карбыз һәм кавынны ничек сайларга кирәклеге турында сөйләде
Будников сүзләренә караганда, гади кешегә нитратлар булу-булмавын карап кына билгеләп булмый.

Казанда кавын һәм карбыз сезоны әле башланмаган, тик кибетләрдә аларны мул итеп саталар. Химия институтының аналитик химия кафедрасы профессоры Герман Будников сайлап алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде.

– Карбыз һәм кавыннарны сатып алу өчен иң кулай вакыт-август уртасы. Махсус билгеләнгән сату нокталарына өстенлек бирергә кирәк, тиешле документлар булуга, санитар-гигиена нормаларын үтәүгә игътибар итәргә кирәк, – диде Будников.

Профессор сүзләренчә, карбызның файдасы аның көчле сидек куу, үт ялкынсынуына каршы, температура төшерә торган,  һәм гомумкөчне ныгыта торган үзлекләргә ия. Карбызд булган тимер, калий, натрий, фосфор, магний тозлары кан әйләнеше, ашкайнату, йөрәк-кан тамырлары системасы, эчке секреция бизләре эшчәнлегенә яхшы йогынты ясый. Карбыз аз кан, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, бавыр авырулары, үт куыгының ташлары һәм сидек чыгару юллары вакытында дәвалауда кулланалар.

Ә кавынга килгәндә, ул шикәр, А (каротин), С (аскорбин кислотасы) һәм P витаминнары, фолий кислотасы, майлары, тимер тозлары, калий, натрий, клетчаткага бай.

Карбыз сайлаганда аның ничек “җырлавына” игътибар итәргә кирәк. . Моннан тыш, җимешнең өлгергәнлеген аның сабгын карап белеп була. Алар коры булырга тиеш. Дөрес саклау һәм температура булганда яхшы карбыз декабрьгә кадәр сакланырга мөмкин, – дип өстәде профессор.

Чыганак: kazanfirst.ru

Запись КФУ профессоры карбыз һәм кавынны ничек сайларга кирәклеге турында сөйләде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бакчачы киңәшләре: помидор яфраклары ник саргая, карбыз-кавынны ничек үстерергә?
Саба районы Шәмәрдән бистәсендә яшәүче тәҗрибәле бакчачы Мөнир Зариповтан файдалы киңәшләр.

Помидорны ничек тукландырырга?

Томат кәлшәләрен күчереп утырттык, алар азмы-күпме үсте. Хәзер нишләргә? Иң беренче эш итеп, туфракка тиеп торган берничә яфракны кисеп алабыз. Кәлшәләрне утыртканда ук аз гына чокыр формасында төрле уңдырышлы катламнар салыр өчен урын калдыру яхшы. Туфракта әлегә бернинди дә файдалы матдәләр юк, шуның өчен тукландыра башлыйбыз. Беренче кат итеп кәлшә тирәли тирес салына. Моның өчен бер ел чамасы суалчаннар ярдәмендә эшкәртелгән тирес кирәк. Эшкәртелмәгәне бакча өчен зыянлы, анда төрле бөҗәкләр булырга мөмкин, суалчаннары да бик әз була.

Яхшылап тирес белән томат төпләрен каплыйбыз, төбен өеп тә калдырырга мөмкин, тик безнең әле тагын берничә катлам саласы бар.

Икенче кат — печән. Ул фитофтороз авыруын барлыкка китерми. Эш шунда ки, печәндә күгәрек ярдәмендә печән таякчыклары үсеш ала. Ә печән таякчыклары фитофтороз белән дус түгел. Шуның өчен печән җәю мөһим. Узган елгы печәнне салабыз, анда инде күгәрек бар. Күгәрек ярдәмендә печән таякчыклары барлыкка килеп, фитофтороз авыруы юк ителәчәк. Печән туфрактагы дымлылыкны саклау, артык кояш нурлары үтүеннән саклану һәм җирдә яшәүче микроорганизмнарга микрофлора булдыру өчен дә ярдәм.

