Архивы кагыйдәләр - Tatar Today - татар яңалыклары.

Хатын-кызга зиратка керергә ярыймы? Кабер ташы куюда таләп­ләр бармы?
Әйләнә-тирәне генә түгел, зиратларны чистартыр чак җитте. Каберлекләрне барлау, чардуганнарны кору, төзекләндерүнең дә шартлары бар. Казандагы Ислам динен кабул итүгә мең ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншиннан шулар хакында белештек.

– Ильяс хәзрәт, Яңа татар бистәсендә җирләнгән зыялылар каберләренә эзне суытмыйсыз. Зиратта үзгәрешләр сизеләме?

– 1998 елдан 2 май көнне шә­кертләр, төрле төбәкләрдә хез­мәт итүче имамнар, башка дин әһел­ләре бергәләп остазла­ры­бызның каберенә барабыз. Башта шә­керт­ләр белән, өмә оештырып, ка­берлекләрне чистартабыз. Инкыйлабка кадәр Казанда ике дис­тәгә якын мәчет булган, аларда зур галимнәр, имамнар, Коръ­ән-ха­физлар эшләгән. Әйтик, Галим­җан Баруди хәзрәтләре, Шиһа­бетдин Мәрҗани, Әхмәт­һади  Мак­суди. Шуларның һәм башка кабер­лек­ләрнең юл күрсәткеч картасын булдырдык. Һәркай­сы­на сары төстәге ярымай куйдык. Ул картага ел саен яңа исем­нәр өстәлә. Олуг шәхеслә­ребез төрле урында җир­ләнгән, аларны шул карта ярдә­мендә табу җиңел. Авылга кайткач та, зиратка бармыйча калмыйм. Анда газиз әни­ем, газиз әтием җир­ләнгән, аларга дога кылу без­нең өстә. Якын­на­рыңның каберен барлау – пәйгам­бә­ребезнең сөн­нәте. Ул һәрбе­ребез­нең хәлен­нән килә.

– Зиратка керү тәртибен ис­кә алсак…

– Хатын-кызның яулыгы булырга тиеш, озын җиңле кием кию хәерле. Зиратка кергәч, сә­лам би­рәсең. Пәйгамбәребез укы­ган доганы укырга мөмкин. Кайберәү­ләр­дән, зиратка бару нәрсәгә, дигән сүз­ләрне дә ишет­кәлибез. Алай түгел, зиярәт итеп – дога кылып, әр­вахлар рухын сө­ен­дерү ул. Шуны мәдрәсә шәкертләренең күңеленә дә салабыз. Алар киләчәктә халыкны өйрәтәчәк. Зиратлар – милләт­нең йөзе һәм үзенә күрә тәрбия чарасы.

– Кабер ташы куюда таләп­ләр бармы?

– Ташка кем җирләнүе турында мәгълүмат языла. Аны куюга каршы чыгучылар да булды. Таш кую, аның үлчәме турында сүз барганда, Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре искә төшә. Ул үләренә өч ай кала Гобәйдуллаһ исемле шәкертенә хат яза. “Гомеремнең ахырына киләм… Минем вакыт җиткәч, дәфен кылырсыз, кабер өстемә бер-ике кеше күтәреп китә алмаслык таш куярсыз!” – ди. Олуг галимнең әлеге сүзләре безгә дә дәлил булып яңгырый. Чардуганнарны элек биек итеп корганнар. Каберлекне хайваннар кереп таптамасын өчен дә кирәк булган ул. Хәзер андый куркыныч юк, шуңа күрә тәбәнәк чардуган тотсаң да җитә. Соңгы вакытта шундыйны куя башладылар.

– Каберлектәге агачларны ки­сәргә ярыймы? Нинди агачлар, куаклар утыртырга?

– Агач, үсеп, бөтен каберлекне басып китәргә мөмкин. Җимеш куак­лары, чәчәк утырту хәер­лерәк. Туган ягым Тәтеш районында агачлар зиратта урман кебек үсеп утыра иде. Берничә ел инде авыл халкы, җыелып, өмә оештыра. Кабер­ләрне чистарталар, корыган агачларны кисеп, бер читтә яндыралар. Берничә ел эчендә каберлек­ләр ачылып китте. Кер­гән кешегә дә уңайлы. Яхшы чара бу: халык бергә җыела, Коръән укып, дога кыла. Балаларга, оныкларга да үрнәк. Безне моңа әти-әниләр өйрәтеп калдырды. Зиратта кычкырып сөйлә­шергә, көләр­гә, начар сүзләр әй­тергә ярамый, яхшы әйберләр турында гына уйлагыз, дип ки­сә­тәләр иде.

