Рамазан аена ничек әзерләнергә? [киңәшләр җыелмасы]

-- Гузель

Мөселманнарның ел буена сагынып көткән ае — Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. Ислам календаре ай циклы буенча төзелә. Шуңа күрә, һәр ел Рамазанның башы һәм ахыры төрле көннәргә туры килә. 2019 елда ул 5 майда башланып, 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк.  Һәр изге эш авыр, тик  алдан уй-ниятләребезне, организмыбызны әзерли башласак, җайсызлыгы сизелмәс.

Сезгә Рамазан аен каршылау өчен файдалы киңәшләр тәкъдим итәбез:

— Һәр эш нияттән. Ниятең нинди – әҗере шундый. Бу Рамазанны әзерлек белән сөенеп каршыларга, кулдан килгәнчә файдалы итеп үткәрергә ниятлибез!

— Рамазан җитүгә ничә көн калуын исәпләп барыйк. Язып исәплибезме, хәтердәнме – монысы мөһим түгел. Бу очракта безнең эчке халәтнең дә ураза җитүен аңлавы, аңа ияләнүе мөһим. Өйдә, дуслар белән бу хакта сөйләшик, бу теманы телдә дә, күңелдә дә җанландырыйк;

— Ураза – Аллаһы Тәгаләгә күңел белән дә, тән һәм сәламәтлек белән дә гыйбәдәт кылу. Һәр сынауга акыллы кешеләр алдан әзерләнә. Организмны уразага әкренләп әзерлик. Җәйге озын көннәрдә кисәк кенә ашамый-эчми тора башлау тискәре нәтиҗә дә бирергә мөмкин. Пәйгамбәребез с.г.в. сүзләрен искә төшерик: ул безгә һәр айда 3 көн ураза тотарга киңәш итте;

— Рамазан ае турында белемнәрне арттырыйк. Бу безгә бөтен гыйбәдәтләрне дә дөрес итеп башкарып чыгарга ярдәм итәр. Изге айның үзенчәлекле яклары, ураза тотуның үз кагыйдәләре бар. Кызыксындырган сорауларны китаплардан эзлик, белгән кешеләрдән сорыйк;

— Рамазан башланганчы күңелне дә изге, яхшы гамәлләр кылырга әзерләргә кирәк. Коръән уку, өстәмә нәфел намазлар, сәдака өләшү, мәчеткә бару, ярдәм сораучыларга булышу, ачык йөзле, матур сүзле булырга тырышу – боларны бүгеннән үк эшли башласак ярый. Аллаһ изгелек эшләүчеләрне ярата!

— Ай буена план төзик. Бу безгә файдалы эшләрне вакытында башкарырга, барысына да өлгерергә булышыр. Коръән уку, таравих намазларын, ифтарга кунаклар чакыру һ.б.ны планга кертергә була. Иң элек эшлисе эшләрне, аннары бу эшләргә ирешү юлларын барлыйбыз. Иң мөһиме реаль максатлар кую. Безнең тормыш Рамазан җитү белән бөтенләй башка борылыш алырга тиеш түгел. Бу эшләрне ураза беткәч тә акрынлап көндәлек тормышка кертерлек булсын. Йоклар алдыннан иртәгәге көнне планлаштыруны гадәткә кертеп карыйк;

— Уразага мораль яктан да әзерләник. Ураза – ашау-эчүдән генә тыелу дигән сүз түгел. Сабырлыкны арттырырга, хисләрне йөгәнләргә, әйтәсе сүзне әйтер алдыннан уйларга өйрәнергә кирәк. Ялган, гайбәт сөйләмибезме, кеше тикшермибезме, алдаламыйбызмы? Телебезне һәр секунд саен контрольдә тоту – никадәр авыр һәм файдалы хезмәт;

— Начар гадәтләр белән бүгеннән үк саубуллашырга тырышыйк. Йокыга соңга калып ята торган гадәтегез бар икән, әкреләп иртә ятарга күнегик. Озак вакыт социаль челтәрләрдә утырабыз икән, кирәк вакытта интернетны сүндереп куя белергә өйрәник һ.б. Әлбәттә күнегелгән гадәтләрдән арыну әйтергә генә җайлы, эшләгәндә бик авыр. Тик боларны изге айга керер алдыннан чиста ният белән башкару – иң кулай вакыт;

— Әгәр дә ниндидер авыруыбыз бар яки күптән түгел генә авырып терелгәнбез икән, уразага кергәнче һичшиксез табиб белән киңәшләшү кирәк. Ашказаны, гастрит кебек авырулар булганда ФГДС, УЗИ, шикәргә кан тапшырырга кирәк,- ди белгечләр. Бүгенге заманда организмыңның халәте турында белү бик җиңел. Һәрвакыт ашап торуны таләп итүче авырулар бар. Сәламәтлекне куркыныч астына куярга ярамый! Бу очракта фанатизм яхшыга алып бармый! Аллаһ бездән булдыра алмаганны таләп итми һәм ул авыручыларга, йөкле хатыннарга, хәлсез картларга, юлда булучыларга җиңеллек бирә. Ә бу җиңеллектән файдалану – безнең бурыч.

Рамазан аенда иман нәрсә белән сынала? Тәм-томнар белән тулы өстәл, йомшак урын-җирдә ятып ял итү беләнме? Юк! Бу айда иман сабыр итү, нәфесне тыя белү белән сынала. Һәм Аллаһы Тәгалә безнең сабырлыкка һичшиксез әҗерен бирәчәк.

 

Татар-ислам
Фото: Otyrar.kz

Бәйле