Өченче кат — салам. Печән таякчыклары кипмәсен һәм яфраклар юеш җиргә тиеп тормасын өчен бик мөһим бу.

Помидор яфраклары ник саргая?

Монда сәбәпләр күп булырга мөмкин. Беренчесе – күпләр кибеттән алынган туфракка гына утырта. Кибет туфрагына, көздән бакчадан алып, әзерләп куелган туфрак катнаштырырга кирәк.

Икенчедән, помидорларны күчереп утыртуга күп су сибүчеләр бар. Бу очракта аларга кислород җитми, тамырларын су баса, шуңа саргая башлыйлар. Помидор ул бәрәңге кебек. Бер атнадан артып китте, су сипкәнем юк, дымы бар. Күбрәк су сипсәм яхшырак үсә дип уйларга кирәкми. Минем помидорларның төпләре печән, салам белән дә капланган. Ул да дымлылыкны яхшы саклый. Су сипкән саен алар һаман өскә үрмәлиләр, озын булган саен бәйләргә дә уңайсыз. Шуның өчен, кирәкле туфракка утыртырга һәм су сипкәндә игътибарлы булырга кирәк. Мин үзем туфракны юкә агачы астындагы җирдән әзерлим. Аңа тирес, торф һәм иң мөһиме — известь кушам.

Карбыз һәм кавын утырту

Кечкенә стаканнарга әзерләп куелган туфракларга аз гына су салып чыгабыз. Таякчык ярдәмендә һәр стакандагы туфракка чокырлар төртәбез. Туфрак коры булса, бу эшне башкару кыен, шуңа башта әз генә су сибеп алдык.

Карбыз, кавын орлыкларын дымландыру күпкә китсә, орлык тамыр яки аерчалар чыгара башлый. Күчереп утыртканда аларга зыян килергә мөмкин. Шуңа дымландыру өчен бер тәүлек тә җитә. Орлыкларны туфракка яхшылап төртеп кертәбез, өстен балчык белән каплыйбыз. Карбыз орлыгын утыртканда бик игътибарлы булырга кирәк. Бу җиләк-җимеш үзәк тамырына зыян килүне яратмый. Җиргә күчереп утыртканда, карбызны озак вакыт дымландырган булсагыз, зыян килүе ихтимал. Шуңа күрә карбызның тамырын саклыйбыз.

Моның өчен аның орлыгын газета яки торфтан ясалган стаканнарга утыртырга киңәш итәм. Кәлшә шул савыты белән бергә җиргә утыртылачак, бу очракта тамырга зыян килми. Тамыр җәю буенча да кыенлыклар тумаячак. Тамырга зыян килсә, карбыз мул уңыш бирми. Бер-ике генә карбыз бирергә мөмкин. Ләкин мондый ысул белән эшләп карасагыз, бер төптән биш-алты карбыз уңышы алу да ихтимал. Карбыз суны күп яратмый. Кыярга дымлы туфрак кирәк, ә карбызга киресенчә. Кавын белән карбызны тәрбияләү өчен калган ысуллар кыярныкы кебек.

Иртә өлгерә торган ысул белән бәрәңге утырту

Әлеге ысул өчен берәр зур булмаган полиэтилен пакет кирәк (бакчачы булгур ярмасыннан бушаган пакетны кулланган). Пакетка туфрак салып, гадәти ысул белән эченә бәрәңге утырабыз, теплицада калдырабыз. Бакчага бәрәңге утырту вакыты җиткәндә әлеге бәрәңгеләр берникадәр үсеш алган, тамырланган була. Пакетыннан алып җиргә утыртабыз. Суыклар булган очракта яфракларын туфрак белән өеп каплыйбыз. Суык көннәр үткәч, яфракларын кире туфрак астыннан чыгарабыз. Әлеге ысул белән утыртылган бәрәңгеләрдән уңышны иртәрәк җыярга була.

Чыганак: Интертат

Запись Бакчачы киңәшләре: помидор яфраклары ник саргая, карбыз-кавынны ничек үстерергә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..