– Хатын-кызларның зиратка керүен тыярга теләүчеләр дә очрый…

– Әниләр, дәү әниләр зиратка шундый мәхәббәт белән карый иде, чистарттылар да, чардуганнарны да буядылар. Хатын-кызга зиратка керергә беркайчан да тыелмаган. Бары тик җеназа вакытында гына ярамаган. Кабергә барганда, әлбәттә, госелең дә, тәһарәтең дә булырга тиеш. Анда дога кыласың, Коръән укыйсың.

– Зиратка алып кергән әй­берне алып чыгарга ярамый, дип әйтүчеләр белән килешә­сезме?

– Зират – чүплек базы түгел. Ниндидер хорафатларга ышанып, алып барган әйбереңне калдырып китсәң, тау хасил булырга мөмкин. Һәрбер кеше кабер­лек­тән курка, шомлана, зираттан әйбер алып кайтмаска, дигән нәр­сә шуннан килеп чыккан. Без үскәндә, хәтта, бармак төртеп күр­сәтергә ярамый, бармагыңны тешлә, дип әйтәләр иде. Зиратта эшләгәч,  артыңнан җыешты­рыр­га кирәк. Кабер казыгач, көрәген ташлаучыны да, машина белән килгәч, машинасын калдырып, җәяү кайтып китүчене дә күргә­небез юк. Ә буяу савытын, су шешәсен ник калдырырга? Күңелеңдә шом булса, буяуны үлчәп кенә алып бар. Зират чиста-пөхтә булса, син анда үзеңне бөтенләй башка дөньяда итеп хис итәсең. Әрвахларның рухы шат булсын, дип аларны сөендерергә кирәк. Ясинны, тәбәрәкне, кыска сүрә­ләрд­ән – фатиханы, ихласны укыр­га була. Аларны да белмәсәң, минем газиз әти-әниләремә Алла­һының рәхмәте барып ирешсен, дип үзеңчә дога кылырга мөмкин.

– Исән чагында ук зиратта урын алып, аны чардуган бе­лән тотып, кабер ташы яздырып куючылар да бар. Бу гамәлгә ничек карыйсыз?

– Ялгыз кешенең алдан хәс­тәрен күрүен аңларга мөмкин. Адәм баласы, үлгәч, каберемне караучы булырмы икән, дип тә борчыла. Зираттан урын алып кую да начар түгел. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да андый гадәт бар.

– Мөселман илләрендә ка­берлекләрне карап йөр­гән­дә, нәрсәгә игътибар итә­сез?

– Төркиядә зират шәһәр уртасында булырга мөмкин. Торак йортлар, кафелар да янәшә генә. Зират эчендә зур агачларны күр­мәссең. Киң аллеялар, матур гына кабер ташлары, җыйнак кына язу­лар күзгә ташлана. Кабер ташлары мәдәни һәйкәлләрне хәтер­ләтә. Бездә дә зиратта шундый тәр­тип булырга тиеш. Шиһабет­дин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максудилар­ның мирасын, китапларын бүген дә укый­быз, файдаланабыз икән, аларның каберен дә онытырга хакыбыз юк. Аларга Аллаһының рәхмәте булсын, дип дога кылабыз. Шундый гыйбрәтле эшлә­ребез дәвамлы булсын!

“Ватаным Татарстан”,   /№ 57, 19.04.2019/

Запись Хатын-кызга зиратка керергә ярыймы? Кабер ташы куюда таләп­ләр бармы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рамазан аена ничек әзерләнергә? [киңәшләр җыелмасы]
Мөселманнарның ел буена сагынып көткән ае – Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. Ислам календаре ай циклы буенча төзелә. Шуңа күрә, һәр ел Рамазанның башы һәм ахыры төрле көннәргә туры килә. 2019 елда ул 5 майда башланып, 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк.  Һәр изге эш авыр, тик  алдан уй-ниятләребезне, организмыбызны әзерли башласак, җайсызлыгы сизелмәс.

Сезгә Рамазан аен каршылау өчен файдалы киңәшләр тәкъдим итәбез:

– Һәр эш нияттән. Ниятең нинди – әҗере шундый. Бу Рамазанны әзерлек белән сөенеп каршыларга, кулдан килгәнчә файдалы итеп үткәрергә ниятлибез!

– Рамазан җитүгә ничә көн калуын исәпләп барыйк. Язып исәплибезме, хәтердәнме – монысы мөһим түгел. Бу очракта безнең эчке халәтнең дә ураза җитүен аңлавы, аңа ияләнүе мөһим. Өйдә, дуслар белән бу хакта сөйләшик, бу теманы телдә дә, күңелдә дә җанландырыйк;

– Ураза – Аллаһы Тәгаләгә күңел белән дә, тән һәм сәламәтлек белән дә гыйбәдәт кылу. Һәр сынауга акыллы кешеләр алдан әзерләнә. Организмны уразага әкренләп әзерлик. Җәйге озын көннәрдә кисәк кенә ашамый-эчми тора башлау тискәре нәтиҗә дә бирергә мөмкин. Пәйгамбәребез с.г.в. сүзләрен искә төшерик: ул безгә һәр айда 3 көн ураза тотарга киңәш итте;

– Рамазан ае турында белемнәрне арттырыйк. Бу безгә бөтен гыйбәдәтләрне дә дөрес итеп башкарып чыгарга ярдәм итәр. Изге айның үзенчәлекле яклары, ураза тотуның үз кагыйдәләре бар. Кызыксындырган сорауларны китаплардан эзлик, белгән кешеләрдән сорыйк;

– Рамазан башланганчы күңелне дә изге, яхшы гамәлләр кылырга әзерләргә кирәк. Коръән уку, өстәмә нәфел намазлар, сәдака өләшү, мәчеткә бару, ярдәм сораучыларга булышу, ачык йөзле, матур сүзле булырга тырышу – боларны бүгеннән үк эшли башласак ярый. Аллаһ изгелек эшләүчеләрне ярата!

– Ай буена план төзик. Бу безгә файдалы эшләрне вакытында башкарырга, барысына да өлгерергә булышыр. Коръән уку, таравих намазларын, ифтарга кунаклар чакыру һ.б.ны планга кертергә була. Иң элек эшлисе эшләрне, аннары бу эшләргә ирешү юлларын барлыйбыз. Иң мөһиме реаль максатлар кую. Безнең тормыш Рамазан җитү белән бөтенләй башка борылыш алырга тиеш түгел. Бу эшләрне ураза беткәч тә акрынлап көндәлек тормышка кертерлек булсын. Йоклар алдыннан иртәгәге көнне планлаштыруны гадәткә кертеп карыйк;

– Уразага мораль яктан да әзерләник. Ураза – ашау-эчүдән генә тыелу дигән сүз түгел. Сабырлыкны арттырырга, хисләрне йөгәнләргә, әйтәсе сүзне әйтер алдыннан уйларга өйрәнергә кирәк. Ялган, гайбәт сөйләмибезме, кеше тикшермибезме, алдаламыйбызмы? Телебезне һәр секунд саен контрольдә тоту – никадәр авыр һәм файдалы хезмәт;

– Начар гадәтләр белән бүгеннән үк саубуллашырга тырышыйк. Йокыга соңга калып ята торган гадәтегез бар икән, әкреләп иртә ятарга күнегик. Озак вакыт социаль челтәрләрдә утырабыз икән, кирәк вакытта интернетны сүндереп куя белергә өйрәник һ.б. Әлбәттә күнегелгән гадәтләрдән арыну әйтергә генә җайлы, эшләгәндә бик авыр. Тик боларны изге айга керер алдыннан чиста ният белән башкару – иң кулай вакыт;

– Әгәр дә ниндидер авыруыбыз бар яки күптән түгел генә авырып терелгәнбез икән, уразага кергәнче һичшиксез табиб белән киңәшләшү кирәк. Ашказаны, гастрит кебек авырулар булганда ФГДС, УЗИ, шикәргә кан тапшырырга кирәк,- ди белгечләр. Бүгенге заманда организмыңның халәте турында белү бик җиңел. Һәрвакыт ашап торуны таләп итүче авырулар бар. Сәламәтлекне куркыныч астына куярга ярамый! Бу очракта фанатизм яхшыга алып бармый! Аллаһ бездән булдыра алмаганны таләп итми һәм ул авыручыларга, йөкле хатыннарга, хәлсез картларга, юлда булучыларга җиңеллек бирә. Ә бу җиңеллектән файдалану – безнең бурыч.

Рамазан аенда иман нәрсә белән сынала? Тәм-томнар белән тулы өстәл, йомшак урын-җирдә ятып ял итү беләнме? Юк! Бу айда иман сабыр итү, нәфесне тыя белү белән сынала. Һәм Аллаһы Тәгалә безнең сабырлыкка һичшиксез әҗерен бирәчәк.

Татар-ислам
Фото: Otyrar.kz

Запись Рамазан аена ничек әзерләнергә? [киңәшләр җыелмасы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..